Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре
план-конспект урока на тему

Тема: “Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”(9нчы сыйныф)
Максат:
Белем бирү максаты (укытучы өчен): интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышы буенча күнекмәләр формалаштыру ;
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты:укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия максаты:укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:  проектор, ноутбук,  электрон презентация; битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар; дәреслек.
Дәрес тибы:  белем¬нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Метод,алымнар: биремнәр  үтәү;кулланылган структуралар: “Куиз-куиз-трейд”, “Конэрс”,“Таймд-пэа-шэа”,“Эй ар гайд”, “Финк-райт-раунд робин”,“Джот тотс”, Тик-тэк-тоу”, Сингл раунд робин”, “Таймд раунд робин”.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchenle_kushma_zhomllrd_tynysh_bilgelre.docx22.58 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”(9нчы сыйныф)

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышы буенча күнекмәләр формалаштыру ;

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты:укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты:укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук,  электрон презентация; битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар; дәреслек.

Дәрес тибы:  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Метод,алымнар: биремнәр  үтәү;кулланылган структуралар: “Куиз-куиз-трейд”, “Конэрс”,“Таймд-пэа-шэа”,“Эй ар гайд”, “Финк-райт-раунд робин”,“Джот тотс”, Тик-тэк-тоу”, Сингл раунд робин”, “Таймд раунд робин”.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану) - (2 мин.)

1.Исәнләшү.

-      Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

-Хәзер бер-берегез белән исәнләшеп алыгыз.

2.Укучылар бер-берләре белән исәнләшәләр(“җилкәдәш иптәшләр” җилкәләрен тидереп алалар,”каршы як иптәшләр” кулларын тидереп алалар)

3. Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

II.   Өй эшен тикшерү. - (5 мин.)

-Өй эшенә сезгә “аналитик иярченле кушма җөмләдә бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз,ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре” темасына караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер  “КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД” (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы иптәшләр ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын “җилкәдәш” иптәшләргә бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен “каршы як” иптәшкә бирәсез.

Битнең астын 3\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды .(Таймер куела)

-  Вакыт бетте.

- Хәзер сез торасыз,урындыкларны төзәтәсез, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз  һәм соравыгызны бирәсез(яисә №А №Бга сорау бирә-“җилкәдәшләр”),иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса,сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң,иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт,миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз. Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Барыбыз да бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын буе озынрак булган укучы әйтә.Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (12 мин.)

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую. (3-4 мин.)

-Хәзер тактага карыйбыз,слайдта бирелгән җөмләгә игътибар итәбез.(Слайдта мондый җөмлә бирелә:Ахырдан аңлый ... уңган,булган,акыллы карт колхоз эшеннән читләшә башлаган.)Сезгә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куеласын,ни өчен һәм бу  җөмлә төрен,бәйләүче чараны  ачыкларга,уйларга,җавапны язарга  кирәк була.1 мин. вакыт бирелә.Вариантлар:өтер,ике нокта,сызык,тыныш билгесе куелмый.

Хәзер 2,4нче номерлы  иптәшләр ак бит алалар,урталай бөклиләр,”каршы як” иптәшкә бирәләр.”Каршы як” иптәшләр битне уртага бүләләр,”җилкәдәш” иптәшләргә бирәләр.Үзегез сайлаган вариантны язабыз,1 мин.вакыт бирелә.

Битләрне,каләмнәрне алып,урыннардан торабыз,урындыкларны рәтләп калдырабыз һәм үзебез сайлаган вариантка туры килә торган почмакка басабыз(“КОНЭРС(углы)” структурасы).

-Хәзер якындагы иптәшегез белән парлашасыз,бер-берегезгә вариантыгызны ни өчен сайлаганыгызны аңлатасыз.1мин.вакыт бирелә. Ахырда һәр варианттан да 1 җавап тыңлана.(“ТАЙМД-ПЭА-ШЭА” структурасы)

-Утырыгыз,молодцы!!!Димәк, иярченле кушма җөмләдә тагын кайсы очракта(бәйләүче чара мөнәсәбәтле сүздән тыш булганда) ике нокта куела икән?(көттерү интонациясе булганда)Димәк,безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди?(“Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”)

2.Яңа теманы аңлату. (5-7мин.)

-Алга таба слайдка карыйбыз. Иярченле кушма җөмләләрдә  тыныш билгеләренең куелышы аңлатмасы дөрес бирелгәнме?

Битләр алабыз,2 баганага бүләбез:баштан,соңыннан дип язып куябыз.

Җавапларны “баштан” дигән баганага теркәп барабыз.

Җөмләләр:

1)Алтынчәч байбичәнең гомерлек гадәте бар : ул,бер җәйләүдән икенче җәйләүгә күчкәндә,һәрвакыт дөя өстендә барырга ярата иде. (көттерү интонациясе,шуңа күрә ике нокта куела)

2) Мөкәррәмәләр койрыкка (пароходның арткы өлешен халык шулай дип йөртә) урнаштылар.(баш җөмләдәге бер сүзгә аңлатма рәвешендә килгән иярүче компонент җәяләр эченә алына) 

  3)Иртәгесен, кояш чыгар-чыкмас, уң флангтан кинәт каты атыш тавышлары ишетелә башлады.(нинди дә булса бер сүзне аныклап,җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла)

4)Мин беләм:үз сүзендә тормаган адәмне абзыем кешегә санамый. (аныклау интонациясе,шуңа күрә ике нокта куела)

Җөмләләр белән танышып,җавапларны теркәп чыгабыз.-2 мин.вакыт бирелә.

Дәреслектәге кагыйдә белән (71-72нче битләр) танышабыз.

Чагыштырабыз,нәтиҗә ясыйбыз,фикерләрегез үзгәрсә, “соңыннан” дигән баганага фикерегезне язасыз.(“ЭЙ АР ГАЙД” структурасы).1 мин.вакыт бирелә.

Чиратлашып,бер-берсенә үзләренең җавапларын аңлатып,әйтеп чыгалар.(“ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН” структурасы) 2 мин.вакыт бирелә.

 Соңыннан һәр өстәлдән дә фикерләр сорала,җаваплар тыңлана.

3.Нәтиҗә ясау. (1 мин.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (21 мин.)

1.Дәреслек белән эш

1)78нче күнегү(телдән)

2. “ДЖОТ ТОТС”(запишите мысли),“ТИК-ТЭК-ТОУ”(крестики-нолики),“СИНГЛ РАУНД РОБИН” (однократный раунд робин) структуралары.

Һәр укучы 3әр карточкага (барлыгы 15 карточка була) “Дуслык” төшенчәсенә карата сүзләр язарга тиеш була.Сүзләрне яза баралар,кычкырып әйтеп,өстәл уртасына куя баралар(“ДЖОТ ТОТС”).

(Дуслык,дус булу турында әңгәмә үткәрү)

№4(яисә №5)укучы язылган карточкаларны бутый,шуның 9ын тезеп куя.Укучылар бер линиядә килгән(вертикаль буенча,горизонталь буенча,диагональ буенча) 3 сүз белән  көттерү яисә аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә төзи (“ТИК-ТЭК-ТОУ”).

-Эш дәфтәрләрен ачабыз,бүгенге числоны,теманы,сыйныф эшен язабыз.Үзебез төзегән җөмләне язып куябыз.

Һәр укучы үзенең җөмләсен укый (“СИНГЛ РАУНД РОБИН”),шул җөмләләрне дәфтәрләргә яза барабыз.

V. Йомгаклау (3 мин.)

“ТАЙМД РАУНД РОБИН”

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын,дәрес кайсы ягы белән ошаган яисә ошамаганын сөйли.

        

VI. Өйгә эш (2 мин.)

-Хәзер көндәлекләрне алып,өй эшен язып куябыз.Өйгә эш: “Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре” куелышына карата әдәби әсәрдән 5 җөмлә язып килергә.(Билгеләр куела)

- Дәресебез тәмам,сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау

Тема:  “Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау”(9нчы сыйныф).Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белергә өйрәтү; (укучы өче...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү;2. Бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү....