Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре
план-конспект урока (8 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ytu_maksaty_yagynnan_zhoml_torlre_8nchesyynyf.docx20.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Максат: 1) Гади җөмлә турындагы белемнәрне камилләштерү; әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен өрәнү;

       2) Укучыларда фикерләү, нәтиҗәләр чыгару, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

       3) Туган телгә, Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү, модуль чыгару, күнегүләр эшләү һ.б.

Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, аудиоязма (Г.Тукай “Таз”), Г.Тукай портреты, мультимедиа проектры, презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты

2 мин

2

Актуальләштерү

4 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, модель чыгару, аудиязма тыңлау)

20 мин

4

Ныгыту (карточкалар белән эш, күнегү башкару)

14 мин

5

Өй  эше (кагыйдә, Г.Тукай әкиятләреннән өчәр мисал)

2 мин

6

Йомгаклау

3 мин

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

- дежур укучы сүзе.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, Сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк укучы”ны билгелик.

Сорау

Җавап

1

Ул сөйләм төзелешен өйрәнә

Синтаксис

2

Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә

Җөмлә

3

Инверсия нәрсә ул?

Сүзләрнең кире тәртибе

4

Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр

Ия, хәбәр

5

Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк

Ия

6

Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк

Хәбәр

7

 Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?

4: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч

8

Җөмләнең баш кисәкләреннән генә торган гади җөмлә нинди була

Җыйнак

9

Баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләр дә булса, җөмлә нинди була

Җәенке

10

Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә

Ахырында

III. Төп өлеш (яңа темага багышланган презентация экранда күрсәтелеп барыла:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен карап китәрбез (экранда дәреснең темасы, максаты күрсәтелә).

- Ә хәзер экрандагы җөмләләргә карагыз әле. Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?

Җөмләләр:

1) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.  “Туган тел”

2) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?   “Су анасы”

3) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?”   “Шүрәле”

4) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!   “Туган тел”

(Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре кулланылганын, интонациясен һ.б. әйтәләр)

- Дөрес, укучылар. Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм темабызны язып куегыз. Үзегез җавап биргәннәрдән чыгып әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренең моделен чыгарыгыз, дәфтәрләрегезгә языгыз (укучылар һәрберсе теманың кагыйдәсен чыгарып язып куя. Бер-ике укучыдан модель укытыла).

- Кагыйдәләрне тикшереп тә чыгыйк (экранда кагыйдә күрсәтелә). Язылган кагыйдәләрне тулыландырыр өчен дәреслекнең 167-нче битен ачыйк һәм кагыйдәне укыйк (дәреслектәге кагыйдә укыла, җаваплар тулыландырыла. Тактага “Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре” дигән таблица эленә).

- Укучылар, без сезнең белән карап киткән җөмләләр нинди әсәрләрдән? Аларны кем язган? (Габдулла Тукай).

- Габдулла Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (Экранда Г.Тукай портреты, китаплары күрсәтелә).

- Дөрес, укучылар. Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 125 ел. Бу уңайдан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов һәм “Тюрксой” халыкара төрки оешмасы 2011-нче елны Габдулла Тукай елы, дип игълан итте. Тукай елында Сез дә актив катнашырсыз, әлеге олы чарага үз өлешегезне  кертерсез, дип ышанып калам.

- Ә хәзер Г.Тукайның “Таз” исемле шаян шигырен аудиоязмадан тыңлап китик. Әдип үз иҗатында әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрнең барын да мул һәм уңышлы файдалана. Сез шигырьне игътибар белән тыңлагыз һәм һәр төр җөмләгә әсәрдән мисаллар китерергә әзерләнегез (укучылар тыңлыйлар, мисаллар китерәләр, укытучы җавапларны тулыландыра).

IV. Ныгыту:

1) Карточкалар белән эш (укучыларга карточкалар таратыла, дөрес интонация белән укырга, җөмләнең төрен әйтергә кушыла).

Карточка № 1

Сүзләр, мин сезне ничек яратам! Мин Сезгә бурычлы. Сез мине үз кадерегезне дә, тормыш кадерен дә аңларга өйрәттегез. Ә сез сүзләрне яратасызмы?

Карточка № 2

Соры мәче! Яхшы билге бу, егетләр, валлаһи, яхшы билге! Әйдә, рәхим ит, Мияубикә, түрдән үз. Әй, песи, песи, нигә куркасың син бездән?

Карточка № 3

Ә авызың нәрсә эшли?

Шикәр, конфет суыра.

Ә чәчләрең нәрсә эшли?

Баш өстендә тик тора!

Карточка № 4

Син – Җәлил иленнән! Димәк, син һәр континентта дусларыңны табачаксың.

Чын көрәшчеләр үстерә белгән ил ул Татарстан!

Карточка № 5

Соң, алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам.

Карточка № 6

Горур сүз әйт сорасалар.

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Карточка № 7

Мин бүген укырга бармаска булдым әле. Вәли, ә син барасыңмы? Әлбәттә, барам!

2) Күнегүләр эшләү: 257-нче күнегү, 168 бит – бирем буенча.

Күнегүне күмәк тикшерү

V. Өй эше: кагыйдәне кабатларга; Г.Тукай әкиятләреннән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренә өчәр мисал язып алырга.

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

- Әйтү максаты ягыннан ничә җөмлә төре бар? Ниндиләр?

(укучыларга билгеләр куела)

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен максат җөмләләр

Әлеге дәрестә укучылар иярчен максат җөмләләр турындагы төәенчә белән танышалар. Рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәрес материалын ныгытып та баралар....

Максат хәле. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Татар классының 7 нче сыйныфы   өчен. Укучыларны җөмлә   кисәкләре белән таныштыруны  дәвам итү, максат хәле турында төшенчә бирү               ...

Иярчен максат җөмлә

Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзе...

Дәрес эшкәртмәсе Максат хәле

Максат : 1. Җөмлә кисәге буларак хәл  төркемчәләре белән танышуны дәвам итү; 2. Максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;3. Максатчанлык, и...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәресләрдә куллану өчен файдалы һәм кызыклы.Рәхмәт.