Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.
план-конспект урока (9 класс) на тему

1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү;

2. Бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Аксубай районы МБГБУ “Шәрбән төп мәктәбе”нең  I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуснулгатина М.А.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе, 9 сыйныф

  Тема: Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда  тыныш билгеләре.
  Максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү.

Дәрескә: 9 сыйныф өчен татар теле дәреслеге, биремле карточкалар,  ПК, презентация.

Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)
Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.
-Исәнмесез,укучылар!Утырыгыз!
Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик җиребезгә,
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
Менә яңа көн туды. Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта. Без моның белән бик бәхетлебез.Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр,имин эш көннәре алып килсен.Күтәренке рух,күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.
(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)
-Бүген 2 декабрь.  Урамда кыш. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта Фәрит юк,ул авырый.Калганнар дәрескә әзер.Өй эше - синтетик иярченле кушма җөмләләр турында 8 сыйныфта үткәннәрне кабатларга  һәм Ш.Галиев,Р.Миңнуллин,Х.Сарьян,Ә.Еникиләрнең әниләр турындагы әсәрләреннән 3 - әр синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә иде.
II. Өй эшен тикшерү.(3-4мин.) укучылар язып килгән җөмләләрен укыйлар.
Укытучы өчен максат:Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.
Укучылар өчен максат:Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен,ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.
III. Белемнәрне актуальләштерү. Тест биремнәрен үтәү (Карточка №1)

тест

1.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?
а)тезмә кушма җөмлә;
ә ) иярченле кушма җөмлә;
б)теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
2.Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а)аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр;
ә)иярчен ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл җөмләләр;
б)бары тик синтетик кына була.
3. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а)иярчен ия һәм иярчен хәбәр;
ә)аналитик һәм синтетик;
б)иярчен ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл,аныклагыч.
4. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә компонентларны бәйләүче чаралар:
а)иярчен җөмләнең хәбәре составында торалар;
ә)иярчен җөмләнең хәбәре составында тормыйлар;
б) баш җөмләдә киләләр.
5. Синтетик иярчен җөмләләр кайсы телләргә хас:
а)татар теленә һәм рус теленә;
ә) төрки телләргә,шул исәптән татар теленә дә;
б) рус теленә.
6.Синтетик бәйләүче чараларга керми:
а)килеш кушымчалары,фигыль формалары;
ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
б) мөнәсәбәтле сүзләр;
в)янәшә тору.
7.”Ана җиргә яңа тормыш алып килгәнгә,кешелек утын сүндермичә,буыннарны буыннарга тоташтырганга,без аналарга мәхәббәтле,игътибарлы,ихтирамлы булырга тиешбез”җөмләсенә кайсы схема туры килә:
а)(...-гәнгә),(...-ганга),[ ].
ә)(...-ганга),[ ].
б)(...-гәнгә),(...-мичә),(...-ганга),[ ].
Тест җавапларын парларда тикшерү. Аннан соң слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә. Парларда билгеләр куела, эшләр хуҗаларына кире кайтарыла ( билгеләр: хатасыз “5”, 1 хата – “4”, 2-3 хата – “3”)
СЛАЙД

Дөрес җаваплар:  1-ә, 2-а, 3-б, 4-а, 5-ә,6-б,7-ә.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (15 мин.)
Укытучы өчен максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,бу төр җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсе бирү.
Укучы өчен максат: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын,чараларын эзләү,табу,сынап карау,нәтиҗә ясау.
СЛАЙД
Ташлама,Әнкәй,ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

1. Иң газиз кеше-Әни турында әңгәмә үткәрү.
-Укучылар,бу шигырь кемгә багышлана?
-(Әниләргә)
-Әни,ана төшенчәсен кем ничек аңлый?
-...(җаваплар тыңлана)
-Ни өчен без әниләрне изге затлар дибез?
-...(җаваплар тыңлана)
-Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
-...(җаваплар тыңлана)
-Әдәбиятыбызда да Аналар темасы бик күп шагыйрьләр,язучылар иҗатында чагылыш таба. Татар, рус әдәбиятында әниләргә багышланган нинди әсәрләрне беләсез?
-Халык авыз иҗатында да Ана темасы зур урын алып тора.Укучылар,әниләр турында сөйләшүебезне төгәлләп,слайдтагы язылган мәкальләр белән танышып чыгыйк әле.

СЛАЙД

1)Ана-шәфкать диңгезе.
2)Ана- кояш җылысы.
3)Ата-анага ни күрсәтсәң,үзең дә шуны күрерсең.
4)Ана күңеле балада,
Бала күңеле далада.
5)Туган ана-бер,
Туган ил-бер.
6)Ана назын тоеп яшәү-зур бәхет ул.
-Әйе,сезгә дә киңәшем шул:һәрчак әниләрегезне шатландырып,куандырып торыгыз,ныклы терәге булыгыз!Аларның йөзләренннән елмаю бервакытта да китмәсен!Әниләребезнең изге догасы һәрберебезне хәвеф-хәтәрләрдән,ялгышлардан сакласын иде.
2. Җөмләгә синтаксик анализ ясау (Җөмлә дәфтәргә языла):

Ташласаң,изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам. ( баш һәм иярчен җөмләләр күрсәтелә, бәйләнеш төре, бәйләүче чара, төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төре, тыныш билгесен аңлату).
3.Баш һәм синтетик иярчен җөмләләр арасында тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

  - Баш һәм иярен җөмләләр арасында тыныш билгесе куелмый торган очраклар да бар.

     (Слайдта бирелгән җөмләләрне күзәту һәм кайсы очракларда синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелмавы турында нәтиҗә ясау)

СЛАЙД

1. Яңа йортка шәһәрдә утлар кабынгач күченделәр.

2 . Автобус тукталышына сары чәчләре таралып төшкән унике – унөч яшьләрдәге бер үчмер кыз килеп чыкты.

3. Балыкчылар килеп чыккан төштә елга бик кызу, ашкынып ага иде.

4. Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле яңгыр явып узуны Күрән би изгегә юрады.

5. Безнең отрядта ялкаулар булыр дип уйламадык.

6. Өеңә барсам – эштән кайтмагансың, эшеңә барсам – әле син килмәгәнсең.

4.   Дәреслектә бирелгән кагыйдәне уку ( 67 бит).(18-20 мин.)
IV. Белемнәрне ныгыту

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру,анализ ясый белү,кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү,синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен куя белү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  

1. Слайдта язылган җөмләләрне телдән тикшерү.

СЛАЙД
1.Ата-аналарыгыз аяк өстендә торганда,сез утырып тормагыз.
2.Алар бәрәңгене әнисе ачуланмаслык кадәр генә алдылар.
3.Әти-әниегез утырып торган вакытыгызда килсәләр,ачык йөз белән торып каршылагыз!
4.Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә,һәрвакыт риза булыгыз.
5.Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар.
6.Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышканга күрә,сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз.
(укучылар җөмләләргә синтаксик анализ ясыйлар)

2.Карточкалар белән эш.
карточка

1нче вариант.
Җөмләләрне тыныш билгесе куелмаслык итеп үзгәртеп язарга.
1)Төн караңгы булса да,бәрәңге арасындагы сукмак күренә иде.
2)Сезнең якта көн дә кояш чыга,
Алсу йөзең кебек елмаеп.
3)Илчеләр килеп җитәр-җитмәс,ишекләр ачылды.
2нче вариант.
Җөмләләрне тыныш билгесе куелырлык итеп үзгәртеп язарга.
1)Күңелләрем сине язгы сулар ургып аккан чакта юксына.
2)Әнием,сирәк язасың дип үпкәлисең.
3)Басудагы һәр эшне агроном кушканча эшлибез.
3. Дәреслектәге 72 күнегүне эшләү
V. Йомгаклау.(3 мин.)
Укучылар өйрәнгән кагыйдәләрне  әйтәләр, нәтиҗә ясыйлар.
VI.Өй эше бирү.(2 мин.)  Билгеләр кую.

1)Дәреслектәге кагыйдәне өйрәнергә;

2)Дәреслектәге 73 күнегүне эшләргә
3) «Син кызыклы китап укыдың…» ситуациясенә  синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга.

   МБГБУ “Шәрбән төп мәктәбе”нең 9 сыйныфында үткәрелгән дәрескә үзанализ.

Дәреснең темасы: Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда  тыныш билгеләре.
Максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү.

Дәрестә 9 сыйныф өчен татар теле дәреслеге, биремле карточкалар,  ПК, презентация кулланылды.

Дәреснең төре: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү . Дәрес “Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау” бүлегенең 26- нчы дәресе.
Дәреснең оештыру этабына куелган максатлар.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 Шуннан соң өй эше  тикшерелә (синтетик иярченле кушма җөмләләр турында 8 сыйныфта үткәннәрне кабатларга  һәм Ш.Галиев,Р.Миңнуллин,Х.Сарьян,Ә.Еникиләрнең әниләр турындагы әсәрләреннән 3 - әр синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә) .
Дәреснең бу этабында укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.
Укучылар өчен максат: үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен,ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.  Белемнәрне актуальләштерү максатыннан “Синтетик иярчен җөмләләр” темасы буенча  тест биремнәре үтәлә.
 

 Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабында  укытучы өчен максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,бу төр җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсе бирү.
Укучы өчен максат: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын,чараларын эзләү,табу,сынап карау,нәтиҗә ясау. Бу этапта белемнәрне тирәнәйтү белән бергә тәрбия эше дә алып барыла ( аналарга хөрмәт, аларны зурлау).

   Белемнәрне ныгыту этабындагы максатлар.   Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру,анализ ясый белү,кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү,синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен куя белү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Шушы максатларны күздә тотып, төрле эш формалары оештырыла.

Өйгә эш итеп, дәреслектәге кагыйдәне өйрәнергә;  дәреслектәге 73 күнегүне эшләргә, «Син кызыклы китап укыдың…» ситуациясенә  синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга тәкъдим ителә.

 





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Тема.Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чаралары (дәрес эшкәртмәсе)

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле. “Татар теле һәм әдәбияты”, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге.....