Һәркемнең бар туган теле...
план-конспект урока (6, 7 класс) на тему

Марданшина Фания Хусаиновна

Рус телендә сөйләшүче урта звено укучылары өчен туган тел дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_dresenen_konspekty.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                    Мәрданшина Фәния Хөсәеновна

                                                                                                       Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

                                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Һәркемнең бар туган теле...

                                                            ( Туган тел дәресе )

Максат. 1.Укучыларда үз халкына, аның әдәби теленә ихтирам хисе, телләр өйрәнүгә теләк уяту. 2. Сөйләм культурасын, танып-белү, иҗади сәләтләрен үстерү. 3. Укучылар коллективын туплау.

Җиһазлау. Ноутбук, стенгазеталар, Илһам Шакиров башкаруында “Туган тел”җырының язмасы, викторина биремнәре, төсле карточкалар(жетоннар), Г.Тукайның портреты, шигырь юллары язылган плакат:

                             И туган тел, и матур тел,

                             Әткәм – әнкәмнең теле!

                             Дөньяда күп нәрсә белдем  

                             Син туган тел аркылы.                    

                                                                       ( Г.Тукай)

Дәрес барышы.

       

       I. Кереш. “Әткәм - әнкәмнең теле”

Укытучы. Һәр кешенең беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Туган телем!.. Синең газизлегең турында кемнәр генә матур сүзләр әйтмәгән! (Плакаттан шигырь юллары укыла.) Туган тел – ата – ана теле. Сезнең әти - әниләрегез нинди милләттән? (Укучылар әти - әниләренең милләтләрен әйтәләр.)

      Сезнең җаваплардан күренгәнчә, безнең арабызда татар, рус, чуваш, башкорт, мари,  украин, грузин милләте вәкилләре бар. Һәр милләтнең үз туган теле. Гоммумән, дөньяда ничә тел бар? Татарстанда нинди телләрдә сөйләшәләр?

       Алдан әзерләнгән укучы “21нче февраль – халыкара туган тел көне” дигән темага чыгыш ясый (рус телендә).

       

       II. Төп өлеш. “Теле барның – иле бар”

       1. Укытучы. Безнең сыйныфта төрле-төрле милләт балалары укый. Бүген без шул милләтләрнең туган телләрендә шигырьләр, җырлар тыңларбыз. Тагын ярышып көч сынашырбыз, татар теленнән белемнәребезне ачыкларбыз.

       Рус балалары күренекле рус шагыйрьләренең туган тел турында язылган шигырьләрен сөйлиләр.

       Чуваш милләтеннән булган балалар чуваш телендә шигырьләр сөйлиләр.

        Украин кызы үз телендә  җыр башкара.

        Татар милләтеннән булган укучылар татар телендә шигырьләр сөйлиләр (Ш.Маннур “Яхшы бел”, Э.Мөэминова “Туган телем” һ.б).

        Укучылар үзләре язган һәм төрле телләрдән тәрҗемә иткән шигырьләрен укыйлар.         Бер укучы 5 телдә (рус, татар, чуваш, инглиз, итальян) санап, тиззарядка оештыра.

       

        2. Илһам Шакиров башкаруында “Туган тел” җырын тыңлау.

        3. Интеллектуаль викторина «Татарча да яхшы бел…»

        Укучылар төркемнәргә бүленәләр, төркем җитәкчесен сайлыйлар. (Укытучы төсле жетоннар әзерли, дөрес җавапларга биреп бара. Сары – 1 балл, яшел – 2 балл, зәңгәр – 3 балл, кызыл – 4 балл.)

  1. “Хатаны тап” (Дөрес җавапка 1 әр балл.)

1) Тәмле җиләк, тәмле такта, тәмле күмәч.

2) Баллы чәй, баллы ботка, баллы дәфтәр.

3) Кызыл күлмәк, кызыл башлык, кызыл керпе.

4) Яшел суган, яшел бака, яшел сыер.

5) Кара чалбар, кара бүрек, кара куян.

6) Зәңгәр төлке, зәңгәр сөлге, зәңгәр кыяр.

7) Иске бабай, иске кием, иске өстәл.

8) Көчле тавыш, көчле яңгыр, көчле җил.

         2.    “Сан белән алыштыр”    

гасыр - ...

ай - ...

атна - ...

тәүлек - ...

дистә - ...

пар - ...

ялгыз - ...

  1. “Шигъри биремнәр”

               1.Юлларын кирәкле тәртиптә урнаштырып, шигырьне укыгыз. ( Иң зур балл – 4 балл.) 

                              Песи – пескәем

                       “Бик сагындым. Ник озак?” –

                        Ди, ахры. Сырпалана.

                        Мин кайтканны гел сизә ул –

                        Көтә ишек төбендә.

                         Ишекне ачып кергәч

                         Мияулый, иркәләнә.

                         Матур гына бер песи

                         Яши минем өемдә.

      2.  Кирәкле сүзләрне һәм кушымчаларны языгыз. (Иң зур балл – 6 балл.)

                                               Мәктәпкә килдек

                                                   җитте,                          сез булган

                           Мәктәп      килдек,                     Мәктәбебез        ,

                           Якын дуслар                             Хәзер бик рәхәт

                           Яңадан күр        .                      Бөтенебезгә.

4.    “Кем күбрәк белә?” (Дөрес җавапка 1әр балл.)

       Составында “ба” иҗеге булган сүзләр әйтегез.

5. “Әйе, юк”

     Бирелгән сорауларга “әйе”, “юк” дип җавап  бирергә кирәк. Һәр төркемнән бер

укучыга 5әр сорау бирелә. (Дөрес җавапка 1 әр балл.)

  1. “Бакча” сүзе нәрсә соравына җавап бирә.
  2. “Шәһәр” сүзе нечкә сүз.
  3. Алма түтәлдә үсә.
  4. Фәнис – кызлар исеме.
  5. Кызыл, ак – антонимнар.
  6. Укучы мәктәптә укый.
  7. Аюлар кышын йоклыйлар.
  8. “Авыл” сүзе нечкә сүз.
  9. Яхшы, әйбәт – синонимнар.
  10. Әлмәт –  борынгы шәһәр.
  11. Декабрь – кышның соңгы ае.
  12. “Песи” сүзе кем соравына җавап бирә.
  13. Татар телендә 6 килеш бар.
  14. Кишер агачта үсә.
  15. Казан – Татарстанның башкаласы.
  16. Саҗидә – кызлар исеме.
  17. “Матур”сүзе кем соравына җавап бирә.
  18. Укучылар җәй көне мәктәптә укыйлар.
  19. Күп, аз – антонимнар.
  20. Чыпчыклар көз көне җылы якка китәләр.

             III. Йомгаклау.

  1. 21нче февраль нинди көн?
  2. Дөньяда ничә тел бар?
  3. Татарстанда ничә төрле милләт вәкиле яши?
  4. Татарстанда дәүләт теле ничә? Ниндиләр?
  5. Татарстанда сан буенча татарлардан соң иң күп халык нинди милләттән?
  6. Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары укый?
  7. Телләр белү ни өчен кирәк?

       

         IV.  Өйгә эш. Тел турында мәкальләр (татарча, русча) өйрәнеп килергә.

         

         

         

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

6 нчы сыйныф татар төркемнәре арасында викторина "Туган телем-иркә гөлем"

6 нчы сыйныф татар төркемнәре арасында викторина "Туган телем-иркә гөлем"...