Дәрес эшкәртмәсе Максат хәле
план-конспект урока (8 класс) на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Максат : 1. Җөмлә кисәге буларак хәл  төркемчәләре белән танышуны дәвам итү;

 2. Максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;

3. Максатчанлык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_maksat_hle.docx31.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Максат хәле

                                                                    Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

                                                        Биектау районы Коркачык                                                            гомуми урта белем мәктәбе

Максат : 1. Җөмлә кисәге буларак хәл  төркемчәләре белән танышуны дәвам итү;

 2. Максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;

3. Максатчанлык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, җөмләләр язылган карточкалар, ,  компьютер, , презентация

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, тест

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү, белемнәрне гомумиләштерү  һәм  системалаштыру  дәресе

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар, утырыгыз!Кәефләрегез ничек?(Музыка)

1 слайд

-Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез кечкенә орлыклар , ди. Бакчачы орлыкларны тәрбияли, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә. Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. Чәчәкләр матурланганнан -матурлана.  Чәчәкләр кояшка тартыла. (Музыка тына)

- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез,күп өйрәнәсегез килә. Тормышта бәхетле булырга телисез,уңышларга ирешергә телисез,дусларыгыз күп  булуын телисез.Һәм  сез шушыларга  ирешү өчен үз алдыгызга нәрсә (максат) куясыз?

                 Әлбәттә, үз алдыгызга максат куясыз. Андый кешеләрне максатчан кешеләр, бернигә дә карамый теләкләренә ирешер диләр.Бу юлда сезгә,әлбәттә,укытучыларыгыз ярдәм итәр.

Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

               

    II. Актуальләштерү:

  1. Укучылар, Сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк укучы”ны билгелик. 2 слайд

Сорау

Җавап

1

Ул сөйләм төзелешен өйрәнә

Синтаксис

2

Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә

Җөмлә

3

Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр

Ия, хәбәр

4

Җөмләдә баш килештә килеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк

Ия

5

Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк

Хәбәр

7

 Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?

4: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч

8

Хәлләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар? Ниндиләр?

8: вакыт, урын, күләм, рәвеш, шарт, кире, сәбәп, максат

9

Нинди хәл аерымланмый?

Урын хәле

10

Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы урынында килә

Ахырында

11

Тәмамлыкның ничә һәм нинди төрләре бар?

Ике: туры һәм кыек тәмамлык

         

  1. Хәзер сез  алдыгызда торган яшел карточкаларны алыгыз һәм бирелгән җөмләләрне укып хәлләрнең астына сызыгыз.

(Укучылар укыйлар һәм хәлләрне әйтәләр)

  1. Болында төнге сандугачлар сайрый башлады. (урын хәле)
  2. Өйгә кайткач , мин гөлләрем белән исәнләшәм. (вакыт хәле)
  3. Гөрләвекләр ашыгып- ашыгып актылар. (рәвеш хәле)
  4. Мин аның белән бераз сөйләшеп тордым. (күләм хәле)

III. Яңа материалны аңлату.

1.Слайд буенча яңа теманы аңлату.(3-12 слайдлар)

  1. Ә хәзер барыбыз да экранга күз салабыз .(13 слайд)

1. Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

2.Малайлар белән Агыйделгә баллык тотарга барабыз.

3.Без,җиләк җыю өчен,урманга бардык.

4. Дәү әтием авылдан мине күрергә дип килгән иде.

Модельгә таянып, максат хәленә билгеләмә бирү. (14 слайд) Үзбәя

                                           ачыклый                

                                           белдерә                

Максат хәле              соравы          

                                           белдерелә

Таймд-пэа-шэа укучылар парларга бүленәләр һәм, кара-каршы партнерлар бер-берсенә сөйлиләр. (15 слайд) Сары төстәге карточкаларны алалар.

  1. Су чистарсын өчен, чишмәләрне чистартырга кирәк.             2. Яңгырдан соң, гөмбә җыярга дип, урманга бардык.           3. Әнием, кышкылыкка дип, дару әләннәре киптерә.                4. Йөткергәндә, дәвалану өчен, мин мәтрүшкә чәе эчәм. 5.Дәвалану өчен, бал да файдалы.                                          6.Кыш көне, кошларны ашату өчен ,серле тартма ясагыз.Үзбәя

  1. Дәреслектән 200 нче күнегүне эшләү.
  2. Сүзләрнең урнашу тәртибенә туры килгән җөмләләрне табыгыз(соңыннан үзбәя ясала) 16 слайд

  1. Шулай итеп мәктәпкә бару бүген булмый калды. (Ә. Фәйзи)
  2. Һәр чишмәнең үз исеме бар. (М. Мәһдиев)
  3. Поездның кая ашыкканын белә ул. (Р. Зәйдулла)
  4. Музыка тавышын бөтен авыл ишеткәндер... (Р. Зәйдулла)
  5. Яңгыр күкләрнең серен, эңгерен һәм шомын урманның       бөтен почмакларына койды. (А. Гыйләҗев)

Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе

Җөмләнең номерлары

аергыч + хәл + тәмамлык + хәбәр + ия

3

аергыч + аергыч + аергыч + ия + хәбәр

2

хәл + хәл + ия+ хәл+хәбәр

1

ия + хәл + аергыч + аергыч + хәбәр

5

аергыч + тәмамлык + аергыч + ия + хәбәр

4

Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.(Өстәлдә кызыл биремнәр.)

  • Укучыларга ике вариантта төзелгән тест бирелә. Укучылар тест эшлиләр,аннан соң уң як күршесе белән алмашып, җавапларын тикшерәләр, билге куялар.    (17 слайд)

  1. Кайсы җөмләдә урын хәле бар?
  1. Абыйдан хат килде.
  2. Синең бу эшең мактауга лаек.
  3. Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар.
  1. Кайсы җөмләдә вакыт хәле бар?

1. Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчы тама.

2. Бар җырымны илгә багышладым.

3. Җәйге төн гадәтенчә бераз салкын иде.

  1. Кайсы җөмләдә рәвеш хәле бар?
  1. Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде.
  2. Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады
  3. Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне  кабатлыйлар.

  1. Кайсы җөмләдә күләм хәле бар?
  1. Саснага барып җиткәнмен.

2. Үз гомерендә күп изгелекләр эшләде Миргали Сабирга.

3. Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

  1. Кайсы җөмләдә максат хәле бар?
  1. Акъәби аңа уйчан гына карап торды.
  2. Аның әрнүдән йокылары кача иде.
  3. Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз.

  1. Максат хәле нәрсәне белдерә?
  1. эш яки хәлнең, билгенең күләмен белдерә
  2. эш яки хәлнең максатын белдерә
  3. эш яки хәлнең сәбәбен белдерә


7)
Максат хәленең соравын табыгыз. 

  1. күпме? никадәр? ничә? ничә тапкыр?
  2. ничек? ни рәвешле?
  3. ни өчен? нигә? нинди максат белән?

8)Максат хәле ничек белдерелгән? Планны вакытыннан элек үтәү өчен, без тырышып эшләдек.

  1. исем фигыль + бәйлек
  2. инфинитив
  3. исем + бәйлек

18 слайд

Өй эше 1.Максат хәлләре кертеп , “Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала” дигән темага хикәя язарга.

2.Максат хәле кертеп, 4 җөмлә язарга (2 аерымланган хәл,2 аерымланмаган хәл) һәм аларга синтаксик анализ ясарга)

3.Дәреслектән 203 күнегүнең  соңгы абзацын күчереп язарга һәм тыныш билгеләренең  ни өчен куелуын аңлатырга.

Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

- Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Нәрсә башкардык?

- Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

Бүгенге дәрестә без нинди хәлне өйрәндек?

Максат хәле нәрсәне белдерә?

Максат хәле ничек белдерелә?

Аерымланамы,әллә юкмы?

Нинди сорауларга җавап бирә?

     Үзбәя кую.

 Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Язмыш сезнең тез астыгызга китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк  яныгыз, шулвакыт анын кызуын сизмәссез. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез, - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төшегез. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургыгыз. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чыгыгыз. Жилкәнегезне жилләр екса – йөрәгегезне жилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар.

Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен максат җөмләләр

Әлеге дәрестә укучылар иярчен максат җөмләләр турындагы төәенчә белән танышалар. Рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәрес материалын ныгытып та баралар....

Максат хәле. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Татар классының 7 нче сыйныфы   өчен. Укучыларны җөмлә   кисәкләре белән таныштыруны  дәвам итү, максат хәле турында төшенчә бирү               ...

Иярчен максат җөмлә

Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзе...

Конспект урока по родному татарскому языку "Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә." (5 сыйныф)

Конспект урока по родному татарскому языку  по теме "Повествовательное предложение". Повторение всех видов предложений.на родном татарском языке....