Н. Гыйматдинованың "Болын патшасы" әсәре буенча имтихан материаллары. 8 сыйныф рус төркемнәре
материал для подготовки к егэ (гиа, 8 класс) на тему

Н. Гыйматдинованың  "Болын  патшасы"  әсәре   буенча   имтихан  материаллары. 8  сыйныф  рус  төркемнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл n._gyymatdinovanyn_bolyn_patshasy_sre_buencha.docx30.96 КБ

Предварительный просмотр:

4  вариант

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений А7-А14 соответствуют содержанию текста (1 - текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми), и о чём в тексте не сказано (3 - текстта әйтелми).

     Кечкенәдән  үк  минем  аякларым  авырта  иде..   Әниләр  язын-кышын   доктордан  докторга  йөрттеләр. Бу  җәйне  бөтенләй   аяктан  егылдым.  Көне  буе  өйдә,  урын  өстендә  ятам.  Мин   яшел  урамны,  су  буйларын  сагынам.   Малайлар  белән  уйныйсым,  балык  тотасым,  көймәдә  йөзәсем     килә.

  Башта    малайлар  яныма  кереп  йөрделәр,  ләкин  алар  да  керми    башладылар.  Мин  бөтенләй  ялгыз  калдым.

       Беркөнне   урам  якка  таба  ачылган  тәрәзәдән   берәү  эндәште:

  • Рәсим!

   Мендәрдән  башымны  чак  кына  күтәреп: “Мин  өйдә!” – дидем.

Кедер   тәрәзәгә  менә  башлады.

Бу  күрше  кызы  Айсылу  иде.  Әниләре   шәһәрдә  яши.  Шуңа  күрә  ул   әбисе  белән  генә  үскән.     Кызый  беркем  белән  дә  аралашмый,  көнозын  урман,  болын  буйлап  йөри.  Төрле-төрле  үләннәр  җыя.

  • Нәрсә   кирәк? – дидем.
  • Әйдә  рәсим  болынга. Сай  елга  буенда   чишмә  чыкты. Тылсымлы  чишмә.

Мин  бик    гарьләндем:

  • Күрмисеңмени,  аякларым  йөрми!

Кызый  башын  селкеп  уйнатып  торды  да  җиргә  кире  сикерде.

Бераздан  ул  тагын,  күтәрелеп,  өй  эченә  керде.

  • Рәсим,  кул  арбасы  алып  килдем.
  • Нәрсәгә?
  • Утырып  барырсың.
  • Тиле.
  • Курыкма,  безне    беркем  дә  күрмәс.  Бакча  артыннан  гына  барырбыз.
  • Алайса,  әйдә, - дидем.
  • Хәзер  алып  чыгам  үзеңне.
  • Айсылу  мине,  чыгарып,  кул  арбасына   күтәреп    утыртты.
  • Тотын,  яме,  егылма!

                                   

                                                                                  (Нәбирә  Гыйматдинова)

А7. Рәсимнең  кечкенәдән  үк  аяклары  авырта  иде.

1) текстка туры килә        2) текстка туры килми 3) текста  әйтелми

А8. Рәсимне  төрле  доктоларга  алып  бардылар.

1) текстка туры килә        2) текстка туры килми 3) текста  әйтелми

А9. Рәсим әти-әнисен  сагына.

 1) текстка туры килә        2) текстка туры килми 3) текста  әйтелми

А10. Рәсим   диңгез  буенда  ял  итәргә   һәм  дәваланырга тели.

1) текстка туры килә        2) текстка туры килми   3) текста  әйтелми

А11. Малай  янына  дуслары  еш  кереп  йөриләр

1) текстка туры килә        2) текстка туры килми  3) текста  әйтелми

А12. Рәсимнәрнең  күршеләрендә  бер  кыз  яши,  аның   исеме  - Айсылу

 1) текстка туры килә  2) текстка туры килми  3) текста  әйтелми

А13.Айсылу  белән  Рәсим   елга  буена  йөгерделәр.

1) текстка туры килә        2) текстка туры килми  3) текста  әйтелми

А14. Елга  буендагы  куаклыкты  кошлар  сайрый  иде.

 1) текстка туры килә        2) текстка туры килми  3) текста  әйтелми

  1. Беренче  адымнар.   2.  Тыныч  төн.  3. Айсылуның  теләге   белән  кызыксыну.  4.  Рәсимнең  кызга  анты.   5 Айсылу    Рәсимне  уята.  

6. Рәсимнең  теләге.  7.  Елга  буенда  көчек  йөгереп  йөри.

8.  Елга  ярында.

А Без  сап-сары  комга  килеп  туктадык.

   Айсылу  мине  комга  утыртты.

  • Сай  елга  синең   аякларыңны  дәвалаячак! –диде.

Ул, әрекмән  яфрагы   өзеп,  башка  каплады. –Башыңны  кызу  сукмасын! – диде. – Мин  хәзер,  чишмәне  генә  карап киләм.

Ике  битем  ут  кебек янса  да, “Китмә,  янымда  тор!”  дип  Айсылудан  сорадым.

Ә Айсылу  тезләрен  кочаклап,  чирәмгә  утырды.

 -Үскәч  кем  буласың,  Рәсим?

Озын-озак  уйлап  тормыйча  җавап    бирдем:

 -Аяклы  кеше!

Чынлап  та,  минем   бөтен  теләгем  җиргә  нык  басып   йөрү  иде.

Б – Кайгырма,  тиздән  син  аякка  басарсың.  Тик  мин  дәвалаганны  берәүгә  дә   сөйләмә. Сер  итеп   сакларга  ант  ит.

  • Ант! – дидем мин. –Антымны  бозсам,  аяз  көнне   яшен    суксын, - дип  өстәдем.

В Айсылу,  яшел    күзләрен  челт-челт  йомгалап:

-Рәхмәт! – диде.

Үз  чиратымда  мин  дә  кызыксына  башладым.

-Ә  син  кем  буласың?

-Болын  патшасы.

-Андый  патша  юк, -дидем мин.

-Бар, - диде  Айсылу. – Бар  андый  патша.  Ул  үләннәр     серен,  бөҗәкләр  телен  аңлый.

Г.... Башка  төннәрдә  әллә  ничә    тапкыр елап  уянган  булсам,  бу  төнне   мин уянмыйча  йокладым.

Д Иртән  тагы  кояш  ак  болытлар  өстенә  күтәрелә.  Айсылу  тагын   тәрәзәне  чиртә.

  • Тук-тук. Уяндыңмы,  Рәсим?
  • Тук-тук.  Уяндым,  Айсылу. Тизрәк  алып  чык  мине!

Е  Күңелемә   бәхет, шатлык  кереп  тулды.  Айсылуның    аякларымны     кайнар  комга    күмүенә  мең  кат риза  идем  инде.

Буыннарымның  авыртуы  кимеде.  Атна-ун  көннән мин,  адымнарымны  саный-саный,  бераз  гына йөреп  тә  күрсәттем. “Ур-ра! Тереләсең, Рәсим!” – дип, Айсылуның   сөенүе  күңелемә    дәрт  өстәде.                  

                                                                             (Нәбирә Гыйматдинова.)

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

Прочитайте  текст.   Преобразуйте  слова,      написанные  заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8 - В13 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните     пропуски     полученными     словами.     Каждый     пропуск соответствует отдельному заданию.

В 4

Җылы  җәйге  _________  җитте.

көн

В 5

Мин   тәрәзәдән ____________  күзәтеп  ятам.

 урам

В 6

Ә ______________ беркем  юк,  әти-әниләрем   эшкә чыгым   киттеләр.

өй

В 7

Күршедә  яшәүче  кыз  көнозын    урманда    йөрергә,  болыннарда   дару  үләннәре  җыярга  ____________

яратырга

В 8

Ул _____    исеме – Айсылу.

кыз

В 9

Айсылу  өеннән  кул арбасы  _______  килде.

алырга

В 10

Айсылу,  елга  ______  килеп җиткәч   мине  арбадан  алды  һәм   сап-сары  комга   утыртты.

 ян

 В 11

Мин  кызга: “Китмә,  янымда  тор!” –дидем,  чөнки  ______  миңа  күңелсез  булыр  иде.

Айсылу

В 12

Дару  үләннәре  белән  чәй   бик  үк  _______  түгел,  ләкин   авырудан  дәваларга  ярдәм  итә.

тәм

В 13

__________   ашны  ашагач   елга  буйларында   йөреп  кайттык.

иртә

В 14

Үземнең  беренче  __________   ясарга   Айсылу  өйрәтте .  

 адым

 В 15

Елга  янындагы  чишмәдән  ерак  түгел  _______, сусыл  җиләкләр  өлгерә.

бал

В 16

Кыз  белән  малай  елга  янында  бик  озак __________  сөйләшәләр,  көлешәләр, төрле  вакыйгаларны  искә  төшерәләр.

рәхәт

В 17

______  һавада  кошларның  ямьле  тавышы  яңгырый, күңелне  күтәрә,  шатландыра.

кич

В 18

Хәзер  инде  аякларымның   __________________  авыртмый,  йөрергә  дә  җиңел.

 буын


4 нче бүлек
С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 - 80 сүздән торырга тиеш.

Син  җәйне  ничек  үткәрдең?   Яңа  дуслар  таптыңмы?  Алар  ниндиләр, нәрсә  белән  шөгыльләнәләр?

С2. Сөйләм ситуциясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1

Спроси у друга, кто  живёт у  них  в  соседях

2

Сообщи друзьям, что и   тебе  хочется   с  ними  идти  к  реке.

3

Предложите другу пойти  в лес  собирать  лекарственные  растения

4

Поинтересуйся   у  бабушки,   это  лекарственное  растение  от  какой  болезни  помогает.

5

Поздравьте  друга (подругу)    наступлением  лета.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

"Дуслык белән көчле без !" (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча)

"Дуслык белән көчле без !"   - Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча 6 нчы татар  сыйныфы өчен   дәрес эшкәртмәсе....

Дуслык белән көчле без! (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча ачык дәрес)

Тема:      Дуслык  белән көчле без!  Максат:   1. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен анализлау, сюжет үзенчәлеген өйрәтү. ...

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

Реферат: “Н. Гыйматдинованың тормышы һәм иҗаты”

                    ЭчтәлекI. Кереш...