Эссе
материал на тему

Минем   Минем педагогик осталыгым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

ТУКАЙ   МУНИЦИПАЛЬ   РАЙОНЫ

ИСКЕ  АБДУЛ  УРТА  ГОМУМИ  БЕЛЕМ  БИРҮ МӘКТӘБЕ

ЭССЕ

Минем педагогик осталыгым

                                                     

                                                                 I квалификацион категорияле

                                                               татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                             Вахитова Елена Петровна

2015 нче ел

...Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                                                                                                         Сез иң  гүзәл  кеше икәнсез!

(Ф.Яруллин)

Кырык биш минут... Күпме бу, әллә бик әзме? Гасырлар югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, кырык биш минут – мизгел. Ә укучылар өчен? Алар кырык биш минутлык һәр дәресне үзләренчә бәяләрләр иде, минемчә. Балалар өчен кайбер дәресләр гасырдан да озын тоеладыр, ә кайберләре минут эчендә узып китә. Укытучы шушы ике якны берләштерергә тиеш, ягъни сизелмичә узган дәресләрдә укучылар күңеленә, аңына халкыбызның гасырлар буена тупланган акылы, фәлсәфәсе, кануннары кереп калсын иде. Минемчә, мондый беренче карашка шактый катлаулы булган максатны тормышка ашыра алган укытучы, чыннан да, укучылар күңелендә урын алырга хаклы.

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

Әдәбият дәресендә әсәрләрне өйрәнүне мин биек кыяга менү белән тиңләр идем. Менә без аның каршында торабыз, безнең алда – үтеп чыга алмастай киртә. Без барыбыз да аста, ничек менәргә белмичә баш ватабыз, фикер алышабыз. Шушы мизгелләрдә иҗат башлана да инде. Һәр бала табигате белән эзләнүче бит ул. Шушы омтылышны сүндермәскә, аңа ярдәм итеп торырга гына кирәк. Ләкин ярдәм белән ярдәм арасында да аерма бар. Укучыны бәйдәге җан иясе шикелле ияртеп алып менәргә һәм ирекле кош итеп очырырга мөмкин. Һәр ике очракта да нәтиҗә төрлечә булачак бит. Иркенлек ул - йөгәнсезлек түгел, иркенлек – хөрлек.

Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.

Дәресләрдә укучылар укытучы әйткәнне тыңларга, аның биремнәрен эшләргә күнеккән. Әгәр без көн саен кабатлана торган бу схемадан читләшеп, укучыларны әсәр белән күзгә-күз калдырсак? Әйе, ничек тели, шулай бәя бирсен, ошамаган якларын әйтсен. Ул бит үзе алдына максатны инде куйды, шуңа ярашлы рәвештә эш итсен. Кыяга менгәндә бит-куллары тырналган кебек, аның җаны тырналсын, күңеле эзләнсен, җаны бәргәләнсен. Мондый очракта укучылар үзләрен бик җаваплы хис итәләр, чөнки алар әзер бәяне сөйләмиләр, алар үз фикерләрен булдыралар, шушы уйларын дәлиллиләр, хисләрен иптәшләренә белдерәләр. Монда уйлар, хисләр, фикерләү, фантазия – барысы да эшкә җигелә. Дөрес, әзерлексез укучы өчен мондый эш шактый авыр булырга мөмкин, кыяга менү җиңел түгел. Ләкин бер тапкыр фикри киңлекләрдә йөзгән шәхес инде катгый кысаларга риза булмаячак!

Мин тәкъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым: укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына баланы ышандыру.

Өскәрәк күтәрелгән саен, бала үзенә иптәшләр кирәк икәнлеген аңлый, аларның ярдәменә мохтаҗ була башлый. Чыннан да, нигә әле укучы дәрес буе укытучының күзенә карап утырырга тиеш? Иптәшләренең карашында никадәр ачылмаган сер ятканын белсен ул, аларның ышанычлы иңен тойсын. Шулай итеп без укучыларны авыр юлда тугры дуслар сайларга, аларны сакларга өйрәтәбез. Әйе, кыя дигәнебез гап-гади әсәр, ә авыр юлыбыз – такта каршына чыгып сөйләү булса да, шушы адымнан, бер-береңә ярдәмнән чын дуслык башланганын мин тәгаен беләм.

 ...Менә алар сыйныф каршында басып торалар. Аларның бу әсәргә карата үз фикерләре, бәяләре бар. Алар бу уйларга үзләре барып җиткән, алар күңелдәгесен әйтергә омтыла. Алар инде кыя башында диярлек... Бер генә адым калган, бер генә адым. Бу адым – иҗади бәя, укучылар гадәттә бу очракта синквейн язарга яраталар. Рифмасы булмаса да, мондый шигырь язу – зур сәнгать. Рифма, ритм артыннан куып мәшәкатьләнәсе булмагач, бу юллар ихласрак чыга, күңелгә ныграк тәэсир итә. Синквейн яза алган укучы, чыннан да, кыя башында. Ул – бәхетле, ул бүген тагын бер югарылыкны алды!

...Кырык биш минут... Күпме бу, әзме?..Тормыштагы кыяга менәр өчен бик аз, билгеле. Ә менә укучыларны фикри, иҗади биеклекләргә алып менү өчен – нәкъ таманга туры килә. Шуның өчен мин көн саен әдәбият дәресенә керәм һәм укучыларымның күзләрендә яңа кыяларны яуларлык омтылыш күрәм. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә...  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...