Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.
учебно-методический материал (8 класс) на тему

Шакирова Дильбар Сагитовна

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ «Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе”

Хафизова Л.Р., 8 нче сыйныф укучысы

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп

темасының чагылышы.

Укытучы: Шакирова Д.С., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек.

I.Кереш.

II. Төп өлеш.

  1. М.Мәһдиев иҗатының үзенчәлеге.
  2. Иҗатында авыл һәм мәктәп  темасы.

III.Йомгаклау.

Кереш .

Мәгълүм булганча, XX гасырның икенче яртысы – татар әдәбиятының

милли нигезләргә кайту чоры – татар прозасында яңа эзләнүләр, яңа сукмаклар психологизмның тәнкыйди башлангычның көчәюе, лирик-эмоциональ башлангычның алга чыгуы, публицистик башлангычның урын алуы кебек сыйфатларның алга алынуы, стиль тенденцияләренең, сәнгати алымнарының байлыгы белән бәйле. 60нчы елларда прозаиклар үткәндә әдәбиятта инде шактый актив, әмма заман идеологиясе белән бәйле рәвештә берьяклырак яктыртылган темаларны яңарак шартларда тулырак һәм объективлырак чагылдыра башлыйлар. Иң әүвәл милли-тәкъдири әһәмиятле булып торган авылның тарихи борылыш чорларындагы яшәешен тулырак сурәтләүгә игътибар арта. Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртүгә омтылулары тагын аларның тарихи үткәнгә, дөресрәге, халкыбызның күпгасырлык тарихына игътибарлары артуга китерде. Бу дәвердә Г.Бәширов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев кебек язучыларның повестьлары языла, В.Нуруллин, Г.Ахуновларның эчке монологка корылган әсәрләре укыла, шигърияттән прозага Ә.Баянов килә. Шулар арасында М.Мәһдиев, әдәбиятка соңрак, әмма катлаулырак юл үтеп һәм зуррак тәҗрибә туплап килү белән аерылып тора.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтьче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев –  прозада беркемне дә кабатламаган, үз стиле булган язучы. Ул инсаниятне борчыган, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә күрсәтә. Язучы иҗатында милләтнең киләчәге,  яшьләр мәсьәләсе дә зур урын алып тора. Әдипне яшь буынның дөньяга карашлары,  яшәү принциплары, уй-хыяллары, мәхәббәт-дуслык хисләре кызыксындыра.

Төп өлеш.

М.Мәһдиев иҗатының үзенчәлеге.

Язучы-прозаик буларак М.Мәһдиев матбугатта алтмышынчы елларның ахырында күренә башлый.

Әдәбият белгече Фәрваз Миңнуллин М.Мәһдиевне яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый. Рафаэль Мостафинга М. Мәһдиев иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый. Язучы һәм тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевне әдипнең күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгаләмә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк арыш серкәсе, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра. Ә Аяз Гыйләҗев үзенең истәлекләрендә мондый сүзләр әйтеп калдыра: “...Әгәр рухыбызның үсеш юнәлешен, җитмешенче, сиксәненче елларда әдәбиятыбызның югарылыгын, аның ни дәрәҗәдә гадел һәм саф булуын өйрәнергә теләсәк, турыдан-туры Мәхәммәт Мәһдиев повестьларына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

        ... Татар халкы күп гасырлар дәвамында чамасыз авыр сынаулар кичерде, шулай да үз йөзен, үз телен, күңел бизәге булган гамен-ваемын югалтмады. Халкыбызның горурлыгын, намусын әнә шулар, М.Мәһдиевнең әсәрдән-әсәргә күчеп килгән, төрле-төрле характерлы, халык уллары саклап алып калды.                

        ... Илбасарлар, гадәттә, беренче эш итеп халыкның аңын томалаудан башлыйлар, тарихны кисеп ташлауга омтылалар. Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү, Фәтхи Бурнашларны Сталин тиккә генә юк итмәгән  ләбаса! Алар белән бергә ул татар халкын җиргә күмәргә дә омтылган! Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев егерменче гасырның иң хәтәр, иң усал елларында милләт бөтенлеге сакчылары булып, мең ел элек салына башлаган хәтер күперенең баганалары булып бастылар”.

Иҗатында мәктәп һәм авыл темасы.

       Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.

      «Без — кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана. Әсәрдә күбрәк мәктәп тормышы тасвирланган. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла.

       Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы  сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.

        Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр — сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.

         Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Повестьны кат-кат алып укыйсы, язучының җанлы итеп биргән образлары белән бер утырып сөйләшәсе, алар арасында кайнашасы килә. Безнең мәктәптә дә повестьтагы хәлләр еш була бит, Мөхәммәт ага, бәлки, шулар турында язгандыр? Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр, минемчә.

         Мөхәммәт Мәһдиевнең мәктәп һәм авыл тормышы тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән икенче бер әсәре — «Фронтовиклар» романы. Романда сугыштан соңгы авыл тормышы, балаларны укуга җәлеп итү тасвирлана. Романның үзәгендә — сугышка китеп, аннан исән-сау кайткан ике укытучы. Алар — сугышның ачысын күреп, үз җилкәләрендә аның авырлыгын тоеп, күпме иптәшләрен шул ерак җирләрдә югалтып кайткан фронтовиклар.

         Әсәрдә аларның оста педагог, тәрбияче, җор телле һәм тормышка гашыйк булуларын күрәбез. Укытучы абыйлары балаларга төпле белем бирә, гадел булырга, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Бигрәк тә Рушад. Аңа мәктәптәге иң тәртипсез сыйныф — алтынчыларны бирәләр, һәр вакыйга, һәр күренеш әхлак сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Тыңламаучы малайлар күпме генә карышсалар да, укытучы алар белән уртак тел табуга ирешә. Хәтта укучылар аны дус күрә, хөрмәт итә башлыйлар. Моңа кадәр һәрвакыт яман сүз белән телгә алынган сыйныф алдынгылар рәтенә күтәрелә. Сугыш кырында сынатмаган фронтовиклар тыныч тормышта да үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Эш, кайгы белән бозылган укучыларны үз канатлары астына җыялар, тәрбия эшен дөрес итеп оештыралар.

        Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә — җыры кала» исемле әсәре дә зур урын алып тора. Анда да Мөхәммәт ага геройларының прототибын, һичшиксез, авылдашлары арасыннан тапкандыр. Чөнки аның бөтен әсәрләрендә туган авылы чагылыш таба.

       Повестьтагы вакыйгалар Кара Чыршы авылында бара. Үзәктә Шәяхмәт карт гаиләсе тора. Шулай ук аның уллары, сугыш чорында авылда барган күренешләр тасвирлана. Авыл халкының авыр тормышы, күп кайгылар күрүе ачык мисал булып тора. Нургали дә сугыштан әтисен күрергә кайтканда поездга тапталып үлә. Нургалинең үлеме табигать күренешләре белән бергә үрелеп бирелә.

         Шулай итеп, әсәрләре аша Мөхәммәт ага әһәмияте буенча сугыш турындагы романнардан ким булмаган мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен аңлата. Табигатьнең назлы баласы кырыс язмыш белән очрашканда үзен ничек тотуы, чишелеш эзләгәндә аның күңелендә нинди хисләр тууы — болар барысы да язучының иҗатында чагылыш таба. Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый, һичшиксез, М. Мәһдиевнең моңа кадәр яратып укылган әсәрләре киләчәктә дә үз укучыларын табачак һәм аларны да матур фикерләре белән дулкынландырачак.

Йомгаклау.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда шуңа игътибар итәсең: ул тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган. Әдип гаять тирән дәрәҗәдә кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлый, күрә һәм шуны укучыга җиткерә белә. Аның әсәрләрен укыганда минем кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы килә. Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя- мәкаләләре, 35фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр. Ул әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче, сизгер, кыю тәнкыйтьче һәм шушы өлкәгә кергән хезмәтләр авторы.

Кулланылган әдәбият

  1. Мәһдиев М. Кеше китә – җыры кала.- Казан “Татар китабы” нәшрияты, 1996.-17б.
  2. Мәһдиев М. Фронтовиклар.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1988.-22 б.
  3. Дәһшәтле чор балалары.- ХӘТЕР, 2010.- 11 б.
  4. Татар әдәбияты. 11нче сыйныф / Казан.Татарстан китап нәшрияты 2012.- 222 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

                РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА         ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ...

НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ

        Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр ...

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.

Статья для участия в Республиканской научно-практической конференции «Творческий мир Рафаиля Тухфатуллина», приуроченной к 90-летию со дня рождения Р. Тухфатуллина....

М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәдәни мирас

Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар,...

М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы

Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хө...

М. Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы

Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында,...