Һәркемнең була ул туган җире...
план-конспект урока (6 класс) по теме

Фатрахманова Фания Сулеймановна.

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hrkemnen_bula_ul_tugan_zhire.docx23.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һәркемнең була ул туган җире...

           (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Максатлар: 1. Туган ил, туган җир турында сөйләшү;

      2. Укучыларда бәйләнешле сөйләм үстерү;

                             3. Туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисе    тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон язмалары, плакатлар, иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, иҗади уку.

Принциплар: оптимальлек, системалылык, гуманлылык.

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәрес планы

I. Башлам.

1. Оештыру;

2. Дәреснең эпиграфы белән танышу;

3. Г.Зәйнашева сүзләренә язылган “Үз илемдә” җырын тыңлау;

4. Әлеге җыр буенча әңгәмә үткәрү.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Туган җир, аны сагыну хисе турында сөйләү;

2. Туган җир турында әңгәмә үткәрү;

3. Туган ил, туган җир турында мәкаль-әйтемнәр әйтү.

4. Барлас Камаловның “Сөекле туган илебез” исемле хикәясен уку.

5. М.Әгъләмовның “Татарстаным” дигән шигырен уку

III. Нәтиҗәләр чыгару

1. Татарстан турында язган төрле шагыйрьләрнең шигырьләреннән өзекләр уку;

2. Г.Зәйнашева сүзләренә язылган “Туган җирем – Татарстан” җырын тыңлау.

3. Туган ил турында халык җырларын уку.

IV. Өйгә эш бирү: “Туган ягым – яшел бишек” дигән темага кечкенә генә хикәя төзеп язарга.

V. Йомгаклау.

1. Дәрестә үтелгәннәр буенча гомумиләштереп нәтиҗә ясату.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1.  1. Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Укытучы: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Бүгенге дәрестә безнең өчен бик кадерле булган бер әйбер турында сөйләшербез. Тактадагы плакатка игътибар итегез. Анда нәрсә диелгән?

Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Туган илең – туган анаң” диелгән.

Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Туган ил, туган җир турында.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема туган ил, туган җир белән бәйле.

3. Укытучы: Һәр кешенең үз туган иле була. Кеше бу илдә туган, яшәгән. Димәк, ул аның туган җире дә. Кеше еракларга китсә, туган җирен гел сагынып яши. Юкка гына “Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең” димәгәннәрдер. Г.Зәйнашева шигыренә язылган “Үз илемдә” дигән җырны тыңлап үтегез. Бу шигырьгә көйне атаклы композиторыбыз С.Садыйкова язган.

(“Үз илемдә” җыры тыңлана)

4. Укытучы: Бу җыр нәрсә турында?

Укучы: Бу җыр туган илне сагыну турында.

Укытучы: Нәрсәләрне сагына лирик герой?

Укучы: Лирик герой туган җирендәге кошларны, талларны, миләшне, баланны, хәтта бәрәңге бакчасын сагына.

Укытучы: Лирик герой кайларда йөри?

Укучы: Лирик герой чит илләрдә йөри.

Укытучы: Анда нәрсәләр үсә?

Укучы: Кипарислар, хөрмәләр, әфлисуннар, бананнар. Ләкин аның бу әйберләргә бер дә исе китми.

II. 1. Укытучы: Әйе, укучылар, туган ил чит җирләрдә бик сагындыра шул. Сез туган җирне сагыну турында язылган тагын нинди әсәрләр беләсез? V сыйныфта без нинди әсәр укыган идек әле бу темага? Ул нәрсә турында?

Укучы: Г. Кутуйның “Сагыну” нәсерен укыдык. Анда сүз совет солдатының сугышта йөргән чакта туган илен сагынуы турында бара.

Укытучы:Әйе, укучылар. Туган ил, туган як, Туган җир турында бик күп әсәрләр, шигырьләр һәм җырлар язылган.

Һәркем үзенең изге нигезен, туган туфрагын, шаулап торган урманнарын, чылтырап аккан чишмәләрен, җырчы кошларын, кырларын, тугайларын чын күңеленнән ярата. Һәр җирнең (шәһәрме ул, авылмы) үзенә күрә матурлыгы, җанга җылылыгы бар. Чит-ят җиргә әзгә генә китеп торсаң да, туып-үскән урыннар, уйнап йөргән бакчалар, чәчәкле болыннар, су коенган елгалар, балык тоткан күлләр... синең күз алдыннан китми, сагындыра, төшләргә керә. Син тизрәк туган җиреңә кайтырга ашыгасың. Туганнарыңны, дус ишләреңне, бигрәк тә иң яраткан кешеңне – әти-әниеңне күрергә омтыласың. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшәсең, шатлык белән уйнап-көлеп йөрисең килә. Әйе, син аларны сагынасың! Димәк, аларны яратасың!

2. Укытучы: Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, ди халык. Ә сезнең читкә китеп торганың бармы?    

Укучылар: Әйе, бар.

Укытучы: Анда сезгә рәхәт тә булгандыр... Тик шулай да анда торганда кемнедер, нәрсәнедер сагындыгызмы?

Укучы: Әйе. Без туган йортыбызны, авылыбызны, туганнарыбызны, әти-әниләребезне сагындык.

Укытучы: Сез туып-үскән җирегезне яратасызмы? Ул матурмы, сезгә ошыйсы? Бигрәк тә нәрсәсе ошый?

(Укучы фикерләре белән уртаклашалар)

Укытучы: Ә туган җирегез тагын да матур, ямьле булсын өчен, сезнеңчә нәрсә эшләргә кирәк? Сез үзегез мөмкин булганын, кулдан килгәннең барын да эшлисезме икән?

Укучы: Туган як тагын да матур, ямьле булсын өчен аны кадерләргә, хәрмәт итәргә, сакларга кирәк. Ял көннәрендә чыгып җыештырырга, бизәкләргә, агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк.

3. Укытучы: Яхшы, укучылар. Туган ил, туган җир турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Укучылар: Илдә булсаң үлмәссең, илсез көнең күрмәссең;

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык;

Ата-бабам торган җир: кендек каным тамган җир;

Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт;

Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән;

Үлсәң дә туган җиреңә ябыш;

Халыкка хыянәт – Ватанга хыянәт һ.б.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Менә без Ватан дибез, ә Ватан кайдан башлана икән?

Укучы: Ватан туган йорттан башланадыр, мөгаен. Аннан соң урамнан, авылдан, шәһәрдән, республикага килеп тоташа.

4. Укытучы: Мин сезне, укучылар, Барлас Камаловның “Сөекле туган илебез” исемле хикәясе белән таныштырып үтәсем килә. Тыңлап карагыз әле:

Туган ил кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан-ана дип атыйбыз. Ә Ватанга, икенче төрле әйткәндә, Туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул син дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә дә бу йортның кыйммәтенең чиге юк. Анда син, беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыңны алгансың, газиз әнкәеңнең җылы күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне имгәнсең. Шул нигездә ата-бабаңның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак кешене гомере буена үзенә тартып тора.

Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә. Аннары аны балалар бакчасы каршы ала. Соңрак ул мәктәпкә килә. Китап битләре, хөрмәтле укытучының сиңа көннән-көн күбрәк яңалык бүләк итә, син белем дөньясына керәсең, иксез-чиксез Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлыйсың, бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең. Фәннәр дөньясы сине илебез киңлекләре буйлап сәяхәт иттерә. Син кыш булмый торган мәңге яшел урыннырна да, бөтенләй диярлек җәй булмаган салкын җирләрне дә өйрәнәсең, үзең яши торган өлкәне һәм республиканы бик яхшы белергә тырышасың. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның очсыз-кырыйсыз булуы, урманнарның шаулавы сине гашыйк итә. Боларның һәммәсеннән ләззәт алганга күрә, күңелең көр, уйларың якты синең.

Укытучы: Ә безнең уртак Ватаныбыз нәрсә?

Укучы: Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан.

5. Укытучы: Әйе, укучылар Татарстаныбыз – безнең Ватаныбыз. Бүген безнең берничә укучыбыз М. Әгъләмовның “Татарстаным” дигән шигырен әзерләп килгәннәр. Алар аны сәнгатъле итеп укып чыгарлар. Рәхим итегез.

1 укучы: Шагыйръ дустым сәяхәттән кайткач

Әйткән иде, Татарстаным,

Картадагы синең сурәтеңнең

Чабып барган атка охшавын.

Ничек кенә әле чабасың син,

Томырылып, Татарстаным,

Ялларыңнан чытырдатып тотып

Синең белән мин дә очамын.

Синең белән без ул – мәртәбәле.

Синең белән ул – без канатлы,

Бабаларым атларыннан егылып,

Ничә тапкыр борын канатты...

2 укучы: Затлы аргамаклар кайсы чорда,

Кайда гына илтеп сукмады?!

Ил бәясе башлар ярылдылар,

Шөкер әле күзләр чыкмады.

Ярый әле шундый заманнарда

Югалмаган күрү сәләте,

Егылганда авырткан җир була,

Авырткан җир була, гадәти.

Авырткан җирем, син – Татарстан,

Син йөрәктер миңа, бәгырьдер...

Кайда гына килеп бәрелсәм дә,

Иң беренче сиңа бәрелер.  

3 укучы: Без чабабыз еллар, чорлар аша,

Яңгыратып бөтен тарафны,

Иле белән кеше мәртәбәле,

Иле белән кеше канатлы.

Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир;

Кошка гына түгел, кешегә дә

Канат кирәк була торгандыр.

Син, чыннан да, илем, әкияттәге

Чабып барган атка охшаган.

Шушы ике канат бар чагында,

Киләчәккә, илем, ышанам.

III. 1. Укытучы: М.Әгъләмов кына түгел, башка язучы-шагыйрьләребез дә  Татарстаныбыз турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Плакатларга игътибар итегез: анда әлеге шигырьләрдә өзекләр бирелгән. Шуларны сәнгатьле итеп укыйкчы.

Укучы: Кошлар сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары.

Кайда йәрсәм дә йөрәктә

Татарстан таңнары.

                            (Г.Афзал)

Укучы: Азат та син,

Гүзәл дә син,

Әй, туган җирем.

Күкрәп яшә, Татарстан,

Җөмһүриятем минем!

                              (Н.Арсланов)

        Укучы: Бу дөньяда мин бер ятим түгел

Горурлыкта тулы хакым бар:

Тигезлектә мине тигез иткән

Республикам, туган халкым бар.

                             (Н.Хисамов)

2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер Г.Зәйнашеваның, А.Ключарев музыкасына язылган “Туган җирем –Татарстан” дигән җырын тыңлап үтик.

(Җырны тыңлау)

3. Укытучы: Укучылар, туган ил. Туган як турында мәшһүр шагыйрь-композиторларыбыз гына түгел, ә халык та җырлар иҗат иткән. Мәсәлән,

Биек тә генә биек өйләрдән

Төтеннәр үк чыгар кыл кебек;

Туган да илем исемә төшсә,

Бер төннәре була ел кебек.

Ай яктылары да бик үк якты, –

Су өсләре тигез юл кебек;

Туган илләреңнән читтә чакта

Бер көннәре була ел кебек.

Авыллар калын, урын тар

Ай-һай гына читән үрмәгә;

Туган гына җирем бик ерак,

Интизар ла булам күрмәгә.

IV. Укытучы: Өйдә, укучылар, “Туган ягым – яшел бишек” темасына кыска гына хикәя төзеп язырсыз.

V. 1. Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Бүген дәрестә без нәрсәләр турында сөйләшкәнебез турында гомумиләштереп нәтиҗә ясап карагыз. Ягез, кем әйтә?

Укучы:  Бүгенге дәрестә без туган ил турында сөйләштек. Һәр кешенең үз туган иле, туган җире була. Читкә китеп яшәсә дә, анда никадәр яхшы булмасын, ул барыбер туган җирен сагынып яши. Туган җир турында бик күп төрле әсәрләр язылган: шигырьләр, җырлар, хикәяләр, повестьлар. Язучылар гына түгел, халык та туган җир турында мәкаль-әйтемнәр, җырлар иҗат иткәннәр. Безнең Ватаныбыз – Татарстан. Без аны яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә тиешбез.  

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәресебез тәмам. Уңышлар сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган ил ул була бер генә.."

Укучыларны, әби-.бабаларыбызнаң Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; укучыларда гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү....

6 нчы сыйныф татар төркемнәре арасында викторина "Туган телем-иркә гөлем"

6 нчы сыйныф татар төркемнәре арасында викторина "Туган телем-иркә гөлем"...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Һәркемнең бар туган теле...

Рус телендә сөйләшүче урта звено укучылары өчен туган тел дәресе....

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....