Спорт - сәламәтлекнең нигезе
план-конспект урока (8 класс) на тему

Универсиада – студент егетләр һәм кызлар ярышы. Беренче тапкыр ул 1923 нче елның май аенда Парижда үткәрелә. Ул Бөтендөнья студентлар уены дип атала, ә 1959 нчы елдан башлап бу уеннар Универсиада дип йөртелә башлый. Универсиада сүзе “универсиальность”, “единство”, “университет” сүзләреннән алынган.  Универсиада уеннары ике елга бер мәртәбә үткәрелә, анда 17 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган студентлар һәм аспирантлар катнаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sport_-_slamtleknen_nigeze.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                      Мәрданшина Фәния Хөсәеновна  

                                                                                      Әхмәтова Саимә Рәкыйповна

                                                                                      Мөхәммәтҗәнова Рүзилә Мөсавировна

                                                                                      Әлмәт шәһәре 2 нче лицее укытучылары

Тема. Спорт – сәламәтлекнең нигезе.

( Рус мәктәбендә укучы 8 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)

Максат. 1. Олимпиада уеннарының тарихы турында белемнәрен тирәнәйтү. 2. Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. 3. Балаларда спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау. Россия, Татарстан флаглары, герблары, Универсиада эмблемасы, Татарстанның һәм Универсиаданың гимны(язмада), рәсемнәр, презентацияләр.

Укытучы. Белгәнегезчә, тиздән Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә студентларның 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узачак. Бу дөньякүләм әһәмияткә ия булган вакыйганы үткәрү – Казан шәһәре өчен бик зур дәрәҗә. Универсиада үткәрелгән көннәрдә Казан моңарчы күрелмәгән санда спортчылар, туристлар кабул итәчәк.

      Хәзер кыскача Универсиаданың тарихы, символлары белән танышып китәрбез. (Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый).

1 нче укучы.  Универсиада – студент егетләр һәм кызлар ярышы. Беренче тапкыр ул 1923 нче елның май аенда Парижда үткәрелә. Ул Бөтендөнья студентлар уены дип атала, ә 1959 нчы елдан башлап бу уеннар Универсиада дип йөртелә башлый. Универсиада сүзе “универсиальность”, “единство”, “университет” сүзләреннән алынган.

      Универсиада уеннары ике елга бер мәртәбә үткәрелә, анда 17 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган студентлар һәм аспирантлар катнаша.

      Җәйге Универсиада программасына 13 спорт төре керә: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су тубы уены, теннис, волейбол, суга сикерү, дзюдо. Универсиада хуҗалары берничә спорт төрен программага кертә ала. Казанда узачак универсиада программасына билбау белән көрәш тә керәчәк.

      Универсиада уеннарының Олимпия уеннары кебек, үз традицияләре бар. Һәр Универсиада студентларның “Гаудеамус” дип аталган гимны белән башланып китә. Гимн традиция буенча латин телендә башкарыла. Шулай ук, һәр Универсиаданың флагы, эмблемасы, девизы, талисманы була. Казанда үткәреләчәк Универсиаданың девизы: “Универсиада – ул бөтен дөнья” (“ Универсиада – это целый мир”). Универсиада флагы ак төстә һәм аңа универсиада эмблемасы төшерелгән.

2 нче укучы. Казанда үтәчәк Универсиаданың эмблемасы турыпочмаклык формасында ясалган. Анда инглиз телендә “Универсиада”, “Казан”, “Россия” сүзләре һәм аның үткәреләчәк елы – “2013” дип язылган. Тагын континентлар билгесе булган зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төстәге биш йолдыз ясалган. Эмблемада лалә чәчәге сурәтләнгән. Чәчәк – ул җәй билгесе, яшәрү,үсеш, бәхет һәм шатлыкны белдерә.

3 нче укучы. Канатлы ак барс республикабызның гербында сурәтләнгән. Казан зоопаркында да ике ак барс яши. Әти барс – Тамерлан, ә әни барс –  Сильва. Аларның балалары туды, аңа Юни дип исем куштылар. Юни Казанда узачак Универсиаданың җанлы талисманы булачак.

(Студентлар гимны”Гаудемаус” уйнатыла).

Укытучы. Дөньда күп төрле спорт уеннары бар. Сез нинди спорт төрләрен беләсез? Казан универсиадасында спортның нинди төрләре буенча ярышлар үткәреләчәк? Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

      (Укытучы алдагы сораулар буенча әңгәмә оештыра.)

Укытучы. Җавапларыгыздан күренгәнчә, сез спорт төрләрен яхшы беләсез, күбегез спорт белән даими шөгыльләнә икән. Укучылар яраткан спорт төрләре, яраткан спортчылары турында чыгышлар әзерләделәр. Хәзер сүзне аларга бирик.

      (Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый.)

Укытучы.Спорт – хәрәкәт. Ә кешенең сәламәтлеге – хәрәкәттә. Шулай булгач, без дә хәрәкәтләнеп алыйк әле.

       (Физминут оештырыла) 

Укытучы.  Укучылар, Универсиада вакытында Казан шәһәренә бик күп илләрдән 15 мең спортчы, 50 мең журналист, 50 мең турист килер дип көтелә. Татар халкы гомер-гомергә кунакчыл халык булган. Ул кунакны тәмле сыйлары белән генә түгел, якты йөзе белән дә каршы алган. Хәзер экранда төрле илләрнең флагы һәм гербы күрсәтелер. Без шул ил кунаклары белән исәнләшергә өйрәнербез.

      (Экранда төрле илләрнең флагы, гербы күрсәтелә, балалар кайсы илнеке икәнен әйтәләр һәм шул ил телендә исәнләшәләр.)

Укытучы. Гадәттә, кешеләр ялга, сәяхәткә барсалар, туганнарына, дусларына күчтәнәч итеп, сувенирлар алып кайталар. Хәзер Казан кунакларына тәкъдим итәрлек сувенирларга рекламалар карарбыз.

      (Чара алдыннан рекламалар ясау буенча конкурс игълан ителә, яхшылары сайлап алына.) 

Укытучы. Хәзер Универсиада турында сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк. Аны викторина формасында уздырырбыз, дөрес җаваплар өчен жетоннар биреп барырбыз.

 

Викторина сораулары

  1. Казан Универсиадасының җанлы символы булып нәрсә тора? (Барс баласы Юни)
  2. Олимпиада уеннарының символы  5 боҗра, Универсиаданыкы – нәрсә? (5 йолдыз)
  3. Казан Универсиадасы ничәнче Универсиада? (27 нче)
  4. Универсиада ничә елга бер уздырыла? (2 ел саен)
  5. Казанга эстафетаны нинди ил тапшырды? (Кытай)
  6. Универсиада сүзе нәрсәне белдерә? (Универсиальность. Единство. Университет.) 
  7. Ничә яшьлек студентлар һәм аспирантлар катнаша ала? (17 – 28)
  8. Универсиаданы үткәрергә кемнәр булыша? (Волонтерлар)
  9. Казан Универсиадасы кайчан үтәчәк? (6 – 17 июль)
  10. Универсиада символында нинди чәчәк бар? (Лалә)
  11. Казан Банкы нинди акция алып бара? («Внеси свой вклад в Универсиаду»)
  12. Универсиадада ничә медаль комплекты уйнатылачак? (351)
  13. Казан Универсиада программасына өстәмә нинди спорт төрен кертте? (Көрәш)
  14. Казандагы Универсиада уеннары өчен нинди төсләр сайланды? (Кызыл,зәңгәр,сары, яшел.)

      (Жетоннар санала һәм җиңүчеләр билгеләнә.)

Укытучы. Балалар, бүген без Казан шәһәрендә узачак Универсиада турында сөйләштек. Хәзерге вакытта республикабызда бу ярышларга зур әзерлек эшләре алып барыла. Универсиаданы үткәрү өчен кирәк булган биналар, спорт комплекслары, кунакханәләр төзелә, юллар салына, аэропорт, тимер юл вокзаллары яңартыла. Димәк, Универсиада республикабызның үсеше өчен зур этәргеч бирә. Без дә шундый зур чараның безнең республикабызда узуы белән горурланабыз, спорчыларыбызның бу ярышларда уңышлы чыгыш ясавын телибез.

      (Татарстан Дәүләт гимнын тыңлау.)

Укытучы. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” диелә халык мәкалендә. Сәламәт булуның нигезе – яшәү рәвешенең дөрес булуында. Ә моның өчен спорт белән дус булырга кирәк. Спортны яратыгыз, спорт уеннарында катнашыгыз һәм сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Спорт - сәламәтлек нигезе.

Тәрбия сәгате. Сочи 2014 Олимпиаданы искә алып үткәрелгән дәрес....

Фигыль нигезе

5нче татар сыйныфында фигыль нигезе буенча ФДБС буенча дәрес эшкәртмәсе...

Сәләтлекне үстерү юллары

 Дәресләрдә балаларга үз карашларын якларга мөмкинчелек бирергә кирәк. Дәрестә бер әсәрне, яисә бер образны жинтекле өйрәнгәннән соң, өйдә тикшерү һәм язма эш башкару өчен икенче әсәрне би...