"Туган ил ул була бер генә.."
план-конспект урока (7 класс) на тему

Укучыларны, әби-.бабаларыбызнаң Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; укучыларда гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_il.docx15.61 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                         Әхмәтова Саимә Рәкыйповна

                                                                                     Мәрданшина Фәния Хөсәенова

                                                                                     Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

                                                                                         татар теле һәм әдәбияты укытучылары  

“Күге астында яшәгән, һаваларын иснәп, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны сөегез, моның исемен бөек итәр өчен тырышыгыз!” Ризаэддин Фәхреддин

Тема: “Туган ил ул була бер генә, туган илнең кадерен бел генә”.

Максат. Укучыларны, әби-.бабаларыбызнаң Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; укучыларда гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, стена газеталары, укучыларның сочинениеләре, Р. Фәхреддин сүзләре язылган плакат.

1нче а.б. Хәерле көн, дуслар, хөрмәтле кунакларыбыз! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.

2нче а.б. Сугыш... Нинди авыр, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән.        

1нче а.б. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, бакчалар янып көлгә әйләнгән.

2нче а.б. Ул елларны ничек онытасың,

                Ил язмышы кылыч йөзендә.

                Ир – егетләр китте яу кырына

                Алып көче тоеп үзендә.

1 нче а.б. Дөрес, фронт сызыгы Татарстан җирләре аша үтмәгән. Әмма Туган илебезне Татарстан егетләре дә яклаган, чит җирләрдә ятып калган.

2 нче а.б. Республикабызда туып ускән  206 батырга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ә 400 меңнән артыгы орден-медалҗләр белән бүләкләнгән.

1 нче а.б. Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары дошманга каршы көрәшкән, явыз дошманны Ватаныбыздан чыгаруда батырлыклар күрсәткән

2 нче а.б. Күренкле язучыларыбыз Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һ.б. лар илебез  азатлыгы хакына гомерләрен корбан иткәннәр.М. Җәлил “Төрмәдә төш”, “Серле йомгак”, “Карак песи”, “Бакчачы”.

Укытучы сүзе.

Бөек Ватан сугышы совет хаклы өчен зур сынау булды.

Сугышның беренче көннәрендә үк русы, татары, чуваш туган илен сакларга күтәрелде.

Безнең кичәдә җиңүгә зур өлеш керткән сугыш ветераны  Каюмов Фатых Каюмович катнаша.

Укытучы сүзе.

Каюмов Фатых Каюмович 1924 елда ТАССР Буа районы Яңа Шайморза авылында туган.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, авыл советы секретаре булып эшли.

1942 елның августында ул 2нче Белоруссия фронтында немеө илбасарларына каршы көрәшә. Башта кече командирлар хәзерләү мәктәбен бетерә.

Снайперлар отделениясе командиры, полк штабында кодировщик, полкның политбүлегендә эш башкаручы(делопроизводитель) булып хезмәт итә. Белоруссияне, Польшаны азат итүддә, Кенегсберг шәһәрен алуда катнаша. Сугышчан бүләкләре: “II дәрәҗә Ватан Сугышы” ордены, “Батырлык өчен”. “Кенегсбергны алуда катнашкан өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре.

Сугыштан соң югары белем ала. КГПИ-ны тәмамлый.

Әлмәт шәһәренең 3нче һәм 1нче мәктәбендә директор булып эшли.

Гомуми хезмәт стажы 60 елдан артык.

Хәзерге вакытта Ветераннар советы әгъзасы, Ветераннар советында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү комиссиянең председателе.

Ветеран чыгышы.

Укучылар ветеранга сораулар бирәләр.

Музыкаль бүләк “Парлы бию”.

1нче а.б. Онытмыйк Җиңү батырларын,

                Алар өчен үлем юк җирдә!

                Буыннардан буыннарга күчә

                Батырларның гомере җыр булып

                Илне яратудан өстен хис юк

                Чын батырлык – илгә тугрылык.

2нче а.б. Атсын өчен Туган илнең

                Таңнары матур булып,

                Үсәбез көрәшче булып,

                Үсәбез батыр булып.

Укытучы сүзе.

Сугыш елларында бабаларыбыз илне саклаган, сугышны җиңүче булып тәмамлаган. Бабайларның эшен әтиләребез дәвам итә. Әтиләргә алмашка безнең малайларыбыз үсә.

Укучылар, күренекле якташыбыз күпкырлы галим Ризаэддин Фахреддиннең сүзләренә игүтибар итик. Ул үзенең хезмәтләрендә Ватанны ярату, саклау, аның данын арттыру хаккында болай дип язды(плакаттагы сүзләрне уку)

Бүген безнең Туган илебезнең иминлеге сезнең кулда – киләчәк буыннар кулында. Хәзер малайларыбызга сүз биәбез.

Җыр “Солдатлар” К. Булатова сүзләре.

Укучылар Туган ил, солдат тормышы турында шигырләр укыйлар.

Шәүкәт Галиев “Хәрби сер”.

Роберт Миңнуллин “Туган илнең улы мин”

Зәкия Туйфалова “Туган ил”

Укытучы.  Батырларның даны мәңгелек. Сугыш чоры кешеләре, Сез бүген дә сафта, Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар, зур рәхмәт Сезгә!

(Укучылар ветеранга чәчәк бәйләме тапшыралар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Һәркемнең була ул туган җире...

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Развлечение для детей 4-5 лет с участием родителей «Буль-Буль», посвящённый Дню Защитника Отечества.

Данный сценарий предназначен для детей  средней группы с целью создать радостное настроение у детей от общения с близкими людьми и сверстниками, воспитывать любовь и уважение к защитникам Отечест...