рабочая программа для 1 класса по татарской литературе для русскоязычных учащихся
рабочая программа на тему

Юсупова Ляйсан Фандасовна

рабочая программа для 1 класса по татарской литературе (уку) для русскоязычных учащихся

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1a_uku.docx54.08 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы:

Программаны  түбәндәге документларга  нигезләнеп төзедем:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законына (Федеральный закон “ Об образовании в Российской  Федерации”, приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);
  •  Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандартына (Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования ( в редакции приказов Минобрнауки России от 26.11. 2010 г. № 1241, от 22 декабря 2009г., рег-ый № 2357,от 18.12.2012 №1060);
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законына.22.06.2013 №68 – РТ;
  • Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр” турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));
  •  Татарстан Республикасың Мәгариф һәм фән министрлыгының региональ базис укыту планы 09.07. 2012 №4154/12;

-     “Рус телендә (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”, Казан: Татар китап нәшрияты,2011; .

     - Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014)

  • Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслегенә (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2012)   нигезләнеп төзелде.
  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең гомуми белем бирү программасына (ООП МБОУ “СОШ №20”,утверждённой  01.09.2012г.);
  • еллык календарь укыту графигына;
  • Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре МБББУ “20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016 – 2017 уку елына укыту планына;  
  •  Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты буенча эшләүче укытучының эш программасы торышына;
  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-2017 уку елына дәресләр расписаниесенә;
  • “Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында” гы  боерыгына (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2014/2015 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар  телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1);

Әдәби уку предметын өйрәнүгә гомуми характеристика

       Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты – башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур..

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче матдәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми  белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.  

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру; 
  •   укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  •   татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган  коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын,  индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;
  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;
  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең  мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Уку

Аерым авазларны,иҗек     калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңлый белү,аңлаган турында фикер йөртү;                   Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап,төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү.              

Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);     Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп,диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.              

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 4-5тән ким булмаска тиеш);                             Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирә белү;                                                  Котлау кәгазьләре,хатлар яза белү.

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;                                       Җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү;          Текстларны аңлап,эчтән уку;          Укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару,укыганда сүзлекләр куллана белү;                                    Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.        

Программаның  эчтәлеге

Сәгать саны

Тема

Лексика

Әсәрләр

1

3

Әйдәгез танышабыз

Исәнмесез, исәнме, сәлам, укучы, укытучы, малай, кыз, мәктәп, сыйныф, сыйныф бүлмәсе, дәрес, дәфтәр, китап

Уку язу әсбаплары

Татарстан шәһәрләре

2

2

Урман дусларыбыз.

Кыргый хайваннар.

Монда, кил, сәлам, әле, бар

Кыргый хайваннар

“Төремкәй” әкияте

3

2

Спорт бәйрәме

Ярыш, көрәш, көрәшче, чана, чаңга, җиңү, җиңүче, сикерергә, йөгерергә, катнашырга

Спорт бәйрәме          

Спорт төрләре          

4

1

Мәктәптә

Урман, кыргый, аю, бүре, куян, керпе,тиен, усал, куркак, чыпчык, күгәрчен, карга

Без дәрестә

Китапханәгә сәяхәт.

5

3

Йорт хайваннары һәм кошлары

Хайван, сыер, бозау, ат, колын,сарык, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, күркә, каз бәбкәсе, үрдәк бәбкәсе

Йорт хайваннары һәм кошлары

“Акбай” тексты

“Без йоклыйбыз” тексты

6

3

Бакчада.Базарда

Бакча, чәчәк, кыяр, кишер, суган, кәбестә, җиләк, җимеш, агач, төрле, үсәргә, җыярга

“Шалкан” әкияте

Уңыш бәйрәме

7

3

Кыш җитте

Бәйрәм, Яңа ел, бүләк, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, кар бабай ясарга, котлаога, теләргә,бәхет,шатлык, тиздән, башланырга

Җ. Тәрҗеманов “Яшел чыршы”

Кышкы уенга чакыру

Яңа ел бәөрәме

8

3

Сәламәт бул!

Баш, колак, чәч, борын, бит, күз, каш, керфек, тел, теш, ияк, муен, маңгай, кул, бармак, сул, уң, аяк, тарак, тарарга

Авыру кешенең хәлен сорау

Шәхси гигиена предметлары

Табиб янында

9

2

Безнең гаилә. Өйдә булышу.

Гаилә, кеше,әти,әни,абый,апа, эне,сеңел, бала,әби,бабай, исем, тату, өй, фатир, кат

Г.Тукай “Безнең гаилә”

Ф.Кәрим “Яз  җитә ”

10

3

Татар халык ашлары.

Кунакта.Яз.

Өчпочмак, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, ашыгыз тәмле булсын,рәхмәт

Кунакта

Табын янында

Б. Рәхмәт   “Аш вакыты”

11

3

Кибеттә.Киемнәр кибетендә.

Тун, бияләй, күлмәк, чалбар, итәк, итек, Икмәк, күмәч, сөт, чәй, конфет, май,шикәр

Ашамлыклар кибетендә

12

2

Без шәһәрдә яшибез

Шәһәр, урам, йорт, мәйдан, һәйкәл, бина, ашханә, кунакханә, китапханә, кибет, базар

Безнең шәһәр

Мин транспортта барам

13

3

Җәй җитә

Табигать, су коенырга, балык тотарга, кармак,саф һава,йөрергә,  кул, диңгез, быел

Г.Тукай “Бала белән Күбәләк”

Сабантуй-күңелле бәйрәм

33

Ятлау өчен әсәрләр:  

 “Кыш бабай”шигыре                                

  Фатих Кәрим “Яз җитә”

             Бари Рәхмәт. “Аш вакыты”                      

            Габдулла Тукай.”Бала белән күбәләк”  

Мәктәпнең базис планында тоткан урыны

1 нче сыйныфта  әдәби укуга   базис уку планы һәм Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем  бирү учреждениесе “20 нче  гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать , ел буена  33 сәгать бирелгән (33 атна). Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына корректировка кертелде.  Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Укучылар өчен кызыклырак һәм кирәгрәк дип уйланган темаларның сәгать саны үзгәртелде. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде.

 Укыту -тематик план

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

1Б  (рус төркеме)

33

1

                                               

  Рус  телендә  сөйләшүче  балаларга 1 нче  класс  дәреслеге белән  эшләү  өчен

    уку  дәресеннән календарь -  тематик  план.

Сәгать саны: барлыгы 33 ; атнага 1 сәгать

Планлаштыру: “Урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  рус телле балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11нче сыйныфлар),(төзүче - авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014)

Дәреслек:  Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Шигырь        

ятлау

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Әдәби уку (тат.)

1в,г

33

1

4

 2

Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

I чирек

9

II чирек

7

1

III чирек

9

1

1

IV чирек

8

2

1

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. 

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

        Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

               1нче сыйныфны тәмлаамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Тыңлап аңлау:

Аерым авазларны,иҗек     калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңлый белү,аңлаган турында фикер йөртү;   Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап,төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү.        

Диалогик сөйләм:

Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);     Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп,диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

     Монологик сөйләм:

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 4-5тән ким булмаска тиеш);    Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирә белү;  

      Уку:

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; Җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү;    Текстларны аңлап,эчтән уку;   Укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару,укыганда сүзлекләр куллана белү;    Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.

Сөйләү  

  • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
  • предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
  • үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү.


Календарь- тематик план

ТЕМА

Дәрес  тибы

Универсаль уку гамәлләренең көтелгән  нәтиҗәсе

      Укучы           эшчәнлегенә

           характеристика

Үткәрү вакыты

План

Факт

                                                                             Әйдәгез танышабыз! (3сәгать)

  Регулятив универсаль уку гамәлләре: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Лексика: исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый. 1-10 кадәр саннар, ничәнче?Татарстан, Россия шәһәр исемнәре.

1

Уен-дәрес. Әйдәгез танышабыз

Раслау һәм кире кагу формалары

ЛГКФ

Кире кага һәм раслый белү: ачыклый белү (малаймы?);

Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана

7.09

2

Уен-дәрес. Татарстан шәһәрләре

БСҮ

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү

Сорауларга җавап бирә, тәрҗемә итә.

14.09

3

Уен-дәрес. .Син кайда яшисең? соравына җавап формасы.

ЛГКК

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү

Сорауларга җавап бирә, тәрҗемә итә.

21.09

                                                                              Урман дусларыбыз (2 сәгать)

  Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

  Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

   Лексика:куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта

4

Уен-дәрес. Урман дусларыбыз

 ЛГКК

Кайда? Кайда яши? Сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү

Исемнәрне күплек сан формасында куллана, җөмләләр төзи

28.09

5

Уен-дәрес. Рус халык әкияте “Теремкәй”

ЛКФ

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә ,аларны сурәтли белү

Теремкәйдә кем яшәгәнен әйтә белә

5.10

                                                                              Спорт бәйрәме (2 сәгать)

   Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

   Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак  билгеләрне  билгеләү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:  әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый,  дәвам итә, тәмамлый белү.

6

Уен “Очты, очты..” Спорт бәйрәме          

ЛКФ

Үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү.

12.10

7

Уен-дәрес. Ничә? соравы, аңа җавап формасы

ЛКФ            

Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белү

Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белә

19.10

                                                                                Мәктәптә (1 сәгать)

   Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

  Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү    өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар,

кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак, чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

8

Уен-дәрес. Без дәрестә  (уен)

ЛКФ

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Рәсемнәргә карап, сорау һәм җавап-лар бирә.Калын һәм нечкә сузык-лар, яңгырау һәм саңгырау тартык-ларны аера

26.10

                                                                           Йорт хайваннары һәм кошлары (3сәгать)

  Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

  Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Лексика: песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк,  куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф,  шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта.

9

Йорт хайваннары.

Уен “Бу нинди йорт хайваны?”

ЛКФ

Йорт хайваннары исемнәрен әйтә белү.

Йорт хайваннары исемнәрен әйтә белә

9.11

10

Йорт кошлары

Уен “Бу нинди йорт кошы?”

ЛКФ

Йорт кошлары исемнәрен әйтә белү.

Йорт кошлары исемнәрен әйтә белә.

16.11

11

Исемнәрнең 1 зат берлык сан тартым белән  төрләнеше.

ЛКФ

Текстны аңлап уку, эчтәлеген сөйли белү күнекмәләре

Предметның үзеңнеке булуын әйтә белү

23.11

                                                                                Бакчада ( 3 сәгать)

  Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

   Танып белү универсаль уку гамәлләре:  иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак  билгеләрне  билгеләү.

   Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк.

12

“Без йоклыйбыз” тексты

ЛКФ

Бишек җырларын тыңлау, шигырь өйрәнү

Бишек җырларын тыңлый, шигырь өйрәнә.

30.11

13

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

ЛКФ

Ярдәм сорый белү. Укучыларның иҗади сәләтләрен ,театраль осталыкларын үстерү.

Ярдәм сорый белә. Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен,театраль осталыкларын үстерә.

7.12

14

Уңыш бәйрәме

ЛКФ

Хезмәт турында җырлар, табышмаклар өйрәнү

Хезмәт турында җырлар, табышмаклар өйрәнү

14.12

                                                                        Кыш җитте (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый,  дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы,  чыршы, яшел, бәйрәм,..

15

Җ. Тәрҗеманов “Яшел чыршы”

ЛКФ

Яңа ел бәйрәме, яшел чыршы, Кыш бабай һ. б. сүзләрне актив лексикага кертү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү

21.12

16

Кышкы уенга чакыру

ЛКФ

Кышкы уеннарга караган лексиканы сөйләмгә кертү.

11.01

17

Төсләр

ЛКФ

Әңгәмәдә, бәйләнешле сөйләмдә  өйрәнгән лексиканы  куллана

Әңгәмәдә, бәйләнешле сөйләмдә  өйрәнгән лексиканы  куллана

18.01

                                                                               Сәламәт бул ( 3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

 Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларн чагштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Лексика: баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге теш щеткасы, чистарта, юа, сөртә,   тарый

18

Авыру кешенең хәлен сорау

ЛКФ

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү

Сораулар төзи. Сорауга төгәл җавап бирә.

25.01

19

Шәхси гигиена предметлары

ЛКФ

Шәхси гигиена предметларын әйтә белү

Шәхси гигиена предметлары-ның исемнәрен әйтә, сорап ала белү

1.02

20

Табиб янында

ЛКФ

Авыру кешенең хәлен белеш-ергә өйрәнү. Авыруның хәлен сорау, аңа киңәш бирә белү.

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

8.02

                                                                           Безнең гаилә ( 2 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: әни, әти, апа, абый,  сеңел, эне, әби, бабай

21

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау

ЛКФ

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

Сораулар ярдәмендә сөйли.

22.02

22

Һава торышы Ф.Кәримнең ”Яз җитә” шигырье (ятлау№2)

ЛКФ

Шигырьне сәнгатьле укый,

сөйли  белү

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү

1.03

                                                                                    Татар халык ашлары (3сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак  билгеләрне  билгеләү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак,кыстыбый

23

8нче Март- әниләр бәйрәме

ЛКФ

 Бәйрәме белән котлый белү.

8.03

24

Кунакта

ЛКФ

Рәсемнәргә карап, сорау һәм җаваплар бирә. Җөмләләр төзи .

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәр-сә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

15.03

25

Туган көн – зур бәйрәм

Д/МС

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

Туган көн, бәхет, телим төзелмә-ләрен сөйләмдә урынлы куллана

29.03

                                                                       Кибеттә ( 3сәгать)

  Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

  Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум?, бирегез әле, чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум

26

Ашамлыклар кибетендә

ГКК

Кибеттә әйбер сатып ала белү

Рәсемнәргә карап, сорау һәм җаваплар бирә. Җөмләләр төзи.

5.04

27

Барый Рәхмәт “Аш вакыты” (ятлау№3)

ЛКФ

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү

 Татарча дөрес укый

мы/-ме сорау кисәкчәләрен белә

12.04

28

Киемнәр кибетендә.

Мин нинди кием киям.

Д/МС

Киемнәрнең исемен, төсен, нин-ди кием кигәнеңне әйтә белү

Күлмәк, чалбар, итек, итәк,бүрек, читек, бияләй, башлык,тун, киемнәр сүзләрен үзләштерә

19.04

                                                                             Без шәһәрдә яшибез ( 2сәгать)

   Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

    Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак   билгеләрне  билгеләү.

   Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

29

Кайда? соравы.

ЛГКК

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү .

Нинди транспортта барганын әйтеп җөмләләр төзи

26.04

30

Мин транспортта барам

ЛКФ

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү .

Нинди транспортта барганын әйтеп җөмләләр төзи

3.05

                                                                                  Җәй җитә (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;   парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый,  дәвам итә, тәмамлый белү

Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй, кояш балкый, күбәләкләр,оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш,пешә, урамда җылы

31

Җәй җитә

ЛКФ

Җәй турында сөйли белү

Рәсемнәргә карап кояш балкый, күбәләкләр,оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш,пешә сүзләрен кулланып җәй турында сөйли

10.05

32

Г.Тукай “Бала белән Күбәләк”

ЛКФ

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Йөгерек, аңлап укый. Рәсемнәргә карап, сораулар төзи  һәм җаваплар бирә

17.05

33

Сабантуй-күңелле бәйрәм

Бсү                   Лгкк

Сабантуй турында сөйли белү.

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишлә-гәнеңне әйтә белү

24.05


Укыту-методик комплекты

Укытучы өчен

  • Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014)
  • 2. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2012
  • 3. Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2012

Укучы өчен

  • Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2012

Корректировка бите

Дәрес №

Бүлек, тема исеме

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмә кертү сәбәбе

Төзәтмә кертү чарасы

Факт. үткәрү вакыты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся

Календарно - тематическое планирование  по татарской литературе для учителей татарского языка и литературы, работающих в русских группах. Планирование составлено по учебнику Ф.Сафиуллина. Татар т...

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс

Рабочая программа по татарской  литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс, составлен по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной....

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 8 класс

Рабочая программа по татарской  литературе для русскоязычных учащихся, 8 класс...

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 9 класс

Рабочая программа для русскоязычных учащихся среднеобразовательных школ, 9 класс....

Урок-презентация в 11 классе по татарской литературе для русскоязычных детей

Тема. Фоат Садриевның Әлмәт дәүләт татар драма театры белән эшчәнлеге. Максат: бер төбәктә яшәүче  һәм иҗат итүче  күренекле прозаик, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ...

рабочая программа для 1 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся

рабочая программа для 1 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся...

Рабочие программы. 5 класс - русский язык, литература, родной русский язык, родная русская литература

Рабочие программы за 5 класс по литературе, по родной русской литературе, по русскому языку, по родному русскому языку соответствуют:- федеральному образовательному стандарту основного общего образова...