Сочинение
учебно-методический материал (11 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сочинение21.1 КБ

Предварительный просмотр:

“Көлке көлә килә”

(К.Тинчуринның “Американ әсәре буенча”)

План.

  1. Революциядән соң татар сәхнә сәнгате.
  2. Кәрим Тинчуринның иң кызыклы әсәре — « Американ».
  3. Драматург эшлексез “каһарманнарыннан” үткен көлә.
  4. Наданлык, акылсызлык кешеләрне һәрвакыт көлкеле  хәлләргә калдыра.

Көлке көлә килә.

Кәрим Тинчурин, комедия жанрында күп еллар

буе эшләп, аны югары баскычка күтәрә алды.

Баян Гыйззәт

        Революциядән соң татар сәхнә сәнгате кызу адымнар белән алга атлап китә. Театр труппалары төзелә, кадрлар үстерү мәсьәләсен хәл итәргә керешәләр. Шушы чорда яңа эчтәлекле әсәрләргә зур ихтыяҗ туа, һәм Кәрим Тинчуринга татар совет драматургиясенең беренче әсәрләрен язу насыйп була. Ул тиз арада «Тутый кош», «Сакла, шартлама­сын», «Йосыф белән Зөләйха» исемле актуаль мәсьәләләр күтәргән көлкеле әсәрләр иҗат итә.

  Революциядән соң “Йосыф белән Зөләйха”, “Тутый кош”, “Сакла, шартламасын”, “Американ”, “Җилкәнсезләр” комедияләре халык көлүе  рухында иҗат ителгән комедияләр. Бу еллардагы таләпләргә нигезләнеп, К.Тинчурин көлү объекты итеп буржуаз җәмгыятьне, бурңуаз сыййныф вәкилләрен, “милли зыялыларны” ала. Ул “Американ”, “Җилкәнсезләр” кебек сатирик комедияләрендә, Г.Исхакый, Г. Камал традицияләрен дәвам иттереп, бу төр жанрны яңа идея- эстетик биеклеккә күтәрә. Көлке тудыруда  төрле чараларны  киң кулланып , тел байлыгыннан оста файдалланып иҗат итә  ул әсәрләрен Кәрим Тинчурин. Кәрим Тинчуринның иң кызыклы әсәре — минемчә, « Американ»дыр.

Үзләрен милләткә хезмәт итүчеләр сыйфатында күрсәтергә теләүчеләрнең чын йөзен ачу өчен, нинди оста комик  ситуацияләр, репликалар һәм мотив тапкан ул!

    “Американ” комедиясендә К.Тинчурин яңа заман яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интелегенция вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан  ачы көлә, аларның яшерен эчке уй- хыялларын фаш итә. Моның өчен драматург үткен интригалы сюжет сайлый.

Студентлар тарих түгәрәкләрен җанландырып җибәрү өчен шәһәр байларының берсендә сакланган ярлыкны кулга төшерергә ниятләп хәйлә коралар. Шаян студент Искәндәр һәм аның дусты Апуш америка кунаклары рәвешендә Муса байларга һәм Габдуллаҗан байларга киләләр.

Үзен профессор итеп таныштырган Искәндәр Казанга килүенең сәбәбен тарихи ярлыкларда дип аңлата һәм ахырда шул ярлыкларны аңа бирү шарты белән Габдулланың кызына өйләнәчәген әйтә. Шарт үтәлмәгән очракта Муса кызы Дилбәрне “американ килене” итәчәген белдерә. Габдуллаҗан ризалашып ярлыкларны биргәч, Искәндәр аларны урлап кача.

Студентларның фәнни түгәрәген ничек яшәтергә белмиләр. Ә Габдуллаҗан байда аларга кирәкле материаллар була. Менә шушыннан белемгә, фәнгә омтылучы студентлар белән искелек яклы, акча яратучы байлар арасында конфликт башлана.

Студентлар белән байлар арасындагы каршылык та, Муса белән Габдуллаҗаннар конфликты да  сугыш һәм Искәндәрнең шартын белдерүе моментында иң югары ноктасына җиткерелә. Һәм конфликт Искәндәрнең ярлыкларны урлап качуында чишелә. Димәк, байлар белән студентлар арасындагы конфликт  Искәндәр белән Апушның Мусаларга Америка кунаклары булып баруында, Габдуллаҗаннардагы ”банкет” вакыйгаларында  дәвам иттереп  иң югары ноктасына кадәр үстерелә һәм студентлар хисабына  уңай чишелә.

Ә сюжет элементларында   бәрелешләрнең төп үзенчәлеге шунда, алар көлкеле халәт тууга хезмәт итәләр. Мәсәлән, гади бер студентны “профессор” дип кабул итү, шуны аера белмәү, аның кызык  кыланмышлары. Мәсәлән, корсакка төртеп кую гадәте.

- Искәндәр: Пианинода уйный беләсеңме, туташ? (төртә).

Дилбәр: Аһ, пардон, мусио! (Реверанс ясый)

Чамадан тыш арттырып ялганлаулар да бар әсәрдә.  

-“Искәндәр: Мин бөтен Америка шәһәрләренең университетларында эшлим.

- Минем йөз дә биш автомобилем бар”

Ач студентларның пәрәмәч ашаулары; профессор белән очрашу мәҗлесендә кем башлап сүз әйтергә тиешлеге хакында бәхәсләшү дә,Габдуллаҗанның хатыны Разия арасындагы тартышу да гаять көлкеле :   

“Габдуллаҗан (үчекләп). Булды, атасы, булды, атасы. Мин сиңа талчукчы да, читекче дә түгел. Сүз сөйләшә белмисез, һи, атасы, атасы... Кайчан гына шул тупаслыкларыгыз-дан котылырмын икән инде. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, дигәннәр, дөрес шул. һичбер төрле итеп тәрәкъкый пәрвәрләндереп булмый үзегезне. Кара аны, Разия ханым, актык мәртәбә әйтәм, әгәр дә тагы атасы дип эндәшкәнеңне ишетсәм, биллаһигазим дип әйтәм, яңагыңнан утлар  чыгарырмын!

Разия. Яшьлектә өйрәнмәгәч, картайгач булмый икән шул.

Онытып җибәрәм.

          Габдуллаҗан. Онытмаска кирәк. Шул бер-ике сүзне өйрәнмәскә миегез черемәгәндер бит. Тупас дисәң тупас инде шул безнең татар хатыннары.

Разия.  Ярый инде, сиңа әйтәм, юк өчен...

Габдуллаҗан.  Нәрсә, ничек, ничек?..

Разия.  Юк, болай гына, атасы.

Габдуллаҗан.  Ә?..

Разия. Бәйләнмә инде, сиңа әйтәм...

Габдуллаҗан. Сиңа әйтәм?! Сиңа әйтәм! Әллә син мине авылдан базарга кәбестә төяп килгән гыйбди дип уйлыйсыңмы?!. Яңадан шул сиңа әйтәмеңне авызыңнан чыгарсаң, телеңне кадак белән тишәрмен. Гыйбди дисәң гыйбди. Мужик, надан... Бу кадәр замананы аңламаган, тәрөкъкыйгә күнмәгән хайваннар булырсыз икән! Ат кәмитендә бит аюны да сездән яхшырак, сездән тәрәкъкый пөрвәррәк итеп нәзакәткә өйрәтәләр. Бу кадәр аңгыра булырсыз икән. Кара аны, Разия ханым, бүген кешеләр алдына чыгасы булма! Синең өчен бөтен планнарымнан колак кагар хәлем юк. Әнә ашханәдә дөмегеп тор. Кеше итәргә, кеше арасына кертергә тырышмадым түгел инде. Алла  кабул итсен. Ә син һаман үзеңнең мокытлыгыңнан аерыла алмыйсың “                                    

       Шулай ук, автор көлке тудыруга эчке белән тышкы форма туры килмәве аша да бик оста ирешә. Мәсәлән, Шәехмирза ул “мин факультет ярым бетергән” дип һәрвакыт мактанса да аның тупаслыгы, үзен өстен кую аны надан кешегә охшата.  Габдуллаҗан да, шулай ук, үзен зыялы, тәрбияле итеп танытырга тырышса да, үз-үзен тотышында кызына карата тупас мөнәсәбәтә моның бөтенләй киресе ачыклана. Менә аның кызын профессорга кияүгә чыгарга үгетләве:

“Тик тор син, ишәк. Нәүбәтең җиткәч, сөйләшерсең. Менә шулай, кызым туташ. Мин кара фикерле каткан татар түгел, замананың теләкләренә каршы килмим. Хәзер инде замана башка төрле. Ору, сугу, көчләүләр модада түгел. Хәзер эшне заманача, тәрәкъкый пәрвәрләрчә йөртү модада. Менә шуңа күрә мин сине үзең теләмәгән кешегә көчләп кияүгә бирү ягында түгел, кызым. Бүген безгә киләчәк американ бик зур могтәбәр кеше. Үзе профессор, үзе хак мөселман. Америкада тора. Әгәр дә чәчләрегез бәйләнгән булса, кызым, гомерең буенча автомобильдә генә йөрерсең. Төшендеңме, кызым туташ?”

        Автор татар теленең эчке мөмкинлеләрен дә, сүз уйнату, сүзне аңламаганга сабышу кебек чаралрны да көлке тудыруга буйсындыра.  Мәсәлән, “джунгли” дигән инглиз сүзен Искәндәр “җан даласы” дигән татар сүзләреннән китереп чыгара. “Америка профессорының” да кайбер сорауларны аңламаганга сабышып, башка җаваплар бирә.

Милли тарлык һәм кабул ителгәннәрне  кире кагу кебек күренешләре аша автор наданлык, мин-минлек, зур байлыкка омтылу, кеше җилкәсендә яшәргә тырышу, хөсетлек кебек сыйфатларны тагып, драматург эшлексез “каһарманнарыннан” үткен көлә, мондый сыйфатларга ия булган кешеләрнең тарихта калырга тиешлеген, алар урынына зыялы, акыллы, яңалыкка, белемгә омтылучы кешеләр килергә тиешлеге фикерен үткәрә.

Олы буын вәкилләренең, ягъни Габдулаҗанның, Мусаның көлкегә калуның сәбәбе -наданлыкта, искелек яклы булуда.

          Наданлык, акылсызлык кешеләрне һәрвакыт көлкеле  хәлләргә калдыра. Шуңа күрә белемгә, яңалыкка омтылышны бервакытта да сүрелдермәскә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"

Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....

Сочинение-рассуждение как вид творческого задания ЕГЭ. Виды аргументов в сочинении-рассуждении при подготовке к ЕГЭ

подготовить к написанию сочинения по заданию, сформулированному в демонстрационном варианте ЕГЭ по русскому языку (часть С); раскрыть содержание понятия «аргумент»: что надо понимать под жизненн...

Методическая разработка по русскому языку (10 класс) по теме: Сочинение на ЕГЭ. Упражнения для подготовки к написанию сочинения- рассуждения по предложенному тексту.

Данный материал представляет 10 заданий к предложенному тексту. Задания помогают сформулировать проблему, прокомментировать её, выявить авторскую позицию. Кроме того, необходимо прямую речь перевести ...

Сочинение – описание натюрморта по картине Н.М.Баранова «Рябиновые грозди» как подготовительный этап к сочинению по воображению.

Урок подготовки к сочинению-описанию натюрморта по картине владимирского художника Н. М. Барановасодержит работу  спонятием "натюрморт", художественным текстом(отрывком из книги В. А. Солоухина "...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....