Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең тормышчанлыгы
статья на тему

Әюпова Алсу Фаит кызы
Үз гомерендә 33 китап авторы Рафаил Төхфәтуллин укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый. Сәләтле язучының хезмәте күп кенә эзләнүләргә һәм тәҗрибәләргә бай. Бу иҗатның төбендә үз туган халкыңны, милләтеңне ярату, туган туфракның шифалы йогынтысы ята. Ә болар барысы да укучы күңелендә Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең хезмәтләренә карата бары тик горурлык хисләре генә тудыра торгандыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rafail_tohftullin.docx29.42 КБ

Предварительный просмотр:

Әюпова А.Ф.

ТР Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең тормышчанлыгы

Халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре биргән минем республикам. Шулар арасында күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинны әдәбият дөньясына Арча районы Яңа Иябаш авылы бүләк иткән. Әдәбият мәйданына килгән еллардан алып, безнең прозаның үзенчәлекле һәм сәләтле бер вәкиле гаять катлаулы һәм борылмалы, сикәлтәле юллар буйлап туктаусыз киләчәккә атлый. Язучының тормышы турында тагын да күбрәк белергә теләсәң, кат-кат аның әсәрләренә әйләнеп кайтырга, Рафаил аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашлары белән очрашырга кирәктер, мөгаен. Ә авыл кешесе - аның әсәрләрендә иң күп очрый торган образ. Җир һәм авыл кешесе гел бергә. Кеше җирне тыңлаучанрак, мәрхәмәтлерәк һәм уңдырышлырак итә барган. Җир кешеләрне хезмәт сөючән, сабыр һәм түзем булырга өйрәткән, аларның табигатен, холык-фигыльләрен үзгәрткән. Шулай Казан артында үзенә бертөрлерәк табигатьле: шактый басынкы һәм тыйнак, ифрат дәрәҗәдә тырыш һәм уңган, хезмәт сөючән, җиргә гашыйк кешеләр формалашкан. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен укыганда, шул якларның сабыр холыклы эшчән кешеләре белән очрашасың, барыннан да бигрәк, данлы Казан артының үзгә бер сулышын, рухын тойгандай буласың. Түземсезләнеп, яңа китапларына сәяхәт кыласы килә башлый, яңадан-яңа образлар белән очрашасы килү теләге көчәйгәннән-көчәя генә бара. Истәлекләр белән танышкан саен, язучы турында күбрәк беләсе, аның иҗади эшчәнлеге белән якыннанрак танышасы килә.

Теләсә нинди милләтне, илне, аның халкын барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмдә әһәмиятле була.

Тәнкыйтьчеләр Рафаил Төхфәтуллин иҗатының буеннан-буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр. Ул гадәти хәлләр, гади кешеләр турында яза. Ә гадиләрнең матурлыгы, бөеклеге нидән гыйбарәт? Повестьларының гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы белән аралашуындамы? Татар иле өчен җан атып яшәүче язучыбыз әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй көче нәрсәдә? Боларны аңлату бик үк җиңел түгел. Язучының киләчәк буынга әйтәсе уй-фикерләре дә бихисап. Үзенең бала чагын ул “Минем җаным китапларымда” һәм “Җиләкле аланнар” дип аталган автобиографик повестьларында бик матур итеп сурәтли. “Минем җаным - минем китапларымда, бу турыда онытмагыз. Мин сезнең яхшы кешеләр булып үсүегезгә ышанам,” - дип язып калдыра ул балаларына. 

“Җиләкле аланнар” әсәреннән алынган өзек безне язучы яшәгән вакытка алып кайта. “Без тагын күчендек. Бу юлы әтине район үзәге булган Яңа Кенәр авылындагы урта мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр... Аның район оешмалары, клубы, мәктәбе, кибетләре урнашкан, ике яклап такталы тротуар сузылган төбәге шәhәр урамына тартыла: озын-озын трубалары, гудоклары булмаса да, авыз тутырып “завод” дип төртелгән  май заводы, кирпеч заводы бар биредә, пищепром дигәнендә бик тәмле прәнник пешерәләр, промкомбинат дигәнендә арба-чана, урындык-өстәл ясыйлар – болар шәhәргә тартымлыкны тагын да көчәйтеп җибәрә.

Шулай да, күңелгә аеруча утырганы, әлеге дә баягы, китапханә булуы. Мондагы китап байлыгы, мин сиңа әйтим, Кышкардагы кебек, бер шкафка, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч шкафка гына сыеп бетмәслек! Бөтен бер як стена, идәннән – түшәмгә кадәр китап киштәләреннән тора монда; өске киштәләргә күчмә баскычтан менеп кенә буең җитәрлек.

Аннары әле киносы да монда, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч айга бер генә күрсәтеп китмиләр, механиклар үзендә, көн саен диярлек булып тора монда кино. Әнә шул бай китапханә, көн саен диярлек була торган кино да миңа биредә яңа дуслар табып бирде.”

Әдипнең күпчелек әсәрләре сугыш еллары, сугыштан соңгы авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына, әхлак темаларына багышланган. Аларда шул кырыс чорларга хас реаль чынбарлык һәм кеше язмышлары тасвирлана, хезмәткә, җиргә, яшәү шартларына мөнәсәбәттә  авыл кешеләренең тормышчан, тулы канлы образлары, кызыклы, үзенчәлекле характерлары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. “Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы” әсәреннән китерелгән өзек авыл яшьләрен ничек итеп армиягә озату күренешен күз алдына китерергә ярдәм итә: “1942 нче елның августында армиягә алындым. Донбасстан кайтканнан бирле авыл һәркөн диярлек улларын-кызларын сугышка озата, бу инде гадәти хәл кебек иде. Шулай да безне, унҗиде яшьлекләрне, авыл бик зурлап озатты. Колхозның иң яхшы атларын җиктек, дугаларга җиз кыңгыраулар, шлеяләрдә шәлдерләр чыңлый, тәртә башларында чиккән яулыклар җилферди. Тальянга кушылып җырлый-җырлый урамнар әйләндек”. Ә “Өйгә кайту” әсәрендә Рафаил Төхфәтуллин ашкынып авылына кайту күренешен тасвирлый. “1945 нче елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел... Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем... Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибә... Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә...”

1959 елда Р.Төхфәтуллин нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп килә. Нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә. «Тегермән буасы» (1966), «Давыл чәчәге» (1968), «Бәр барабанны!» (1970), «Бөтнек үләне исе» (1972), «Үзгөлем» (1973), «Кар күзе» (1976) кебек хикәяләр, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турындагы «Агымсу» (1967), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) исемле повестьлар - шуның ачык мисаллары. “Берише язучылар безне күккә карарга, матурлыкны югарыдан, биектән эзләргә чакырган заманда Р.Төхфәтуллин тота да үз юлы белән китә. Ул гүзәллекне тормыш төбеннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтә. Ул Фазылҗан (“Җәйге челләдә”) һәм Хөсәен абзыйлар (“Елга аръягындагы йорт”), Нәби кебек гади кешеләрнең замандашыбыз дәрәҗәсенә күтәрелгән мөлаем образларын тудыра,” - дип яза тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин. Әдипнең авыл темасын яктырткан күп кенә хикәяләре («Җәйге челләдә», 1954; «Елга аръягындагы йорт», 1956; «Күләгә», 1955 һ. б.) һәм бигрәк тә «Авылдашым Нәби» (1957), «Йолдызым» (1962) «Тамчылар ни сөйли» (1964) кебек повестьлары илленче-алтмышынчы еллар татар совет прозасының алга таба үсүен, камилләшүен күрсәткән, тормыш материалын сәнгатьчә анализлауда татар прозасына яңа төсмерләр, сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бәяләнә. “Тамчылар ни сөйли” исемле повестендә җирдә яз ясаучы тамчылар әсәрнең гомуми җылы рухын билгели һәм бу күңел күтәренкелеге, яшьлек хисләре, тормыш матурлыгын тоеп соклану әсәрнең ахырына кадәр дәвам итә. Рафаил Төхфәтуллинның нинди генә әсәренә әйләнеп кайтма, анда туган якка булган җылылык хисе бөркелеп тора, ул туган якны яшел бишек белән тиңли. Тормыш фонының якты күренешләре, сурәт-тасвирларның тормышка оптимистик ышаныч белән сугарылган булулары Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә игътибарны аеруча җәлеп итә. Әдибебез әсәрләрендәге уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы, күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр. Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилеге куела. Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уятмый калмыйлар.

Р.Төхфәтуллин әсәрләренең үзәгенә намус белән көн итүче гади хезмәт кешеләрен куеп тасвирлый, аларның кешене бар иткән, ашаткан-яшәткән туган җиргә, табигатькә тирән мәхәббәт-ихтирам хисләре белән сугарылган уй-кичерешләрен, фидакарь хезмәтләрен сурәтләп күрсәтә. Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Үз гомерендә 33 китап авторы Рафаил Төхфәтуллин укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый. Сәләтле язучының хезмәте күп кенә эзләнүләргә һәм тәҗрибәләргә бай. Бу иҗатның төбендә үз туган халкыңны, милләтеңне ярату, туган туфракның шифалы йогынтысы ята. Ә болар барысы да укучы күңелендә Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең хезмәтләренә карата бары тик горурлык хисләре генә тудыра торгандыр.


Кулланылган әдәбият:

1. Вәлиуллин Р. Ул игелекле шәхес иде. Әлмәт таңнары. – 2004

2. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б.. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

3. Казан утлары, 1974, № 11, 175—180 б. 

4. Рафаил Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1 том. Хикәяләр, повестьлар. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983. 5, 23 б.

5. Рафаил Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 24 том. - ТаРИХ – 2003. 5, 26 б.

6. Рафаил Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 том. Повестьлар. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983

7. Рафаил Төхфәтуллин. Кичке бакча. Повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987

8.Рафаил Төхфәтуллин. Зәңгәр җилкән. Повестьлар һәм хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1988.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Презентация. Т.Ғиниәтуллин. "Миҙал" хикәйәһе

Презентация. Т.Ғиниәтуллин. "Миҙал" хикәйәһе...

Талха Ғиниәтуллин ”Мәтрүшкә еҫе”хикәйәһе.

Әсәйҙәргә ҡарата һөйөү, иғтибарлы ҡараш тәрбиәләү....

Рафаил Төхфәтуллин эзләреннән....

Конкурска җибәрелгән эш...

Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.

Статья для участия в Республиканской научно-практической конференции «Творческий мир Рафаиля Тухфатуллина», приуроченной к 90-летию со дня рождения Р. Тухфатуллина....