Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.
статья на тему

Абдуллина Гульнара Вазировна

Статья для участия в Республиканской научно-практической конференции «Творческий мир Рафаиля Тухфатуллина», приуроченной к 90-летию со дня рождения Р. Тухфатуллина. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._tuhvatullin_konf._statya.docx16.42 КБ

Предварительный просмотр:

Абдуллина Гөлнара Вәзир кызы,

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирүучреждениесе

“17нче урта белем бирү мәктәбе”

Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.

Сугыштан соңгы елларда тормыш итүе бик кыенлаша, шуны сәбәп итеп күп кенә авыл кешеләре, аеруча яшьләр, шәһәргә чыгып китәләр. Нәтиҗәдә авыл халкы шактый кимегән, ә кайбер авыллар бөтенләй югалган.  Авыл бетсә, милләт бетә. Шул нисбәттән чыгып, әдипләребез үз әсәрләрендә шул еллардагы авылның реаль тормышын яктырта башлаганнар. Авылларда гомер итүче кешеләрнең яшәеш рәвешен тасвирлаганнар, анда яшәүнең матурлыгын күрсәткәннәр. Әсәрләрдә авыл дөньясының төрле-төрле якларын ачканнар. Шул әсәрләре белән авылны саклап калырга теләгәннәр алар. Шуларның берсе Рафаил ага Төхфәтуллин була.

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924нче елның 1 гыйнварында Татарстанның Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәр мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач Донецк өлкәсендәге Горловка шәһәренә китеп фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укый. 1942нче елны армиягә алына, сугышта катнаша Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945нче елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителеп, туган авылына кайта. Шул елдан алып 1957нче елның көзенә кадәр ул Яңа Кенәрдә чыга торган Кызыл Юл районы газетасында җаваплы сәркатип булып эшли. 1957 – 1959 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.

 Курсларны тәмамлап кайткач, Р. Төхфәтуллин нефтьчеләр төбәге Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Биредә ул профессиональ язучы сыйфатында гына шөгыльләнә. Бөтен гомерен соңгы көннәренә кадәр татар әдәбияты сәнгате дип янып яши ул.

Язучының күп әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышы, аның кешеләре турында. Повесть, хикәяләренең  геройлары Әлмәт төбәге кешеләре – нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, укытучылар, төзүчеләр. Р. Төхфәтуллин геройларының характерын, холык-фигылен `һәм язмышын тормыш шыртларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы – язучы әсәсрләренең буеннан-буена кызык җеп булып сузылган төп сыйфат. Шулай ук әсәрләрендә кырыс чорга хас реаль чынбарлык тасвирлана, хезмәткә, җиргә, яшәү шартларына мөнәсәбәттә авыл кешеләренең тормышчан, тулы канлы образлары гәүдәләнеш таба.  

Р. Төхфәтуллин туган авылы турындагы беренче хикәяләре (“Эш өсте”, “Җәйге челләдә”, “Елга аръягындагы йорт”) бер цикл тәшкил итәләр. Әсәрләрнең һәрберсендә диярлек, атаклы картлар һәм председатель катнаша. Ләкин нинди генә геройны һәм алар тормышыннан кайсы гына вакыйганы алмасын, автор үз авылын һәм аның кешеләрен төрле аспекттан чыгып тикшерә.

Алтмышынчы елларда Р. Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” исемле повесте басылып чыга. Повестьнең үзәк герое – Нәби. Нәкъ менә шушы образга автор элегрәк язган әсәрләрендә сурәтләнгән уңай геройларның иң яхшы сыйфатларын бер төенгә туплый. Бу образ бәрәкәтле тел һәм осталык белән тудырылган. Әсәрнең басылып чыгуы бер вакыйга булган. Нәби үзе төскә-биткә чибәр түгел, әмма җаны, күңеле матур, эш-гамәлләре күркәм. Чыннан да, Нәбине бүтәннәрдән аера  торган төп сыйфаты – хезмәт сөючәнлек. Алны-ялны белми эшләвеннән дә бигрәк, һәр эшне яратып, пөхтәләп, гүзәллек кануннары кушканча эшләве матурлый аны. Ул әҗерен һич өмет итмичә яратып эшли. Аның уе да байлык туплау һәм кесә калынайту түгел.

Нәби образында гәүдәләнгән әхлак принциплары һич тә юктан булмаган, күктән төшмәгән. Алар татар халкының гасырлар буена эшләп чыгарган әхлак кагыйдәләреннән килә.

Әдипнең “Йолдызым” исемле повестендә дә сугыш һәм аннан соңгы еллар авылы яшьләренең авыр һәм катлаулы язмышы, тормыштагы юллары турында сүз бара. Монда автор үзенең авылындагы балалые һәм яшьлек елларында кәргәннәрен тасвирлый. Төп образлар – Минзифа һәм Давыт. Давыт – авылда иң алдынгы укучылырды саналып йөри. Халык арасында абруе зур, намуслы һәм әдәпле дә. Кәефе яхшы булганда җир җимертеп эшләүдән дә курыкмый, кулыннан эш тш килә. Хәер,Гөлзифа кебек чибәр һәм уңган бер кызны үзенә карата, аның мәхәббәтен яулый алган егет ничек начар булсын да, нишләп беткән баш булсын, ди. Әгәр тормышлары җай гына барса, кыенлыклар белән очрашырга туры килмәсә, бәлки әйбәт кенә яшәп тә киткән булырлар иде. Кызганычка каршы,барыр юлларында авырлыклар очрый. Вакытлы кыенлыклардан чыгу юлын алар икесе ике төрле аңлыйлар. Гөлзифа авылны яхшырту,колхозны ныгыту юлында була. Давыт тиз үзгәрүчән, аумакай табигатьле кеше. Давыт кебек авылдан шәһәргә качып, анда кыенга туры килә башласа, тәртәне яңадан авылга борырга яратучыларны аклап та, аларга ышаны-таянып та булмый.

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән, бер принципиаль төс ала. Кешенең кадере, зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә. Бу геройларны, барыннан да бигрәк, эш кешесе булганнары өчен хөрмәт итәбез. Әдибебез әсәрләрендә уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы, күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр. Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилеге куела. Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уятмый калмыйлар.

Кулланылган әдәбият.

  1. Казан утлары. Туган җир былысы... №1, 1994, 164-166 бит.
  2. Р. Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 2 том, 1983
  3. Сайланма әсәрләр. 2 томда. Татарстан китап нәшрияты, 1982

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 6 том. Казан “Раннур” нәшрияты, 20


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең тормышчанлыгы

Үз гомерендә 33 китап авторы Рафаил Төхфәтуллин укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый. Сәләтле язучының хезмәте күп кенә эзләнүләргә һәм тәҗрибәләргә бай. Б...

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

Рафаил Төхфәтуллин эзләреннән....

Конкурска җибәрелгән эш...

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...

М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәдәни мирас

Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар,...