Внеклассное мероприятие "Встреча с ветеранами ВОВ"
методическая разработка (6 класс) на тему

Батталова Люция Акрамовна

Внеклассное мероприятие на татарском языке, посвященное 70- летию Великой Победы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bashkortstan_respublikasy_mgarif_hm_fn_ministrlygy.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

БИШБҮЛӘК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!

(Класс сәгатендә Бөек Ватан сугышы һәм

 тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

(Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Максат: Укучыларны Бөек Ватан сугышы чорында авылдашларыбызның сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыклары белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Сыйныф бәйрәмчә бизәлә. Тактага түбәндәге шигырь юллары эленә:

   « Картаймагыз әле, ветераннар,

   Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар,

   Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

   Сезгә тиеш әле бик күп назлар!»    

«Алар Ватан өчен көрәштеләр» исеме астында авылыбыз ветераннарының портретлары куелган стенд,

«Герой-шәһәрләр» стенды, укучыларның Җиңү көненә багышлап ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, сугыш вакыйгалары сурәтләнгән плакатлар эленә.

 Левитан тавышы язылган видеотасма кулланыла.

 1 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

 2 нче алып баручы: Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә!

1 нче алып баручы: Хөрмәтле ветераннар! Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, Сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен, сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык.

1 нче алып баручы:

 Матурлыгы өчен бу көннәрнең

 Кемнәр генә корбан булмаган!

 Исемнәрен тарих безгә үзе

 Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына

 Авылдашлар башын салдылар.

 Безнең гомер өчен алар

 Мәңгегә чит җирләрдә калдылар!

Халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган «Илкәем» җыры сезгә музыкаль сәламебез булып яңгырасын.

2 нче алып баручы: Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар гасырлар буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

1 нче алып баручы:  22  июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп  йоклыйлар. Шул вакытта фашистлар безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

 

Видеотасма. Левитан тавышы. (Сугыш башлануы хәбәр ителә)

2 нче алып баручы:  Берни аңламаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара төтен каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Бер укучы Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укый.

1 нче алып баручы: Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион  кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

2 нче алып баручы: Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 нче алып баручы:

Ул елларны ничек онытасың,-

 Ил язмышы кылыч йөзендә.

 Ир-егетләр китте яу кырына,

 Алып көче тоеп үзендә.

2 нче алып баручы:

Ирләр китте, кызлар елап калды,

 Шаулап калды иген, өлгереп.

 Басу капкасына чаклы озата барды

 Яше, карты, барысы өзелеп.

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

 Елап калды күпме хатыннар.

 Туйда кигән күлмәкләре калды,

 Күпме бала калды, ятимнәр.

1 нче алып баручы: Бөек Ватан сугышына безнең Яңа Биктәш авылыннан     кеше китте.

Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Солдатлар турында җыр» башкарыла.

2 нче алып баручы:

 Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

 Китсәләр дә, күбесе кайтмады.

 Алар өчен бары җилләр генә

  Ачып-ябып йөри капканы.

1 нче алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган  туфрагын күрү

бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелеккә калдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.

Бер минут тынлык.  (Класс аягүрә басып тын кала.)

1 нче алып баручы:  Авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы.

Ана һәм һәйкәл.

(Сәхнәдә солдат-һәйкәл. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык- ана боек кына һәйкәл янына килә.)

Ана: Исәнме, улым! Менә мин  яңадан синең яныңа килдем. Салкын түгелме, балакаем?

Улы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың улым? Хәтерлисеңме, «Берлинны гына алыйк та, кайтып җитәрмен» - дип язган идең соңгы хатыңда.

Улы: Әйткән сүзләрең һәрчак йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады шул, дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Илебез азатлыгы өчен миллионнар башларын салды.

Ана: Шулай да бит, әмма синең үлемеңә һич тә ышанасы килми, балам!

Улы: Картлык көнеңдә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Барысы да җитеш, улым. Оныкларым үземне бик ярата. Бәлки, син мине танымагансыңдыр да, улым?

Улы: Таныдым, әнкәй, әллә кайдан таныдым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, үзем дә тимердән шул.

Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы авыр шул, улым.

Улы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин бит Ватан өчен, бүгенге тыныч көннәр өчен һәлак булдым.

Барысын илгә бирдем-күпме көнем булды

Кичер, әнкәй, мине кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан илгә кайта алмавымны,

Кичер, әнкәй, чит ил туфрагында

Мәңгелеккә ятып калганымны.

         Язмышлары миндәй – миллионнар!

Самат Шакир сүзләре, Фасил Әхмәтов көенә «Яраннар чәчәк аткан» җыры башкарыла.

2 нче алып баручы: Сугыштан барлыгы    кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк.

1 нче алып баручы:  Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!, дип озаткан иде авыл халкы үзенең  кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтуына ышанганнар иде әле. Үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең  шаһиты булды олы юл.

Л. Батыркаева көе, М.Галиев сүзләренә «Кайту» җыры башкарыла.

2 нче алып баручы: Авыр, бик авыр еллар иде. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды, ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә  кирәк иде. Әмма сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

 Тылдагы хатын-кызларның  һәм балаларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

1 нче алып баручы: Ә хәзер сугыш вакытында, 1944-1945 елларда, 12 -15 яшьлек үсмер кызның ничек зурларга ияреп колхозда эшләве турында сүзне Габдрахманова Миниса  апага  бирәбез.  

(Миниса апа чыгыш ясый).

 2 нче алып баручы: Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен - «Уракчы кыз» җырын ишетерсез.

Н.Исәнбәт сүзләре, халык көенә «Уракчы кыз» җыры башкарыла.

1 нче алып баручы: Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә! Шул чорларны искә алу өчен сүзне Зарипова Әклимә апага бирәбез.

    (Әклимә апа чыгыш ясый).

2 нче алып баручы:  Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен «Әйләнеп кайтыгыз» җыры башкарыла.

Р.Хәсәнов көе, М.Шиһапов сүзләренә«Әйләнеп кайтыгыз» җыры башкарыла.

1 нче алып баручы: Ай  бу кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә

йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Җиңү тизрәк килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт Сезгә!  

Ф.Кәримнең «Ант» шигыре укыла.

2 нче алып баручы: Әйе, якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан.    

(Ветераннар чыгышы).

Алар хөрмәтенә «Герман көе» башкарыла.

2 нче алып баручы Алар  Мәскәүне саклауда да, Сталинград сугышында да, Курск дугасында да, Европаны һәм Азияне азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде: 1945 ел, 9 май.

 

«Җиңү көне» җыры  көе ишетелә.

1 нче алып баручы: Менә алты дистә елдан артык тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин  сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик дуслар аша һаман да үзен сиздерә.  

               

  2нче алып баручы: Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз - каһарман!  Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз - гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы.Сез әле дә олы йөрәкле сугыш чоры кешеләре!Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!

Әхмәт Исхакның «Кирәкми безгә сугыш» шигыре укыла.

               1 нче алып баручы: 

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле күп язлар,

Сезгә тиеш әле күп назлар.

Ветераннар турында җыр яңгырый.

“Класс сәгате” җыр яңгыраган вакытта  укучыларның ветераннарны бүләкләве белән тәмамлана .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

О ветеране педагогического труда

Художественный очерк...

Внеклассное мероприятие "Встречая ветеранов"

Мероприятие можно использовать и на 23 февраля , и на 9 Мая.Литературно - музыкальная композиция  проводилась с учениками 10 класса....

Внеклассное мероприятие "Встреча с ветеранами"

Сценарий праздника ко дню пожилого человека...

К разделу "Уроки Мужества" (акции, внеклассные мероприятия, классные часы,встречи с ветеранами, экскурсии по боевым местам Воинской Славы).

У войны недетское лицо – это знают все. Но многим ли известно, сколько раз пересекались дети и война?В России 8 февраля вспоминают советских мальчишек и девчонок, которые плечом к плечу со взрос...

Конспект внеклассного мероприятия Праздник для ветеранов Великой Отечественной войны.

Расширить представление обучающихся о Великой Отечественной войне, воспитывать уважение к героическому прошлому страны, пробуждать сочувствие к людям старшего поколения; формировать положительную оцен...

Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов «Сезнең гомер-безнең горурлык»

Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов школы в праздник дня пожилого человека. «Сезнең гомер-безнең горурлык»...