Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Вильданова Лилия Равиловна

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sintetik_iyarchenle_kushma_zhoml.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш  

            билгеләре.

Максат:  1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы

                     белемнәрен тирәнәйтү, җөмлә төзелешенә һәм

                     мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес

                     кую күнекмәсе бирү;

                2.   Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен

                     үстерү;

  1. Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

                                        Дәрес барышы.

I. Өй эшен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

Үткән дәрес искә төшерелә.

  1. Тезмә кушма җөмлә дип нинди җөмләне атыйлар?
  2. Аның нинди төрләре бар?
  3. Тезмә кушма җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?(өтер, нокталы өтер, сызык)

III. Яңа тема.

       Тактага язылган җөмләләрне тикшерү.

  1. Дөнья – йозак, ачкычы – белем. (теркәгечсез тезмә кушма җөмлә,санау интонациясе, шуңа күрә өтер куела)
  2. Гыйлемлекнең тире ачы – җимеше татлы.(теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, кискен каршы куюны белдерә, шуңа күрә сызык куела.
  3. Кеше кайда гына эшләсә дә, белемле, тәвәккәл, көндәшлеккә сәләтле шәхес булырга тиеш. (синтетик иярченле кушма җөмлә, бәйләүче чара – сә дә, иярчен җөмлә үзе ачыклап килгән сүздән ерак урнашкан, шуңа күрә өтер куела)
  • Нинди җөмлә соң ул иярченле кушма җөмлә?
  • Синтетик иярчен җөмлә дип нинди җөмләне атыйбыз?
  1. Белеме юк кеше көндәшлеккә чыдам  шәхес булып җитлегә алмый (синтетик иярченле кушма җөмлә, бәйләүче чара – янәшәлек, шуңа күрә бернинди тыныш билгесе дә куелмый.

           - 8 класста үткәннәрдән аермалы буларак синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре куелышында аерма бар. Ә хәзер шуларны карыйк.

  1. Эше әче булса – ашы тәмле була (кагыйдә буенча өтер куелырга тиеш бит, ни өчен өтер куелмый? – Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела.)
  2. Беләк җиңмәгәнне белек җиңәр ( Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгелик. Синтетик. Иярчен җөмлә кайсы сүзне ачыклый? Белек нәрсәне? җиңәр. Иярчен җөмлә үзе ачыклаган сүздән ерак урнашкан бит.  Ә ни өчен өтер куелмый? Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгелик әле. Иярчен тәмамлык җөмлә)
  3. Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр. (Сүз кая? җитәр. Үзе ачыклаган сүздән ерак урнашкан. Иярчен җөмләнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрен билгелик. Иярчен урын җөмлә, синтетик.)
  4. Глобальләшү шартларында заманга яраклы белеме булган көчле шәхесләр генә җиңәчәк.( Иярчен аергыч җөмлә, синтетик, үзе ачыклаган сүздән ерак урнашкан)
  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Синтетик иярчен урын, аергыч, тәмамлык җөмләләр ияртүче сүздән ерак торса да, ике җөмлә арасына өтер куелмый. Тагын бер искәрмә бар. Алдагы җөмләләрне карыйк.
  1. Син кайтып җитәрсең дип уйлаган идем.(мәгънәсе ягыннан тәмамлык җөмлә, синтетик, үзе ачыклап килгән сүз белән янәшә урнашкан, шуңа күрә бернинди дә тыныш билгесе куелмый.)  
  2. Син шундыйга сәләтле дип,  һич тә күз алдына китермәгән идем. (иярчен тәмамлык җөмлә, үзе ачыклап килгән сүздән ерак тора, шуңа күрә өтер куела)
  • Без нинди җөмләләр карадык?
  • Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.
  • Димәк, безнең бүгенге тема  - синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
  • Безнең максат – синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү.
  • Кагыйдә дәфтәрләрен ачабыз, теманы язабыз. Кагыйдәләрне язабыз.
  1. Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела (5 җөмлә)
  2. Иярчен урын, аергыч, тәмамлык җөмләләр ияртүче сүздән ерак урнашса да, ике җөмлә арасына өтер куелмый.(6-8 нче җөмләләр).

Искәрмә: баш җөмләгә дип сүзе ярдәмендә ияргән иярчен тәмамлык җөмлә ияртүче сүздән ерак урнашса, алар арасына өтер куела (10 нчы җөмлә).

Мин юкка гына мисалга белем турында, укуның кирәклеге турында мәкальләр һәм күренекле кешеләрнең сүзләрен кертмәдем.  Чөнки бүгенге көндә әзерлекле кадрларга ихтыяҗ зур,  глобальләшү шартларында фәкать заманга яраклы белем алган көчле шәхесләр генә җиңәчәк. Кем үзалдына төгәл бурычлар куя һәм аларны чишә белә, үз идеяләре белән башкаларны да кызыксындыра, үз артыннан ияртә ала, шул конкурентлыкка сәләтле шәхес була.  Сез көндәшлеккә чыдам шәхес булып җитлексен өчен иң мөһиме – мәктәпне тәмамлап чыкканда нинди дә булса бер чит телне  әйбәт белергә тиеш. Ә туган телне белми торып, чит телне өйрәнеп булмый, шулай бит. Шуңа күрә сез үзебезнең ана теле – татар телен ныклап, көндәшлеккә сәләтле шәхес булырлык итеп өйрәнергә тиеш.

IV. Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш. 58 нче күнегүне телдән эшләү.
  2. Карточка белән эш.
  3. Бирелгән схемалар буенча, картинага карап, җөмләләр төзергә.

Уртача укучыга:              Көчле укучыга:

   ( - гач), [ ].                               (  ) [ ].

   ( -са),   [ ].                                ( -са) - [ ].

   ( -ү белән), [ ].                        [( - га күрә)].

V. Өй эше бирү. 1.  59 нчы күнегү.

                             2.  Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш

                                  билгеләренең куелышына мисал итеп матур

                                  әдәбияттан 5 җөмлә язарга.

VI. Йомгаклау.

  1. Без бүген нинди тема үттек?
  2. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

Билгеләр кую.

             Сез тормыш диңгезендә батып калмассыз, төпле белем алып, илебезгә кирәкле кешеләр булырсыз дигән теләктә калам. Дәресне шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Матур эштән уңыш туар,

Булдыксызның эше чуар.

Тәртип белән барган эш тик

Бәйгеләрдә җиңеп чыгар.

“Кемнеке бу?” “Аның эше!”

Дип соклансын барлык кеше.

Осталыкны керсез тоту

Ул воҗдан һәм намус эше.

Белер-белмәс эш башкарсаң,

Бик күп кеше күрер зыян.

Камилләштер һөнәреңне,

Укы, өйрән, эзлән, уйлан.

Зирәк кеше фәнгә багар,

Зур уңышлар яулап алыр.

Киртәләрне кичә-кичә,

Тайпылмыйча алга барыр.

Күренекле булсын холкың,

Бул таләпчән, туры, хаклы.

Сүзең эштә акламасаң,

Һичкем булмас синең яклы.

Алдан уйлап эшлә барын,

Төгәл үтә планнарың.

Шул гадәткә күнекмәсәң,

Булмас сиңа кеше саны.

Дөнья кума – тоталмассың,

Һәр бәйгене оталмассың.

Булдыралган эшне башкар,

Булдыгыңны узалмассың.

Кичергәндә давылларны

Югалтма һич сабырлыкны.

Сабыр кеше тыныч кыла

Яшәү дигән батырлыкны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү;2. Бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү....

Тема.Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чаралары (дәрес эшкәртмәсе)

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле. “Татар теле һәм әдәбияты”, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге.....