Урок-презентация в 11 классе по татарской литературе для русскоязычных детей
план-конспект урока (11 класс) на тему

Тема. Фоат Садриевның Әлмәт дәүләт татар драма театры белән эшчәнлеге. Максат: бер төбәктә яшәүче  һәм иҗат итүче  күренекле прозаик, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты иҗаты белән таныштыру -презентация ясау.  Эшнең дәвамы - проект ясау. Темасы: Ф. Садриевның драма әсәрләре Әлмәт дәүләт татар драма театры сәхнәсендә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес конспекты19.37 КБ
Файл Дәрескә кушымталар17.57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Фоат Садриевның Әлмәт татар  дәүләт драма театры белән эшчәнлеге.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-тема буенча диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу

-драматургның театр белән эшчәнлеге турында сөйли белү

- аның иҗатының үзенчәлекләрен әйтә белү.

Фикер сәләтләрен үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-Темага карата үз мөнәсәбәтенңне белдерә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү

-гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү

 Тәрбияви максат (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

      -матур әдәбиятны белү кыйммәтен  төшендерү

      -тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә бәя бирә белергә өйрәтү. Методлар: күрсәтмәле аңлату

Дәрес тибы:  катнаш (яңа тема өйрәнү+практик эш)

 Дәреснең формасы:  дәрес-презентация, (язучы иҗатын презентацияләү - таныштыру, тәкъдир  итү)

Укучыларның эшчәнлеге формалары:  индивидуальһәм төркемдә эшләү

Кулланылган алымнар: әңгәмә, диалог, монолог, сорауларга җавап, күрсәтмә әсбаплардан  һәм техник чаралардан файдалану.

Алга китеп укыту технологиясен кулланып,  дәрескә (яңа теманы үзләштерү) өчен кирәк булган күп кенә яңа сүзләрне, терминнарны, ягъни  лексик – семантик эш алдагы дәрестә башкарылды.

 Җиһазлау:

Ф. Садриев әсәрләре;

мультимедиапроектор;

компьютер;

Гыймранова Д., Исмәгыйлева  Ф., Мөхәммәтҗанова Р., Таһирова Ә.  Әлмәт татар дәүләт драма театры. ООО “Фолиант”, 2014;

Ф. Садриев драма әсәрләре буенча куелган спектакльләр программасы һәм афишалары.

Кушымталар (№ 1, 2).

 Дәрес этаплары

Оештыру  моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

 Исәнләшү- ул хөрмәтләү,

Кече, өлкән – һәркемне.

Исәнләшүдән башлана

Безнең дәрес һәркөнне.

Дежур укучы рапорты, һава торышы турында мәгълүмат бирү.

Теманы кабул итүгә  шартлар тудыру.

–  Сез ничек уйлыйсыз?    Безнең төбәктә яшәгән, бер үк һаваны сулаган, хәзерге көндә  исән  язучы, шагыйрьләр турында белү кирәкме?

-Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Мөслим районнарында туган, иҗат иткән нинди шагыйрьләрне

һәм язучыларны беләсез?

–Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән, уйлап карагыз әле.
– Әйе, килешәм, тик җавапларыгызга бераз төгәллек кертәм. Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы нинди була?

II . Актуальләштерү.

Сезгә өй эше итеп Ф. Садриевның “Безнең гомер язлары”дип аталган драмасыннан биремнәр бирелгән иде. 1 нче төркем укучылары үзләренә ошаган диалогны өйрәнергә тиеш. 2 нче төркем - үзләренә ошаган эпизодны сәхнәләштерегә тиеш иде. Рәхим итегез.

Укытучы өй эшенә бәя бирүне башта укучылардан сорый, нәтиҗә чыгара. Укучылар бер-берсенә аргументлар китереп билге куя.

III. Яңа материалны  өйрәнү. Презентация. (таныштыру, язучы иҗатын тәкъдир  итү)

Укытучы: Драматург иҗатына багышланган дәрес-презентацияне башлыйбыз. Фоат Садриевның Әлмәт татар  дәүләт драма театры белән эшчәнлеген цйрщнщбез. Кем һәм нинди ул Фоат Садриев?  Аның шәхесе һәм драматургия өлкәсендәге иҗаты белән якынрак танышабыз.

-Презентацияне караганда дәфтәрләрегезгә кайбер кирәкле материалны язып алыгыз.  (6-18 слайдлар)  

IV.  Ныгыту этабы (әңгәмә).

– Сез Фоат Садриевның  драма әсәрләренә презентации карадыгыз. Тактада өстәмә материаллар бар (кушымта 1,2).

Драматург нинди сәхнә әсәрләре язган, исемнәрен атагыз.

-Аның ничә әсәре Әлмәт татар  дәүләт драма театры сәхнәсендә куелган?

-Садриев ничәнче елларда Әлмәт татар  дәүләт драма театры белән актив эшләгән?.

-Пьесаларның исемнәре буенча   фикер йөртегез, драматургның әсәрләре  нинди темаларга багышланган?

-Язучы-прозаик, драматург Фоат Садриев әсәрләренең темалары актуальме, ни өчен?
– Сезне Фоат Садриев шәхесендә нәрсә сокландыра?

 - Драматургның  иҗатында   сезне нәрсә  гаҗәпләндерде?

- Фоат Садриев оригиналь  әдипме?

-  Нинди сыйфатлары, тормышы белән башка әдипләрдән аерылып тора?

- Ф. Садриев турында нинди “канатлы сүзләр”не истә калдырдыгыз?

- Язучының нинди мактаулы исемнәре бар?

2015 елда безнең төбәк шагыйрьләреннән кем Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды?

- Драматург театрдагы кайсы режиссерлар белән актив эшләгән?

- Пьеса һәм спектакль терминнарының мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Нинди актерлар аның спектакльләрендә уйнаган?

- Әлмәт татар дәүләт драма театрында нинди спектакльләр караганыгыз бар?

-  ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы  ярдәмендә Фоат Садривның иҗатына йомгак ясарбыз. 19 нчы слайда язылган  сорауга синквейн языгыз:  Мин Фоат Садриевне ничек күз алдына китерәм?

Синквейнның  структурасы: 1  нче юл–  Ф. Садриев; 2 юл – әдипне, билгеләүче  2 сыйфат; 3 юл – 3 фигыль; 4 юл – Ф. Садриев турында  4 сүздән торган җөмлә; 5 юл – Ф.  Садриев сүзенә синоним) 

Җавапларны өстәлдәге ак кәгазьләргә языгыз, төркем эчендә киңәшләшегез. 1нче номерлы укучылар гомуми  эш нәтиҗәләрен укып күрсәтәләр.

Аларның эш үрнәклре:

Ф. Садриев

Гади, халыкчан

Яза, ярдәм итә, өйрәтә

Иҗат итүен дәвам итә

Драматург

Ф. Садриев

Күренекле, данлыклы

Сөйли, аңлата, кисәтә

Дәүләт премиясе лауреаты булды

Прозаик

Ф. Садриев

Танылган, искиткеч

Авыл тормышын киң чагылдыра

Шәхес

V. Нәтиҗә.

1 . Укытучының йомгаклау сүзе, бәяләү (дәрестә җавап биргән өчен).

VI.  Өй эше.

Мультимедия технологияләре кулланып  Фоат Садриевның Әлмәт дәүләт драма тетрында куелган драма әсәрләре буенча проект эше башкарырга. Консультант Халимов Рифат сезнең электрон почтагызга биремнәр бүлеп җибәрәчәк.  Уңышлар телим.

Кулланылган  әдәбият:

1. Гыймранова Д., Исмәгыйлева  Ф., Мөхәммәтҗанова Р., Таһирова Ә.  Әлмәт татар дәүләт драма театры. ООО “Фолиант”, 2014;

2. Даутов Р. Н., Р. Ф. Рахмани.  Әдипләребез: библиографик белешмәлек. 2 томда. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2009.

3. Садриев Ф. Безнең гомер язлары. Казан, “Рухият” нәшрияты, 2005.

4. .http://samlib.ru/k/kuzhelewa_w_w/ Lib.ru:

5. http://www.proza.ru/avtor/anna1602 



Предварительный просмотр:

Кушымта 2

Фоат Садриев турында.

- “Без Мөслим төбәгендә туып – үскән яшьбуын язучыларга Фоат ага Садриев, аеруча якын, аны икеләнмичә остаз дип атыйбыз”.Ф. Әхмәк.

-“Бик шәп язучы бит син, Фоат дус! Зур язучы! Оста, ләкин синең зурлыгыңны әдәби тәнкыйть бәяләп үк бетерми сыман. Фоат Садриев дигән олы язучы бар».Т.Миңнуллин.

-“Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул”. М.Әгъләмов.

“Зур принциплар белән яшәгән көчле кеше чагылышын мин янә замандаш язучыбыз Ф.Садриевның “Таң җиле” романындагы Нуриасмада күрдем”. С.Хафизов. 

–“Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды” Р. Миңгалим.
 

Фоат Садриевның төрле елларда куелган драма әсәрләрендә рольләр  башкарган  артистлар

Мөхәммәтов Илһам Шәкүр улы. 1985-2003 елларда эшли. Хәйретдин- “Яшьли сөйгән ярлар”. 

Юнысов Булат Котдус улы, 1971-1977 елларда эшли. Фарис – “Их сез, егетләр”.     Галиев Рәис Әхмәдулла улы. 1984-1992 елларда эшли. Потапов-”Мәңгелек яра”.          
 Шәйхетдинов Рәис Ахияр улы.   1979-1987 елларда эшли. Роберт-”Кондырлы кодачасы”.
 Харисов Назыйм   Гавис улы. Камил-”Син сандугач-мин каен”. Әмин- “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.
 

Шәйхетдинова  Зөһрә Шәйдулла кызы. 1978-1985 елларда эшли. Җәүһәр- ”Кондырлы кодачасы”.        

 Вәҗиева Илмира Миргасыйм кызы. Хөббениса- “Тозлы бал”. 
Гайнелхәят –”Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.    

Хәйруллин   Шамил Шакир улы. Сәгадәт-”Син сандугач-мин  каен”.
 
Сибгатуллин Фикрәт Рафыйк улы. 1995-2011 елларда эшли. Чумхарис - “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.

Театрның бүгенге артистлары

Минханова Сәкинә Габдрахман кызы. 1981-1983 елларда һәм 1987 елдан эшли. Шәмсенур – “Тозлы бал”. Салихова Роза Гавис кызы. 1969 елдан эшли. Роза -”Тозлы бал”.
Горбатов Иван Николай улы. 1971-1982 елларда һәм 2010 елдан эшли.
Арыслан – “Их сез, егетләр”.

Зарипов Фоат Фәхретдин улы. 1975-1985 елларда һәм 1990 елдан эшли.
Рәшид – “Их сез, егетләр”.
Фәйзуллина Раушания Самат кызы. 1985 елдан эшли. Бибинур – “Безнең авыл кызлары”.
Бикморатова Фәимә Ибраһим кызы.1985-1989 елларда һәм 2002 елдан эшли. Римма – “Яшьли сөйгән ярлар».

 Кәшипова Гөлнара Шәүкәт кызы. 1991 елдан эшли. Махирә – “Безнең авыл кызлары”.
Газизова Зөлфия Габделвәли кызы.  1991 елдан эшли. Хөснифатыйма – “Безнең авыл кызлары”.
 

Исмәгыйлева  Нәфисә Рәзин кызы. 1998 елдан эшли. Рәшидә – “Хөршидә. Мөршидә, Рәшидә”.  Гайсина Римма   Гыйззәтулла кызы. 1992  елдан эшли. Зәйнәп – “Безнең авыл кызлары”.

Хәкимова Рәзинә Ринат кызы. 1999 елдан эшли. Миләүшә – “Безнең авыл кызлары”.

Вәлиева Гөлнара Арсенал кызы.1999 елдан эшли. Зөбәйдә – “Тәрәзәгә егет килгән”. Насыйбуллин Фазыл Кәрип улы. 1999 елдан эшли. Горилла – “Безнең гомер язлары”.





 





 



         




 

 



   



 


 
.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся

Календарно - тематическое планирование  по татарской литературе для учителей татарского языка и литературы, работающих в русских группах. Планирование составлено по учебнику Ф.Сафиуллина. Татар т...

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс

Рабочая программа по татарской  литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс, составлен по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной....

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 8 класс

Рабочая программа по татарской  литературе для русскоязычных учащихся, 8 класс...

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 9 класс

Рабочая программа для русскоязычных учащихся среднеобразовательных школ, 9 класс....

рабочая программа для 1 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся

рабочая программа для 1 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся...

рабочая программа для 1 класса по татарской литературе для русскоязычных учащихся

рабочая программа для 1 класса по татарской литературе (уку) для русскоязычных учащихся...

контрольные задания по татарскому языку для русскоязычных детей

2.3.6.10.11 нче сыйныфларның рус төркемнәренә контроль эшләр...