Сыйфат фигыль
план-конспект урока (7 класс) на тему

Шарифуллина Залифа Флюновна

План-конспект урока по татарскому языку "Сыйфат фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_figyl.docx26.14 КБ

Предварительный просмотр:

                 Тема : Сыйфат фигыль

      Максат:

  1. белем бирү : затланышсыз фигыльләр турында белешмә бирү; сыйфат фигыль төшенчәсен формалаштыру;  аның мәгънәсе , сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгын, җөмләдәге вазифасын  ачыклау;    
  2. үстерү  : фикерләү, сөйләм  күнекмәләрен  һәм төркемдә эшли   белүне үстерү;                                                                                                                        

3.тәрбияви :   туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.

 Дәрес тибы : яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау : электрон презентация,  дәреслек ( Р.Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова “Татар теле “7 нче сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел) 87-88 битләр.

Дәрес барышы :

  1. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

-Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң,  бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен ! Менә шундый матур теләкләр кабул булсын дип, бер-беребезгә карап елмаеп,   дәресебезне башлап җибәрик. (1 нче слайд)

II. Белемнәрне актуальләштерү.  (2 нче слайд)

- Узган дәрестә нәрсә өйрәнгән идек ?

Көтелгән җавап : Шарт фигыль турында өйрәндек .

- Шарт фигыль нинди фигыль төркемчәсе ?                                                                                               Нәрсәләр белән төрләнә ? (модельне искә төшерү)

   

Өй эшен тикшерү.

        а) 146 нчы күнегү. Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез һәм 3 җөмлә уйлап языгыз. (3 нче слайд)

        б) 149 нчы күнегү телдән. Шигырь юлларын укып , эчтәлеге турында фикер алышыгыз.

в) ярым иҗади: шарт фигыль кергән сынамышлар һәм мәкальләр өйрәнеп килергә кушкан идем. Әйдәгез хәзер шуны тикшереп алыйк.

СТЕ ЗЕ КЛАСС  (Хәтерегездә калган мисалларны битләрегезгә языгыз.1минут вакыт бирәм. Язган мисаллардан соң сызык сызыгыз. Ә хәзер сыйныф буенча йөреп башкаларның мисалларын язып алыгыз ).

   III. Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

КОНЭРС (4нче слайд) -- Укучылар , игътибар иткән булсагыз почмакларга җөмләләр  язылган. Сез , үзегезгә иң кирәклесе дип, кайсы почмакны саныйсыз, шуны  язып куегыз да , шул почмакка барып басыгыз. Үзегезгә пар табып , ни өчен бу почмакны сайлавыгыз турында фикерләрегезне алышыгыз. Һәр төркемнән берәр кешедән фикерләрне тыңлау.

1 нче почмак-   Син йокла!

2 нче почмак-    Яхшы эшлим.

3 нче почмак-  Укый торган кеше.

      -Укучылар, 1 нче почмактагы фигыль турында сез нәрсәләр беләсез ?

  • Йокла – боерык фигыль, II затта,  берлек сан, барлыкта.
  • 2 нче почмак фигыль турында нәрсәләр беләбез?
  • Эшлим- хәзерге заман хикәя фигыль, барлыкта, I затта, берлек санда.
  • 3 нче почмак фигыль турында нәрсәләр беләсез?
  • Без мондый  фигыль өйрәнмәдек.
  • Әйе, без бу төр фигыльне бүген өйрәнәбез.

IV.Уку мәсьәләсен  адымлап чишү. (5 нче слайд)

Мин тактага ике җөмлә язып куйдым. Шушы  җөмләләрне карагыз әле.

            Кечкенәдән  кергән гадәт чыкмый.

 Алсу кунакка кергән.

 Укытучы. Укучылар, 2нче җөмләдәге “кергән” сүзе турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә).

Көтелгән җавап. “Кергән” сүзе – бу җөмләнең хәбәре. Ул – хикәя фигыль. Үткән заманда үтәлә торган эш турында хәбәр итә. Соравы – нишләгән? Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

2нче бирем.

 Укытучы.  Дөрес, укучылар. “кергән” сүзе җөмлә ахырында килгәндә, хикәя фигыль була. Хәзер беренче җөмләдәге “кергән” сүзен тикшерик. Бу сүз турында нәрсәләр әйтә аласыз? Ул нинди сүз төркеменә охшаган?

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә)

                

Укучылар җавабы.

  • Ул нишләгән? соравына җавап бирә.
  • Ул эшне белдерә, ул фигыльгә охшаган.
  • Ул нинди? соравына җавап бирә.
  • Ул исемгә ияреп килгән, шулай булгач “гадәт” сүзенең билгесен белдерә.

3нче бирем.

Укытучы. Бу сүз нинди җөмлә кисәге булыр?

Укучылар җавабы. Ул җөмләдә аергыч булыр, чөнки “кергән” сүзе исемне ачыклый.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез инде хәзер бөтен әйткәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйк. Без өйрәнгән фигыльгә нинди исем кушарбыз? Һәм ул нәрсәне белдерә?

Укучылар җавабы.

  • Бер сүз бер үк вакытта сыйфат һәм фигыль мәгънәләренә ия булды, шуңа күрә аңа сыйфат фигыль дип исем кушыйк.
  • Ул предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә.

(Укучылыр үзләренә билге куялар).

V.Төзегән проектны тормышка ашыру.

Дәфтәрләргә бүгенче числоны һәм теманы язып куегыз.(6 нчы слайд)

 150  нче күнегү. Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне исемнәре белән бер баганага, предметның билгесен эше аркылы белдерә торган сүзләрне икенче баганага языгыз. (7 нче слайд)

Предметның билгесен белдерә торган сүзләр

Предметның билгесен эше аркылы белдерә торган сүзләр

Кызыл алма

Коелган алма

Яшел болын

Чабылган болын

Сары яфрак

Өзелгән яфрак

Ак челтәр

Бәйләнә торган челтәр

Кадерле кунак

Киләчәк кунак

Сорауларга җавап бирегез. Сыйфатлар нәрсәне белдерә? Аларга нинди сораулар куела?

Фигыльләр нәрсәне белдерә? Аларга нинди сораулар куела.

VI. Беренчел ныгыту.(8 нче слайд)

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН. (БАС-УТЫР). Җавап дөрес булса, басыгыз.

      -Әлмәткә бара торган автобус килде. Бара торган - сыйфат фигыль.

      -Ул хат язган. Язган – билгесез үткән заман хикәя фигыль. +

-Боерык фигыль заман белән төрләнә.-

-Калган эшкә кар ява. Калган- сыйфат фигыль.+

     -Акыллы булсаң, акыл сатма. Булсаң- боерык фигыль.-

    -Күп укый торган кыз. Укый торган- сыйфат фигыль.+

    - Песи гөленең яфраклары өзелгән. Өзелгән- сыйфат фигыль.-

    - Мин өзелгән яфраклар җыйдым. Өзелгән- сыйфат фигыль.+

VII. Мөстәкыйль эш.(9 нчы слайд)

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР.

Кагыйдә

Характеристика

     Сыйфат  фигыль

Мисаллар

Капма-каршы мисаллар

VIII. Белем системасына кертү һәм кабатлау. (10 нчы слайд)

1.Үзе ... бала еламас.

2.Алдан ... күкенең башы авырта.

3.Көтеп ... кунак кадерле була.

4.Җиде бабасын ... кеше бәхетле була.

5. Туган телен ... халык кадерле була.

(кадерләгән , белгән , кычкырган , егылган, алган)

  IX. Рефлексия, бәяләү.

–Дәрестә нәрсә өйрәндек? Нәрсәләр белдек ?

Көтелгән җавап : Сыйфат фигыль турында өйрәндек. Сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия булуын белдек. Сыйфат фигыльне табуга күнегүләр эшләдек.

1.Гомуми бәя кую. Билгеләр кую.

2.Өй эше бирү :

Мәҗбүри: а)154 нче күнегү.

ә) сыйфат фигыльләр кергән мәкальләр язып килегез.

б) сыйфат фигыльләр кулланып , “Кышкы табигать”  темасына кечкенә күләмле  инша языгыз.

          Дәресебез тәмам . Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

Презентация "Сыйфат фигыль"

7сыйныф өчен дәрес. Сыйфат фигыль заманнарын өйрәнү....

Дәрес конспекты"Сыйфат фигыль"

11 слайдтан торган дәрес эшкәртмәсе. Дәре башында үткәннәрне искә төшерү, ребус ярдәме белән дәрес темасына күчү....

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....

үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфның татар төркеме...

Сыйфат фигыль

Сыйфат фигыльне кабатлау...