Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше .Кабатлау.
учебно-методический материал по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы темасын кабатлау. Рус мәктәбенең татар группасында укучы 3нче сыйныф укучылары өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_tozeleshe_yasalyshy-3nche_klass.docx19.32 КБ

Предварительный просмотр:

       

         Рус мәктәпләрендәге татар балаларына. 3нче сыйныф.

Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәреснең темасы: сүз ясалышын һәм  сүз төзелешен кабатлау.

Дәреснең максаты: сүз ясалышы, сүз төзелеше турындагы белемнәрне кабатлау һәм ныгыту, сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын үзләштерү, сөйләм телен  үстерү.

Җиһазлар: компьютер, ноутбук, сенсор тактасы, экран, карточкалар.

Материал.Татар теле, 3нче сыйныфта укучы татар балалары өчен дәреслек. Ф.Ф.Харисов, Г.К.Шакирова. Казан.”Мәгариф – вакыт”нәшрияты,2013нче ел.

                                  Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

Укытучы.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?

-Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

                Укучылар теләкләр тели:

                − Яңа көн тынычлык алып килсен!

                − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

                − Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

                − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

2. Фонетик күнегү.

Яңгыр, караңгы, диңгез, зәңгәр, коңгырт, күңелле, уңыш, соңгы, кыңгырау, яңгырау, саңгырау, таң, моң, соң, миң, уң, яңа, аңа, миңа, сиңа.

           Өч миң чыккан

           Миңнурның уң яңагына.

           Күрдем әле яңа гына.

           Әйтерсең лә барлык миңнәр

           Аңа гына.

II. Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү(115нче күнегү)

2. Матур язу күнегүе.

Я я Яя ябалак(1нче слайд)

III. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.-Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез. (   КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы)                                                

 -Битнең күренә торган өлешенә сез сүз төзелеше һәм сүз ясалышына караган  иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- Вакыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң,  иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт, миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

- Аннан соң сез карточкаларыгызны  алмаштырасыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч,  сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

3. - Хәзер Сималтиниус Релли Тейбл структурасын файдаланып , карточкалар белән эшләп алырбыз. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Анда сүзләр бирелгән. Бирелгән сүзләрнең  тамырларын һәм кушымчаларын билгеләгез. Сезгә 2  минут вакыт бирелә.

1нче карточка.

Матурлык, урманчылык, күлмәк, күлдә,  ташбакалар, эшче, кызык, кызчык,

сыйныфташ, уйла

-Карточкаларыгызны йөзгә-йөз утырган иптәшегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез.

-Хәзер экранга карагыз һәм дөреслеген тикшерегез.(2нче слайд)

4.118нче күнегү(65нче бит).Нокталар  урынына тиешле сүзләрне куеп, күчереп языгыз.

Сингл- раунд- робин структурасын кулланып җавапларны тикшерәбез.(Төркемнәрдәге һәр кеше башта 1нче, аннары 2нче, 3нче, 4нче җөмләләрне укып чыгалар). Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

5.Сенсор тактасында эшләү.Бирелгән сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар өстәп, яңа сүзләр ясагыз.

Сүзләр: авыл..., күз..., белем..., тимер..., дус..., кыш..., утыр..., сан..., тоз..., уй...

Кушымчалар: -даш, -лек,-ле, -че,-лык, -кы, -гыч, -а, -сыз, .ла

Ясалма сүзләр белән җөмләләр төзегез.

6.Физминут.

7. Бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз. Алар барысы да тамырдашмы?

Белгеч, беләм, белем, белемле, белемсез, белде.

Төркемнәрдә фикер алышалар һәм җавап бирәләр.

8.122нче күнегү(66нчы бит). Мәзәкләрне укы.Ясалма, кушма сүзләрне тап.

9. Сенсор тактасының бер ягында парлы сүзнең яртысы, икенче якта – яртысы.  Шул сүзләрне туры китереп, парлы сүзләр төзергә.

җир                 май

җиләк        кыз

бал                 туар

хатын         су

мал                 чебеш

иртә                 тоз

тавык         корт

ипи                җимеш

кош                кич

IV. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр өйрәндегез?

      -Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын аерырга өйрәндек.

      - Сүз ясалышы , сүз төзелеше темасын  кабатладык.

       -Ясама сүзләр төзергә өйрәндек

-Дәрес ошадымы?

       -Әйе, дәрес ошады.

Өй эше. 124 нче  күнегү. Хәрефләр өстәп яңа сүзләр язырга.

Билгеләр кую.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Сүз ясалыш ысулларын кабатлау" (сәяхәт-дәрес)

Бу дәрес эшкәртмәсе, компьютер технологияләрен кулланып,  сүз ясалыш ысулларын  кабатлауга юнәлдерелгән. Ул парлы, кушма, тезмә,кыскартылма, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкән, ясал...

Тема: Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау.

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе (3нче сыйныф)...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....