БРТга әзерлек
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

(нчы сыйныфның татар төркеме өчен БРТга әерлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл brtga_zerlek-2015.docx14.49 КБ

Предварительный просмотр:

Ипи кадере

1)Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен.2) Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. 3)Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар.4) Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. 5)Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. 6)Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. 7)Күрсәгез иде, бөтен бер булка.8) Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!

9)Түзмәдем,   уйнаучылар   янына   бардым.  10) Шунда   уйнаучы   бер малайдан сорыйм:

11)—    Нигә булка белән уйныйсыз? — дим.

12)—   Тубыбызны  алып  чыкмаган  идек,— ди.

13)—   Каян алдыгыз соң аны? — дим.

14)—   Чүплектән,—   ди,   кулы   белән   каршыдагы   йортларның берсенә   таба   күрсәтеп.

15)—   Улым,    син үзең    яхшы    малай    шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга     ярыймы     соң?—дип     сорыйм     тегеннән.

16)Малай  җавап  бирми,  башын  иеп, тик басып тора.17)  Кем  малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

18)Ахырдан мин аңа:

— Кара әле, улым, тыңла әле. 19)Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит.20) Ипи бит ул <…> бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. 21)Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар.22) Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. 23)Бер кеше дә иписез яши алмый,— дим.

24)Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. 25)Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар.26) Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап-карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.

(А. Шамовтан)

“Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык». Тексттан алынган җөмләләрне кулланып, сочинение языгыз.

Ипи кадере

В1.4нче җөмләдән кечкенәләр сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

В2.15нче җөмләдән начар сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

В3.6нчы җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

В4. 1нче җөмләдән ялгызлык исемне табып языгыз.

В5. 1-3 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. 9-12нче җөмләләр арасыннан сорау  җөмләнең номерын языгыз.

В7.  Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.                Малай,(1) бер сүз дә дәшмичә,(2) сүземне тыңлап торды-торды да,(3) иптәшләре янына йөгереп китеп барды.

В8.16-18нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

В9.26нчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

В10. 21нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

В11. 20нче җөмләдә .... урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Сүз белән языгыз.

В12. 15нче җөмләдән эндәш сүзне табып языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ДЙА га әзерлек. Методик ярдәмлек

ДЙА   татар теленнән   әзерләнер  өчен  методик күрсәтмәлек...

БРИ әзерлек эше буена чыгыш

Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

ДЙА га әзерлек

9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек дәресе...

БРТга әзерләнү (хат язу)

БРТга әзерләнү өчен кулланган материалларым...

БРТга әзерләнү (ситуатив күнегүләр)

БРТга әзерләнү өчен материал (ситуатив күнегүләр)...

Рус төркемнәрендә БРТга әзерлекнең башлангыч этабы

Гомуми белем бирү оешмасында татар телен укытуның максаты – татар теленнән гомуми белем бирү вакытлы стандартында күрсәтелгән күләмдә 9 нчы сыйныф укучыларының дәүләт телендә аралашуга әзер булуын күр...