4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Абдуллина Лилия Ринатовна

"Минем дустым". 4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_minem_dustym.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 Абдуллина Лилия Ринат кызының

4 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

 

ТЕМА: «Минем дустым»

Максат: 

  1. Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.
  2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
  3. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, тест биремнәре,  таратма карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).

I .Оештыру моменты.

1)Исәнләшү.

- Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Хәерле көн теләү.

- Хәерле көн!

-Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек? (җавап бирәләр)

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

-Җил исәме?

- Кар  явамы?

- Рәхмәт!

П. Актуальләштерү.   

1) Хәзер, укучылар, җыр тыңлап китик. Җырны игътибар белән тыңлагыз.

- Бу җыр кем  турында?

- ....(дуслык, дуслар, дустым)

- Яхшы.

- Димәк, укучылар,  бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- дуслар....

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында  сөйләшербез, яңа сүзләр белән танышуны дәвам итәрбез.

- Ә сезнең дусларыгыз бармы?

- Әйе, бар.

- Ә дуслар нинди булырга тиеш?

- Яхшы.

- Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карыйбыз. Сезнең алда сораулар:

Дус нинди булырга тиеш?

Дус нинди булмаска тиеш?

-  Сез ничек уйлыйсыз?

- Балаларның җаваплары. (Минемчә, дус .....булырга тиеш. Минемчә, дус .....булмаска тиеш).

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

- Ә хәзер, яңа текст өйрәнә башларбыз.

1) сүзлек өстендә эш.

- Укучылар, текстны укыганчы , сүзлек өстендә эшлибез. Игътибар белән экранга карыйбыз.

а) - Әйдәгез әле, укучылар, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Хор белән эш

а)- Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (сүзләрне язалар).

б)-  Әйдәгез әле, бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез.

Рэлли робин( Сүзтезмәләр төзү. Парларда җавап бирәләр. 1 нче сүзтезмәне 1 нче вариант, 2 нче сүзтезмәне 2 нче вариант җавап бирә. (Укучыларның җаваплары).

в)  - Ә, хәзер укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Рэлли робин (Җөмләләр төзү. Парларда эшлиләр. 1 нче сүзтезмәне 1 нче вариант, 2 нче сүзтезмәне 2 нче вариант җавап бирә).

Күзләр өчен физкультминут

- Укучылар, күзләрегез арыгандыр, күнегүләр ясап алыйк.

2) Текст белән эш

а) - Укучылар, 8 нче биттәге  “Минем дустым” дигән текстны табыгыз.

Текстны игътибар белән тыңлагыз.Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

б)текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

 Текстны тыңлагач, шушы сорауларга җавап эзлибез.

Сораулар: 1. Айсылу белән Айгөл ни өчен бергә? (Чөнки алар дуслар, бергә түгәрәккә йөриләр, чаңгы шуалар, дәрес әзерлиләр).

                  2. Айгөл ни өчен эшчән? (Чөнки ул өйдә эшли, ашарга пешерә, өй җыештыра)  

Таймд пэа шэа (30 сек. Вакыт бирелә) (Укучыларның җаваплары)

в) - Текстны тулырак аңлау өчен, укып чыгабыз, тәрҗемә итәбез. Игътибар белән, аңлап укыгыз.

- Ә хәзер, тектсны тәрҗемә итәбез.

г) Тәрҗемә эше.

IV.Физкультминут.

 “Чын дустым” көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ПЭА-ШЭА структурасын куллану.

- Кызлар кайда дуслашты?

- Кызлар кайда яши?

 - Кызлар бергә нишлиләр?

V. Яңа материалны ныгыту.

- Ә хәзер, төркемнәрдә эшлибез. Хикәяне тулыландырабыз.

                                     Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме  ... .

2. Аңа  ... яшь.

3. Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

4. Без бик дус. Без бергә ... .

5. Минем дустым ... .

(Җавапларны язалар).

 Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

 - Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа сүзләр белдек?

- Дуслар турында.

2. Рефлексия

3.  Өй эше.

  • Үз дусты турында сөйләргә.
  • Укырга, эчтәлеген сөйләргә.
  • Укырга, сорауларга җавап бирергә.
  1. Саубуллашу.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф (рус төркеме) Аергыч пр.

7 нче сыйныфларда( рус төркеме) Аергыч темасына презентаця....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

тест 7 нче сыйныф (рус төркеме)

7 нче сыйныфта тест эше...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...


 

Комментарии

Дәресемдә кулландым! Рәхмәт!