Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ
план-конспект урока (7 класс) на тему

Вафина Гулия Илдусовна

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_kilde_sren_analiz.docx29.48 КБ
Файл dres_ochen_prezentatsiya.pptx2.17 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

7 нче сыйныфта әдәбият дәресе

(яңа буын федераль белем стандартлары буенча)

Автор:  югары  категорияле татар теле

                                                                                   һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                  Вафина Гөлия Илдус кызы.

2015 нче ел

Тема: Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге” драмасына анализ.

Максат: 1. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының

                  куелышын, төп конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау.

               2. Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт

                  төшенчәсен формалаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү.

               3. Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү.

Җиһазлау:  дәреслек, компьютер, проектор.

 

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, безнең бу дәресебез башка дәресләрдән аерыла: дәресебездә кунаклар да бар. Минем сезгә теләгем: бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз. Уңышлар сезгә!

II. Өй эшләрен тикшерү.

- Узган дәресләрдә   сез Ш. Хөсәенов иҗатын өйрәндегез. Өйдә нәрсәләр эшләп килдегез? ( Әсәрнең эчтәлеген кабатларга, драма әсәрләрен анализлау үзенчәлекләрен кабатларга, "Әни килде” драмасын анализларга әзерләнергә иде)

Таймд-пэа-шэа укучылар парларга бүленәләр һәм, кара-каршы партнерлар бер-берсенә нәсернең эчтәлеген сөйлиләр.

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, барыгыз да әсәрнең  эчтәлеге белән таныш. Алдагы тәҗрибәгә таянып, дәресебезнең темасын да билгеләп китик инде. (Ш.Хөсәеновның "Әни килде” драмасын анализлау”)

- Драма әсәренә анализ ясау тәртибен искә төшерик әле. (Сюжетны кыскартып сөйләгәннән соң, төп һәм ярдәмче конфликтларны табабыз. Чөнки драма әсәрләре нигезендә һәрвакыт конфликт ята. Конфликтка кергән якларны өйрәнеп, бу Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлек табабыз.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

-  Әсәрнең эчтәлеген хәтердә яңарттык.

- Ә хәзер конфликт төшенчәсен искә төшерик әле. Нәрсә ул конфликт?

(РЕЛЛИ-ТЭЙБЛ)- Хәзер  өстәлдәге кәгазь битләренә ике укучы чираттан янәшә иптәшегез белән әсәрдә булган конфликтларны язып чыгыгыз. ...

- Нинди конфликтлар таптыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)  

- Укучылар, беттеме? Язганнарны ачыклап чыгыйк та, тапканнарын тагын өстәрбез. Сәяр һәм аның туганнары арасындагы конфликтның сәбәпләре нәрсәдә? (Сәяр туганнарына да әйтмичә өйләнергә җыенган. Ул Римманы ярата, үзен бик бәхетле хис итә. Ә шушы бәхетле минутларын үзенең туганнары ,әнисе белән бүлешергә уенда да юк. Аның әти-әниләрдән хәер-фатиха алу йоласын санга сукмавын күрәбез.

    Ә туганнары кече энеләрен котларга килгәннәр, бүләк тә алып килгәннәр. Алар шат, дус, тату, шаяралар, көлешәләр.Яшь килен алдында үзләрен яхшы итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта бер-берсенә төртмә сүз, авыр сүз әйтеп кимсетергә дә күп сорамыйлар)

- Балаларының бәхетле, шатлыклы минутларына тагы да бәхет өстәп, әниләре килеп керә. Укучылар, игътибар итик әле, балалар белән Ана ничек очраша? ( Әсәрдән Ананың килеп кергән өлешен табу)

- Балалар ананы ничек каршы ала? (Ананың килгәненә шатланалар, барысы да шәһәргә күчеп килергә, үзләрендә яшәргә чакыралар, ананы яратуларын, аңа соклануларын белдерәләр. Сәяр башта югалып кала. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый. Бу мәҗлеснең иң түрендә аның әнисе утырырга тиеш иде.)    

- Ә Ананың балаларына мөнәсәбәтенә нинди? (Ул бик уңайсыз, авыр хәлдә кала, чөнки улының өйләнгәнен белмәгән дә. Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша. Һәрберсенә атап күчтәнәчләр алып килгән.)

- Укучылар, сез карап үткән бу күренештә балаларның әниләренә мөнәсәбәтенең эчкерсезлеге ышандырамы? (Юк. Балаларның әниләрен үзләренә чакыруларының төбендә олы яшьтәге анадан файда күрергә теләүләре ачыклана. Алар әниләрен түгел, ә үзләрен күбрәк кайгырталар. Үзләренең бу ясалмалыкларын сиздермәскә тырышалар.)

- Балаларның әниләренә мөнәсәбәтләренең ясалмалылыгы кайсы вакыйгадан соң тагы да ачыграк аңлашыла? (Гөлсем Ананың бик җитди авыруы турында әйткәч, туганнарның бер-берсенә дә, әниләренә дә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар авырудан куркалар. Ананың санаулы көннәре генә калганлыгын аңлагач, аны бер баласы да үзенә алып кайтырга теләми). 

- Укучылар, балаларга кем ярдәмгә килә? (Изге күңелле Зөләйха апа ярдәмгә килә).

- Дөрес, укучылар, Ана өчен бөтенләй чит булган кеше ярдәмгә килә. Бу образга да бәя биреп китик әле. 

РЕЛЛИ РОБИН. –Укучылар, Зөләйха драмада төп герой булмаса да, мөһим роль уйный. Хәзер каршыдагы иптәшегез белән чиратлашып, Зөләйха образына хас сыйфатларны язып куегыз.

 (Зөләйха апа - Сәярның квартира хуҗасы. Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. Кешеләргә шәфкатьлелек эшләү, игелекле булу аның күңелендә. Ул больницада шәфкать туташы булып эшли. Аның ни өчен шундый профессия сайлавы да аңлашыла.)

- Укучылар, әсәрдәге башка конфликтларга да игътибар итик әле. Сәяр – Римма конфликты нидән гыйбарәт? (Римма Сәярның әнисен больницадан алып кайтырга бармый. "Я анаң, я мин!” – ди ул, түбән җанлылык күрсәтә. ә Сәяр әнисен чын күңелдән ярата. Римманың ярдәм итәргә теләмәвен дә аңлый алмый, аңа кул да күтәрә. Бу адымы белән ул дөрес эшләми, билгеле.)

- Ә туганнар һәм Римма конфликты нидән килеп чыга? ("Без карарга тиеш түгел!”- ди Римма авыру Ана турында һәм чемоданын күтәреп китеп үк бара).

- Ни өчен без бу конфликтны туганнар һәи Римма конфликты дип атадык, туганнар һәм Римма, Сәяр түгел? (Чөнки Сәяр кңеле, рухы белән Анага якын. Ул чит кеше өендә дә анасын кайгырта).

- Туганнар һәм Максуд, Саимә конфликтына да ачыклык кертик инде. (Максуд белән Саимәнең дә Ананы тәрбияләүне үз өсләренә аласылары килми. Югыйсә Анага әллә нинди уңайлыклар да кирәкми. Җан җылысы булса, җитәр иде.)

- Укучылар, бу ике геройга сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Аларга бәя биреп китик әле.(Максуд белән Саимә икесе дә тыныч, сабыр холыклы. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр, пошмас җанга әйләнгәннәр. Уллары Альфредка да тиешле тәрбияне бирә алмаганнар. Ул хатыныннан аерылган, бер җирдә дә эшләми, әти-әнисе җилкәсендә генә яши).

- Укучылар, туганнар һәм Ислам, Расиха конфликтына тукталыйк әле. Бу геройлар турында сез ни әйтә аласыз? (Ислам белән Расиха шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсенә туры килеп торалар. Алар, әниләре килгәч, беренчеләрдән булып, үзләренә яшәргә чакыралар. ә әниләренең авыру икәнен белгәч, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек Ана алып килгән күчтәнәчләрне сумкаларына тутыралар.

    Исламга хас төп сыйфат – куркаклык. Ул бала чактан ук шундый булган – иптәшен судак коткара алмый. Сугыш башлангач, тылда качып ята, ун ел төрмәдә утыра, ялган документ белән өстенлекле пенсия алып ята. Җитмәсә, үзенең шундый яшәү рәвеше белән мактана да).

- Укучылар, дәреслектән Исламның туганнары белән конфликтының иң югары ноктасы булган урынны табып, рольләргә бүлеп укып карыйк әле. ( 69-70 бит)

- Автор нәрсә әйтергә теләде икән бу юллары белән? (Инсаф тормышта гаделлекнең бар икәнен, яки булырга тиешлеген Исламның яңагына сугып аңлатмакчы була.Ул аның кемлеген йөзенә бәреп әйтә. Ләкин Ислам дөньяда яшәр өчен намусның әллә ни кирәге юклыгын белеп алган. Әхлаксыз, ялганга корылган җәмгыятьтә шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың).

- Укучылар, әсәрдә Исламга охшаган геройлар тагын юкмы? (Хатыны Расиха да Ислам кебек үк әхлаксыз. Тагын Альфред бар).

- Туганнар һәм Гөлчирә, туганнар һәм Инсаф конфликтлары турында ни әйтә аласыз?(Гөлчирә Ананың ташкентта яшәүче кызы. "Әнине үзең белән алып кит тә кара!” – ди аңа Расиха. Гөлчирә алып китәргә дә риза.

    Ә Инсаф үзе дә авыру, сугышта ике аягын югалткан. Аның үзен дә ничә еллар хатыны карый. Туганнары, бигрәк тә Ислам белән Расиха, аңа әниләрен дә каратырлар иде).                  

- Укучылар, ә Инсаф үзе нинди фикердә дип уйлыйсыз? (Ул һәркемгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның бит әнисен карарлык мөмкинлеге юк).

- Укучылар, Ананың балаларының күбесе, шул исәптән Гөлчирә дә, Инсаф та, Сәяр да, теләсәләр дә, әниләрен үз өйләренә алып кайта алмыйлар. Теләкләре һәм теләкләрен үти алмаулары аларның эчке конфликтын тудыра. Туганнар белән бу геройлар арасындагы тышкы конфликт шунлыктан көчле түгел.

    Әсәрдә без карап үткән конфликтлар барысы да диярлек тышкы конфликтлар. Драма әсәренә хас тирән дәрәҗәдәге эчке конфликтны кайсы персонажда күрергә була? (Ана күңелендә эчке конфликт бар).  

 - Ул нидән гыйбарәт? (Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшь вакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана, үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә).

- Укучылар, Ананың эчке конфликтын ничек атыйбыз инде? (Мәхәббәт – рәнҗеш) 

  ( слайдта  языла)

- Укучылар, автор әсәрнең "Әни килде” дигән исемен ни өчен "Әниемнең ак күлмәге” дип үзгәртте икән? (Беренче исемдә мәгънә юк диярлек. Ул бары хәрәкәт кенә белдерә. Ә икенче исемдәге ак күлмәк символ дәрәҗәсенә җитә. Ак күлмәк – татар халкында сафлык, чисталык, намус билгесе.)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН-

Укучылар, хәзер әсәрдәге метафораларны билгеләп китик әле. Аның өчен һәркайсыгыз түгәрәк буенча берәр метафора язарга тырышып карагыз әле. (Ак шәл. Ак күлмәк. Ак яулык. Ак кар)

 -  Ә ни өчен әсәрдә шәһәр кары белән авыл кары чагыштырып бирелә икән? (Авыл кары аграк, шәһәрдә ул бик тиз карала, диелә. Авыл кары Ана күңеле кебек саф, чиста, пакь. Ананың балалары да авылда чакта шул кар кебек саф, чиста, ак күңелле, самимибулганнар. Шәһәр мохитенә килеп эләккәч, куркаклык, үз-үзеңә генә бикләнеп яшәү балаларны хәтта үз Аналарына карата да шәфкатьсезгә әйләндергән. Буыннар бәйләнеше өзелә баруны да кисәтә автор).Ана кайчан кия ак күлмәген? (Ул аны бәйрәмнәрдә, шатлыклы көннәрендә кия. Матур ак күлмәк аңа илаһилык, мөстәкыйльлек биреп, аны башкалардан аерып тора. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге җан булып килеп баса. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән. )

- Язучы драманың исемен башта “Әниемнең ак күлмәге” дип   куя. Соңрак “Әни килде” дип үзгәртә. Кайсы исем отышлырак дип уйлыйсыз?

-Чыннан да, укучылар, әсәрнең ике исеме дә тирән мәгънәгә тирәнәя. Ана Максуд, Сәярларның әнисе генә түгел, минем, синең, башкаларның әнисе буларак та кабул ителә.

- Ә, укучылар, Анадан соң аның күркәм сыйфатлары кемдә дәвам итәр дип уйлыйсыз? Бармы әсәрдә авторның өмете, ышанычы булырдай геройлар? (Авторның ышанычы Сәяр һәм Рәйханда дия алабыз. Ананың күңел аклыгын бу ике персонаж дәвам итәр диясе килә. Чөнки Сәяр – кыю, үз сүзен әйтә ала торган кеше, әнисенә мөнәсәбәте дә яхшы.

    Ә Рәйханны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләп үстергән, ул аның күңел җылысын тоеп үскән).

- Укучылар, без, әсәр сюжетына нигезләнеп, конфликтларны тикшердек. Кайсы конфликт төп конфликт дип уйлыйсыз? Ни өчен? (Ананың эчке конфликты – төп конфликт. Чөнки ул әсәрнең төп идеясен ачарга ярдәм итә).

- "Әниемнең ак күлмәге” әсәре аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки җавап бирергә әсәр үзе ярләм итәр? (Авторның әйтергә теләгән Ананың соңгы васыять сүзләрендә аңлашыла.) (Дәреслектән табып укыла).

- Ананың балаларына булган мәхәббәт хисләре аңлашыла. Нинди генә булсалар да, Ана өчен бала – бәгырь кисәге, диләр. Шул ук вакытта бу юлларда үпкә, рәнҗеш тә бар. Ул балаларының кешелек сыйфатларын югалтулары белән бәйле.

    Авыру Ананы сыендыра алмаган балалар яшәгән җәмгыять авыру, аны дәваларга кирәк. Җәмгыять авыру икән, димәк, Ил, Ватан авыру. Әсәр безне әхлакый, рухи яңарту, сәламәтләндерү кирәклеге турында кисәтә.

- Укучылар, димәк, әсәрдәге конфликтлар ярдәмендә автор нинди төп проблемаларны күтәргән? (Балаларның Анага карата бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; ир белән хатынның гаиләдәге урыны; гаиләдә бала тәрбиясе һ.б.) 

Таймд-пэа-шэа

- Мәкальләгә нинди мәгънә салынган, аларны кайсы ситуацияләргә янәшә куеп карап була?

  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Алтмышка җитсен бала,
             Ана өчен һаман да бала.
  • Туган ана бер, туган Ватан бер.

- Бер сүз белән генә әйтсәк, автор җәмгыятьне борчып килгән әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Әдипбезнең һәркайсыбызга да эндәшә: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен чын кеше булу кирәк.

- Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар тормышта да күзәтеләме? (Хәзерге вакытта әниләрдән ваз кичкән балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын картлар йортында уздыручы аналар да күп. Яхшымы – яманмы алар – аналарга безнең тарафтан хөрмәт зур булырга тиеш).

-  Укучылар, тагын кайсы авторның нинди әсәрендә Ана образы үзәккә куелган? (Аяз Гыйләҗевнең " Җомга көн, кич белән”, Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять”, Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр”, Фоат Садриевның "Таң җиле” һ.б. әсәрләрдә).     

- Укучылар, әсәр бик гади, ләкин уйландыра. Чын кешеме без? Әти-әниләр алдында, туган җир каршында намусыбыз чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Тапкан, баккан, кадерләп үстергән әниебезне рәнҗетмәдекме?

    Дәресебезгә эпиграф итеп алынган Туфан Миңнуллин сүзләрен берегез дә исеннән чыгармасын иде. (Укытучы яттан укый).    СЛАЙД

 

V. Рефлексия.

- Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Нәрсә башкардык?

- Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

VI. Үзбәя кую.

Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз. (Билгеләр куела)

VII. Өйгә эш.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве. Шәриф Хөсәенов (1929 – 1999)

Слайд 2

Ш. Хөсәеновны драматург буларак таныткан әсәрләр “Профессор кияве” (1952) “Бирнәле кыз” (1954) “Зөбәйдә – адәм баласы” (1961) “Егерме ел үткәч” (1962) “Әниемнең ак күлмәге” (”Әни килде” )(1968)

Слайд 3

“Зөбәйдә – адәм баласы” трагикомедиясе (1961) (Беренче куелыш) Зөбәйдә ролендә – Наилә Гәрәева Кешеләр! Сез Зөбәйдәгә дөрес юлны сайларга булышыгыз, аны сукмактан читкә этәрмәгез!

Слайд 4

Г. Камал театры. “Әни килде” Беренче куелыш. (1970). Ана ролендә – Галимә Ибраһимова.

Слайд 5

Ана йөрәге барысын да сыйдыра. Г. Камал театры. “Әни килде”. Икенче куелыш.(1999) Ана ролендә – Наилә Гәрәева

Слайд 6

Дәреснең темасы: “Әни килде” драмасына анализ

Слайд 7

Драма әсәренә анализ ясау тәртибе Эчтәлекне кыскача сөйләп чыгу. Төп һәм ярдәмче конфликтларны билгеләү. Геройларны өйрәнү. Әсәрне өлешләргә бүлү. Өлешләр арасындагы бәйләнешне ачыклау. Идеяне билгеләү

Слайд 8

Конфликт – вакыйга-күренешләр, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар бәрелеше. Ул : - кешеләр арасында - кеше һәм тирәлек арасында - кеше һәм яшәү рәвеше арасында - кешенең үз эчендә булырга мөмкин.

Слайд 9

Әсәрдәге конфликтлар Сәяр туганнары

Слайд 10

Ана һәм балалар мөнәсәбәте Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша, ләкин балалар үзләрен күбрәк кайгырталар

Слайд 11

Зөләйха образы Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була.

Слайд 12

Әсәрдәге конфликтлар Сәяр Римма Туганнар Римма Туганнар Максуд, Саимә Туганнар Ислам, Расиха Туганнар Гөлчирә Туганнар Инсаф

Слайд 13

Эчке конфликт Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар, тик аларга карата үпкәсе дә зур.

Слайд 14

Әсәрдәге метафоралар Ак шәл Ак яулык Ак күлмәк Ак кар

Слайд 15

Әсәрнең идеясе нинди? Намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк.

Слайд 16

“Кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак бул-са, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да ,хәтта Ватанын да сата!..”

Слайд 17

Драмада күтәрелгән мәсьәләләр: балаларның Анага карата бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; гаиләдә бала тәрбиясе; туганнар арасында җылы мөнәсәбәт

Слайд 18

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен әти – әнисенә бурычлы . Ата – анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була . (Т. Миңнуллин )

Слайд 19

Ш. Хөсәенов иҗаты үлемсез Мин үлгәч, каберем өстендә сиреньнәр чәчәк атсын. Узган –барган юлыксын да кайгыларын онытсын. Ш. Хөсәенов

Слайд 20

Өй эше Әниләр, ана һәм бала мөнәсәбәте турында 5 мәкал ь язып килергә һәм аңлатырга әзерләнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).

Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло

Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о  ли...

Анализ диктанта схема анализа

Дана схема анализа. Это ускорит вашу работу...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».

Тип: урок- исследование  Цели:  1) познакомить с фактами биографии            А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.

В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».

Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...