Сочинение
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Мөхлисә Буби турында сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mukhlisa_bubi.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөслихә Бубый.

   Халкыбызның мәдәнияте тарихында мәдрәсәләр зур урын билиләр. XX гасыр башында халыкны аң-белемгә тартып, милләтебезнең зыялыларын үстереп, укыту-тәрбиянең куелышы һәм эчке тәртип ягыннан алдынгы саналган, бөтен Россиядә дан-шөһрәт казанган татар мәдрәсәләре берничә генә. Алар – Казанда «Мөхәммәдия», Оренбургта «Хөсәения», Уфада «Галия», Әгерҗе төбәгендә Иж-Бубый мәдрәсәләре.

    Егерменче гасыр башы, Россия. Дөнья ыжгырып милләтебез өстенә килә, бөтен җирдә алгарыш, прогресс, уку, ә Казан капкаларында исә: “Этләргә һәм татарларга керү тыелган”, дигән такталар эленеп тора. Ә татарның укыйсы, һөнәрле буласы килә, аның дөнья аяк астында каласы килми. Әмма татарның үзенең дөньяви белем ала торган югары уку йортлары юк, Россия университетларында исә татарга юл ябык, бигрәк тә – русча белмәгән татарга. Бөтен кеше Мисырга яки Төркиягә китеп укый алмый, монда яшәү өчен монда уку кирәк, русларның үзләрен дә узып китәрлек белем кирәк, һөнәр кирәк. Һәм татарның акыл ияләре, авылда булса да, үзләренең университетларын ачып куялар, дин белән бергә, анда дөньяви белем дә бирә башлыйлар.

   Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихы шактый зур һәм бай. Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 нче елда оештырыла. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 нче елдан башлап, бу уку йортында аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла.

   Бубыйлар, иң беренче чиратта, мәгърифәтчеләр, татар халкына белем орлыклары чәчеп калдырган милли зыялылар. Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 нче  елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Монда һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була. Анны тәмамлап чыгучылар тирән фикерле, белемле, киң мәгълүматлы шәхесләр булып формалаша. Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә. Кечкенә туган авылларында мәктәп оештырып, аны Бохарадагы уку йортлары белән беррәттән торучы белем учагына әверелдерүгә ирешә. Ул — Русия университетлары, академияләре дәрәҗәсенә ия булган беренче татар уку йорты. Бу авылда Россиядәге мөселман хатын-кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була.

     Белем учагының дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында Россия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына. Мөхлисә Бубый  өлкән булуына карамастан, НКВДның сират күперен горур үтә. Кыйнап та карыйлар, мәкерле хәйләләр уйлап табып, гаебен танытырга тырышалар, танышларыннан "донослар” яздырталар, ләкин, нәтиҗәдә,  аның рухын сындыра алмыйлар. Киресенчә, аңа донос язган, рәнҗеткән кешеләрне ул кызгана, җылы сүзләр табып бәхилләшә, Ходайдан аларның кичерелүен ялвара. Иж-Бубый мәдрәсәсе тормышында зур эз калдырган Мөхлисә Бубый “контреволюцион эшчәнлек алып барган өчен” 1937 елның 23 декабрендә 68 яшендә атып үтерелә. Аны бары тик мөселман булган өчен, татар булган өчен, укымышлы булган өчен юк итәләр… 1960 елда Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны яклый.

   Кызганычка каршы, Бубыйларның тарихын һәм язмышын халкыбыз аз белә. Дөрес, галимнәребез бу өлкәдә соңгы елларда күп эшләделәр,бертуган Бубыйлар турында фәнни хезмәтләр язылды, Раиф Мәрданов һәм Альта Мәхмүтованың махсус китаплары басылып чыкты. Әмма Бубыйлар тарихын пропагандалауда әдәбият һәм сәнгать бик нык калыша, дөресрәге, берни эшләми, дисәк тә була. Бүгенге көндә бертуган Бубыйлар турында ник бер әдәби әсәр, роман яки повесть булсын! Югыйсә, Мөхлисә Бубыйның үз язмышы гына да Шекспир трагедияләренә тиң бит!

   Иж-Бубый гомуми урта белем мәктәбенең музеенда горур хатын турында шактый  мәгълүмат табарга була. 1989 нчы елда ачылган мәктәп музееның тарихы да нәкъ менә мәдрәсә тарихына барып тоташа. Бәдрелбанат абыстай белән Габделгалләм хәзрәт Нигъмәтуллиннар заманы өчен белемле, алдынгы карашлы кешеләр була. Гобәйдулла Бубый Төркиягә китеп, Истанбул университетының табигать фәннәре факультетын тәмамлый. Сорбонна шәһәренең күренекле Паскаль лабораториясендә практика үтә. Сәләтле, төскә-биткә чибәр татар егетен Парижда калырга димләсәләр дә, ул: "Ватаным көтә, мин илемдә хезмәт итәргә тиеш", – дип биш елдан туган авылына әйләнеп кайта. Бу вакытта Габдулла да әтисенең мәдрәсәсен тәмамлаган була. Әнә шулай уку-укыту Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар кулына күчкәч, кызлар мәдрәсәсендә җитәкчелекне кыз туганнары Мөхлисә Бубый алгач, дини мәдрәсәгә дөньяви белемнәр кертелә башлый. Гобәйдулла төгәл фәннәр – физика, география, француз телен укыта. Габдулла исә дин тарихы, фәлсәфә, мантыйктан белем бирә. Укыту эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, алар дәреслекләр дә төзиләр. 1907-1910 нче  елларда мәдрәсәне тәмамлаучыларга укытучы-мөгаллим, укытучы-мөгаллимә исемен бирүче 300 гә якын таныклык тапшырылган. Өч айлык легаль булмаган җәйге курслар вакытында гына да 340 мөгаллим һәм мөгаллимә белемен күтәргән. Иж-Бубый мәдрәсәсе таратылганнан соң, Мөхлисә ханым Чиләбе өлкәсенә барып кызлар урта мәктәбендә укыта. Мөгаллимә-галимәнең шөһрәте еракларга тарала. 1917 нче елның маенда Мәскәү каласында, Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда Мөхлисә ханымны Уфа шәһәренә караган мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлыйлар.  Ул тарихка беренче һәм соңгы хатын-кыз казыя буларак кереп калган.

Оештыру, уку-укыту эшләре, халыкны тәрбияләү эше белән шөгыльләнгән галимәбезнең гомере төрмәдә өзелә. Кайда гына булсалар да, соңгы көннәренә кадәр халкы өчен, милләте өчен бөтен тырышлыкларын куйган Бубыйлар династиясенең мәгърифәт йолдызлыгында үз урыннары бар. Даны еракларга таралган мәдрәсәнең дә нигезе Бубыйларның милләтнең аң-белемен чын йөрәктән арттырырга теләүләренә, шул эшләрне күңел биреп эшләүләренә дә бәйле булгандыр. "Кешегә сәламәт акылны бары тик яхшы нәсел һәм дөрес тәрбия генә бирә", – дип яза Габдулла Бубый үзенең бер хезмәтендә. Сәламәт акыллы милләт кенә киләчәккә карап эш итә, халкын үстерә ала.

     Мөхлисә Бубый  беренче белемне үз әнисеннән ала. Бәдрелбанат абыстай, улы Габдулла сүзләренә караганда, гарәп һәм фарсы телләрен шактый яхшы белгән. Ире Габделгалләм Нигъмәтуллин белән балаларга белем биргән.

     Мөслихәгә тормыш җиңел бирелми. Аны Минзәлә өязендәге карт муллага кияүгә бирәләр. Ире бик каты холыклы кеше була. Мөслихәнең абыйлары сеңелләрен кызлары белән урлап кайталар. Шул вакыттан абыйларының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән бергә мәдрәсәдәге кызларны укыта башлый. Барлык көчен мөгаллимлек эшенә багышлый. Кичләрен абыйларыннан белем ала.  Көндезләрен үзе укыта. Белем биргән өчен бер

тиен дә акча алмый. Бары милләтнең аңлы булуы өчен тырыша.

   Уку программаларын да үзләренә төзергә туры килгән. Бөтен дөньяга Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны тарала. Шуңа да Мәскәү, Казан, Уфа, Сембер, Самара, Әстерхан, Ташкент, Петропавловск шәһәрләреннән килеп укыйлар. 1907 нче елда бу мәдрәсәдә хатын-кыз татар теле мөгаллимнәре әзерләнә башлый. Мөслихәне «мулла-абыстай» дип атап йөртәләр. Ул җитәкче буларак та, галимә буларак та абруйлы була. Бөек Октябрь революциясеннән соң да Мөслихә җаваплы урыннарда эшли. Аның турында легендалар барлыкка килә. Уфага, күп чакрымнар үтеп, күрергә киләләр. Хатын-кызлар киңәшләр сорыйлар. Барлык мөселман съездларында 20 ел дәвамында ул мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең ярдәмчесе булып сайлана. 1920-1930 нчы елларда Мөслихә Бубый «Ислам мәҗәлләсе» журналында мәкаләләр бастыра. Гаилә проблемаларына шактый туктала.

    Узган ел халкым Г. Камал театрында язучы һәм шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” драмасын карады. “Яңа татар пьесасы”- 2010 конкурсында Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган әсәр ул. Пьесаның төп герое — Мөхлисә Буби. Ул — беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Русиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә, халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыра ала торган тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Буби язмышына сәнгать һәм каләм әһелләренең мөрәҗәгать итүе – милләтебез һәм динебез өчен зур алгарыш. Спектакль тарихи шәхесләребезгә, динебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген киләсе буыннарда да лаеклы рәвештә дәвам итәргә чакырып кала. Татар милләте генә түгел, бөтен совет халкы язмышында кара көннәр булып язылып калган Сталин репрессияләре дигән афәтне татар хатын-кызлары арасында беренче казыя Мөхлисә Бубый образы аша тамашачыга җиткерә алуы өчен яшь режиссер Илгиз Зәйниев (бу аның диплом спектакле) һәм пьеса авторы Ркаил Зәйдуллага әфәрин диясе килә.  Спектакльне карагач, милләт фаҗигасен тагын бер кат үз күзләрем белән күрдем, татар (мөселман) хатын-кызының рухи яктан никадәр көчле булу, иман ныклыгына тагын бер кат инандым. Монда Макаев образы аша автор чарасызлыктан, газаплауларга түзә алмыйча, танышларын гомер булмаган вакыйгаларга катнашы барлыгын раслаган, мескен кешеләрне күрсәтә. Хәтта ки, Корбанов фамилия НКВД кешесе дә башта Мөхлисә Бубыйга “кортка” дип кенә караса да, ахырдан аны сындыра алмыйча, үзе атылып үлә. Әмма, ни генә булса да, бүгенге көндә милләтебез исән, һәм без бу тарих сабакларыннан гыйбрәт алырга тиешбез. Тарихта Бубыйларның да, Ишми ишаннарның да үз урыны, үз роле һәм миссиясе, үз язмышлары бар.

  Милләт тарихында тәкъдир тарафыннан тамга салынган төбәкләр бар, ул – Тукайның Кырлае, Такташның Сыркыдысы һәм Иж-Бубый авылы. Узган гасыр башында татар дөньясында якты йолдыз булып балкыган Иж-Бубый авылы бүген дә милләтебез күгендә нур чәчсен иде!

       Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"

Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....

Сочинение-рассуждение как вид творческого задания ЕГЭ. Виды аргументов в сочинении-рассуждении при подготовке к ЕГЭ

подготовить к написанию сочинения по заданию, сформулированному в демонстрационном варианте ЕГЭ по русскому языку (часть С); раскрыть содержание понятия «аргумент»: что надо понимать под жизненн...

Методическая разработка по русскому языку (10 класс) по теме: Сочинение на ЕГЭ. Упражнения для подготовки к написанию сочинения- рассуждения по предложенному тексту.

Данный материал представляет 10 заданий к предложенному тексту. Задания помогают сформулировать проблему, прокомментировать её, выявить авторскую позицию. Кроме того, необходимо прямую речь перевести ...

Сочинение – описание натюрморта по картине Н.М.Баранова «Рябиновые грозди» как подготовительный этап к сочинению по воображению.

Урок подготовки к сочинению-описанию натюрморта по картине владимирского художника Н. М. Барановасодержит работу  спонятием "натюрморт", художественным текстом(отрывком из книги В. А. Солоухина "...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....