Ризаэддин Фәхреддиновның тормыш юлы
занимательные факты (9 класс) на тему

Алтынбаева Светлана Сагидулловна

Ризаэддин Фәхреддин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала.  Гаиләдә ул бишенче бала була.  

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддиновның тормыш юлы

Ризаэддин Фәхреддин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала.  Гаиләдә ул бишенче бала була.  

 Әти-әнисе үз чоры өчен укымышлы, гыйлем ияләре буларак, урта хәлле руханилар нәселеннән булалар. Аеруча әнисе Мәүһүбә яшь вакытыннан ук үз замандаш хатын-кызлары арасында шәриктәшләреннән шактый аерылып торган. Яшь Ризага да беренче сабакны әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Әнкәсеннән күп нәрсәләр өйрәнүен, белем чишмәсенең беренче чыганагы әнкәсе булуын, аның, киң куңелле, сабыр, кешеләргә ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булуын Ризаэддин Фәхреддин гомер буе исендә тота. Аның үзенең дә холык-фигыле әнкәсенекенә охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр.

Алты яшендә чакта Риза Фәхреддин    «Түбән Шәлчеле» авылындагы  мәдрәсәгә барып сабак тыңлап кайта.     1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый.   Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый.  Ризаэддин уку барышында бик тә күңелсез хәбәр ала. Юлаучы аша аңа әнисенең үлүе турында хәбәр китерәләр. Бу 1873 елның, көзе була.  

Ризаэддин Фәхреддин үзенә остаз буларак кабул иткән   мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсенә сокланып, аларга белем нигезләрен үзләштерү үзенә караганда күпкә җиңел булуына уфтана һәм үзе дә шулар кебек киң белем дәрьясында йөзү уе белән хыяллана. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп белем эчкәннәр, ә мин энә белән кое казып азапланганмын»,  — дип искә ала торган булган. Кайдан гына булмасын, нинди генә юл белән булса да, кулына килеп керган файдалы гыйльми китапларны үзенә калдыру юлларын табарга тырышкан һәм күчереп язып утырган.   Үзлегеннән белем алу белән ныклы карарга килеп, шәрыкъ телләрен үзләштерүне тагын да камилләштерү өстендә эшли. Күп кенә китаплар шушы телдә язылган булу сәбәпле, әлеге шәрыкъ телләрен белми торып, фәнни китапларны үзләштереп булмый. Бу телләрне нык үзләштереп, үзе дә гыйльми китаплар язырлык дәрәҗәгә ирешә.Шул ук үзлегеннән уку дәверендә урыс телен дә бик яхшы өйрәнә.

1889 елда Ризаэддин Фәхреддин хәзерге Азнакай районына кергән Илбәк авылына 2 нче мәхаллә имамы итеп билгелиләр. Башта үзе барып урнаша, аннан гаиләсен алдырып биредә яши башлыйлар. Илбәккә килгәнче үк инде, Казанда аның биш исемдә китабы басылып чыга. Илбәккә килеп мәхәллә һәм балалар укыту эшләрен башкарганда, авыл җәмәгатьчелеге Ризаэддин Фәхреддингә карата зур ихтирам белән карый. Аны хөрмәт итәләр, аның турында тирә-як авылларда да уңай фикерләр чагылыш таба  Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә, Илбәккә Ризаэддин Фәхреддингә Уфадан хат килеп төшә. Хатта шундый юллар язылган: ”Минем хатны алгач та, Уфага минем янга килүең тиеш. “Мөфти Солтанов” дигән имза куелган була. Әмма ашыгыч чакыруның сәбәбе күрсәтелмәгәч, яшь хәлфә Риза аптырап кала

1890 елның октябрь аенда җигүле атларда Уфага сәфәргә чыга. Барып җитүгә, кабул итү бүлмәсендә аңа нигә чакырылуы турында аңлаталар. Мөфти хәзрәтләре Солтанов сине казыйлык хезмәтенә куярга дигән нәтиҗәгә килде, шул сәбәпле бирегә чакыртып,үзеңне күреп сөйләшүне мәслихәт күрде, диләр.  

 Илбәккә кайткач, бу турыда туганнары, атасы Фәхреддин дә аның ризалыгын биреп кайтуын хуплыйлар. Инде Уфага күчеп китү хәстәрен кайгырта башлыйлар.   Рәсмиләштерү эшләре  беткәч, яшь казый Риза гаиләсе белән бөтенләйгә Уфага күчеп китә.

Ризаэддин Фәхреддиннең Оренбургка килүенең төп сәбәбе итеп биредә яңа милли матбага нәшер ителүен һәм бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир   Рәмиевләр нәшер итәчәк «Шура» журналына баш мөхәррир буларак чакырылуын әйтергә кирәк. Моңа кадәр Рәмиевләргә әлеге журналны чыгару рөхсәте артыннан патша цензурасы бусагаларын күп тапкырлар таптарга туры килә. Бик зур кыенлык белән булса да рөхсәт алып, әлеге журналның тәүге саннарына Ризаэддин Фәхреддин аша фатиха бирелә.

Оренбургка килгәндә Ризаэддин Фәхреддингә 47 яшь, ягьни иң зур омтылышларны эшкә ашырырга рухланган вакыты була. Биредә 12 ел эчендә ул 80 китап чыгара һәм фәкать «Шура» битләрендә генә дә 313 мәкалә бастыра. Баш мөхәррир буларак галим бөтен көчен, талантын оешгыру эшләренә бирә һәм халыкны агарту өчен максатчан эш башкара. Аның журнал аша иң башлап тәкъдир итәрлек эше - журналны бәхәс мәйданы итеп, тормышның һәр ягыннан якын килеп фикер алышу, киңәшү, күп кенә авторларны үзенә тарту һәм җәлеп итү. Шуңа күрә дә журналның исеменә җисеме туры килә: «Шура» — киңәш дигән сүз.

1918 елның февралендә Ризаэддин Фәхреддин үзе теләмәсә дә, кабат Уфага китә. Казыйлык хезмәтен икенче мәртәбә үтәргә керешкәч, «Асарь»нең бастырырга әзерләнгән кисәкләрен эшкәртә.

1914 елда Петербургта Бөтенроссия мөселманнары корылтае була, ә Согуд Гарәбстанында 1926 елда Халыкара мөселманнар корылтае була. Ризаэддин хәзрәт бу корылтайларда да катнаша.

1925 елның сентябрендә Р. Фәхреддинне СССР фәннәр академиясенең 200 еллыгына чакыралар.

1928 елның язында Р. Фәхреддинне совет хөкүмәте Әфганстанның җитәкчесен Аманулла ханны каршы алуга Мәскәүгә чакыра. Р. Фәхреддин совет хөкүмәте кушкан дипломатик порученияләрен теләп үти.

  Ризаэддин Шәлчеле мәдрәсәсендә тулы хокуклы хәлфә булып эшли башлагач, 1885 елда өйләнә. Хәләл җефетлеккә Минзәлә өязе Чыбыклы авылының, ахуны Габделнасыйр Төхфәтуллинның кызы Нурҗамалны ала һәм Шәлчеледә җәмәгате белән яши башлый.

 Ризаэддин Фәхреддиннең 4 улы һәм 2 кызы була:

Габдррахман 1887елда Кичүчат авылында туа. 1937 елда төрмәдә үлә.

Гәбделәхәд 1889 елда Илбәк авылында дөньяга килә.  

Габделррәшид 1892 елда Уфада туып 1953 елда үлә.

Зәйнәп 1893 елның 27 декаберендә Уфа шәһәрендә туа. 1985 елда вафат була.

Хәсән 1897 елның 25 нояберендә туып 1899 елның 16 гыйнварында вафат була.

Сәгыйдь 1900 елның 13 февралендә Уфада туа.  

Хәсән 1901 елның 5 сентяберендә Уфа шәһәрендә туып 1902 елның 17 апрелендә вафат була.

Әсма Әсәкәй авылында 1906 елда туып 1993 елда вафат була.

Ризаэддин Фәхреддинов 1936 елның 2 апрелендә дөьядан ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең васыяте буенча Уфа шәһәрендә татар зиратында җирләнә.

Р. Фәхреддин җаны-тәне белән чын күңелдән фәнни ачышларны аңларга һәм шуларны халыкка аңлатырга тырышып яши.  Галимнең язган барлык хезматләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.

                                   Кызы Әсма истәлекләреннән:

Р. Фәхретдинов шәхес буларак бик гади кеше булган. Урта буйлы, чандыр, җыйнак гәүдәле, кара-кучкыл йөзле, гадәти кыяфәтле булып,   асылда киң карашлы, тирән фикерле кеше булуы белән аерылган. Көндәлек тормышында ул үзен бик гади тоткан, затлы кием-салым белән бер дә мавыкмаган, әмма туганнарының, балаларының Европача киенүенә каршы килмәгән. Дин әһлләренең гел эзәрлекләп торуына карамастан, балаларын гимназияләрдә укыткан, төрле кичәләргә барырга рөхсәт иткән. Кешеләр белән мөгамәләдә үтә йомшак, тавышын күтәреп бәхәсләшмәс, кычкыру-җикеренүне белмәс, кызмас.  

“Файдасызга вакытын әрәм итмичә эшләгән булса да, әткәй эшләреннән аерылып ял итәргә, һавада булырга ярата иде.  

1935 елның матур июль көнендә без балалары жыйналышып, әткәй белән әнкәйнең, никахларына 50 ел тулуга багышлаиган гаиләви мәжлес — "алтын туй" үткәрдек.  Безнең барлык гаиләбез гомер буенча бер-беребезгә мәхәббәт белән тату яшәдек. Гаиләбездә һичбер вакыт каты сүз булмады, без алты бала бер-беребезне бөтен гомер буенча яратып, санлап гомер иттек. Озак хат килмәсә борчыла идек, сагынышып очраша идек. Әткәй белән әнкәйне яратып, ихтирам иттек, шуңа күрә үткән гомерләр сагындыра, онытылмый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддиновның тормыш юлы

Ризаэддин Фәхреддиновның тормыш юлы...

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлын һәм хезмәтләрен заманча итеп укучыларга җиткерү

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлын һәм хезмәтләрен заманча итеп укучыларга җиткерү...