“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”
статья по теме

Янгирова Лейсан Фирдаусовна

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

КОДАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ЧЫГЫШНЫҢ ТЕМАСЫ:

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 2014 нче ел

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрү буенча төрле эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп киләм. Бу эш миңа үзем өчен бик мөһим булган бер ачыш ясарга ярдәм итте. Шуның нәтиҗәсендә дәреснең традицион формаларын кулланып кына балаларга ныклы белем биреп булмавына инандым. Шул уңайдан  "Тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда  укучының иҗади көчен , танып белү сәләтләрен үстерү ” дигән методик  тема сайладым.  Үз эшемнең максат һәм бурычлары итеп: 1. Әхлаклы, зәвыклы, зыялы, иҗатка сәләтле шәхес тәрбияләү. 2.Танып белү һәм иҗади сәләтне үстерү өчен нәтиҗә бирүче юлларны эзләү дип билгеләдем.

Баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин. Әлбәттә, авыл җирендә  үз- үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Сүз дә юк, эш дәверендә балаларның яшь үзенчәлекләрен дә искә алырга кирәк. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең  талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын беләбез.

Сәләтле балалар белән эшләү формалары күп төрле: болар -  мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр.

Олимпиадага әзерлекне генә алыйк. Ул укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары  белән  танышып барырга кирәк була. Сәләтле   балалар   белән  тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. 

Шәхсән үзем, балалар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнгәндә күп төрле  алымнар кулланам: төрле авырлыктагы күнегүләр, тест биремнәре, “шарлы зачет” , “Мәгариф” журналында    басыла    торган    биремнәрне,    сорауларны,    олимпиада сорауларын үтәп барабыз; үзләре дә төрле темаларга карточкалар, тест биремнәре әзерлиләр. Сүзлекләр  белән   эшләүгә  аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре  белән  танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализлар мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм.

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә, аеруча әдәбият теориясен өйрәнүгә игътибар итәргә кирәк, күренекле шәхесләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган язучыларны, шәхес культы корбаннарын һәм аларның әсәрләрен, тарихи темага багышланган материалларны  өйрәнәбез. Юбиляр язучылар, шагыйрьләр, хәзерге көн әдипләре турында да мәгълүмат туплыйбыз, аларның әсәрләре белән танышабыз.

 Тырышлыгыбыз бушка китми. Елның елында безнең мәктәп укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Нәтиҗәләр бу таблицада чагыла

Уку елы

Фән

Тур

ФИА

Сыйныф

Нәтиҗә

2006-2007

татар теле

район

Мөэминова А.

10

1нче урын

2006-2007

татар теле

республика

Мөэминова А.

10

10нчы урын

2007-2008

татар теле

район

Мөэминова А.

11

1нче урын

2007-2008

татар теле

республика

Мөэминова А.

11

4нче урын

2009-2010

татар теле

район

Степанова А.

9

1нче урын

2009-2010

татар теле

республика

Степанова А.

9

катнашу

2009-2010

татар әдәб.

район

Степанова А.

9

1нче урын

2009-2010

татар әдәб.

республика

Степанова А.

9

катнашу

2009-2010

татар әдәб.

район

Гаязова А.

10

1нче урын

2009-2010

татар әдәб.

республика

Гаязова А.

10

катнашу

2009 нчы елда 11нче сыйныф укучысы  Мөэминова Айсылу татар теленнән республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә IV урынны яулап, дипломант булды.

Балаларның сәләтен үстерүнең тагын бер формасы  - проект эшләре. Иң беренче эшебез булып "Туган авылым – мирас сандыгы” дигән темага зур күләмле эш башкарылды. Укучылар авылыбыз буйлап өйдән- өйгә йөреп, әкиятләр, җырлар, табышмаклар җыйдылар һәм аларны бергә туплап, компьютер презентацияләре ясап, проект эшләрен якладылар һәм мәктәп музеена тапшырдылар. Укучылар тарафыннан ”Милли  бәйрәмнәребез”, ”Туган ягым ", Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Туган авылым сугыш елларында”  һәм башка темаларга проект эшләре башкарылды һәм якланылды.

         Фәнни - тикшеренү эше белән шөгыльләнү укучыга алга таба белем алу юнәлешен, үз һөнәрен дөрес билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда үзенең һәм әйләнә -тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою тәрбияләнә

Соңгы елларда бездә беренче номерлы Карабаш мәктәбе белән берлектә фәнни- гамәли конференцияләр үткәрү традициягә керде. Уңышлы дип табылган эшләр белән укучылар район һәм  зональ конференцияләрдә дә чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, 2009 нчы елда 9 сыйныф укучылары Степанова Алия һәм Хәйруллина Ләйсән Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган эшләре белән  Яр Чаллыда уздырылган конференциядә катнаштылар. Дәрдемәнднең 150 еллыгына, Риза Фәхретдиннең, Кәрим Тинчуринның, Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатларына эзләнү эшләре башкарылды.

Мин мәктәптә “Әллүки” әдәби түгәрәге алып барам. Эш ике юнәлештә оештырыла. Беренчесе –каләм тибрәтеп карау, мәкалә, шигырь язу серләренә төшенү. Укучыларның иң уңышлы иҗат җимешләре “Әллүки” мәктәп басма газетасы битләрендә дөнья күрә.  “Бөгелмә авазы”, республиканың “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Мәдәни җомга”газеталарында, “Мәйдан”, “Ялкын” журналларында да каләм көчләрен сыный  алар.

  Түгәрәк эшенең икенче юнәлеше – нәфис сүз өстендә эшләү. Бу шөгыль вакытында тавыш, интонацияне дөрес куеп, сәнгатьле укырга өйрәнәбез. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз Заһидуллина Ирина, Галиуллина Айгөл, Кәримов Илшат шигырь укучылар бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар. Узган елны “Җиңү язы килде Туган илгә!” шигырь укучылар бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Кәримов Илшат беренче урынны яулады һәм Казан шәһәрендә уздырылган “Туган тел” форумында катнашты.

 Укучыларда милли горурлык хисләре, белемгә омтылыш, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан күренекле шагыйрә Клара Булатова, язучылар берлеге, “Бөгелмә авазы” газетасы, “Мәйдан” журналы делегацияләре белән очрашулар  - укучыларның көтеп алган чаралары. Традициягә әйләнгән “Шәҗәрә” конкурсы, милли бәйрәмнәр, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена (җитәкчесе Н.Ә.Мөэминов) мәгълүматлар җыю, уен-дәрес, сәяхәт-дәресләр, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Тамчы-шоу”, “Кемнең миллионер буласы килә”, “Җиде мөһер артында”, “Зирәкләр һәм акыллылар”, Иң көчле чылбыр”дигән темага кичәләр үткәрү дә балаларның  белем сыйфатын ныгытуга,  арттыруга  юнәлдерелгән.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Без бик матур, бай, бәхетле тормышта яшибез. Аеруча соңгы елларда укытучыларга карата игътибар артты, үз мөмкинлекләреңне файдалану өчен киң мәйдан бирелде. Сөекле шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, йоклап ятмаска, заман белән бергә атларга, телебез өчен көрәшергә кирәк. Ә телне балаларга өйрәтү, җиткерү бурычы тулысы белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өстендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

Укыту процессының эффектлылыгын күтәрү һәм сыйфатын үстерү.

Педагогик эшчәнлек барлык компонентларны кулланганда гына яхшы сыйфатлы итеп башкарыла һәм укыту процессының эффектлылыгы үсә.  Әгәр дә берәр компонент җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаса, укытучы эшч...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...

“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”

ldquo;Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак  укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру&rdquo...