Рус төркемнәрендә БРТга әзерлекнең башлангыч этабы
статья на тему

Гомуми белем бирү оешмасында татар телен укытуның максаты – татар теленнән гомуми белем бирү вакытлы стандартында күрсәтелгән күләмдә 9 нчы сыйныф укучыларының дәүләт телендә аралашуга әзер булуын күрсәтү һәм укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус төркемнәрендә БРТга әзерлекнең башлангыч этабы

Укучыны БРТга әзерләү - бик җаваплы процесс. Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрен күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Биремнәрнең үтәлеше укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләргә ярдәм итә.

Гомуми белем бирү оешмасында татар телен укытуның максаты – татар теленнән гомуми белем бирү вакытлы стандартында күрсәтелгән күләмдә 9 нчы сыйныф укучыларының дәүләт телендә аралашуга әзер булуын күрсәтү һәм укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив принциплар кулланып кына максатка ирешеп була. Коммуникатив принцип телдән (тыңлап аңлау, сөйләү), язма (уку, язу)  сөйләү формаларын бер-берсе белән тыгыз бәйли.

Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.

Һәр укытучы укучылары белән бу җитди сынауга әзерләнә һәм әзерләнгәндә уңышка алып килүче нәтиҗәле ысуллар эзли. Төп ныклы әзерлек 7, 8 нче сыйныфта башлана. Ләкин, минемчә, БРТга әзерлек башлангыч сыйныфлардан ук башлана.

Тестның 1 нче бүлеге - диалог белән эш. Укучылар 1нче сыйныфтан ук диалоглар төзиләр. 1нче сыйныфта диалоглар гади булса, 4нче сыйныфта алар катлаулана. Мөстәкыйль төзелгән диалогны тыңлаган сыйныфтагы башка укучыларга диалог буенча сораулар бирелә. Мәсәлән: "Китапханәдә" темасына төзелгән диалогны тыңлаганнан соң түбәндәге сораулар бирергә мөмкин:

Алеша кая барды?

Алеша нинди китаплар укый?

2 нче бүлектә имтихан тотучы бирелгән текст буенча җөмләләрнең туры килү, килмәвен билгели. Мондый типтагы биремнәр һәр текстны укыганнан соң башкарыла. Быелгы 4 нче сыйныф мониторинг тестында да бу бирем бар иде. Бу тип биремнәргә әзерлек бирелгән рәсем яисә русчага тәрҗемәсе буенча тексттан җөмләне табудан башлана. (найди в тексте предложения, соответствующие данным рисункам, найди из текста предложение, где говорится о...) Соңрак укучылар  2 җөмләдән текстка туры килгән җөмләне сайлыйлар. Текстка туры килмәгән җөмләнең ни өчен туры килмәвен укучылар башта рус телендә аңлатса, 4нче сыйныфта инде татарча аңлаталар. Мәсәлән: "Чирик" хикәясен укыганнан соң:

Кар өстендә бер чыпчыкны күрдек.

Кар өстендә бер песнәкне күрдек. (икенче җөмлә туры килми, чөнки текстта кыз һәм әни кар өстендә песнәкне күрмәделәр)

3 нче бүлектә текстта төшеп калган сүзне кирәкле грамматик категориягә куярга кирәк. Бу тип биремнәр 1 нче сыйныфтан башкарыла. Башта укучылар кая, кайда, кайдан соравына җавап бирүче сүзләргә кушымчалар өстәсә, соңрак исемнәрнең башка килеш, тартым; фигыльләрнең хәзерге, үткән заман, зат-сан; сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары да өстәлә.

4 нче бүлектә имтихан тапшыручы бирелгән сөйләм ситуацияләренә реплика язалар. Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә ситуатив күнегүләр төп рольне уйный. 1нче сыйныфтан ук бер генә дәрес тә ситуатив күнегүләрсез узмый. Бары тик алар катлаулана гына.

Мәсәлән: 1 нче сыйныфта - Ты, выходя  из школы, звонишь маме, сообщаешь, что возвращаешься из школы. (Мин мәктәптән кайтам.)

3 нче сыйныфта - как скажешь о том, что у тебя много уроков, но ты помогаешь маме. (Минем дәресләрем күп, ләкин мин әнигә булышам.)

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Бердәм Республика Тестына әзерлек рус баласының татар телен өйрәнә башлаган көненнән үк башлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

9 сыйныфта рус төркемнәрендә татар теленнән ГИА га әзерләнү өчен тест

9 сыйныфта рус төркемнәрендә  татар теленнән ГИА га әзерләнү  өчен тест...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...