6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)
план-конспект урока (6 класс) по теме
6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке".
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.43 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.6нчы сыйныф
Тема:Батыр егет-ил күрке
Максат:1.Батырлык төшенчәсенә аңлатма бирү.Батыр кешеләр турында сөйләшү.
2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү,аларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту.
3.Балаларда матур итеп яшәү теләге уяту.
Җиһазлау:Ф.Яруллин,М.Җәлил,Ф.Кәрим сүзләре язылган слайдлар ,китаплар күргәзмәсе,”Хәтер-мәңгелек”стенды.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
-Исәнмесез,укучылар.Хәерле көн.Әдәбият дәресен башлыйбыз.Дәресебезнең темасы-“Батырегет-ил күрке”.
1.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Дәрескә эпиграф итеп Ф.Яруллин сүзләрен алдык:
“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы,әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме?Кешеләр төрле-төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул”.
-Укучылар,ә сез батырлык төшенчәсен ничек аңлыйсыз?Нинди кешеләргә батыр кешеләр дип әйтәбез?
-“Батырлык күп төрле”,-диФ.Яруллин.Нинди батырлыклар эшләргә мөмкин?
Батырлыкны кайда,кайчан эшләргә була?(сугышта да,тыныч тормышта да)
-Әйе,дөрес әйтәсез,укучылар.Ә хәзер Элина М.Җәлилнең “Батырлык турында” шигырен сөйләп күрсәтер.
-Укучылар,бу шигыре белән автор нинди фикер әйтә?(Ил батырларны онытмый,гомер озынлыгы ирлектә,батырлыкта ,ди)
-Без Г.Әпсәләмовның нинди әсәре белән таныштык?(“Миңа унтугыз яшь иде»)
-Әсәрнең төп герое кем?(Малик)
-Малик нинди сыйфатларга ия?Ул сугышта нинди батырлыклар күрсәтә?(Укучылар сөйли)
-Сугышта илебез бик күп кешесен югалтты.Ала арасында Малик шикелле әле дөньяны күрергә өлгермәгән 19-20 яшьлек егетләр дә бар иде.Җиңү миллионнарча корбаннар исәбенә яуланды.
-Укучылар,сезнең гаиләгездә сугышта катнашкан кешеләр бармы?Алар турында нәрсәләр сөйли аласыз?(Укучылар сөйли)
-Безнең Татарстан егетләре,кызлары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткәннәр.Менә без сезнең белән татар гимназиясендә”Дан”музеенда булдык.Музейда сез нинди мәгълүматлар алдыгыз?Тәэсирләрегез турында сөйләгез әле.(Укучыларны тыңлау)
-Безнең төбәктән дә бик күп геройлар чыккан.Кемнәрне беләсез?(Саныйлар)
-Укучылар,ә Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди язучыларны беләсез?(М.Җәлил,Ф.Кәрим,А.Алиш,Г.Кутуй,Н.Дәүли,Г.Әпсәләмов һ.б.)
Экраннан М.Җәлил сүзләре укыла:
Батыр үлә,үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын,үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
-Советлар Союзы Герое,каһарман шагыйрь М.Җәлил батырлыгы турында нәрсәләр беләсез?(Укучылар сөйли)
Җәлилчеләр турында әйтелә,аларның фотолары күрсәтелә.
-Әйдәгез,Ф.Кәримнең шигъри юллары белән дә танышыйк:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
-Автор нинди фикер әйтә?(Илен яраткан,аның өчен гомерен биргән батырлар мәңгегә халык күңелендә)
Фатих Кәрим турында тулырак мәгълүмат бирелә.
-Халкыбыз үзенең батыр улларын,кызларын онытмый.Алар халкыбызның йөрәгендә.Хәзер республикабызның һәр торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булганннарның берәм-берәм исемнәре барлана.Алар Татарстанның “Хәтер китабы”на теркәлә.Сугыш ветераннары безнең арадан китәләр.Аларның саны елдан-ел азая.Исәннәрнең кадерен белик, хөрмәтлик.Үлгәннәрнең каберенә эзне суытмыйк.
-Укучылар,Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнарына багышланган бик күп әсәрләр бар.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыра)
-Ә сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар?Нинди фильмнар карадыгыз?(укучылар сөйли)
-Укучылар,батырлыкны сугышларда гына түгел,тыныч тормышта да эшләргә мөмкин,дидегез.Ә тыныч тормышта нинди батырлыклар эшләп була?Бу турыда нинди китаплар укыганыгыз бар?
-Сезнең туганнар,дуслар арасында батыр исемен йөртерлек кешеләр бармы?
-Батырлык турында нинди мәкальләр беләсез?Аларны ничек аңлыйсыз?
2.Йомгаклау.
-Димәк,батыр булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?(Саныйлар)
М.Җәлилнең “Бер үгет” шигырен тыңлыйк.
-Автор нәрсә әйтергә теләгән?(Гомереңне файдалы үткәр,илгә кирәкле кеше бул)
-Бервакыт Ю.Гагарин мәктәп балалары белән очрашкан вакытта болай дип әйтә:”Күзләрегездән күреп, сизеп торам.Сез миңа карап сокланасыз, көнләшәсез.Ә беләсезме,балалар,сезгә карап мин дә көнләшәм.Чөнки сезнең барысы да алда әле.”
-Әйе,барысы да алда әле.Мин сезнең кыю,батыр,илебезгә файдалы кешеләр булып үсүегезне телим.Тыныч тормыш батырлары булыгыз.Батырлыкта-матурлык.Матур булыгыз.
3.Өйгә эш.
Түбәндәге темаларның берсенә сочинение языгыз:
1.Мәңгелек ут янында уйланулар.
2.Геройлар үлмиләр.
3.Батыр егет-ил күрке.
