Саннар.
методическая разработка по теме

Саннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Саннар.21.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Саннар

(4 нче сыйныфның рус төркеме өчен)

Максат:

  1. Укучыларны сан сүз төркеме белән таныштыру.
  2. Телебезгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре булдыру;
  3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы:

  • яңа теманы өйрәнү.

Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе:

  • иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: 

  • дәреслек, күрсәтмә материал.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам. Кәефләребез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.

2.Актуальләштерү

Тактада җөмлә бирелгән. Астларына сызылган сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнен әйтергә.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. 

  • Тәрҗемә итегез. Ничә? Соравына җавап булган сүзне табыгыз әле?
  •  Без бүген саннар турында сөйләшербез.

3.Яңа теманы аңлату

  • 3 4 2 5 1 6 8 9 7 10 – бу саннарны тәртип буенча әйтегез әле.
  •  Бу нинди саннар? (микъдар – количественные)
  •  Дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны һәм сыйныф эше дип язып куегыз.
  • 10, 20, 30, 40, 50, 60, 70, 80, 90, 100 саннарын сүз белән дәфтәрләргә язу.
  • Болар нинди саннар? (дистә – круглые)
  1. Телдән эшләү.
  • Хәзер түбәндәге табышмакларга җавап бирегез.

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

          Бер агачта ике яфрак. (Колак)

Кечкенә генә сары карт

Кигән киеме тугыз кат. (Суган)

  1. Ныгыту.

Телдән эшләү

  1. Безнең сыйныфыбызда -... укучы.
  2. Бүген ... октябрь.
  3. Бер атнада ... көн.
  4. Тәнәфес ... минут була.
  5. Без ... дәрескә соңга калдык.
  6. Бәйрәмдә ..... кеше бар иде.

Таблица өстендә эш.

БИШ АЛМА

ҖИДЕ КӨН

ӨЧ ӨСТӘЛ

ТУГЫЗ ҖИЛӘК

  • Бу сүзтезмәләрдән саннарны табабыз. Саннар янында нинди сүзләр килгән. Саннар исемне ачыклап киләләр, исемнәр берлек санда булалар.

  1. Рефлексия.

Саннар нәрсәне белдерәләр?

Нинди сорауларга җавап бирәләр?

  1. Йомгаклау

Өй эше:  К-6, 30бит. К-4, 30бит.

  • Шушының белән безнең дәресебез тәмам.

Тема: Сан төркемчәләре.

(4 нче сыйныфның рус төркеме өчен)

Максат:

  1.  Укучыларны сан төркемчәләре белән таныштыру.
  2. Телебезгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре булдыру;
  3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы:

  • яңа теманы өйрәнү.

Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе:

  • иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: 

  • дәреслек, күрсәтмә материал.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам. Кәефләребез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.
  1. Актуальләштерү.
  • Бу саннарга сорау куегыз?
  • Нинди мәгънәне белдерәләр?

Биш, алты – ничә?

Биш-енче, алты-нчы – ничәнче?

Биш-әү, алт(ы)-ау – ничәү?

Нинди кушымчалар ялгауны  аңлату.

  1. Яңа теманы аңлату
  • Алар нәрсәне белдерәләр? Нинди сораулар куябыз? (Һәр сорауга мисал)

Дәреслек белән эш. Кагыйдә укыйбыз.30бит.

Яңа тема. (Көтелгән җавап )

  • Кагыйдәне бергәләп укып чыгабыз.

Ничә? – төгәл исәпне белдерә: биш, ун, утыз.

Ничәнче? – предметның тәртибен күрсәтә: бишенче, унынчы, утызынчы.

Ничәү? – барлык саннарга да ялгап булмый: Сигез, тугыз, саннарыннан башка унга кадәр саннарга. Әйдәгез, санап карыйк.

- Дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны һәм сыйныф эше дип язып куегыз.Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз, саннарның астына сызыгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Миңа унбер яшь. Мин бишенче сыйныфта укыйм. Мин егерме беренче мәктәптә укыйм. Мин икенче рәттә утырам. Безнең сыйныфта унике малай һәм унбиш кыз бар. Без гаиләдә дүртәү.

  1. Ныгыту. Үзбәя.
  • Ә хәзер алган белемнәребезне йомгаклап китик (нетбукларда эш).

Тест.

  1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) Кем? Нәрсә?

б) Нинди?

в) Ничә? Ничәнче?Ничәү?

  1. Кайсы сүзтезмә дөрес?

а) биш алма

б) биш алмалар

в) бишләр алма

  1. Хаталы сүзне тап.

а) унау

б) җидау

в) сигезәү

  1. Дөрес җөмләне күрсәт.

а) Без өчәү уйныйбыз.

б) Без өч уйныйбыз.

в) Без өченче уйный.

       5. Рефлексия.

Саннар нәрсәне белдерәләр?

Нинди төркемчәләре бар?

      6.Йомгаклау

Өй эше:  Һәр төркемчәгә мисал яз.

  • Шушының белән безнең дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары.

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары. Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

Комплекс саннар

Исследовательская работа...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....