М. Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы
статья (7 класс)

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында, талант ияләреннән корбанчылык та, шәхси кыюлык та таләп итә. Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең  кайсы гына әсәрен алсаң да, аларда мәдәни мирас ярылып ята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m._mhdiev_izhatynda_mdni_miras_saklanyshy.docx21.72 КБ

Предварительный просмотр:

      Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

МБГБУ «Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Мөхәммәт  Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы.

 

     Башкарды:  Гатауллина Нәфисә Фәнил кызы,  

7 нче сыйныф укучысы.

                                                   Укытучы: Рамазанова Р. Г., югары                       категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты

 укытучысы

                          М. Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы.

Мәдәни мирас ("милли мирас" яки "мирас") — бер төркем яки җәмгыятьнең элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланылган мәдәни кыйммәтләр.

Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында, талант ияләреннән корбанчылык та, шәхси кыюлык та таләп итә. Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең  кайсы гына әсәрен алсаң да, аларда мәдәни мирас ярылып ята.

Милләт бары тик мәдәният сакланганда гына яшәячәк, диләр. “Мәдәниятсез халык – телсез халык“ дигән гыйбарә дә бар. Ә бит гореф-гадәтләр, йолалар буыннардан-буыннарга күчкәндә генә тарихта без эзле була алабыз.

Татар тәнкыйте М.Мәһдиевне  үткәнен сагынучы, татар авылының тарихта калган кичәге көнен җырлаучы дип исемләде. Ә бит уйлап карасаң, нәкъ менә аның әсәрләре мәдәни мирас саклануда зур урын алып тора.

“Торналар төшкән җирдә” (1979, август-сентябрь) повестенда автор 1970 нче еллар ахыры әдәбияты өчен актуаль булган иҗтимагый проблемалар – татар авылының үткәне, бүгенгесе, буыннар арасында бәйләнешләр өзелү, туган нигезне оныту кебек мәсьәләләрне алга ала. Әсәр төзелешенә урнаштырылган борынгы йола-гадәтләр дә яшәешне анализлау өчен сайланган детальләр кебек кабул ителә. Шәл бәйләү, аулак өйләр – “тормыш-көнитештәге “күп мәсьәләләрне хәл итү урыны”: “ Монда кызлар бер-берсеннән хезмәткә өйрәнәләр (шәл үрнәкләре, чигү, бәйләү һ.б.), монда егет сайлыйлар, танышалар, аңлашалар, җыр-көй өйрәнәләр, уен уйныйлар”.

Авыр хезмәтләрен җыр, уен-көлке, шаян сүз белән җиңеләйтергә тырышкан халык. Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Солдат озату,  Килен каршылау, Кодалар төшерү, Нигез ашы һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган. М.Мәһдиев исә, үзенең әсәрләрендә җырга үзенчәлекле фикер сала.

“Кешеләрнең кадерле җырлары өч төрле. Бу җырларга халыкның бөтен кайгысы һәм шатлыгы тупланган. Шуларның берсе бик якты: ул җырны бишек янында ана җырлый. Җырның икенчесе дә аныкы: табутта яткан улының боз кебек салкын яңакларын сыйпап җырлый ул аны. Ә өченче төрлесе? Калган барлык җырлар өченчесенә керә...”, -  дип яза Мөхәммәт абый.

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.

Мөхәммәт ага үзенең әсәрендә сабантуйны илаһи серле җыр, моң образына салып тәкъдим итә: “Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына түгел, бу – татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу – татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе”. Сабантуй – татарны туплый, җыйный торган бәйрәм, йола: “Сабантуй көне авылга күрше - тирә авыллардан нәсел-нәсеп җыела”. Димәк, язучы сабантуй мифологик мотивына татар халкының көнитеше, бәхеткә юлы дигән мәгънә сала.

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра.

Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый.

Кулланылган әдәбият

1. Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф. Заһидуллина, Н.М.Юсупова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.2: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 198 б.

2. Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 3 тода. I том: Повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – Б.135-356.  

3. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗатын әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе (Мәкаль, табышмак, җырлар). – Казан: Казандәүләт ун.-ты нәшр., 1982. – 112 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

Научное общество учащихся "Мирас"

Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....

НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ

        Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр ...

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән....

М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәдәни мирас

Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар,...

М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы

Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хө...