Композитор Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты
презентация к уроку по теме

Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна

Р.Яхин Казанның Плятән тирәсендә, кондитер фабрикасы тоткан Ибраһим Апанаевлар йортында 1921 елның 16 августында хезмәткәр гаиләсендә туган. 3 яшеннән пианино  клавишаларына сугып-сугып, “моңнар” чыгара. Балачакта бик матур бер кызга яшертен рәвештә шигырьләр яза. 1926 нчы елдан Калинин урамында яши башлый. 1929 нчы елда мәктәпкә укырга керә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rostm_yakhin.rar2.13 МБ

Подписи к слайдам:

«ТР ЗМР Васильево 2 нче номерлы ГББМ» МБББУ
Композитор Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты
Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Гөлназ Нияз кызыҖитәкчеләр: татар теле һәм әдәбияты укытучыларыТөхбәтуллина Гөлүсә Дәүләтгали кызы, Наматова Гүзәлия Әнсар кызы
2014 ел
Рөстәм Яхин- күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты
Өченче Таулар (хәзерге Калинин урамы 16 йорт) урамындагы М. Яхин йорты. Биредә Р.Яхинның сабый чагы узган. 
Р.Яхин Казанның Плятән тирәсендә, кондитер фабрикасы тоткан Ибраһим Апанаевлар йортында 1921 елның 16 августында хезмәткәр гаиләсендә туган. 3 яшеннән пианино клавишаларына сугып-сугып, “моңнар” чыгара. Балачакта бик матур бер кызга яшертен рәвештә шигырьләр яза. 1926 нчы елдан Калинин урамында яши башлый. 1929 нчы елда мәктәпкә укырга керә.
Р. Яхин укыган урта мәктәп бинасы (Сулъяк Болак урамы, 48 йорт)
1926 нчы елдан әтисе ялгызак- кустарь эше белән шөгыльләнә башлый. 1930 нчы елда мал-мөлкәтләрен һәм йортларын тартып алалар.Әтисе тиф авыруыннан үлгәннән соң барлык йорт эшләре әнисе кулына кала. Ул бөтен гомерен балаларын тәрбияләүгә бирә. Балаларына пианино сатып ала. Әнисе моңлы кеше була, үзе шигырьләр дә яза.
Мәрьям апа йомшак телле, чиста күңелле, хәйлә-ялган белми торган хатын булган. Аны бер күрүдән якын, үз иткәннәр. Күзләре дә, йөзе дә, үзе дә мәхәббәтле булган аның. Рөстәм бу яктан әнисенә охшаган. Аны да бер күрүдә яше дә, карты да яраткан.
13 яшендә 1 нче номерлы Казан балалар музыка мәктәбенә аны әтисенең тугандаш сеңлесе Мәрьям Рахманкулова укырга алып килә. 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый.Ул бик сәләтле, тырыш бала була. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, Рөстәмгә укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Профессор Г.И.Литинский белән очрашу аның язмышын тамырдан үзгәртеп җибәрә. Скрипка өчен оркестрга пьеса яза.
Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә.
1945-1950 елларда Р. Яхин укыган П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе
 Р. Яхин Мәскәү консерваториясе Милли бүлекләре студентлары концертында катнашучылар белән (сулдан уңга): Р. Яхин, Д.Сираҗетдинова,С. Цинцадзе, С. Сәләхетдинова(Вельшакова). 1947 ел
Мәскәүдә укыган еллары композиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. Диплом эше буларак ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә.
1950 елда Р.Яхин Казанга кайта. Фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора. 1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторларына әверелә.
Иҗат юлы башындагы әсәрләре- Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Р.Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә.
Рөтәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә.
Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында ул заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик–психологик, лирик–драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен “яңа сүз” була. Еш кына ул Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногъман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнәшева шигырьләренә мөрәҗәгать итә.
  Р. Яхин язучыларның Тукай клубында, иҗатына багышланган концертта катнашучылар белән (сулдан уңга): җырчы Ю. Гыйззәтуллин, З. Хәйруллина, М. Булатова, Р. Яхин, И. Халитов, В Шәрипова, скрипкачы Р. Сәйфуллин. 1957 ел.
1959 елда “Дулкыннар,дулкыннар”,”Күңелем өзгәләнгән минутларда” һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.
Хөкүмәт бүләкләре
1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Р.Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Пианист буларак Р.Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән М.Рахманкулова, М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллина, А.Аббасов, Х.Бигичев, Э.Җәләлетдинов кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый. Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. Бүгенге көндә Р.Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора.
Рөстәм Яхин 1993 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Рөстәм Яхинның рояле Татарстан Республикасының милли музеенда тора.
Симфоник әсәрләр: Фортепиано белән оркестр өчен концерт (I бүлек. – 1950; II, III бүлекләр. – 1951). Вокаль-симфоник: К.Даян шигырьләренә хор, солист һәм симфоник оркестр  өчен кантата «Урал» (1949); Р.Харис шигырьләренә хор һәм симфоник оркестр өчен кантата «Идел».Камера-инструменталь: Фортепиано өчен сюита (1948); Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1948); Фортепиано өчен соната (1949); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1949); фортепиано циклы «Җәйге кичләр» — (1969); фортепиано өчен пьесалар («Вальс-экспромт», «Юмореска»); скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар; «Элегия» виолончель һәм фортепиано өчен; татар халык җырларын эшкәртә. Вокаль: Романслар һәм җырлар (барлыгы 400гә якын). Әдәбият: Н. Шумская. Рустем Яхин. – М., 1958; Исанбет Ю. Вокальный цикл Р. Яхина на слова М. Джалиля «В Моабитском застенке» // Учен. зап. Вып. 4 / Казан. гос. консерватория. – Казань, 1970; Виноградов Ю.В. О Рустеме Яхине и его творчестве // Музыкальная культура народов Поволжья: Межвуз. сб. трудов. – М., 1978; Исанбет Ю. Рустем Яхин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. – Казань, 1985. Рустем Яхин: Материалы. Письма. Воспоминания / Сост. Ю.Н. Исанбет, К.С. Тазиева; Общ. ред., вступ. ст., комм., указ. Ю.Н. Исанбет. – Казань, 2002; Рустем Яхин: Стиль творчества: Сб. науч. ст. /Сост. и науч. ред. В.Р. Дулат-Алеев; Казан. консерватория. – Казань, 2002; Рустем Яхин в воспоминаниях современников. – 2-е изд., доп. /Сост.-ред. Ф.И. Хасанова; Казан. консерватория. – Казань, 2004. 
Кулланылган әдәбият исемлеге һәм чыганаклар:
1. Рустем Яхин: Материалы. Письма. Воспоминания / сост. Ю.Н. Исанбет, К.С. Тазиева;. Общая ред, вступ. статья, коммент., указ. Ю.Н. . Исанбет - Казань: Татар. кн. изд-во, 2002 -.. 431 с2vmusice.net›mp3/ Рустем+Яхин+Гимн+Татарстана 3. Казан утлары -. 1996 -. № 8.4. Идел. – 2005.- № 65. Сөембикә.- 2001.- № 8.- Б.32-356. kitaphane.tatarstan.ru7. . Казань -. 2011 -. № 88. http://relaxation.su/music

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Яхин әсәрләренең көче

Конспект урока...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Проектная работа «Мини-задачники по теории вероятности и комбинаторике» Работу выполнили ученики 5 а класса Руководитель проекта: учитель математики Яхина Ольга Анатольевна

Цель проекта.1. Научиться решать комбинаторные задачи различными способами (метод древовидной схемы, метод графов, метод таблиц); научиться решать задачи на определение вида событий (достоверное, случ...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

классный час в 4 классе "Рустем Яхин - сын своей земли"

МатериалЗнакомит с жизнью и творчеством композитора Рустема Яхина.. Развивает музыкальный слух, мышление, память..Воспитывает патриотизм, любовь к Родине, уважение к национальной культуре....

Презентация Рустама Яхина

Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы....