Дәрес "Аналитик ,синтетик иярченле кушма җөмләләр.Аларның бәйләүче чаралары.9 сыйныф ,рус төркеме
методическая разработка (9 класс) по теме

Закирова Эльмира Равил кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchenle_kushma_dres.docx32.25 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар  теле.

Тема.Аналитические и синтетические способы присоединения в сложноподчинённых предложениях.

Тип урока.Урок открытия нового знания.

Метод урока: компьютерно-информационная технология объяснительно-илюстративный метод,метод деятельностного подхода

Форма урока.Групповая,парная.индивидуальная

   Цель. 1.Ознакомить со способами присоединений в сложноподчинённых предложениях аналитического и синтетического вида

2. Научить применять их в разговорной речи,развить навыки диалогической речи, усовершенствовать ситуативные упражнения.

3.Продолжить воспитание к осознанному  выбору профессии, воспитать уважение к  татарскому языку, дать понять, что изучение языка    необходимо,  умение работать в команде, умение аргументировать свой выбор.  

Оборудование.Ноутбук,интерактивная доска ,карточки с предложениями,таблички аналитического,синтетического предложения ,видеосюжет из отрывка”Мунча ташы”,видеогимнастика для глаз,для участия в диалоге костюмы(2 тюбетейки,2 белых халата)

Ход урока.

  1. Мотивация (самоопределение) к учебной деятельности.

–Хәерле көн,укучылар!Таныш булыйк:минем исемем Эльмира Равилевна.Мин татар теле һәм  әдәбияты укытучысы.Миңа татар теле укыту өчен рус телен дә белү кирәк.

-_Укучылар, видеоязмага игътибар итегез. Сорау:(Видео кабызып)

-Ә бу һөнәр иясе татар телен беләме? Видеосюжет ”Мунча ташы”-бабай белән табиб диалогы,

Видео карагач,сорау:

-Бу табиб татар телен аңлыймы?(-Юк,аңламый)

-Ә аңа татар телен белү ни өчен кирәк?(аралашу өчен кирәк,бер-берсен аңлау өчен кирәк)

  1. Актуализация знаний и фиксирование индивидуального затруднения в пробном действии.

Слайд 1.

Татар телендә аралашу өчен нишләргә кирәк?(схема)

Татар телендә аралашу өчен...

-тырышып укырга кирәк;

-татарча җырлар һәм тапшырулар карарга кирәк

-татарча китаплар укырга кирәк

-дәрестә игътибарлы булырга кирәк

 -күбрәк татарча сөйләшергә кирәк

Чылбыр буенча,укучылар җөмләләр укыйлар:

Татар телендә аралашу өчен тырышып укырга кирәк;татар телендә аралашу өчен татарча җырлар һәм тапшырулар карарга кирәк; Татар телендә аралашу өчен татарча китаплар укырга кирәк; Татар телендә аралашу өчен дәрестә игътибарлы булырга кирәк; Татар телендә аралашу өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк.

2 слайд

-Укучылар,без нинди җөмләләр төзедек?Гадиме,кушмамы?(Простые или сложные?)

-Әйе,дөрес, укучылар,бу гади  җөмләләр.Тактага игътибар итегез.

3)  Выявление места и причины затруднения.

3 Слайд.

 Җөмләләрне укучылар укый:

1.Татар телендә аралашу өчен китаплар укырга кирәк.Баш кисәкләрен табыйк.Хәбәр (сказуемое) кайда?: укырга кирәк,иясе кайда? (юк).Бер генә хәбәр булгач,бу нинди җөмлә?(Иясез гади җөмлә-безличное простое предложение)

2 нче укучы:Без татар телендә китаплар укыйбыз һәм дусларыбыз безне аңлый.

Гади җөмләнең чикләрен күрсәтәм. Бу җөмләнең баш кисәкләре табыгыз:без укыйбыз,дусларыбыз аңлый.

Үзара нинди юл белән бәйләнгән?(Тезү юлы белән)

 Тезмә кушма җөмлә (сложносочинённое предложение).

3 нче укучы.Без татар телендә китаплар укысак,дусларыбыз безне аңлар.

Гади җөмләләрнең чикләрен күрсәтәм. Баш кисәкләрне күрсәтегез.Без укысак),икенче җөмләдә дусларыбыз аңлар.

Сезнеңчә,кайсы җөмлә баш,ә кайсы җөмлә иярчен була?(Баш җөмлә-дусларыбыз аңлар,иярчен җөмлә-без укысак) Сезнеңчә,бу җөмлә алдагы җөмләдән нәрсә белән аерыла?(Баш җөмләгә иярчен җөмлә буйсына).

-Бу җөмләнең нинди бәйләүче чарасы?При помощи какого средства связи одно предложение подчинено другому?При помощи оконч.-Са.которое входит в состав глагола.

Проблема ?Бүген без бу проблеманы чишәргә тырышырбыз.Возникла проблема:сегодня мы постараемся с вами раскрыть этот вопрос .

4)  Построение проекта выхода из затруднения.

4 слайд. 

Иярченле  кушма җөмлә –сложноподчинённое    предложение.

Бу сүзләр нәрсәне аңлата?Сложное(кушма)-2 гади җөмләдән тора.Подчинённое(иярченле)-подчиняется,зависит от главного.

-Рус телендә тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмлә бармы?(Бар).Бик дөрес,бу җөмләләр татар телендә дә бар.

5 слайд.

Иярченле кушма җөмләдә баш  җөмлә һәм иярчен җөмлә бар ,иярчен җөмлә баш җөмләгә төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә.Иярченле кушма җөмлә ике төркемгә бүленә:аналитик һәм синтетик.Аналитик җөмләләр рус телендә  дә, татар телендә дә бар,ә менә синтетик җөмләләр татар теленә генә хас.

-Ребята,а какие у вас возникают ассоциации с произношением аналитик?- Какие однокоренные слова можно подобрать?(Аналитический склад ума,бизнес-аналик,аналитическая химия.

Синтетик?-синтетическая ткань,синтетическое масло)

6 слайд

-В грамматике существуют аналитические и синтетические предложения.а в жизни есть люди с аналитическим складом ума и синтетическим складом ума.Я хочу провести между ними нить схожести.

Человек подчиняется своему разуму,т.е.головому мозгу.В сложноподчинённых предложениях придаточное предложение подчиняется к главному.

Люди с аналитическим складом ума действуют согласно железной логике, сначала думают, а потом действуют. Они всегда собраны, поэтому на них можно положиться в любой ситуации. Это экономисты ,деятели науки,бизнес-аналитики.

Аналитические предложения также,конкретно имеют 2 самостоятельных сказуемых, Сказуемое согласуется с подлежащим.При рассуждении,объяснении,анализе,делаем паузу ставим ,:

Ярко выраженным синтетическим складом ума обладают художники, творческие личности,они обладают живой, хорошо развитой фантазией.Начатое дела не всегла доведено до конца. Синтетические предложения имеют 2 сказуемого,однако сказуемое придаточного предложения не полное,не законченное, состав сказуемого принимает различные средства связи,с подлежащим не согласуется.По интонации не законченное

5)  Реализация построенного проекта.

7  слайд.

Бар җөмлә,бар схема,үзегез аңлатып карагыз.бу нинди җөмлә?

1 нче командадан укучы.Кем эшләми,шул ашамый.

Бу җөмлә ни өчен аналитик иярченле кушма җөмлә?(Баш кисәкләре:кем эшләми,шул ашамый),ике грамматик нигез.Баш җөмлә –шул ашамый,кем эшләми-иярчен җөмлә

Ни өчен бу аналитик җөмлә?Бәйләүче  чара(средство связи) нинди?Бер-берсенә парлы мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән-КЕМ-ШУЛ.(Укучылар укый,тәрҗемә итә)

2 нче командадан укый.

Эше барның бәхете бар.

Җөмләгә,схемага игътибар итегез.Бу җөмлә ни өчен синтетик иярченле кушма җөмлә?Икенче җөмлә-баш,беренче җөмлә иярчен җөмлә,ул килеш кушымчасы-ның ярдәмендә бәйләнгән.Бәйләүче чарасы нинди ?

8 слайд бәйләүче чаралар).

Тактага игътибар белән карагыз.Иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?(Мөстәкыйль карап чыгалар) 1минут

Бәйләүче чаралар (способы подчинения)

Аналитик            

Мөнәсәбәтле сүзләр (относительные слова): кем-шул,кемнең-шуның;нинди-шундый;шуңакүрә;шул вакытта,шуны

Ияртүче теркәгечләр,теркәгеч   сүзләр (подчинительные союзы, союзные слова):чөнки,әгәр, диярсең, ягъни,аеруча

Аныклау (пояснение) :

Синтетик

Кушымчалар (окончания)

Килеш(падежные):...ның,...нең;...ны,...не;...га,...гә;...дан,...дән;...да,...дә);

Шарт фигыль:...са,...сә;

Хәл фигыль:…ып,...еп;...гач,...гәч;...ганчы,...гәнче

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр(послелоги и послеложные слова): кебек,саен,белән күрә,карамастан.

Янәшә тору(примыкание):

Хезмәте бар кеше бәхетле 

6)  Самостоятельная работа с самопроверкой по эталону.

Алдагы күнегүне башкарырга сезгә бу слайд”Бәйләүче чаралар” ярдәм итәр

-Һәрбер өстәлгә,җөмләләр белән карточкалар бирәм.Җөмләләрне игътибар белән укыгыз. Ничек уйлыйсыз,сезнең җөмләләрегез аналитикмы,синтетикмы?Аналитик дип уйласагыз,өстәлемнән аналитик иярченле кушма җөмләләр табличкасын алыгыз,синтетик дип уйласагыз,синтетик иярченле кушма җөмләләр табличкасын алыгыз  Шул табличканы минем өстәлемнән  килеп алыгыз.

1 карточка.

Эш яратканны ил яраткан.

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

2 карточка

Кем эшләми,шул ашамый.

Кемнең һөнәре бар , шуның бәхете бар.

Беренче командага сорау.

-Үзегезнең җөмләгене укыгыз. -Ни өчен  иярченле кушма җөмләнең синтетик төре дип уйлыйсыз?(падежное окончание) (Бу синтетик иярчен җөмлә,чөнки ул ике гади җөмләдән тора,аның бәйләүче чарасы килеш кушымчасы –НЫ)

2 командага. Ни өчен  иярченле кушма  җөмләнең  аналитик төре дип уйлыйсыз? (Бәйләүче чарасы нинди?) (Җөмләне кычкырып укыйлар,бу аналитик иярченле кушма җөмлә,чөнки  ике гади җөмләдән тора, бәйләүче чаралар парлы мөнәсәбәтле сүзләр (Кемнең-шуның)

-Дөрес,укучылар,рәхмәт.

-Укучылар,сезнеңчә,бу җөмләләр нәрсә турында?(Эш,хезмәт,һөнәр турында)

-Әйе, бик дөрес. Ә сез нинди һөнәрләрне (профессияләр) беләсез?(укытучы,табиб,төзүче)

7) Закрепление с проговариванием во внешней речи.

9 слайд

Терәк лексика.

Һөнәр –профессия

Ошый-нравится

Тели-желает,хочет

Хөрмәт итә-уважает

Мөһим-важный,важно

-Миңа укытучы һөнәре ошый,чөнки мин балаларны яратам.

-Ә сиңа нинди һөнәр ошый?Ни өчен?

-Миңа менеджер һөнәре ошый,чөнки миңа компьтерда эшләү бик ошый.

Ситуатив күнегүләр.

Поработаем в команде,я называю ситуацию,а вы эту ситуацию говорите на татарском языке ,соседней команде

1.-Спроси,какая  профессия  нравится твоему однокласснику?Почему?

- Максим,сиңа нинди һөнәр ошый?Ни өчен?  

(Миңа эшмәкәр һөнәре ошый,чөнки ул түләүле )

(2 командадан сорыйм)

2.-Спроси у одноклассника,кем он хочет стать и почему?(2 командадан)

-Син кем булырга телисең?Ни өчен?

(Мин табиб булырга телим,чөнки минем кешеләрне дәвалыйсым килә).

1.-Спроси у одноклассника,какие профессии  сейчас популярны,почему?

-Хәзер нинди һөнәрләр популяр?Ни өчен?

(Хәзер менеджер,брокер,эшмәкәр,укытучы һөнәрләре популяр,чөнки алар кирәкле һәм түләүле.)

2.-Спроси нравится ли тебе профессия учителя?Почему?

-Сиңа укытучы һөнәре ошыймы?Ни өчен?

(Миңа укытучы һөнәре ошый(ошамый),чөнки мин балаларны яратам).

1.Сообщи,что твой папа работает врачом ,поэтому его все уважают.

(-Минем әтием табиб булып эшли,шуңа күрә аны хөрмәт итәләр.)

2.-Сообщи,что все профессии очень нужны,потому что они важны.

(Барлык һөнәрләр дә кирәк,чөнки алар мөһим.)

-Әйе,укучылар,дөрес әйтәсез.Барлык һөнәрләр дә кирәкле.

Ребята,при составлении предложений из ситуации вы обратили внимание,какие предложения  вы  произносили?(Сложноподчинённые предложения)

-А для чего нужны нам сложноподчинённые предложения? (Для того, чтобы наша речь была богаче, мы могли выразить свои мысли ярче)

8. Включение в систему знаний и повторение.

10 слайд.

-Балалар,җөмләләрне дәвам итегез.

1. Алсу рәсем ясарга ярата,(шуңа күрә ул рәссам булырга тели.)

2.Олег тырышып укыса,(укытучы аңа бишле куяр.)

3. Белеме барның (һөнәре бар)

4.Кем намус белән хезмәт итә,(шул зур хөрмәткә ия була)

(Чиратлап һәрбер командадан укып чыгалар.

- Синеңчә,бу нинди җөмлә? Аналитикмы,синтетикмы?Кем бүтәнчә уйлый?)

-4 нче җөмләне ничек аңлыйсыз?Кто с совестью трудится,

того и уважают.

-Чыннан да, намуслы, тырыш, эш сөючән кешене хөрмәт итәләр.

9. Рефлексия учебной деятельности.

11 слайд

-Димәк,укучылар, иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнә?(бәйләүче чаралар ярдәмендә)

Мин сезгә карточкада схема күрсәтәм,ә сез бәйләүче чарага игътибар итеп,җөмләнең кайсы төренә кергәнең әйтегез

1.(---   ...НЫҢ),[- =  ],2.(Кем =),[ шул =],3.(---  =),[шуңа күрә --- = ] ;

4.(---...са),[--- =];5.(кемнең =),[шуның = ];

6.(---...гач),[--- =];7.[--- =],(чөнки--- =)

-Әфәрин,молодцы!

-Ребята, сейчас мы должны исправить  ситуацию, которую вы видели  в видеоролике.  Составьте диалог на предложенные темы, только не забудьте, них должны прозвучать сложноподчинённые предложения(Иярченле кушма җөмлә).

 «Күз табибында» (у офтальмолога) Предложите больному делать гимнастику для глаз и не сидеть более 20 минут у компьютера

Опорные слова:

Күз табибы-глазной врач,офтальмолог

Авыру-больной

Борчый-беспокоит

Авырта-болит

Компьютер алдында –перед компьютером

Күзлек-очки

Якынча диалог(примерный диалог):

-Исәнмесез,табиб!

-Хәерле көн,бабай!Сезне нәрсә борчый?

Минем күзләрем авырта,чөнки мин компьютер алдында  озак кызыклы мәгълүматны укыйм.Миңа ,бәлки,күзлек кирәктер.

-Бабай,әйдәгез күзгә гимнастика ясыйк,тактага игътибар белән карап,күнегүләрне кабатлагыз.

Укытучы.Әйдәгез,укучылар,барыбыз бергә күзгә күнегүләр  ясыйк.

-Бу күнегүләрне өйдә дә  һәрвакыт ясагыз һәм компьютер алдында 20 минуттан артык утырмагыз.

-Рәхмәт,тырышып ясыйм.Сау булыгыз.

 «Теш табибында» (У зубного врача). Сообщите зубному врачу,что  у вас болят зубы. Какой диалог произойдёт между вами?

Опорные слова:

Теш  табибы-зубной врач, стоматолог

Авыру-больной

Борчый-беспокоит

Авырта-болит

Сызлый-ноет

Дәвалагыз-вылечите

Бәлки,сездә кариес-возможно,у вас кариес.

Тешләрне вакытында чистартырга кирәк-зубы нуңно чистить вовремя

 

Якынча диалог(Приблизительный диалог) :

-Исәнмесез,керегез

-Исәнмесез,табиб.Минем тешем сызлый.Тешләремне дәвалагыз ,зинһар.

-Рәхим итегез,карыйм.Сезгә тешләрне вакытында чистартырга кирәк,чөнки

Сездә кариес  бар,ә ул бик тиз тарала.

-Рәхмәт,сезгә,табиб.Сау булыгыз.

-Исән булыгыз.

-Рәхмәт,укучылар.Миңа сезнең белән эшләү бик ошады,чөнки сез бик яхшы эшләдегез.Беренче команда,сезгә икенче команданың эшләве ошадымы?аларга кул чабыйк.

Икенче команда ,сезгә беренче команданың эшләве ошадымы?Кул чабыйк.

-Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласагыз да,кешеләргә игелекле булыгыз.Уңышлар сезгә!

-Дәрес тәмам,сау булыгыз!