Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Шамсивалеева Разиля Минвалеевна

"Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы" дигән тема буенча 5нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: - укучыларга е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышын аңлату;

               - белемнәрен күнекмәләр ярдәмендә ныгыту;

               - укучыларның интеллектуаль сәләтләрен, үсеш дәрәҗәләрен күзәтү;

               - халык һөнәрчелегенә бәйләп, сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлау: таблица, күргәзмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”, индивидуаль – дифференциальләштерелгән карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү
  • Укучылар, алфавитта барысы ничә сузык аваз хәрефе бар?
  • Без шуларның кайсыларын өйрәндек?
  1. Яңа дәрес материалын аңлату.
  • Укучылар, без бүген е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнербез. Бу хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерәләр.
  1. Таблица өстендә эш. (Экранда таблица)

Сүз башында

Сузык аваздан соң

Аеру билгеләреннән соң

е - [й]+[ы]

     [й]+[е]

ю - [й]+[у]

      [й]+[ү]

я - [й]+[а]

     [й]+[ә]

ё - [й]+[о]

еш

егет

юл

юкә

ялкын

яшь

-

сыек

сәер

аю

Әюп

аяз

тәрбия

клеёнка

күпьеллык

пьеса

берьюлы

аръяк

Мәрьям

-

Ё хәрефе татар сүзләрендә юк. Татар сүзләрендә [й]+[о], [й]+[ө] авазлары ике хәреф белән белдерелә. Мәсәлән: йолдыз, йөзек, йомшак, йокы.

  1. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу.
  1. Белемнәрен күнекмәләр ярдәмендә ныгыту
  1. Сигнал карточкалары белән эш.

Бирелгән сүзләрне таблицаның кайсы баганасына язар идегез.

Яулык (1), әнием (2), алъяпкыч (3), яшьлек (1), йөзем, ягымлы (1), Каюм (2), йолдыз.

  1. Дәфтәрләргә число языла.  Индивидуаль – дифференциаль карточкалар белән эш.

1нче дәрәҗә (көчле укучылар). Халык җырлары язылган карточкалар. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга.

2нче дәрәҗә (яхшы укучылар). Сүзлектән алты сүз табып алып язарга.

3нче дәрәҗә (уртача белемле укучылар) . Бирелгән сүзләрдә ничә аваз, ничә хәреф барлыгын күрсәтергә.

4нче дәрәҗә (йомшак укучылар). Еш кулланыла торган сүзләрдә нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп язарга.

  1. Көчле укучыларга бирелгән эшләр тикшерелә.
  • Укучылар, сез нәрсә тыңладыгыз?
  • Халык җырлары.
  • Халкыбыз, җыр – моңга гына түгел, кул эшләренә дә бик оста булганнар. Безнең әбиләребез, әниләребез чигү эшенә бик оста булганнар. Алар яулыкның төрлесен чиккәннәр: шәлъулык, кулъяулык. ашъяулык, алъяпкыч. Болар барысы да күргәзмәдә бар. Карап чыгу.

Түбәндәге сүзләрне тактага чыгып язалар.

Әлфия апа яңа алъяпкыч бәйләгән. Минем әнием яшел чигү җебе белән кулъяулык чикте.

Әлфия, алъяпкыч, яшел сүзләрен аваз һәм хәреф составы ягыннан тикшерү.

  1. Дәрескә йомгак ясау.
  2. Өйгә эш бирү. 107нче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы

Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

О,ө,ы,э(е) хәрефләренең дөрес язылышы

Тема: “О,ө,ы,э(е) хәрефләренең дөрес язылышы”Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): татар сүзләре һәм алынма сүзләрдә о,ө,ы,э(е) хәрефләрен дөрес язу, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сө...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы (презентация)

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы...

4 сыйныф буенча татар теленнән "я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы"

4 сыйныф өчен татар теленнән "я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы" темасы буенча презентация...