Бәйлек сүзләр. Дәрес планы
план-конспект урока (8 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bylek_suzlr._dres_plany.docx22.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бәйлек сүзләр (Послеложные слова)

Максат: 1)бәйлек сүзләрне өйрәнү;

                  2) диалогик сөйләмне камилләштерү;

                  3)балык тоту шөгыленә кызыксыну уяту..

Җиһазлау: дәреслек (Ф.С.Фәизова, В.А. Яковлева.”Татарча да яхшы бел”   Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек), интерактив такта, компьютер, сүзлек эше язылган бит, “Ромашка уены”, таблица

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү

Дәрес барышы

  1. Оештыру
  • Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? (Кизү укучының рапортын тыңлау). Дәфтәрләргә число язу,  укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

Без бүген бәйлек сүзләр, аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

Фонетик зарядка белән  дәресебезне дәвам итик. Тактага язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым – аерым әйтербез.

җый                таҗ                        җир                җиңел

җылы        җыр                        җитә                җиң

җайлы         җырлый                җиләк        Җәмилә

Җәен җиләк җыйганда,

Җәмилә җиңен ерткан.

  1. Өйгә эшне тикшерү
  2. Актуальләштерү.

    Элек өйрәнгән бәйлек сүзләрне, төрле шөгыльләргә кагылышлы лексик  минимумны искә төшерү.

  1. Яңа материал бирү.
  1. Тактага эленгән таблицага таянып, бәйлек сүзләрне гамәли рәвештә өйрәнү.

Компьютер экраннарында кагыйдә язылган. Бер укучы кычкырып укый.

Җөмләдә арт, ал, ара, ас, буй, өс, тирә, төп, тыш, урта, чит, эч, як, ян кебек урын – ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәр бәйлек сүз булып киләләр.

Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын – вакыт килешендә булалар.

Ал-

Алдына

Алдыннан

Алдында

Ас-

Астында

Астына

Астыннан

Өс-

Өстенә

Өстеннән

өстендә

Арт –

Артына

Артыннан

Артында

Ян-

Яныннан

Янына

Янында

Урта-

Уртасына

Уртасыннан

уртасында

1 нче күнегүне эшләү

Бирем. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә.

  1. Кыз трамвай яныннан үтеп китте.
  2. Ул театр алдында басып тора.
  3. Балалар музей уртасында туктадылар
  4. Малай иптәше янына китте.
  5. Өй артыннан бер кеше килеп чыкты.
  6. “Өй артында шомыртым” исемле татар халык җыры бар.
  7. Күпер астыннан юл үтә.
  8. Улым, өстәл өстенә менәргә ярамый
  9. Өстәл өстендә берничә китап ята.
  10. Кызы янына әнисе килеп басты.
  11. Университет яныннан яшьләр үтеп бара.
  12. Мин дустым янына хәлен белергә килдем.
  13. Мәйдан уртасында Мәңгелек ут яна.
  14. Алан уртасына килеп чыктык.
  15. Алан уртасында кечкенә генә йорт бар.

“Укытучылы уены”

Чылбырлап һәр укучы бер җөмләне укый, тәрҗемә итә, бәйлек һәм бәйлек сүзләрен таба. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлыйлар, ялгыш урыннарын төзәтергә әзерләнәләр. Шулай итеп, бер – берегезнең җавабын билгеләрсез, бергәләп билгеләр куярбыз.

  1. Диалог өйрәнү: уку, рольләргә бүлеп уку, бәйлек сүзләрне табу
  • Булат, балыкка барабызмы?
  • Юк, мин балык тотарга яратмыйм.
  • Тотмассың,  карап кына торырсың.
  • Сәгать ничәдә барабыз?
  • Шалтыратырмын. Синең арттан үзем керермен.
  • Ярар, сөйләштек.

Рольләргә  бүлеп уку.

  • Менә, укучылар, диалог белән таныштык. Диалог нәрсә инде ул?
  • Диалог - ул ике кеше сөйләше.
  • Ике  кеше сөйләшә, дидек. Шулай булгач, безгә дә ике кешенең диалогны рольләргә бүлеп укуы кирәк. (Рольләргә бүлеп укыту. Сәнгатьле  һәм аңлы йөгерек укуларына ирешү)
  • Әйдәгез, бәйлек сүзләрне табыйк инде
  • ...
  1. Дәреслектәге 17 биттәге, 2 нче күнегү. “Балыкчылар” тексты буенча эш: уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне үзләштерү, сорауларга җавап бирү, тексттан бәйлек һәм бәйлек сүзләрне табу

Компьютер экраннарында язылган  текст белән танышу. Текстны тәрҗемә итү.

Сүзлек эше:

Каба-клюет

Кармак – удочка

Төпкә – на дно

Эләгергә- попасться

Беләк- рука (от плеча до кисти)

Түземсезләнеп –нетерпеливо

Бирешергә теләмәде- не хотел сдаваться

  • Тексттан бәйлек һәм бәйлек сүзләрне табу
  • ...
  • Русча әйтегез.

Балык тотарга теләсәгез, таң алдыннан барырга кирәк.

Күпме генә утырсалар да, аларга бер балык та эләкмәде.

Пычрак сулы елгада балык каптырырмын дип уйлама.

  • Текстан табып укыгыз.

Не ходите зря. С утра клюет лучше. Я приготовил червяков. Пусть будет по-твоему. Всю дорогу молчали. Каждый про себя мечтал о большой рыбе. Удочки закинули в воду. Мальчики расположились у берега. Вот увидишь, самая большая рыба будет моя. Булат тоже не хотел сдаваться.  Самую большую рыбу поймаю я.

  • Текстны ничек аңлавыгызны “Ромашка уены” ярдәмендә тикшереп карыйк.

1 нче таҗ. Малайлар белән кая баралар?

2 нче таҗ. Ни өчен  дәү әнисе Булатны балыкка  җибәрергә теләми?

3 нче таҗ. Радикның сүзләренә кем ышана/ышанмый?

4 нче таҗ. Кем кармак, суалчанлар әзерләп куйган?

 5 нче таҗ. Балык чиртәме?

6 нчы таҗ. Азат белән Булат нәрсә турында бәхәсләштелер?

  1. Физкультпауза

Шөгыльләрнең исәбе юк,                                

                           (әле бер якка, әле икенче якка кулларны болгау хәрәкәтләре)

Бик күп алар санасаң.                      

                (як – якка билне бөгү хәрәкәтләре)

Ничек килеп чыгар икән,

                        (аякларны тыпырдату хәрәкәтләре)

Балык тотып карасаң.

                       (чүгәләп кулларны чәбәклибез, аннары басабыз)

  1.  Ныгыту.
  1. 18 бит, 7 нче күнегү

Бирем: җөмләләрне тәрҗемә итү. Шул җөмләләрне хикәяләү тәртибендә язу.

  1. 3 нче күнегү.

Бирем. Тексттан фигыльләрне табып, 3 төрле заман формасына куеп языгыз. Аннары шул фигыльләрне кертеп, җөмләләр төзегез.

  1. 5 нче күнегү.

Җөмләләрне туры китереп языгыз.

  1. 6 нчы күнегү.

Үрнәк буенча диалог төзегез.

Диалог төзү өчен темалар:

  1. Синең гөмбәгә барганың бармы?
  2. Синең җиләккә барганың бармы?
  1. Өй эше. Бәйлек сүзләр кулланып, “Күл буенда” дигән хикәя төзү
  2. Дәрескә йомгак.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

"Бәйлек һәм бәйлек сүзләр" темасына презентация....

6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.

Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....

Презентация. "Бәйлек сүзләр".

Презентация 6 нчы сыйныфның рус төркеменә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча төзелде....

Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты:  бәйлек һ...

Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. )

Рустелле (удмурт ) мәктәбенең 10 нчы сыйныфлары өчен Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) темасы буенча актив эш алымнарына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе....

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...