Урок внеклассного чтения по татарской литературе: «Будьте милосердны, люди!» (по рассказу Якуба Занкиева «Кайчыколак»)
план-конспект урока (5 класс) по теме

Урок внеклассного чтения по татарской литературе: «Будьте милосердны, люди!» (по рассказу Якуба Занкиева «Кайчыколак»)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Урок внеклассного чтения по татарской литературе:

«Будьте милосердны, люди!»

(по рассказу Якуба Занкиева «Кайчыколак») 5 класс

Тема: «Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк,

Шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр!»

(Я.К.Зәнкиевның «Кайчыколак» әсәре буенча)

Максат:

1. “Кайчыколак” исемле хикәянең идея эчтәлеген балаларга җиткерү;

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. Укучыларда хайваннарга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. Я.Зәнкиевның портреты;
  2. Язучының “Кайчыколак” хикәяләр җыентыгы;
  3. Сүзлек плакаты
  4. Презентация.

Дәрес барышы:

Укытучы үтеләсе темага эпиграф итеп алынган шигырь юлларын укый.

Кирәксезләр, артык җаннар белән

Тулыр иде күптән җиһаннар –

Ярый әле җирдә аз булса да

Мәрхәмәтле изге җаннар бар!

(Ф Яруллин)

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, бу дөньяда чорлар, дәверләр алышынганда да үзләренең кыйммәтләрен югалтмаган төшенчәләр бар. Алар – гомумкешелек сыйфатлары. Алар – мәңгелек. Алар яши, алар гомерлек. Әнә шундый төшенчәләрнең берсе – шәфкатьлелек.

Укучылар, нәрсә соң ул шәфкать? Шәфкатьле булуны сез ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булу, аларга ярдәм итү; гел изге гамәлләр генә кылу, игелекле булу; өлкәннәргә, сабыйларга, мохтаҗларга игътибарлы булу һ.б.).

Укытучы. Бик дөрес. Кайсыгыз аңа фәнни телдә аңлатма бирә ала?

Укучы. Минем кулымда “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. Биредә бу сүзләрнең мәгънәсе түбәндәгечә бирелә:

“шәфкатьле – кызганучан, мәрхәмәтле, яхшы, киң күңелле. Шәфкать итү – яхшылык итү, игелек күрсәтү, ярдәм итү”.

Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә болай диелгән:

“милосердие – сердолюбие, сочувствие, любовь на деле, готовность делать добро всякому, жалостливость, мягкосердость.

милосердствовать – соболезновать, сострадать, жалеть или желать помочь”.

Укытучы. Бу сүзнең антонимы ничек була? (Шәфкатьсезлек)

- Ул нәрсәдән чагыла? (Мондый кешеләр күбрәк үзләре турында гына уйлыйлар. Алар һәркемне, һәрнәрсәне рәнҗетергә мөмкин...).

Укытучы. Әйе, укучылар, мондый кешеләрне икенче төрле кызгануны белми торган, рәхимсез, аяусыз кешеләр дип тә йөртәләр. Тормышта матурлык белән ямьсезлек, биеклек белән түбәнлек, мәрхәмәт белән явызлык янәшә яши, ә шулай да ничек итеп шәфкатьле, игелекле булырга соң?

(Укучыларның фикерләре тыңлана).

Укытучы. Мәрхәмәт хисенең көчен, яшәү мәгънәсенең асылын аңлата торган әсәрләр дә байтак. Шуларның арасында җирле язучыбыз Я. Зәнкиевның “Кайчыколак” хикәясе зур урын алып тора.

Хикәянең эчтәлеге өстендә эш.

Сораулар:

  1. Хикәядә кемнәр төп геройлар?
  2. Этне ничек күз алдыгызга китерәсез?
  3. Кайчыколакны балалар ничек коткара?
  4. Кемнәр сезгә ошады? Ни өчен?
  5. Ринат һәм аның дусларын шәфкатьле дип әйтә алабызмы?
  6. Ә сез этләргә ярдәм иткәнегез бармы?
  7. Йорт хайваннарына кешеләрнең мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ни өчен?

Укытучы. Өйдә сез хикәяне укыдыгыз һәм  план төзедегез.

(Балалар хикәя буенча өйдә төзегән планнарын укыйлар)

План.

1. Кайчыколак белән очрашу.

2. Кайчыколакны коткару.

3. Кайчыколак белән дуслашу.

4. Кайчыколак ярдәмгә килә.

(Укучылар күңелләренә охшаган өзекне сөйлиләр.)

Рәсемнәр күргәзмәсе белән эшләү.

Укытучы. Сез өйдә  этләрегезнең рәсемен ясап килдегез. Хәзер һәрберегез үзегезнең этегез турында сөйләп китегез. Сез аны яратасызмы? Аның белән дусмы?

Нәтиҗә.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок внеклассного чтения по повести А.С. Пушкина «Метель» и рассказу В.А. Соллогуба "Метель".

Урок внеклассного чтения по повести А.С. Пушкина «Метель» и рассказу    В.А. Соллогуба « Метель». Для учащихся 9 класса средней школы.      Исходя из программы, это урок №3...

Урок внеклассного чтения "Рождество в литературе и народных традициях"

Актуальность темы:Праздник Рождества призван возвышать и очищать наши души, а чтобы это стало возможным, к нему надо приготовляться умом, душой, сердцем. Один из способов такой подготовки – чтен...

презентация к уроку внеклассного чтения "Благие намерения"(литература, 8 класс)

Презентация  создана в программе Microsoft Power Point. Слайды, выведенные на большой экран – прекрасный наглядный материал, который не только оживляет урок, но и дает представление о д...

Урок внеклассного чтения в 9 классе «Каждый выбирает сам...» по рассказу Фазиля Искандера «Возмездие»

Данный урок затрагивает проблему нравственного выбора героями жизненной позиции. На примере  литературных героев формируются нравственные качества учащихся....

Разработка урока внеклассного чтения по современной литературе

Урок внеклассного чтения по современной литературе (2009 год) по рассказу Ильи Луданова "Секрет Небосвода"....

ВОСПИТАНИЕ ГУМАНИЗМА НА УРОКАХ ВНЕКЛАССНОГО ЧТЕНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ (по творчеству сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева)

Проанализированы детские рассказы  сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева....

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева...