эссе
статья на тему

Шафикова Гульшат Флюровна

эссе об изучении родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx14.54 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

                                                           “ Уйланылган  һәр уйларым – туган телдә,

                                                             Сәләмлимен иртән торгач – туган телдә.

                                                             Күкрәк сөте белән биргән әнкәм телен,

                                                             Аманаттай саклармын дип, антлар бирәм”

    Табигатьнең гаҗәеп серләренең берсе  ул туган тел. Аның  әһәмияте  галимнәр тарафыннан өйрәнелеп бетмәгәнгәме, өйрәнелеп тә , безгә күп  нәрсәләр билдәсезме – ансы караңгы. Әмма туган телнең Ходай тарафыннан бар ителгәне һәм һәр милләт  үз телендә сөйләшсен  өчен аны яклау  шартлары булдырганы билдәле.

     Туган тел – хәрефләр җыелмасы түгел, ә авазлар җыелмасы, ул – моң. Шушы моң балага әнкәй карынында ук салына һәм бөтен булмышына сеңә. Соңыннан туган телнең бөтен нечкәлекләрен аңларга, байлыгын күзалларга, матур әдәби телдә сөйләшергә  укытучы ярдәм итә.

     Укытучы укучыларга белем биреп кенә калмый, татар халык иҗады,  гореф – гадәтләре аша тәрбия дә бирә. Чөнки халыкның бөтен фәлсәфәсе , кыйммәтле акылы , уй-фикере, гыйлеме, тәрбия кануннары иҗатка салынган.

Ә халык иҗадына салынган  гыйлемне белмәү аркасында кеше үз милләтенең рухи байлыгыннан мәхрүм  кала һәм милләтен, димәк, үзен кимсетә. Максатсызлык, тәрбиясезлек, битарафлылык шушыннан башлана да инде. Без, шундый сыйфатларга юл куймый, туган телен сөйгән, ихтирам иткән балалар тәрбияләргә тиешбез. Тормышта үз урынын табып, үзен яклый алырлык , милләттәшләренә ярдәм итәрлек, туган халкының  тарихы, шәхесләре турында горурланып  сөйләүче балалар – безнең киләчәгебез.

     Туган телебез яшәсен, илебез чәчкә атсын өчен рухи яктан бай, көчле шәхес тәрбияләү – безнең бурыч. Шуның өчен дә балаларны күңел сыеныр туган тел мөһитеннән аермасак иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...