Муса Җәлил
план-конспект урока (6 класс) на тему

Муса Җәлилнең тормышы , иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. М.Җәлилнең  тормыш юлы безнең өчен үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә,туган телебезне яратырга , татар булуыбыз белэн горурланырга өйрәтә .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhelil.docx21.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Муса Җәлил (6 класс, татар төркеме)

Максат: 1. Муса Җәлил иҗатын өйрәнүне йомгаклау,белемнәрне  ныгыту,     гомумиләштерү;

                 2. Аның әсәрләрен укуга кызыксыну, аның героик тормышы белән горурлану хисләре    уяту

                3. Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга  омтылу теләге тәрбияләү;      

                  4.   Укучыларны чыгыш ясарга өйрэту, камилләштеру;  язучы  ижатына  хөрмәт тәрбияләү, әдәбиятыбыз hәм фәнебезнең үсешенә көчле этәргеч  биреп калдыруын күрсәтү; әхлак тәрбиясе бирү.

                           

Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, китап күргәзмәсе; газета-журнал мәкаләләре; М.Җәлил  шигырьләре.

                                     Дәрес  барышы.

Кем соң ул М.Җәлил?

1 ук. М.Җәлил ул-татар халкының бөек шагыйре.Муса Җәлилнең шигырьләре –чын көрәш поэзиясенең үрнәге. Алар чыннан да йөрәк каны белән язылганнар, аларны тирән дулкынланусыз укып булмый. Без ул шигырьләрдә батыр рухлы шагыйрьнең корыч ихтыярын, дөньяда бернинди көч тә какшата алмаган ныклы ышанычын күрәбез.  

2 ук. Шагыйрь бары бер нәрсәдән- кол булып үлүдән курыкты. Аныңча, иң хурлыклы һәм иң кызганыч юл-коллык юлы. Ул дошманга каршы көрәш юлын сайларга чакырды.

“Я сугыш син яклап хаклыкны,

  Я сайла кызганыч коллыкны.

  Беренче юл нинди данлыклы,

   Икенчесе нинди хурлыклы.  ( “Кол” шигыре)

3 ук. Шагыйрь фашистлар тоткынлыгының иң газаплы шартларында да рухын төшермәде, кызыклы, мәзәк шаян шигырьләр язар өчен үзендә рухи көч һәм вакыт тапты.”Гыйшык һәм сыер”, “ Томаулы гыйшык”, “Хәдичә”, “Сәгать”, “Күршеләр” кебек шигырьләре теләсә кемне елмаерга мәҗбүр итәрлек көчле юмор белән язылганнар.

                 4 ук. Муса Җәлил үзенең кыска гомерен үлмәс батырлык белән тәмамлады. Ул үзенең соңгы минутында да көрәшкә чакырган җырларын җырлады:

           ” Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

             Шигъремдәге изге антына.

             Бар җырымны илгә багышладым,

             Гомеремне дә бирәм халкыма.

                       Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                       Һәм үләргә кыю ир булып.

                       Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

                      Үлемем дә яңрар җыр булып”.

. Әйдәгез, М.Җәлилгә багышланган презентацияне карап үтик.( презентация карала,бер укучы комментарияләп бара)

Менә без Муса Җәлилнең тормыш юлы турында искә төшердек. Дәресебезне уен формасында дәвам итәбез,уеныбыз”Акыллы кызлар һәм акыллы егетләр “ дип атала. Әйдә, уеныбызны башлыйбыз.

                                                     1 тур

“Мәкальләр”. Уенчыларыбызны сайлап алу өчен сайлап алу туры үткәрелә. Сез батырлык турында мәкальләр әйтергә тиешсез. Иң беренче кем өч медаль җыя, шул кеше беренче  уен юлын сайлау хокукын ала. Яшел, сары, кызыл юллар бар (мәкальләр әйтелә, укытучы балаларга медальләр өләшә һәм өч укучы уенчылар итеп чыгарыла).

                                                      2 тур.

“Муса Җәлилнең балачагы”.Уенчыларга карточка өләшелә.Алар әзерләнгән арада укытучы теоретиклар белән эш алып барыла.

Карточкалардагы сораулар:

  1.  М.Җәлилнең беренче шигыре? (кызыл юл)

М. Җәлил 13 яшендә чын халыкчан пафос белән янып «Бәхет» исемле шигырен яза. Бу шигырь 1919 елда Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» газетасының 65 нче санының беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга.

      2. М.Җәлилнең әти-әнисенең исемнәре ничек? (сары юл)

      3. Муса Җәлил кайда туган? (яшел юл)

Укучылар сорауларга җавап бирәләр һәм алдагы баскычка күчәләр.

М.Җәлилнең “Бәхет” шигырен  тыңлап үтик әле.( бер укучы укый)

Менә,балалар, бу шигырь М.Җәлилнең беренче шигыре булган.

                                                             

                           3 тур.

    “ Муса Җәлил фронтта”.

1.    Сугышта М. Җәлил көрәшкән фронт 

М. Җәлил 1942 елның январенда Волхов фронтының икенче удар армиясенә эләгә. «Отвага» газетасының корреспонденты була.

2.    Сугыш елларында нинди  җыентыклары чыга?

1942 елда Казанда «Тупчы анты», 1944 елны «Окоптан хат» җыентыгы чыга.

3. М.Җәлилнең әсирлеккә кайчан төшә?  

1942 ел азагында.

                         

                             4 тур.

         

   “ Муса Җәлил тоткынлыкта”.

.1. Муса Җәлилнең тоткынлыкта нинди шигырьләр язган?  

Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган 125 әсәренең безгә «Моабит дәфтәре» рәвешендә 93 шигыре һәи ике өзеге килеп иреште. 1946 елның язында илгә ике дәфтәр кайта. (Берсе - кулдан ясалган, 5 яшьлек баланың кул яссуы кадәрлек дәфтәр. Анда гарәп хәрефләре белән язылган 60 шигырь була.)

Бу шигырьләр Моабит төрмәсендә утырганда тупланып язылганга «Моабит дәфтәрләре» исеме астына кертелә.

2.    Моабит дәфтәренең туган илгә кем алып кайта?

Беренче дәфтәрен 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов Язучылар Союзына китерә. Соңыннан аны репрессиялиләр. Икенче дәфтәрен 1947 елны  бельгияле Андре Тиммерманс консуллык аша җибәрә. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989 елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара.

Теоретиклар белән эш.

.   Җәлилчеләр кемнәр алар?

1. Гайнан Кормаш

2. Фоат Сәйфелмөлеков

3. Абдулла Алиш

4. Фоат Булатов

5. Муса Җәлил

6. Гариф Шабаев

7. Әхмәт Симай

8. Абдулла Баттал

9. Зиннәт Хәсәнов (Хөснуллин)

10. Әхмәт Атнашев

11. Галләнур Бохаров (Сәлим Бохаров)

Укучылар, җәлилчеләрне атап киттек, әйдәгез аларның фотоларын да карап үтик. (презентация)

                            5 тур.

«Муса Җәлилнең исемен  мәңгеләштерү»

М. Җәлилнең музей квартирасы кайда кайчан ачыла?

М. Җәлилнең музей квартирасы 1983 елның 15нче февралендә Горький урамы 17 йорт адресы буенча ачыла. Бу М. Җәлилнең сугышка киткәнче яшәгән урыны була. Әлеге музей шагыйрьнең героик тормышы турында сөйли.

Презентация. Муса Җәлилнең музей-квартирасы турында слайдлар карау.

Уенчылар уенына йомгак ясала һәм җиңүчеләр билгеләнә.

Ук.-Уйнадык , уйнадык , уйнаган да кебек булмадык.Әйдәгез,сезнең белән дә сорауларга җавап биреп алыйк әле.

     1. М.Җәлил Моабит төрмәсендә кайчанга кадәр утыра?

                1944 елның 5 июненә кадәр.

2. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре кайчан һәм нинди төрмәдә җәзалап үтерелә?

              1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә.

3.  «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре кайда саклана? 

Атаклы «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре 1983 елдан Казанда М. Җәлилнең музей–квартирасында саклана.

4.   М. Җәлилне ничек зурлыйлар? 

Ватан герой-шагыйрьгә тиешле хөрмәтен күрсәтә: 1956 елны аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә.

5.   М.  Җәлилнең Казандагы  hәйкәле авторы hәм ачылу елы.

1966 елны М. Җәлилнең 60 еллыгына Казанда һәйкәл ачыла. Авторы-Цигаль.

6.  Казандагы нинди театр М.Җәлил исемен йөртә?

7.   М. Җәлилнең либреттолары?

«Алтынчәч», «Илдар», «Җик Мәргән» либретталары сәхнәдә уйнала. «Чегән егете» либреттосын язарга уйлаган була.

8.  «Алтынчәч» либреттосы кайчан языла hәм аңа кем көй яза. 

М. Җәлил «Алтынчәч» либреттосын 1936 елда яза. Бу әсәргә көйне беренче Б. Асафьев яза. 1939 елда Н. Җиһанов икенче вариантын эшли һәм ул Госполитиздат тарафыннан 1941 елда бастырыла.

9.   Шагыйрьгә багышланган опера?

«Җәлил» операсы Н. Җиһанов музыкасы, Ә. Фәйзи либреттосы.

10. «Хөкем алдыннан» картинасының авторы.

         Х.Якупов

11. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүчеләр.

          Р.Мостафин,  Г. Кашшаф,  Н. Юзеев,  Юр. Королько,  К. Симонов,  Леон Небенцаль

12.   М. Җәлил тормышының эпиграфы.

«Җырларым» шигыре М. Җәлилнең бөтен иҗатының эпиграфы булып тора.

Ук. Яхшы, балалар, сорауларга бик яхшы җавап бирдегез. Тик без бер дә Муса Җәлилнең шигырьләрен укымадык. Дәрестә без Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен укыдык?  

У. Без дәрестә М. Җәлилнең “Чәчәкләр” һәм “Кызыл ромашка” шигырьләрен укыдык.

Ук. «Чәчәкләр» шигыре кемгә атап язылган?Автор чәчәкләрне кем белән тиңли?

У. Автор чәчәкләрне балалар белән тиңли.

Ук. Балаларга шагыйрьнең мөнәсәбәте нинди?

У. Шагыйрь балаларны ярата .

Ук. Ә “Кызыл ромашка” шигерендә шагыйрь чәчәкләрне ни өчен җанландыра? Кызыл ромашка ни өчен кызарган? Кызыл күлмәк кемгә бик ошый?

Ук.  Ә сез үзегез тагын нинди шигырьләрен беләсез? Әйдәгез, шул шигырьләрне сөйләп күрсәтегез әле.

(Балалар “Карак песи” , “Катыйльгә”,“Ишек төбендә” шигырьләрен сөйлиләр)

Ук. Рәхмәт, балалар, әйдәгез хәзер М.Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханымның ире турында сөйләгән язманы тыңлап үтик.

(М.Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләре (1975 нче елгы язма))

Вакыт калса дәрес ахырында М.Җәлилнең “Җырларым” әсәрен (җырын) тыңлау.

Ук.-М.Җәлилнең бу җыры аның иҗатында нинди роль уйный?

У. -«Җырларым» шигыре М. Җәлилнең бөтен иҗатының эпиграфы булып тора.

Әйе, балалар, Җәлилнең тормышы , иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. М.Җәлилнең  тормыш юлы безнең өчен үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә,туган телебезне яратырга , татар булуыбыз белэн горурланырга өйрәтә .

Өйгә эш : “Муса Җәлил исеме үлемсез” темасына сочинение язып килергә.

          Билгеләр кую.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...