Иярчен максат җөмлә
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шарафеева Рамия Анасовна

 

Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзергә өйрәтү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү максатларын куйдым. Максатларга ирешү өчен дәреслек белән беррәттән компьютер кулландым. Презентация материалы дәресне мавыктыргыч итте. Укучыларның белемнәрен актуальләштергәч, уку мәсьәләсе куелды. Бирелгән иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләләрне тикшергәч, укучылар теманы үзләре ачыкладылар. Җөмләләргә өлешчә анализ ясадылар: баш һәм иярчен җөмләләрне таптылар,  грамматик нигезләрен билгеләделәр, сораулар куйдылар һәм нәтиҗә ясадылар. Иярчен максат җөмләләрнең төзелешләре буенча нинди төрләре бар, аларны бәйләүче чаралар нинди дигән сорауларга җавап эзләделәр, иярчен максат җөмләгә билгеләмә бирделәр.Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне аера белергә өйрәнделәр. Иярчен максат җөмләләрнең схемаларын төзеделәр, тикшерделәр. Укучылар теманы үзләштерделәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchen_maksat_zhoml.docx20.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярчен максат җөмлә

Максат: Иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру.

Иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзергә өйрәтү.

Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

     Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Сорауларга җавап.
  • Иярченле кушма җөмләләр төзелеш ягыннан ничә төргә бүленәләр?
  • Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен өйрәндек?
  1. Өй эшен тикшерү. Иярчен сәбәп җөмләләр кулланып, яраткан композитор турында диалог төзү.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

   Иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан ундүрт төргә бүленә. Шуларның тугыз төре белән без таныш. Бүген тагын бер төре белән танышырбыз. Ул нинди иярчен җөмләләр? Бирелгән иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләләрне тикшергәч ачыкларбыз. (Җөмләләргә өлешчә анализ ясыйлар: баш һәм иярчен җөмләләрне табалар,  грамматик нигезләрен билгелиләр, сораулар куялар. Нәтиҗә ясыйлар). 1 нче слайд.

  1. Икмәкләр мул уңыш бирсен, шуның өчен вакытында кар тоту оештырылды.
  2. Өй якты һәм җылы булырга тиеш, моның өчен аны бөтен гигиена таләпләренә җавап бирерлек итеп төзиләр.
  3. Кыз уянмасын өчен, һәркем аяк очы белән генә басып йөри иде.
  4. Әтисе килеп җитсен дип, ул телеграмма сугарга булды.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.

   Иярчен максат җөмләләрнең төзелешләре буенча нинди төрләре бар, аларны бәйләүче чаралар нинди? Бу сорауларга җавапны без бергәләп табарбыз. (Бәйләүче чараларны табалар, төзелеш ягыннан төрен билгелиләр, бирелгән төркем өчен уртак булган бәйләүче чараларны таблицага яза баралар. Нәтиҗә ясыйлар). 2 нче слайд.

Иярчен максат җөмләләр

Аналитик чаралар

Синтетик чаралар

шуның өчен

өчен бәйлеге

моның өчен

дип бәйлек сүзе

  1. Иярчен максат җөмләгә билгеләмә бирү.  3 нче слайд.

   Иярчен максат җөмлә я баш җөмләнең максат хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклый. Ул максат хәле кебек, ни өчен? нинди максат белән? сорауларына җавап бирә. Иярчен максат җөмләнең аналитик төрләре баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик максат җөмләләр баш җөмләгә өчен бәйлеге, дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнәләр.

  1. Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне аера белергә өйрәнү. (Иярчен кушма җөмләләр арасыннан иярчен максат җөмләләрне генә аерып язып алырга). 4 нче слайд.
  2. Дәреслекнең 63 нче битендәге 90 нчы күнегүне эшләү. (Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләрен билгеләү. Иярчен максат җөмләләрнең схемаларын төзү, тикшерү). 5 нче слайд.
  1. Рефлексия.
  1. Иярчен максат җөмләләр төзү. (1, 2 нче төркем укучылары аналитик чаралар, 3,4 нче төркем укучылары синтетик чаралар кулланып иярчен максат җөмләләр төзиләр).
  2. Схемаларга туры китереп җөмләләр төзү. (Схемалар һәр укучыга аерым битләрдә бирелә).
  1. Бәяләү.

   Укытучы укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяли.

  1. Өй эше бирү.

   Әдәби әсәрләрдән иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр табып     язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен максат җөмләләр

Әлеге дәрестә укучылар иярчен максат җөмләләр турындагы төәенчә белән танышалар. Рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәрес материалын ныгытып та баралар....

Максат хәле. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Татар классының 7 нче сыйныфы   өчен. Укучыларны җөмлә   кисәкләре белән таныштыруны  дәвам итү, максат хәле турында төшенчә бирү               ...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

Дәрес эшкәртмәсе Максат хәле

Максат : 1. Җөмлә кисәге буларак хәл  төркемчәләре белән танышуны дәвам итү; 2. Максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;3. Максатчанлык, и...