Бәйләнешле сөйлем үстерү дәресе "Чын дус"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Максаты:

1.     Укучыларның дуслык темасы буенча белемнәрен искә төшерү, чын дуслык төшенчәсен аңлату.

2.     Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.     Укучыларда бер-берсенә дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bsu_chyn_dus.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Укытучы:  Гаязова Энҗе Фәргать кызы

 Татар әдәбияты. ( 6 нчы сыйныф, рус төркеме )

 БСҮ. Чын дус. ( 1нче слайд )

  Максаты:

  1. Укучыларның дуслык темасы буенча белемнәрен искә төшерү, чын дуслык төшенчәсен аңлату.
  2. Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.
  3. Укучыларда бер-берсенә дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

 

Дәреснең тибы: яңа дәресне аңлату.

Җиһазлау: интерактив такта, карточкалар, мобиль класс.

Дәреснең барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез!
  • Хәерле көн, укучылар!
  1. Көндәлек сорауларга җавап бирү( ике укучының диалогы)
  • Бүген ничәсе?
  • Атнаның кайсы көне?
  • Сыйныфта кемнәр юк?
  • Һава торышы нинди?
  • Бүген сезнең ничә дәрес?
  • Бу ничәнче дәрес?
  • Бу нинди дәрес?

  1. Актуальләштерү өлеше.
  1. Әңгәмә.

- Кешеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр була?

( Какие отношения бывают между людьми?)

  • Туганнар, гаилә, классташлар, күршеләр.
  • Безнең бер-беребезгә мөнәсәбәтләребез бертөрлеме?

(А одинаково ли мы относимся друг к другу?)

- К кому-то мы относимся теплее, к кому-то с прохладцей, а к кому-то и вовсе безразлично…

 - Бүген без дә дәрестә чын дуслык турында сөйләшәчәкбез.

 - Сезнеңчә чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

( тыйнак, гадел, ышанычлы, акыллы, көчле, кыю, тырыш, әдәпле, мәрхәмәтле, ярдәмчел – бу сүзләрне уңай сыйфатлар дип атыйбыз)

   Чын дус ... булырга тиеш.

  • Ә нинди сүзләрне калдырдыгыз, ни өчен?

 ( тупас, әдәпсез, саран, ялганчы, әләкче, куркак, ялкау, битараф – бу сүзләрне тискәре сыйфатлар дип атыйбыз)

 Чын дус ...  булмаска тиеш.

  1. Яңа материал өстендә эш.
  1. Текст буенча эш (аудиязмадан “Чын дус” текстын тыңлау)

1 укучы текстны русча сөйләп карый, шуннан соң текст буенча сораулар бирелә.

  • Сез текстның исеме белән килешәсезме?
  • Ни өчен бу текстны шулай дип атаганнар?
  • Текстта кемнәр турында сүз бара?
  • Текстта нәрсә турында сүз бара?

  1.  Китап буенча эш (32 бит, 15 нче күнегү)

Җөмләләр текстның эчтелегенә туры киләме? (аудиязмадан  тыңлаган текст буенча)

Закир, Равил, Зөфәр -  классташлар.

Закир ике мәсьәләне  дә чишә алмады.

Зөфәр дустына күчерергә дәфтәрен бирде.

Равил иптәшенә мәсьәләне аңлатырга тели.

3.  32 бит, 17 нче күнегү (аудиязмадан  тыңлаган текст буенча)

Җөмләләрне дәвам ит:

Әгәр Закир бу юлы җавапларны Зөфәрдән күчерсә, икенче юлы да ... . (күчерәчәк)

Әгәр  аңа Равиль бу юлы мәсьәләне аңлатса, икенче юлы ул ... .

( үзе эшләячәк)

Сүзлек эше

Бу юлы – на этот раз

Икенче юлы – в следующий раз

      4.   Бу текста  кем дөрес эшли, ни өчен? (аудиязмадан  тыңлаган текст буенча)

( Равил дөрес эшли, чөнки ул дустына  мәсьәләне аңлатырга тели)

            Кем ялгыш эшли, ни өчен?

( Зөфәр ялгыш эшли, чөнки ул күчерергә дәфтәрен бирде)

  • Закирга нинди киңәшләр биреп була? (Укучылар берничә төркемдә эшлиләр, киңәшләр язалар,  аларны киңәшләр конвертына салалар)

Өй эшләрен өйдә эшләргә кирәк. Аңламасаң,  ярдәм сорарга кирәк. Укытучыдан ярдәм сорарга кирәк. Дустыңа шалтыратырга кирәк. Өйдәгеләрдән ярдәм сорарга кирәк.

Ял итеп алу ( интерактив тактада музыкаль зарядка, күзләр өчен)

  1. 32 бит, 18 нче күнегү .

Бирелгән текстны тәрҗемә итәргә, исем уйларга (Укучылар өч  төркемдә эшлиләр)

6. Тест эшләү ( Һәр укучы  шәхси компьютер артында эшли, тест эшләнеп бетүгә укучыга билге куела,   тест 18 нче текст буенча)

1. Дима, Рамил һәм Сережа  ...  .

а) туганнар

ә) дуслар

б) партадашлар

2. Алар бергә ... .

а) укыйлар

ә) бииләр

б) җырлыйлар

3. Рамил ...  өй эшен эшләп бетерә алмады.

а) тарихтан

ә) татар теленнән

б) математикадан

4. Ул ...  мәктәпкә килде.

а) кич белән

ә) иртән

б) көндез

5. Рамил  ...  мәсьәләне чиште.

а) беренче

ә) өченче

б) икенче

6. Ул ...  мәсьәләне чишә алмады.

а) өченче

ә) икенче

б) беренче

7. Беренче ...  дәресе булды.

а) математика

ә) инглиз теле

б) татар теле

8.  ...  Рамилгә үзенең дәфтәрен бирде.

а) Дима

ә) Саша

б) Сережа

9. Кем дөрес эшли?

а) Сережа

ә) Дима

б) Саша

10. Кем ялгыш эшли?

а) Сережа

ә) Дима

б) Саша

  1. Йомгаклау өлеше.
  1. Билгеләр кую, тест билгеләре буенча.
  2. Өй эше бирү(Һәр укучы  шәхси компьютер артында “Чукмар белән Тукмар” әкиятен карый, өйдә  Чукмар белән Тукмарга киңәшләр яза)

  1. Дәресне йомгаклау өчен укучыларга синквейн төзергә тәкъдим ителә. 

“Синквейн” – ул француз теленнән кергән сүз, 5 юллык  шигырь, дигәнне аңлата.

Мәсәлән:

  1. нче юлда исем.  Дуслык.
  2. нче юлда сыйфат. Ышанычлы, көчле.
  3. нче юлда  фигыль. Сөендерә, җырлата, юата.
  4. нче юлда мәкаль яки афоризм. Дуслык – зур көч.
  5. нче юлда синоним. Татулык.

(Укучылар өч  төркемдә эшлиләр,  һәр төркем үзенең синквейнын кычкырып укый )

  1. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Бик файдалы дәрес. Үземнең дәресләремдә бу материалны кулланам. Рәхмәт!

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Файдалы материалыгыз өчен рәхмәт

Бай,укытучылар һәм укучылар өчен файдалы материалларыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Уңышлар телим.