Туган җирем - яшел бишек.
план-конспект урока на тему

Шарафуллина Ильвера Наримановна

    Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

    Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә исем , сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

    Балаларда туган якка мәхәббәт, табигатьнең матурлыгына соклану хисләре, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

     (Укучылар өчен ) :

     Өйрәнелгән лексиканы активлаштыру. Ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү. Эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра , сорау һәм җавап бирә, кире кага , раслый белү. 

     “Татарстан” темасы буенча лексик материалны өйрәнү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_tabigate.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татарстанның  табигате .  Дәрес –сәяхәт.            3кл

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен) :

  1. Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә исем , сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;
  3. Балаларда туган якка мәхәббәт, табигатьнең матурлыгына соклану хисләре, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

     (Укучылар өчен ) :

  1. Өйрәнелгән лексиканы активлаштыру. Ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү. Эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра , сорау һәм җавап бирә, кире кага , раслый белү.  
  2. “Татарстан” темасы буенча лексик материалны өйрәнү.  

Җиһазлау:

Карта, презентация, агачлар, чыршылар (урман),  чәчәкләр.

1)  агачлар, яфраклар рәсемнәре.

Дәреснең  барышы.

I. Оештыру

 – Исәнмесез, балалар! – Исәнмесез. – Хәлләрегез ничек ?

 – Рәхмәт, кояшлы көн кебек! – Бик яхшы, бүген чыннан да матур, кояшлы көн. Балалар, минем бер серем бар, әгәр сез мин биргән сорауларга дөрес җавап кайтарсагыз, мин серемне сезгә ачам.

II. Төп өлеш.      “Сорау – җавап” уены.

 – Балалар, әйтегез әле без кайсы республикада яшибез?

– Без Татарстан республикасында яшибез.

 – Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?

 – Казан шәһәре.

– Татарстан республикасында нинди халыклар яши?

 – Татарстан республикасында татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, башкортлар, чувашлар, мордвалар яшиләр.

 – Халыклар үзара ничек яшиләр?

 – Халыклар дус, тату яшиләр.

 – Татарстан республикасы нәрсәләре белән бай?

 – Татарстан республикасы урманнары , елгалары , күлләре , таулары , чишмәләре, төрле кошлары , кыргый хайваннары , гөмбәләре , җиләкләре белән бай.

 – Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?

 – Татарстан урманнарында аю, бүре, куян, тиен, поши, төлке, керпе, кабан яшиләр.

 – Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.  Татарстан урманнары бик ерак һәм зур, шуңа күрә без анда поезд белән барабыз. Менә сезгә, кызлар, билетлар. Билетларда кыргый хайваннар сүрәтләнгән. Сез шул хайваннар турында табышмаклар уйлап әйтерсез  , ә малайлар табышмакларның җавабын табып әйтергә тиеш булалар.

“Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены.

– Колак озын, туным йомшак, кишер ашасам, туям.

  Үзем куркак , шуңа ахры , исемем минем... (куян);

– Нечкә билле, көлтә койрыклы... (төлке);

– Ыржайган теш , курка аннан көчсезләрнең һәрбере.

  Бозау, сарык, куян аулый, ач күзле ерткыч... (бүре);

– Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле, бу ни була,

  Кайда яши, берәрегез беләме?.. (керпе);

 – Балалар, сез бик зирәкләр, рәхмәт сезгә. ( Кошлар тавышы яңгырый). – Менә инде балалар матур урман аланына килеп тә җиттек. Бик матур итеп кошлар сайрый. Әйдәгез, бераз кошлар тавышын тыңлап алыйк әле.

“Кем игътибарлы” уены.

 – Нинди кошлар тавышын ишеттегез, балалар? (балалар кошларның рәсемнәрен күрсәтәләр)

. – Күке тавышын.

 – Мин тукран тавышын ишеттем.

. – Ерактан сандугач тавышы ишетелде.

. –  Мин чикерткәләр тавышын ишеттем.

 – Әйе, балалар, урманны кошлар, бөҗәкләр тавышы бизи. Ә менә бал корты выжылдаганын ишетмәгәнсез. Әйдәгез әле тыңлыйк!  

“Минем арттан кабатла” уены. ([Җ] авазы өстендә эш)

 – Балалар, ничек бал корты выжылдый?, - Жжж-жжж-жжж

– Әйе, әти бал корты Жжж-жжж-жжж – ди. Ә әни бал корты Җҗҗ-җҗҗ-җҗҗ – ди.

“Җырлый, җырлый Наҗия, урманда җиләк җыя

Сызганган ул җиңнәрен, өзә кура җиләген.” (балалар кабатлыйлар)

Хәрәкәтле ял минутлары.

Аю бара урманнан – бер-бер артлы баралар     Курка  икән аюдан – башларын яшерәләр

Утын җыя учакка – алга таба иеләләр.              Куян, куян курыкма – сикерәләр

Усак артында куян – чүгәлиләр                          Аю тими ул сиңа – кул чабалар.

 – Утырышыгыз, балалар, шушы матур аланда әйдәгез әле сөйләшеп алыйк. Поездда барганда мин бинокльдән тукран күрдем. Тукран - урман кошы (рәсем күрсәтә). Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле, озын томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора. Тукранны “урман докторы” дип тә атыйлар. Ә менә син, Булат , нәрсә күрдең?

– Мин тиен күрдем (рәсем күрсәтә).

– Тиен нинди?

 – Тиен бик җитез. Аның йоны кызгылт сары төстә. Аның койрыгы зур, йомшак.

– Тиен нәрсә ярата?

 – Тиен чикләвек, гөмбә, җиләк ярата.

 – Дөрес, рәхмәт. Ә Диләрә нәрсә күрде икән?

 – Мин куян күрдем (рәсем күрсәтә). Куян соры төстә.

 - Әйе, куян җәй көне соры, ә кышын ак төстә була. Уйлап карагыз әле, ни өчен шулай икән?

 – Кыш көне ак куян кар өстендә күренми, шулай ул бүредән кача.

 – Әйе, бик дөрес, шулай итеп куян дошманнардан саклана.. – Куян матур, йомшак, җитез һәм куркак.

 – Булдырдың, Ләйсән , куян турында күп беләсең икән.

 – Апа, ә мин керпе күрдем (рәсем күрсәтә). Керпе бәләкәй , аның туны энәле. Керпе гөмбә, тычканнар ашый.

– Ә Айдилә нәрсә күзәтте икән?

 – Мин бик күп агачлар күрдем. Аларның яфраклары төрле-төрле.

. – Ә нарат һәм чыршы яфраклары нинди?

 – Нарат һәм чыршы агачларының яфраклары юк, аларның энәләре бар.

. – Балалар, карагыз әле, мин агач төбендә бер конверт таптым, нәрсә икән анда? Урман хуҗасы конвертка төрле-төрле яфраклар салган, ул безне сынап карарга уйлаган.

“Бу яфрак нинди агачтан?” уены.

(бу имән яфрагы, бу каен яфрагы, бу усак яфрагы, өрәнге, юкә, миләш һ.б.)

– Булдырдыгыз, балалар. Агачларны һәм аларның яфракларын таныйсыз икән, урман хуҗасы риза булып калыр инде. Балалар, карагыз әле без утырган аланда бигрәк күп матур чәчәкләр үсә. Ә бу чәчәкләрнең исемнәрен беләсезме соң?

. – Бу зәңгәр чәчәк – кыңгырау чәчәге. Бу ак чәчәк – ромашка чәчәге. Бу сары чәчәк – сары мәтрүшкә.

– Балалар, сары мәтрүшкә матур чәчәк кенә түгел, ул бик файдалы чәчәк тә.

Аланда, аланда ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тирбәтеп, җылы җилләр исәләр, – дип язган татар халык шагыйре Хәй абый Вахит. – Әйе, балалар, чәчәкләр безнең тормышны бизи, кәефне күтәрә. Табигать чәчәкләрне, җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Ә сез, балалар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме? Әйдәгез, аларны искә тешерик әле.

 – Урманда учак ягарга ярамый;  

  – Урманны чүпләргә ярамый;

  – Кошларның ояларын туздырырга ярамый;

  – Урман хайваннарын өйгә алып кайтырга ярамый, чөнки алар урман балалары;

  – Җиләкләрне, чәчәкләрне, гөмбәләрне тамыры белән өзәргә ярамый, чөнки киләсе елга алар үсеп чыкмый.

 – Рәхмәт , балалар.

III. Йомгаклау.

 – Ә хәзер күзләрне йомабыз да, уннан бергә кадәр саныйбыз. Менә  бакчага кайтып та җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы?

 – Әйе, рәхмәт апа.  – Сау булыгыз, балалар!  – Сау булыгыз, апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган җирем - яшел бишек.

     Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.       Бәйләнешле сөйләм күнекм...