Сценарий праздника "Нәүрүз", в 4 классе
план-конспект на тему

Ахунова (Кашапова) Альбина Раифовна

Сценарий праздника «Навруз» подготовлен для детей школьного возраста с целью знакомства детей с национальной культурой, народным праздником «Навруз»; приобщения детей к устному народному творчеству, воспитания уважения к традициям и культуре своего народа, родному языку. Цель: 1) Познакомить детей с национальной культурой, народным праздником «Навруз»; 2)Приобщить детей к устному народному творчеству; 3)Воспитывать уважение к традициям и культуре своего народа, родному языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_nuruz.docx23.08 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 2 нче урта мәктәбе

“Исәнме, Нәүрүз!”

4 нче “В” сыйныфының рус төркемендә уздырылган сыйныфтан тыш чараның план-конспекты

Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кашапова Альбина Раифовна

Әлмәт, 2015 ел.

Сәхнә артыннан хәбәр ишетелә: Әй кардәшләр! Нәүрүздә кырга чыгарга онытмагыз! Җир үзенә орлыклар сорый! Кошлар ризык сорый!

(Бер төркем балалар керә. Ике якка тезелешеп басалар)

Алып баручы 1. 

Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн.

Уйнап күңел ачам диеп,

Бәйрәмгә килде һәркем.

Алып баручы 2. 

Бүген бездә “Нәүрүз” бәйрәме. Элек заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның балалары “Яңа ел” бәйрәмен 22 нче мартта уздырганнар. Аны “Нәүрүз” дип атаганнар. Бу көнне малайлар белән кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Җыр “Яз җитә”.

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгаларда бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә!

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Яз, яз, яз җитә!

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

1 бала. Алеева Арина

“Нәүрүз” бәйрәме мөбарәк булсын

Яз саен кабатланып торсын!

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз.

Нәүрүз мөбарәк булсын.

2 бала. Мавлитов Шамиль

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

3 бала. Алексеев Вячеслав

Әйдә, кояш, сип нурыңны

Кызганма бер дә,

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

4 бала. Рахимова Сабина

Абзый эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,-

Күңелләрең хуш булсын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бөтенеседә кереп китәләр.

Аккордеонда уйнау. Нуруллин Ленар

(“Мөгелсем”, “Баламешкин”)

5 бала. Лаптев Кирилл

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Авазлары чыңласын.

Эх шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

6 бала. Хайруллина Алиса

Әйдә, әйдә катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр.

Эх, шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

Татар халык биюе. “Шома бас”

(Алиса, Арина, Диана, Эльмира, Катя, Сабина)

Алып баручы 1.  Карагыз әле, Кара каргалар килгән, алар яз килүен хәбәр итүчеләр.

Кара каргалар:

7 бала. Даешов Данис

Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр,

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән җирләргә.

8 бала. Сабитов Данил

Көннәрне юлда үткәреп.

Куанышып сезгә очтык

Канатларга күтәреп.

Сезгә яз алып кайттык.

Нәүрүзбикә керә. Фаттахова Эльмира

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Моңаеп утырмагыз-

Биегез дә җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Алып баручы 2.  Кер әйдә, кер, Нәүрүз. Без сине күптән көтәбез.

9 бала. Кобленц Ирина

Нәүрүз әйттек без сезгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

10 бала. Сафиуллин Наиль

Нәүрүз хакы биш алтын,

Бирсәң ярар ике алтын,

Карама ялтын-йолтын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

11 бала. Турунцева Аня

Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк.

Ә сезгә бәйрәм кирәк,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

12 бала. Сагъдиев Айнур

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Шумилкина Карина, Гайбадуллина Диана

 “Туган як” җыры.

13 бала. Полифертова Полина

Эштә үткән бер көнегез,

Ямьле булсын кичегез.

Ай сокланып йөрсен күктә,

Күңелле ял итегез.

Тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортка хуҗа булган?

Алып баручы 2. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Яз белән алышыр вакыт җитте.

Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз!Көч сынашмыйча, Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.

Кыш бабай белән Нәүрүзбикә биюе.

Кыш бабай.

Уф, ардым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Иркә “Карлыгачтан хәбәрем юк” җыры.

Алып баручы 2.

Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулга кул тотынышып,

Без бәйрәм итик инде.

“Куяннар” биюе

14 бала.  Павлова Виолетта

Урманда бит җылы өй дә,

Җылы мич тә юк.

Куяннарның әбиләре

Бәйләми оек.

15 бала. Морданшина Юля

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Куяннар туңып беткәндер,

Иссен җылы җил.

16 бала. Зяблова Даша

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Чыпчыкларга җырлар өйрәт,

Уйна, сайра, көл.

Түбәтәй биюе.

 

17 бала. Зайнуллина Элина

Әйтегезче кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларында яратам,

Әмма яз күңеллерәк!

“Күңелле кәеф” биюе

(Даша П, Аня Т, Даша З, Элина З)

18 бала. Галимова Диана

Салкын кышны яз җиңде-

Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде.

Җыр “Кояшлы ил” хор белән

Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера в 9 классе

Сценарий выпускного вечера для учащихся 9 классов...

Сценарий выпускного вечера в 11 классе.

Стихи, песни, поздравления....

Сценарий праздника "Прощание с 1 классом" (для класса со сложной структурой дефекта).

Разработка мероприятия для учащихся 1 класса со сложной структурой дефекта....

Сценарий Последнего звонка для 11 класса "Класс Веселых и Находчивых"

Представлена подробная разработка праздника Последнего звонка для одиннадцатиклассников. В сценарии сочетаются выступления выпускников, первоклассников, учителей, родителей. Предусматриваются юмористи...

 мастер-классы (творческие выступления) участников, демонстрирующие суть воспитательной системы (или её части).. Сценарий по воспитательной системе 5 класса "Классный Классный" "ПРЕОДОЛЕНИЕ"

В воспитательной работе используются в основном традиционные методы и формы работы, которые подбираются исходя из целей и задач каждого мероприятия, а также возможностей его организаторов. При проведе...

Внеклассное мероприятие по русскому языку в 5, 6, 7 классе Сценарий КВН для учащихся средних классов "Подумай и ответь"

КВН - одна из наиболее популярных и полезных форм работы. Во время игры любой учащийся может раскрыться, он не боится неудач. У учащихся формируется чувство коллективизма, развиваются умения  быстро о...

Сценарий праздника Последний звонок 11 класса «Праздник непослушания или неожиданные приключения 11х классов»

Необычный сценарий, с использованием новых технологий. Добавит изюминку последнему школьному празднику, хотя и требует серьёзной предварительной подготовки....