Ымлыклар
план-конспект урока (7 класс) на тему

Кешенеӊ эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар.Ымлыкларны ике төркемгә бүләләр: эмоциональ ымлыклар, императив ымлыклар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ymlyk.docx19.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.    Ымлыклар (7 нче сыйныф, татар төркеме)

Максат:

  1. Бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү.
  2. Ымлыкларны сөйләмдә куллану һәм таба белү күнекемәләре булдыру.
  3. Укучыларның күзаллавын, сөйләм телен үстерү.
  4. Әдәплелек, әхлаклылык, дуслык, иптәшлек сыйфатлары тәрбияләү.
  5. Сугыш ветераннарына ихтирам  тәрбияләү.

Җиһазлау: диапроектор, компьютер, рәсем, карточкалар, уен өчен язылган сүз,  “Яшел Үзән” газетасы.

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше .
  1. Исәнләшү.

-Хәлләрегез ничек?

-Бүген атнаның нинди көне?

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

-Бүген һава торышы нинди?

(Укучылар җавап бирәләр)

  1. Актуальләштерү.

1.-Сез нинди ярдәмлек сүз төркемнәрен беләсез?

-Нинди сүзләр алар хәбәрлек сүзләр?

(Хәбәрлек сүзләр җөмләдә хәбәр булып киләләр.Мәсәлән: тиеш, кирәк, ярый,ярамый,мөмкин, бар, юк, ярар,ярамас.)

 2.Өй эшен тикшерү.

1)(225 нче күнегү тикшерелә)

2)Әмирхан  Еникинең “ Кем җырлады” әсәреннән хәбәрлек сүзләр табып язарга тиеш идегез.

- Бу әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

- Нинди вакыйгалар сурәтләнә?

 Бөек Ватан сугышыныӊ тынганына 69 ел булды.Без бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез.Сугыш дип әйтүгә, күз алдыбызга җимерелгән өйләр. Тапталган болыннар, ятим калган балалар килеп баса.Япь-яшь егетләр, баһадирдай батыр ирләр яу кырында ятып калды. Никадәр бала ятим калды, никадәр күз яше түгелде. Сугыштан исән кайткан батырларыбызның рәтләре елдан-ел сирәгәя бара.Тиздән зур бәйрәм- Җиңү бәйрәменең 69 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Сугыш ветераннарын чакырырып, хөрмәтләп, хәлләрен белеп, кунак итеп җибәрсәгез, бу аларга карата күрсәтелгән иң зур хөрмәт булыр иде. Халык : “Аздан гына күңел була, юктан гына хәтер кала”- ди, шуңа күрә ветераннарыбызга ихтирамлы, игътибарлы булыгыз!

б)  Ә хәзер, әйдәгез, хикәядән  хәбәрлек сүзләр кергән җөмләләрне укыгыз.

(Балалар җөмләләрне укыйлар)

в)Тактадагы җөмләләрдән хәбәрлек сүзләрне балалар атыйлар, бергәләп тикшерелә.

III.   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Без бүген ярдәмлек сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез.

( Тактада бирелгән җөмләләр буенча эш.)

1)Әй, кил әле дустым яныма,

Хәлләремне бел әле.(якын күрү)

2)Аһ, ничек кыен булды безгә дәһшәтле сугыш елларында.(к айгыру)

3)Ай-һай, барып җитәр микән ул окопка кадәр?(икеләнү)

4)Фу, тагын пычранып кайтан бу! (җирәнү)

5)Тсс!Шаркылдама... (тыю)

6)Пес- пес, пескәем, бигрәк йомшак, назлы син!(чакыру)

(Балалар ымлыкларны атыйлар.)

-Балалар, бу сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итик әле.

(Ымлыкларның мәгънәләре әйтелә)

(Балалар ымлыкларның нинди сүз төркеме булуы турында кагыйдә чыгаралар)

-Кешеләрнең хис-тойгыларын һәм теләк-ихтыярын  кыска рәвештә белдерә торган сүзләр ымлыклар дип атала.

  Кагыйдә буенча эш. Дәреслек154 нче бит.

Ымлыклар гадәттә кешенең түбәндәге эчке кичерешләрен белдерә:

           Ымлыклар

     Хис-тойгылар яки теләк-ихтыяр

1.

                   и, әй

                        якын күрү

2.

                   и, әй

                 кызгану, шелтәләү

3.

                 ура, һа

                         шатлану

4.

                   их

                  күңел күтәренкелеге

5.

            ай, ах,аһ, уф

               үкенү, кайгыру, борчылу

6.

                    эх

                 борчылу, шелтәләү

7.

                ай-һай

                             икеләнү

8.

           ии, о, оо, ай-яй

                           гаҗәпләнү

9.

           эһ-эһ, эһе, э, ээ

                             раслау

10.

                 абау

                             сызлану

11.

                    ух

                             ис китү

12.

                     һм

                            аптырау

13.

                     һи

                            шелтәләү

14.

                   чү, тсс

                                 тыю

15.

                    тпру

                          атны туктату

16.

                  фу, тфү

                       нәфрәт, җирәнү

2.Физмкультминут.

IV.        Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.– Хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез ымлыкларны әйтеп барыгыз:

Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер!(Ә.Еники)

2. Ах,аӊласагыз иде сез!(Ә.Еники)

3. Һай, кыз чаклар!Үтте инде, үтте! (Ә.Еники)

4. Их, малай, вафасыз да бу мир!( Г.Тукай)

5.-Әй, юкка шаккатмагызсана...(Ф.Хөсни)

6. И кызык та икән соӊ бу культурный балалар үстерсәӊ.(Ф.Хөсни)

- Әй  лә, әйтмим.(Ф.Хөсни)

7. Ах бу фән кешеләрен!(М.Мәһдиев)

8. – Әһә, Баязитова да бар(М.Мәһдиев)

9. Ого,ого, молодец! (М.Мәһдиев)

10. Сез көлмәгез яме! (Ә.Еники)

 ( Балалар ымлыкларны атыйлар, мәгънәләрен дә әйтәләр)

 2.Дәреслек буенча эш. Дәреслектәге 266 нчы күнегүне язмача эшләү, аннары телдән тикшерү.

 3. “ Сүз уйла ” уены .

   “Табышмак”  сүзе буенча сүзләр төзергә.

Укучылар сүзләр төзиләр һәм укыйлар, иң күп сүз язган өч кешегә приз бирелә.

 4. Карточкалар буенча эш.

Һәр укучыга индивидуаль эш бирелә. Аеруча сәләтле  укучыга “Яшел Үзән” газетасыннан ымлыклар  табарга бирелә.Иң беренче бу укучыныӊ  җөмләләре тыңланыла, аннан соң  башка балалар җавап бирә, нәтиҗәләр ясала.

  5.Өй эше бирү.

Ымлыклар кергән 5 җөмлә язарга

  1. Тест чишү.

V. Йомгаклау.

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

 -Нәрсә ул ымлык? 

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Ымлыклар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

7 нче сыйныфта "Ымлыклар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм, сезгә дә ярдәме тияр дип уйлыйм....

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...