сабантуй бәйрәме дәрес план конспект
план-конспект урока (8 класс) на тему

Гыймазова Зәлия Мөдәрис кызы

Әлеге дәрес укучыларга милли бәйрәмебезне онытмау,нинди уеннар булуын искәртә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx17.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Сабантуй  бәйрәме .

Дәреснең максаты:

 1) Татар халкының милли бәйрәме белән таныштыру.

2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 3) Татар халкының милли бәйрәменә карата мәхәббәт уяту.

Җиһазлау:дәреслек,  презентация, сюжетлы рәсемнәр.

Метод һәм алымнар : коммуникатив, әңгәмә, монологик сөйләм үстерешле метод.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес  барышы:

Исәнләшү

-Исәнмесез!

- Исәнмесез!

-Хәлләрегез  ничек? ( Безнең хәлләр әйбәт.)

Ә сезнең хәлләр ничек?

Бик әйбәт.

  1. Оештыру өлеше.
  • Бүген кем дежур?
  • Сыйныфта кем  юк?
  • Бүген ничәнче декабрь?
  • Атнаның нинди көне?
  • Бүген көн нинди( җылы, салкын, кар ява, яумый, урамда буран, көчле буран)
  • Рәхмәт. Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә нинди темага сөйләшкән идек ( Л.Закирова “Балыкчылар” хикәясе). Өйдә сезгә ““Балыкчылар” хикәясен тәрҗемә итнп килергә иде.  Әйдәгез әле сезнең  тәрҗемәләрегезне  тыңлап үтик ( 4-5 укучы укый)
  • Балалар такта янына чыгып укыйлар.

II.Яңа  дәрес материалын аңлату.

  1. Укучылар тиздән безнең нинди бәйрәм килеп җитәчәк ?( Яңа ел)
  2. Ә сез нинди бәйрәмнәрне беләсез?

(Нардуган, Әниләр бәйрәме, Нәүрүз,Җиңү көне, Сөмбелә, Сабантуй, Каз өмәсе, Республика көне)

  1. Укучылар, әйдәгез әле безнең илебез өчен уртак бәйрәмнәрне санап үтик ( Яңа ел, 8 март, 23 февраль, 1 май хезмәт бәйрәме, Җиңү көне). Әйе, бу бәйрәмнәрне бөтен халыклар бәйрәм итә.
  2. Ә хәзер инде безнең татар халкына гына хас булган бәйрәмнәрне санап чыгыйк ( Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе)

Экранда  рәсем булачак ( Сабантуй). Әйдәгез әле бу рәсемнәргә карыйк әле. Бу рәсемнәрдә сез нинди бәйрәм күрәсез? ( Сабантуй).

Сабантуй бәйрәме – нинди бәйрәм? ( милли).

Сезнең бу бәйрәмгә барганыгыз бармы ?( әйе)

Ә сез анда кем белән барасыз ( әни, әти, апа, абый белән....)

Бу бәйрәм сезгә ошыймы?( әйе)

Менә бүген без укучылар татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй бәйрәме турында сөйләшербез. Ә хәзер бүгенге дәресебезгә кирәкле яңа сүзләр белән танышыйк.( Җыючы, чабыш, чаба, көрәш, көлкеле, бәйләнгән, карап торучылар, рәхәтләнеп, алдан әзерләнәләр,хуҗалар,җиңүче, егет, ирләр, кыйммәтле.)( Башта укып карыйк сүзләрне. Аннары хор белән уку, берничә укучы укый, сүзлек дәфтәрләренә язалар). Хәзер укучылар текст өстендә эшлибез. Мин сезгә бу текстны укып күрсәтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.( укытучы укый).Ә инде хәзер без сезнең белән укырбыз 4 абзац ( 4 укучы укый) .Шуннан соң текстны чылбыр буенча уку, укыган вакытта ( сюжетлы рәсемнәрне күрсәтү).( Эчтәлеген кыскача сөйләтү).

Ә хәзер укучылар ял итеп алыйк ( физкультминутканы бер укучы үткәрә, сыйныф кабатлый). Укучылар уен темасына сөйләшкәндә без Сабантуй бәйрәменең уеннары турында әйтеп киткән идек, һәм бу уеннар турында шигырьдә укырбыз хәзер. Б.Рәхмәт “ Сабан туенда”.

Укучы : Безнең авыл янында

                 Каенсанар урманында

                  Бик зур сабан туе була

                  Һәр ел июнь аенда.

Укучы : Әтиләрдә бар анда,

        Әниләр дә бар анда,

        Бабайлар да, әбиләр дә,

        Бәбиләр дә бар анда.

Укучы :        Йөгерешәләр бер якта

        Капчык киеп аякка

        Баралар да абыналар

        Китә алмыйча еракка.

Укучы :        Чүлмәк ватыш уены

        Бигрәк тә кызык инде

        Әти дә уйнап карады

        Бу кызыклы уенны.

Укучы :        Әти китте уң якка,

        Чүлмәк калды сул якта

        Таяк ничек тисен инде,

        Бер чакрым бар чүлмәккә.

Укучы :        Халык көлә, мин көләм

        Мин көлгәч ,әни көлә.

                   Ничек чыдарсың көлмичә,

        Шундый кызык көлкегә.

Укучылар бу шигырьдә нинди уеннар турында сүз бара ? ( капчык киеп йөгерү, чүлмәк ватыш уены). Экранда уеннар рәсемнәре булачак. Тагын Сабантуйда бүтән дә уеннар була ( укытучы әйтә, хор белән уку). Рәсем буенча җөмләләр төзү, тексттан таптыру.

III.Ныгыту.

Сорауларга җавап бирү ( текст буенча).

-Сабантуй нинди бәйрәм? Сабантуйга бүләкне кемнәр җыя? Алар арасында кем тагын бар? Хуҗалар бүләк җыючыларга  нәрсә бирәләр? Сабантуй кайда була? Иң беренче булып нинди ярыш була? Җиңүчегә нәрсә бирәләр? Мәйдән уртасында нәрсә бара? Кем сабантуй батыры була? Сабантуйда көлкеле ярышлар буламы? Нинди уеннар? Сабантуй бәйрәме күңеллеме?

IV.Йомгаклау. 

-Укучылар бүгенге безнең дәресебездә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? ( бәйрәмнәр, уеннар). Бәйрәмнәр нинди төркемнәргә бүленә? ( уртак, татар халкының милли бәйрәмнәре). Ә уртак бәйрәмнәргә нинди бәйрәмнәр керә? ( 8 март, яңа ел һ.б.)  Ә милли бәйрәмнәр ( Нәүрүз, сабантуй һ.б.)

Укучылар без татар халкының нинди бәйрәме турында тулырак сөйләштек? ( сабантуй).Сабантуй нинди бәйрәм? ( милли). Сабантуй бәйрәме кайчан була? ( җәй көне) Ул кайда була? ( аланда). Сабантуй бәйрәмендә нинди уеннар була? ( чүлмәк ватыш....) Бу бәйрәм сезгә ошыймы? ( әйе). Ни өчен бу бәйрәм сезгә ошый? ( кызык, күңелле). Бу бәйрәмдә татарлар гына катнашамы? ( юк).

Укучылар сабантуй бәйрәме татар халкының бәйрәме генә түгел, сабантуй бәйрәмендә башка халыклар да яратып катнашалар. Бу бәйрәмне чит илдәге милләттәшләребез ел саен уздыралар. Мәсәлән: Финляндиядә,Австралиядә, Америка илләрендә уза. Аларга да бу бәйрәм бик ошый. ( Чит илдә үткән сабантуй рәсеме күрсәтелә.)

Актив катнашып утырган укучыларга билге кую.

Өй эше: “ Сабантуй” кечкенә хикәя язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....