Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен өйрәнү
план-конспект урока (7 класс) на тему

Баянова Фарида Гафуровна

Ә. Еникинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү, укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген төшендерү. Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү. Укучыларда ата- аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү. Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:   Ана – бөек исем.

            Ә Еникинең “ Матурлык “ хикәясен өйрәнү (7 сыйныф)

Баянова Фәридә Гафур кызы,

Дүртөйле районы Семилетка урта мәктәбенең

I категоряле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1)Ә. Еникинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү, укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген төшендерү.

2) Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3) Укучыларда ата- аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү.

4) Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еникинең портреты, китаплар күргәзмәсе, әсәренең эчтәлегенә карата иллюстрацияләр.

Техник чаралар: компьютер, проектор, магнитофон.

Плакатлар:

                     “ Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.”    

                                                                                                         (Мәкаль)

                     “ Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай”

                                                                                                          (Мәкаль)

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше:

-исәнләшү;

-укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Психологик  уңай халәт тудыру

-  Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге әдәбият дәресен башлыйбыз.

-   Укучылар, без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән инде танышып үткән идек. Шулай ук аның сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрен дә укып таныштык һәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык

-Ә. Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да ул.

 -Үткән дәрестә  аның “ Матурлык “ хикәясе белән танышып киткән идек.

-Сез матурлык хикәясен укыгач нинди хисләр кичердегез, нәрсәгә игътибар иттегез?

-Ана һәм улның үзара бик җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә булган зур мәхәббәтен күрдек.

lll. Өйгә эшне тикшерү.

-Күптән түгел без аналар көнен билгеләп үттек. Сезгә өйгә эш итеп  әниләрегез турында инша язып килергә  һәм әниләрегезнең портретларын эшләп килергә кушылган иде. Кемнәр укырга тели?

-Иншалар бик матур килеп чыккан.Сез әниләрегезне бик яратасыз.

--Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны  йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли. Менә бала тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый... Баксаң ата белән ана күрми дә калган, бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышып ята икән.Үсә төшкән саен, бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар, элек- электән, буыннан буынга күчә килгән, һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

-Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз?

- И.С. Тургеневның “Аталар һәм балалар”, М. Кәримнең “Озын – озак балачак”,Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” һ.б.

-Танылган язучы  Ә. Еники дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан. Хикәянең исеменә игътибар итик. Матурлык.

- Нәрсә ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?

(Баларның игътибарына  : “ Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.” дигән мәкаль белән таныштыру)(Слайд.)

-Матурлык- җыйма исем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгънәләре шундый: 1)барлык матур, күңелгә рәхәтлек бирә торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре; 2)матур сокланырлык табигать; 3)ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; 4)кеше эшчәнлегендә уңай хуплана торган сыйфат.

lV. Проблемалы ситуация. Яңа темага әзерлек.

Укытучы сүзе.

-Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул.Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлыйсыздыр. Берегез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күргән,аның матурлыгына сокланып карый. Икенчегез төп матурлык – кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Кемдер яшь буынның матурлыкны күрә белмәвенә ачына. Икенче берегез исә матурлык – ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, ди. Һәм , ниһаять, сезнең кайберләрегез матурлыкны тыныч тормышта, илнең иминлегендә, үз телегездә укый, белем ала алуыгызда күрә һәм болары да дөрес.

 - Сез матурлык турында нинди мәкальләр беләсез?(Укучылардан әйттерү.)

-Укучылыр, без әдәби әсәрне укып чыккач нишлибез?

-Анализ ясыйбыз.

-Төп максатыбыз нәрсә булыр?

-“Матурлык “ әсәрен анализларбыз.

-Ни өчен кирәк булды бу хикәяне уку?

-Без автор әйтергә теләгән  төп фикерне табарга тиешбез.

-Ә менә Ә. Еники үзенең бу әсәрендә” Матурлык темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәрә?

(Җавапларны тыңлаганнан соң, тезисларны дәфтәрләргә язып алу)(Слайд.)

-Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

-Ана һәм бала мәхәббәтенең матурлыгы.

-Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.

-Шәкертләрнең матур мөгамәләсе.

-Табигать матурлыгы.

V. Яңа тема белән танышу.

- Укучылар, шулай итеп, без дәреснең максатын, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык. Хәзер инде без аларга җавап табып, дәлилләп китәрбез. Һәрбер төркем аерым тезислар белән эшләр  (Слайд)

1.Бәдретдин – шәкерт.

2.Бәдретдин – аның атасы һәм бабасы.

3.Кеше һәм табигать.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче төркем.

-Әсәрнең төп герое кем?

- Бәдретдин.

- Кем соң ул Бәдретдин? Гомумән, автор аны нинди герой итеп бирә?

Күңел матурлыгын ачыклау өчен, Бәдретдин образына характеристика биреп карыйк. Аның  холык – фигылендә нинди сыйфатларны билгеләдек?

-Бәдретдин шәкерт буларак нинди сыйфатларга ия?

Схема эшләргә

Холык - фигыле                                     Бәдретдин - шәкерт

+Сабыр, тигез холыклы                        +Яхшы укый

+Тыйнак                                                +Сәләтле

+Серле                                                +Тырыш

+Сөйкемле                                                +Шигырьләр яза

+Сәер

- Укучылар, Бәдретдиннең сәерлеге нәрсәдә?

- Олыларча фикер йөртә, башкалардан аерыла.

- Без Бәдретдиннең яхшы сыйфатларга гына ия булган, тырыш шәкерт икәнен ачыкладык. Ә өйләренә кайткач, ул үзен ничек тота соң? Гаилә әгъзаларына аның мөнәсәбәте ничек?

2 нче төркем

- Бәдретдин белән атасы күрешүенә генә игътибар итик. Алар бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Мөселман халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

- Аның ничек итеп эндәшүенә игътибар итик: “бабакай” - аның бабасын ихтирам итүе күренә.

- Шәкертләрне озатканда, аның фатиха бирүен сорый. Монда инде аның зур ихтирамга ия икәнлеге күренә, чөнки мөселман халкында олыларга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән.

- Алга таба әсәр белән танышканда, без укучылар, шәкертләр белән беррәттән анасының алар янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз.Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып кына чыгара. Ана белән очрашкач, шәкертләр нинди хисләр кичерә һәм ни өчен?

(Әсәрдән өзек укылып китә)

- Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? - дигән сорау туа шәкертнең күңелендә.Чынлап та, укучылар, моны күпләр эшли алмас  иде, ә Бәдретдин, киресенчә, аны кабат - кабат чакырып чыгара.

-Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

- Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

- Шәкертләр Бәдретдиндә кунакта булганда, аның тагы нинди һөнәре турында белделәр?

- Бәдретдин үз куллары белән эшләгән скрипкада уйнап күрсәтте.

- Бәдретдин скрипкасында уйный башлагач, без аның тагын нинди сыйфатларын белдек?

- Ул йомшак, шигъри күңелле, аның өендә дә скрипканың сагышлы моңы агыла.

(Магнитофон язмасыннан “Салкын чишмә” җырын тыңлату. Бу вакытта 145 нче биттәге өзек укыла.)

- Бу юлларны укыганда, тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?

- Ананың баласына булган чиксез мәхәббәте. Ана безгә дә гүзәл булып күренә, аның эчке күңеле матур.

- Ананың күзләрендә без чиксез мәхәббәт күрдек. Ә Бәдретдин бу вакытта нинди хисләр кичерде икән? Аның күзләрендә нәрсә күрергә була? (146 биттәге өзек укыла)

- Ана белән бала арасындагы мәхәббәт.

 - Бер - берсе белән горурлану.

-  Икесенең дә эчке дөньяларының матурлыгы.

- Без сезнең белән әсәрдәге Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын дәлилләп киттек. Шулай ук әсәрдә табигать матурлыгы да бар дидек. Гомумән, укучылар, Ә. Еникинең кайсы гына әсәрен алма, автор табигатьнең гүзәллеген искиткеч матур итеп сурәтләп бирә. Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев аның турында “Әмирхан Еники прозасы - ямь - яшел җәйге болын кебек!” - ди. Әйдәгез, хикәядән табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып укыйк.

(Табигать күренешләре, тургай турындагы өзекләр укыла)

- Чынлап та, автор хикәянең 2 урынында тургайлар турында язып китә.Ә сезнең тургай күргәнегез бармы? (Тургай рәсеме)(Слайд)

- Тургай, укучылар, күчмә кош. Туган ягына кайткач, ул җәй буена иртә таңнан кичкә кадәр сайрый. Югарыга һавага күтәрелә дә, шунда җырын суза. Әйтерсең лә, кояшка кадәр менеп җитәргә тели. Әйтеп китүемчә, автор әсәрнең ике урынында тургай образына мөрәҗәгать итә. Алар төрлечә сурәтләнгән. Әйдәгез, хәзер синквейн язу юлы белән алар арасындагы аерманы билгеләп карыйк. Бер укучы әсәр башында бирелгән тургай турында, икенче укучы әсәр азагындагы тургай турында төзегән синквейнны тактага чыгып язып күрсәтә .

Iнче укучының синквейны.

 Тургай.

Сөенечле, сихри.

Оча, сайрый, сихерли.

Табигать ләззәтле рәхәткә чума.

Матурлык.

IIнче укучының синквейны.

Тургай.

Кискен, тынгысыз.

Күтәрелә, ярсый, сайрый.

Тагын да биеккә, кояшка омтыла

Ирек.

- Рәхмәт. Күрүемчә, сез әсәр башында һәм азагында бирелгән тургай образларын аера алгансыз. Укучылар, ничек уйлыйсыз ни өчен язучы бу алымны кулланды икән.

- Шәкертләрнең эчке халәтен күрсәтү өчен.

- Укучылар, без сезнең белән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне тикшереп киттек. Әйдәгез, тагы бер кат әсәрнең темасын кабатлап китик.

- Әсәрдәге төп тема - матурлык.

- Автор шушы әсәре аша безгә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең төп идеясе нинди?

- Яхшы мөнәсәбәтләр аша матурлыкка омтылу.

- Без әсәрнең темасын, идеясен билгеләп киттек. Хәзер инде әйдәгез әсәргә структур анализ эшләп китик.(Слайд)

Экспозиция (1 - 2нче абзац)

Вакыйгалар үстерелеше (Бәдретдиннең кем икәнлеген ачыклау)

Төенләнеш (шәкертләрнең Бәдретдин йортына кайтып аның туганнары белән очрашуы)

Кульминацион момент (ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе)

Чишелеш (куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә)

- Укучылар, без әсәргә тулы анализ ясап киттек. Мин инде сезгә Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәя остасы булуын әйткән идем. Әсәрдә аның осталыгын нәрсәдә күрдегез? (Слайд)

- Әмирхан Еники – психологик яктан тасвирлау остасы.

  Әмирхан Еники – портрет остасы.

  Әмирхан Еники – пейзаж остасы.

  Әмирхан Еники – сүз сәнгате остасы.

-Әйе, укучылар, әсәр белән танышкач, без Әмирхан Еникинең, чынлап та, оста язучыларның берсе  икәнлегенә инандык. Аның иҗатына бик күп язучылар, тәнкыйтьчеләр соклана.  

Vl. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау.

-Укучылар! Шулай итеп, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Автор бу әсәрендә нәрсәнең бөеклеген күрсәтә?

-Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасындагы мәхәббәт матурлыгын билгели

-Сез үзегезгә нәрсә алдыгыз бу дәрестә?Ә. Еникинең әсәрләре безне нәрсәгә өйрәтә?

-Әти -  әнигә карата игтибарлы, ихтирамлы булырга;

-тормышта матур холыклы булып яшәргә;

-күңелебез матур булырга тиеш.

-Укучылар, әйдәгез, әниләрне саклыйк, олылыйк, хөрмәтлик. Безнең аларга карата мөнәсәбәтләребез гел Матур булсын!

-Укучылыр, Бәдретдиннең әти – әнисе нинди бала тәрбияләгәннәр?

-Бәдретдиннең әти – әнисе үзләрен чын күңелдән яраткан бала тәрбияләгәннәр.

- Ана өйрәтсә җитез була,

 Ата өйрәтсә акыллы була,-дип әйткәннәр әби – бабаларыбыз.

Vll. Билгеләр кую.

-Укучылар, кемнәрнең җаваплары сезгә ошады ? Кем күбрәк җавап бирде?

Vlll. Өй эше бирү. 1.”Мин матурлыкны ничек аңлыйм.” дигән темага инша язып килергә.

2.Бәдретдин образына характеристика язырга.

3.Үзегезгә ошаган бер өзекне сәнгатьле укып килергә.

                                 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясен өйрәнү (7 сыйныф)

Слайд 2

“ Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.” (Мәкал ь )

Слайд 3

Матурлык - җыйма исем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгънәләре шундый: 1) барлык матур, күңелгә рәхәтлек бирә торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре; 2) матур сокланырлык табигать; 3) ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; 4) кеше эшчәнлегендә уңай хуплана торган сыйфат.

Слайд 4

- Бәдретдиннең күңел матурлыгы. -Ана һәм бала мәхәббәтенең матурлыгы. -Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы. -Шәкертләрнең матур мөнәсәбәте. -Табигать матурлыгы.

Слайд 5

1.Бәдретдин – шәкерт. 2.Бәдретдин – аның атасы һәм бабасы. 3.Кеше һәм табигать.

Слайд 8

Әмирхан Еники – психологик яктан тасвирлау остасы. Әмирхан Еники – портрет остасы. Әмирхан Еники – пейза ж остасы. Әмирхан Еники – сүз сәнгате остасы.

Слайд 9

Өй эше 1) “Мин матурлыкны ничек анлыйм” темасына инша язып килергә. 2) Бәдретдин образына характеристика язарга. 3) Үзеңә ошаган өзекне сәнгатьле укырга өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

. Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе.

Тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

. Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе.

Тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәренең жанры, поблемасы.

5 нче сыйныф өчен туган (татар) әдәбият дәресе эшкәртмәсе...

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре буенча белемнәрне ныгыту өчен квест-уен

Әлеге квест Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре буенча белемнәрне ныгыту өчен кулланыла....

Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе ( эш бите)

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен өйрәнү  дәресендә яки укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан кулланырга мөмкин...