Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 9 класс
рабочая программа (9 класс) на тему

 Рабочая программа для русскоязычных учащихся среднеобразовательных школ, 9 класс.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

муниципаль  бюджет гомуми белем учреждениесе

”Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем мәктәбе”

Расланды

Мәктәп директоры

___________ И.В.Смирнова.

Боерык №  ___

___ сентябрь 2014 ел.

Килешенде

Милли эшләр буенча директор урынбасары

___________ Г.Ә.Гыйльфанова

  ____ август 2014 ел

МБ утырышында каралды              

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Асхабиева Л.Ф..

Беркетмә №___,  ____август, 2014 ел                                                                                                                                        

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әшрәфуллина Розалия Илдар   кызы төзеде

I  квалификацион категория

Алабуга шәһәре

2014-2015 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.   Төп  гомуми белем бирү мәктәбе.  Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар телен  һәм әдәбиятын укыту  программасы. Төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.ӘхмәтҗановаР. Казан  2013;

2.  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы  (1 — 11 нче сыйныфлар).  Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан – 2014;

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы

     Мәктәпнең  гамәлдәге уку планы буенча татар  әдәбиятына 2 сәгать бирелә, 34 атна, ел буена 68 сәгать. Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге,  укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календар-тематик план, кулланылган  әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.

Үрнәк программага, авторлык программасына, мәктәпнең уку-укыту планына нигезләнеп  эчтәлектә алынган темаларның саны үзгәртелде. 9 нчы сыйныфта татар әдәбияты буенча эш программасына  укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр алынды. Программа  эчтәлегенә  укучыларның аралашу ихтыяҗларын, психо- физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып түбәндәге темалар кертелде: “Без Татарстанда яшибез”, “Мәктәп тормышы”, “ Һөнәр сайлау” , “Минем дусларым”, “Табигать һәм без”, “Сәламәтлек- зур байлык”, “Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре”, “Мин һәм минем яшьтәшләр”,“Өлкәннәр һәм без”, “Табигать һәм без”.

Укучыларның иҗади эшләр системасы  күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләрен үз эченә кертә. Эш программасы текстлар һәм әдәби әсәр укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып аерып алу, системага салу, анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, интерпритацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерүне үз эченә ала.

     Әдәбият укыту буенча эш программасы  түбәндәге сөйләм эшчәнлеге төрләренә  нигезләнә:

- диалогик сөйләм (парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, иллюстрацияләр кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү).

- монологик сөйләм (сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләү, өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйләү, персонажларны тасвирлау).

- тыңлап аңлау (тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр   төзү, сорауларга җавап бирү,аралашу барышындачит сөйләмне ишетеп аңлау, зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау, сүзләрне, җөмләләрне тыңлапаңлап тәрҗемә итү).

- уку (программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап,  сәнгатьле уку, зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку,тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку, таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен билгеләү, таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән табу,текстны микротекстларга бүлеп уку, исем кую).

- язу (программага кертелгән сүзләрне дөрес язу, вакыйганы хикәяләп, картинаны сурәтләп язу, конкрет бер тема буенча хикәя төзеп язу).

Татар әдәбияты буенча эш программасы  укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен  булдыруга юнәлтә, коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белүне алгы планга куя.

    Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү. Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк.  Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясен  булдыру  мөһимнәрдән санала.

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Әдәбият укытуның төп бурычлары:

  • рус һәм татар әдәбияты әсәрләрен чагыштыра белүне формалаштыру;
  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү ;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белүне формалаштыру.

     Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимумга нигезләнеп:  М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”,  Һ.Такташ. “Мокамай”  әсәрләре кертелде.

ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без Татарстанда яшибез. ( 8)

Татарстан турында гомуми белешмә.  Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләр. Татарстанның икътисади үсеше. Татар музыка сәнгате. Татар театр сәнгате, аның тарихы, бүгенге торышы. Татарстанда чыга торган газета-журналлар

Татарстан турында гомуми белешмә бирү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү. Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керү.   “Татарстан Республикасы”  текстының эчтәлеген аңлап уку. Лексика:дәүләт, сокланлыра, мәйдан, милләт, вәкиле, куәтле, икьтисади, килешү, төбәк, мөстәкыйль. Үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.Казан шәһәренең тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү. Тема буенча лексиканы кулланып,. төрле характердагы сорауларга җавап бирү. Лексика:тарихи, сихри, шәхес, илче, шәкерт, тантана, гаделлек. Лексика: кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре,   сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, нигез салучы, уен кораллары, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, моңлы; нурлы, гасыр, тамаша, оештыручы. Татар музыка сәнгате турында белешмә. Татар музыка сәнгате тарихы. Музыка сәнгате турында сөйләшә белү.  А.Ключарев, С. Садыйкова,   С. Сәйдәшев турында сөйләшү.Лексика: сәүдә, хисапчы, бөек, зыялы. Татар музыка сәнгате вәкилләре: София Гобәйдуллина  турында әңгәмә кору. Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текстны укып аңлау. Тема буенча лексиканы кулланып, төрле характердагы сорауларга җавап бирү. Харис Якупов иҗаты турында сөйли белү. Үз-үзеңә контроль ясау. Татарстанда чыга торган газета-журналлары турында белешмә бирү.

Мәктәп тормышы.(13)

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу.  Дәресләр расписаниесен, дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Китаплар дөньясы. Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

Р.Вәлиев. “Саумы китап”..Текстны аңлап уку. Лексика: хөрмәт, татар халкы, югары белем, белемле, мәгарә, инглиз, немец, кытай, уңышлы, коткара, фәнни, гасыр, киңәш,  ялчы,горурлык, гарәп. Китаплар дөньясы, китапханәдә темасындагы лексиканы иркен куллану.  К.Насыйри. “Әбүгалисина”. Лексика: мәгарә,кулъязма,гаять,эчтәлекле. Сан төркемчәләре. Беренче татар китабы . Лексика: елъязма,тупларга,гыйлем. Җөмлә кисәкләре. М.Мәһдиев биографиясе. М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(1өлеш). Лексика: Су урынына эчәбез; коры яшен суккандай булды; кереп батты; тегермәнгә су салу. М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(2өлеш). Лексика: классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу.  Дәресләр расписаниесен, дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтү. Л.Ихсанова. “Бер маҗара”(1өлеш). Лексика: түзәргә, сөендерә, арырга, булышырга, талаучы. Л.Ихсанова. “Бер маҗара”(2өлеш). Лексика: Коткарды, гаҗәпләнде, сөйләде, калдырды, сизде. Үз-үзеңә контроль ясау. Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы турында сөйли белү.

Һөнәр сайлау. (9)

Төрле һөнәр ияләренең хезмәте. Хезмәт базарындагы ихтыяҗ. Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы. Үз гаилә членнарының профессияләре. Төрле профессияләргә хас сыйфатлар. Үзеңә ошаган профессия. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр

Г.Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”. Лексика: Дәвалау,сәләт,юри, чир., хәрәкәт,борчый. Г.Ахунов биографиясе. Г.Ахунов. “Хәзинә”. Лексика: Ышынычлы, җитди, тимер-томыр, бүләк, бораулаучы. И.Юзеев. “Таныш моңнар”. Лексика: Риза бул, рәнжи,оялу, бәгьрем, чын сөю, бәхетле. Р.Вәлиева биографиясе. Р.Вәлиева. “Гомәр белән һөнәр”. Лексика: һөнәр, очусы, төзүче, куркыныч, ватыла, төзәтә. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләшү. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кору. Гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре.(5)

Санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр белән таныштыру.

Татар халык әкияте. “Алтын алмалар”. Лексика: кичен, узара, күрше, ярлы, гаҗәпләнәнә, шат, почмак. Татар халык әкияте. “Зирәк карт”. Лексика: вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп, оч

Үз-үзеңә контроль ясау. Санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр турында сөйләшү.

Өлкәннәр һәм без.(6)Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

С.Хәким “Әнкәй”. Лексика: күңел, чиләк, тула, изге теләк, хәбәр. А. Шамов биографиясе.  А.Шамов. “Госпитальдә”(1өлеш). Лексика:кКанәгать, иңбашы, яралы, сыңар, сак. Канәгать, иңбашы, яралы, сыңар, сак. Н.Әхмәдиев. “Ана”. Лексика: сукыр, култыклап, тумыштан, наз кич, баш тарт, лаек, бөек. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Минем дусларым.(6)Иң якын дустым.  Дуслашу серләре. Дустымның сыйфатлары, мавыгулары. Дуслар белән бергә ял итү. Туган көн.Туган көн уеннары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

Г.Шәрәфи. “Күнелләрдә гөл үсә”. Лексика: күңел, гөл. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре. Ятлау.Һ. Такташ иҗаты белән танышу. Сүз байлыгын арттыру. Шигырьнең эчтәлеген аңлап, фикереңне әйтә белү. Ш. Галиев. “Урам ул нинди? ”Лексика: тәртип, кыю, буш, әшәке, боза . Иң якын дустым.  Дуслашу серләре. Дустымның сыйфатлары, мавыгулары турында сөйләшү. Р.Миңнулин. “Ә ни өчен?”. Дуслар белән бергә ял итү. Туган көн.Туган көн уеннары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык. Ш.Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы”. Лексика: сукыр, таяк, бата, көчәя, үләм, адаша, хәлсез. “Минем   дустым   эшчəн, лəкин ул бик тиз кызып китүчəн ... .Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит...”   кебек сөйләм үрнәкләре.

Табигать һәм без.(7) Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары.“Кеше һәм табигать” проблемалары. Авыру урман. Табигатьне саклау. Табигатьне саклау проблемасы ни өчен мөһим?  “Кеше һәм табигать” проблемалары.

Р. Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая”. Лексика: шифа, авыру, хәбәр, җилкә, сырхау, чишмә, дәва. М.Гафури. Биографиясе белән танышу, үз көнен үзе күрә. М.Гафуриның  “Кыр кызы” әсәре белән танышу . Лексика: тирә-юнь, моңсу, тирә-як, ялгыз, талпына сындыра, сагына, искә төшерә. “Кеше һәм табигать” проблемалары.

Р.Бәшәр. “Авыру урман”. Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьне сәнгатьле укуга игътибар итү, сорауларга җавап бирү, сөйләм телен баету. Авыру урман. Табигатьне саклау. Табигатьне саклау проблемасы ни өчен мөһим? Яхшы һәм начар эшләрне аера белү.Үз фикереңне әйтә белү. Эшчәнлеккә үзбәя куя белү күнекмәсен үстерү. Монолог төзү.

Мин  һәм  минем  яшьтәшләрем.(6)Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре.Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу.Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертә алуы.

И.Гази. “Ак сирень”(1өлеш). Лексика: тишә, дулкынлана, моная, ашык-пошык, сызгыра, еш , утлар кабына, пышылдашу, серле, сарылу, тан калу, шыпырт, үксеп елау . Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. И.Гази. “Ак сирень”(2өлеш). Ф.Яруллин. “Ике кояшым бар, Илсөя”. Лексика: зыян,сизгер,өмет,тынычлык,Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертә алуы турында әңгәмә кору.

Сәламәтлек – зур байлык (3)

Сәламәт яшәү рәвеше. Спорт белән шөгыльләнү. Дөрес туклану. Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга? Гаджетомания.

Лексика: биеклек, дөнья рекорды, шартлар, чаралар, Олимпия уеннары, һәркем, беркем, һичкайчан сүзләрен сөйләмгә кертү. Спорт белән шөгыльләнү теләге уяту; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында төшендерү. Уку,тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү. Сәламәт булу кагыйдәләре турында сөйләшү. Татарстан спорт командалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт турында сөйләү.  Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү. Өзекне  уку, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Заманча спорт корылмалары. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре. Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре турында фикереңне әйтә белү.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. (5) Бөек Ватан сугышы. Татарстанның Советлар Союзы геройлары. Муса Җәлил һәм Андре Тиемрманс. Моабит дәфтәрләре.  Җәлилчеләр. 9нчы Май – Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннарына хөрмәт

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә,  9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Татарстан уллары һәм кызлары – Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү

Барлыгы

70 сәг.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүматихарактердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин.

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә  9 – 10 реплика.

Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү,  эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр  итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 –12 фраза . Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин.

Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

 Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме: 300 сүзгә кадәр.

Язу. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: 70 – 80 сүзгә кадәр.

Белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү

Эш төрләре

Сыйныф

    9

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

4.

Уку

75-80 сүз

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

- Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы  дөресбулмаса , 6 орфографик, 6 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәреп ,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

- Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

                                                                                             Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү:            

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела

Йомгаклау билгесе: Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул ,беренче чиратта,укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре,бәйләнешле сөйләм төзи белә осталыгы,татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Фән- татар әдәбияты

Сыйныф – 9

Укытучы – Ашрафуллина Р.И.

Сәгатьләр саны

Барлыгы – 68 сәгать; атнага – 2 сәгать

Арадаш аттестация: елга – 1

Программа:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.   Төп  гомуми белем бирү мәктәбе.  Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар телен  һәм әдәбиятын укыту  программасы. Төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.ӘхмәтҗановаР. Казан  2013;

2.  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы  (1 — 11 нче сыйныфлар).  Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан – 2014.

Дәреслек- Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан “Мәгариф” нәшрияты – 2008

Календар –тематик план

Дәрес

Тема№

Тема

Ирешелергә тиешле  нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

Белергә тиеш

Гамәлдә куллана белергә тиеш (күнекмәләр)

План

Факт

Без Татарстанда яшибез (8)

1

1

Белем бәйрәме. “Татарстан Республикасы” тексты

Татарстан турында гомуми белешмә бирү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү. Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керү

 “Татарстан Республикасы”  текстының эчтәлеген аңлап уку. Лексика:дәүләт, сокланлыра, мәйдан, милләт, вәкиле, куәтле, икьтисади, килешү, төбәк, мөстәкыйль.

Мәгълүматны танып-белү. Дәреслек белән эш итә белү

01.09

2

2

“Татарстан Республикасы” тексты

Үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

“Татарстан Республикасы”  текстының эчтәлеген аңлап уку.

Лексика:дәүләт, сокланлыра, мәйдан, милләт, вәкиле, куәтле, икьтисади, килешү, төбәк, мөстәкыйль.

Татарстан Республикасы турында сөйли белү

06.09

3

3

“Казан – тарихи башкала” тексты

Казан шәһәренең тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү. Тема буенча лексиканы кулланып,. төрле характердагы сорауларга җавап бирү. Лексика:тарихи, сихри, шәхес, илче, шәкерт, тантана, гаделлек

Тексттан төп фикерне аерып ала белү. Кол Шәриф мәчете турында сөйли белү

08.09

4

4

“Татар музыка сәнгате” тексты

Лексика: кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре,   сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, нигез салучы, уен кораллары, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, моңлы; нурлы, гасыр, тамаша, оештыручы.       Татар музыка сәнгате турында белешмә. Татар музыка сәнгате тарихы. Музыка сәнгате турында сөйләшә белү.  А.Ключарев, С. Садыйкова,   С. Сәйдәшев турында сөйләшү.

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга  дөрес җавап бирү.

13.09

5

5

“Александр Ключарев” тексты

Сәүдә, хисапчы, бөек, зыялы

Композитор турында белешмә бирә белү

15.09

6

6

“София Гобәйдуллина” тексты

Татар музыка сәнгате вәкилләре: София Гобәйдуллина  турында әңгәмә коү.

София Гобәйдуллина  турында әңгәмә кора белү.

20.09

7

7

“Татар театры” тексты

Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текстны укып аңлау. Тема буенча лексиканы кулланып, төрле характердагы сорауларга җавап бирү. Харис Якупов иҗаты турында сөйли белү

Тиешле мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

22.09

8

8

“Без Татарстанда яшибез” темасын кабатлау дәресе

Үз-үзеңә контроль ясау. Татарстанда чыга торган газета-журналлары турында белешмә бирү.

Татарстанда чыга торган газета-журналлары турында белешмә бирә белү.

27.09

Мәктәп  тормышы (13)

9

1

Р.Вәлиев. “Саумы китап”

Текстны аңлап уку. Лексика: хөрмәт, татар халкы, югары белем, белемле, мәгарә, инглиз, немец, кытай, уңышлы, коткара, фәнни, гасыр, киңәш,  ялчы,

горурлык, гарәп.

Сөйләмдә үз фикереңне чагылдыра белү.

Китаплар дөньясы турында сөйли белү.

29.09

10

2

Р.Вәлиев. “Саумы китап”

Китаплар дөньясы, китапханәдә темасындагы лексиканы иркен куллану.  

Татарстан китапханәләре

04.10

11

3

К.Насыйри. “Әбүгалисина”

Мәгарә,кулъязма,гаять,эчтәлекле

Сан төркемчәләре

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

12

4

К.Насыйри. “Әбүгалисина”

Белем  алу проблемалары

06.10

13

5

Беренче татар китабы

Елъязма,тупларга,гыйлем

Җөмлә кисәкләре

Китапларның тормышыбыздагы роле

турында фикер әйтү.

11.10

14

6

М.Мәһдиев биографиясе. М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(1өлеш)

Су урынына эчәбез; коры яшен суккандай булды; кереп батты; тегермәнгә су салу

Күп тел белү әһәмияте

турында фикер әйтә белү.

13.10

15

7

М.Мәһдиев биографиясе. М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(1өлеш)

Су урынына эчәбез; коры яшен суккандай булды; кереп батты; тегермәнгә су салу

Бөек немец мәдәнияте турында өстәмә мәгълүмат бирү.

18.10

16

8

М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(2өлеш)

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу.  Дәресләр расписаниесен, дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен кам-рү.

20.10

17

9

М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”(2өлеш)

Су урынына эчәбез; коры яшен суккандай булды; кереп батты; тегермәнгә су салу

Татарстанда икетеллелек турында закон

25.10

18

10

Л.Ихсанова. “Бер маҗара”(1өлеш)

Түзәргә, сөендерә, арырга, булышырга, талаучы

Әсәрнең беренче өлеше буенча әңгәмә

27.10

19

11

Л.Ихсанова. “Бер маҗара”(2өлеш)

Коткарды, гаҗәпләнде, сөйләде, калдырды, сизде

01.11

20

12

Л.Ихсанова. “Бер маҗара”(2өлеш) 2 чирек-

Коткарды, гаҗәпләнде, сөйләде, калдырды, сизде

Белемле  кеше меңне егар...

10.11

21

13

Мәктәп  тормышы. Б.С.Ү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

Б.С.Ү.

15.11

Һөнәр  сайлау.-9

22

1

Г.Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”

Дәвалау,сәләт,юри, чир.

Төрле һөнәр ияләренең хезмәте, хезмәт базарындагы ихтыяҗы булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү.

17.11

23

2

Г.Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”

Хәрәкәт,борчый

Табиб һөнәре турында сөйләшү

22.11

24

3

Г.Ахунов биографиясе. Г.Ахунов. “Хәзинә”

Ышынычлы, җитди, тимер-томыр, бүләк, бораулаучы

Эшкә урнашу өчен анкета тутыру

24.11

25

4

Г.Ахунов биографиясе. Г.Ахунов. “Хәзинә”

Ышынычлы, җитди, тимер-томыр, бүләк, бораулаучы

Нефтьче һөнәре

турында сөйли белү.

29.11

26

5

И.Юзеев. “Таныш моңнар”

Риза бул, рәнжи,оялу, бәгьрем, чын сөю, бәхетле

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

01.12

27

6

И.Юзеев. “Таныш моңнар”

Риза бул, рәнжи,оялу, бәгьрем, чын сөю

Эшче һөнәрләре.

Сәнгатьле  уку.

06.12

28

7

Р.Вәлиева биографиясе. Р.Вәлиева. “Гомәр белән һөнәр”

Һөнәр, очусы, төзүче, куркыныч, ватыла, төзәтә

Үзең сайлаган һөнәр турында сөйли белү

08.12

29

8

Р.Вәлиева биографиясе. Р.Вәлиева. “Гомәр белән һөнәр”

Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләшү. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кору.

Үзең сайлаган һөнәр турында сөйли белү.

13.12

30

9

Б.С.Ү . Һөнәр  сайлау.-

Гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.

Б.С.Ү.

15.12

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре.-5

31

1

Татар халык әкияте. “Алтын алмалар”

Кичен, узара, күрше, ярлы, гаҗәпләнәнә, шат, почмак

Нәрсә ул бәхет?

Фикер әйтә белү.

20.12

32

2

Татар халык әкияте. “Алтын алмалар”

Кичен, узара, күрше, ярлы, гаҗәпләнәнә, шат, почмак

Әкиятне сөйли белү

22.12

33

3

Татар халык әкияте. “Зирәк карт”

Вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп, оч

Сәнгатьле уку күнекмәләрен кам-рү.

27.12

34

4

Татар халык әкияте. “Зирәк карт”

3 чирек-

Вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп, оч

Олыларны хөрмәт  итү.

12.01

35

5

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре темасын кабатлау дәресе.

Үз-үзеңә контроль ясау

Санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр турында сөйләшү.

Кабатлау дәресе.

Санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр турында сөйли белү.

17.01

Өлкәннәр һәм без.-6

36

1

С.Хәким “Әнкәй”

Күңел, чиләк, тула, изге теләк, хәбәр

19.01

37

2

А. Шамов биографиясе.  А.Шамов. “Госпитальдә”(1өлеш)

Канәгать, иңбашы, яралы, сыңар, сак

24.01

38

3

А. Шамов биографиясе.  А.Шамов. “Госпитальдә”(1өлеш)

Канәгать, иңбашы, яралы, сыңар, сак

Ана белән бала мәхәббәте турында фикер әйтә белү.

26.01

39

4

А.Шамов. “Госпитальдә”(2өлеш)

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

31.01

40

5

Н.Әхмәдиев. “Ана”

Сукыр, култыклап, тумыштан, наз кич, баш тарт, лаек, бөек

Әсәрне сөйли белү

02.02

41

6

Б.С.Ү. “Өлкәннәр һәм без”

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Б.С.Ү.

07.02

Минем  дусларым.-6

42

1

Г.Шәрәфи. “Күнелләрдә гөл үсә”

Күңел, гөл

09.02

43

2

Һ. Такташ. “Мокамай”

шигыре. Ятлау.

Һ. Такташ иҗаты белән танышу. Сүз байлыгын арттыру.

Шигырьнең эчтәлеген аңлап, фикереңне әйтә белү.

Игътибарлылык, ихтыяри хәтер күнекмәләрен үстерү.

14.02

44

3

Ш. Галиев. “Урам ул нинди? ”

Тәртип, кыю, буш, әшәке, боза

Иң якын дустым.  Дуслашу серләре. Дустымның сыйфатлары, мавыгулары турында сөйләшү.

Урамда аралашу әдәбе

16.02

45

4

Р.Миңнулин. “Ә ни өчен?”

Дуслар белән бергә ял итү. Туган көн.Туган көн уеннары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

Сорауга җавап бирү

21.02

46

5

Ш.Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы”

Сукыр, таяк, бата, көчәя, үләм, адаша, хәлсез

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

23.02

47

6

Минем  дустым

“Минем   дустым   эшчəн, лəкин ул бик тиз кызып китүчəн ... .Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит...”   кебек сөйләм үрнәкләре.

Б.С.Ү.

28.02

Табигать  һәм  без.-7

48

1

Р. Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая”

Шифа, авыру, хәбәр, җилкә, сырхау, чишмә, дәва

Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары турында сөйли белергә.

02.03

49

2

Р. Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая”

Шифа, авыру, хәбәр, җилкә, сырхау, чишмә, дәва

Табигать – иң яхшы табиб

07.03

50

3

М.Гафури. Биография

Үз көнен үзе күрә.

Язучы турында белешмә бирү

09.03

51

4

М.Гафуриның  “Кыр кызы” әсәре белән танышу

Тирә-юнь, моңсу, тирә-як, ялгыз, талпына сындыра, сагына, искә төшерә

Әсәрне сөйли белү

14.03

52

5

М.Гафуриның  “Кыр кызы” әсәре белән танышу

“Кеше һәм табигать” проблемалары.

“Кеше һәм табигать” проблемалары турында сөйли белү.

16.03

53

6

Р.Бәшәр. “Авыру урман”

Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Шигырьне сәнгатьле укуга игътибар итү, сорауларга җавап бирү, сөйләм телен баету.

 Авыру урман. Табигатьне саклау. Табигатьне саклау проблемасы ни өчен мөһим?

Табигать саклау турында сөйләшү

21.03

54

7

“Табигатьне саклау проблемасы ни өчен мөһим?”

4 чирек-

Яхшы һәм начар эшләрне аера белү.Үз фикереңне әйтә белү.

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү күнекмәсен үстерү. Монолог төзү.

Табигый байлыкны саклау; ярдәм итү теләге уяту. Үз фикерләрен әйтә белү, әңгәмә кора белү.

04.04

Мин  һәм  минем  яшьтәшләрем.- 6

55

1

И.Гази. “Ак сирень”(1өлеш)

Тишә, дулкынлана, моная, ашык-пошык, сызгыра, еш

Беренче мәхәббәт газаплары

06.04

56

2

И.Гази. “Ак сирень”(1өлеш)

Тишә, дулкынлана, моңая, ашык-пошык, сызгыра, еш

Беренче мәхәббәт турында фикер алышу.

11.04

57

3

И.Гази. “Ак сирень”(2өлеш)

Утлар кабына, пышылдашу, серле, сарылу, тан калу, шыпырт, үксеп елау

Татар кызының сыйфаты-тыйнаклык

турында сөйләшү.

13.04

58

4

И.Гази. “Ак сирень”(2өлеш)

Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу.

Хикәянең эчтәлеген сөйләү

18.04

59

5

Ф.Яруллин. “Ике кояшым бар, Илсөя”

Зыян,сизгер,өмет,тынычлык,

20.04

60

6

“Минем героем”Б.С.Ү.

Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертә алуы турында әңгәмә кору.

Чын мәхәббәт нинди ул?

Б.С.Ү.

25.04

Сәламәтлек- зур байлык.-3

61

1

“Спорт – сәламәтлек чыганагы”

тексты.

Лексика: биеклек, дөнья рекорды, шартлар, чаралар, Олимпия уеннары, һәркем, беркем, һичкайчан сүзләрен сөйләмгә кертү. Спорт белән шөгыльләнү теләге уяту; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында төшендерү. Уку,тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү. Сәламәт булу кагыйдәләре турында сөйләшү.

Тиешле мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

27.04

62

2

“Дөньякүләм танылган спортчылар һәм Татарстанның атаклы спортчылары ” тексты.

Татарстан спорт командалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт турында сөйләү.  

Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү. Өзекне  уку, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Яраткан спорт төре турында дөрес итеп фикереңне әйтә белү.

02.05

63

3

“Мин спорт яратам ”.Б.С.Ү.

Заманча спорт корылмалары. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре.

Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре турында фикереңне әйтә белү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

04.05

Беркем  дә, бернәрсә  дә  онытылмый. (5)

64

1

Бөек Ватан сугышы.

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирү,  9нчы Май – Җиңү көне турында сөйләү.

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә,  9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү.

09.05

65

2

М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”

 М. Мәһдиев турында белешмә. “Без – 41 нче ел балалары” романыннан өзек.

Текстны аңлап уку. Тема буенча лексик берәмлекләрне куллану.

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

11.05

66

3

М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”

М. Мәһдиев турында белешмә. “Без – 41 нче ел балалары” романыннан өзек.Текстны аңлап уку. Тема буенча лексик берәмлекләрне куллану.

Эчтәлеген сөйли белү.

16.05

67

4

Арадаш аттестация.

18.05

68

5

Татарстанның Советлар Союзы геройлары

Татарстан уллары һәм кызлары – Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә корү. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү

Татарстанның Советлар Союзы геройлары  турында сөйләшү.

23.05

Кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:

  1. 1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  программасы”.– Казан, 2013. (5-9 нчы сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова)  
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 — 11 нче сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. –Казан -2014)

2. Дәреслек:

ТАТАР ТЕЛЕ. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан – 2008.

1 Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле баларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014.

2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр.

Яр Чаллы, 2010.

3.  Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.

4. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле баларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014.

5. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

6. http://www.openclass.ru//Родной

7. http://2berega.spb.ru/

8. www.//edu tatar.ru/

1.ТАТАР ТЕЛЕ. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан – 2008.

2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк»  Яр Чаллы, 2009.

3. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010.

4. Н.М.Хәсәнова  «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2010.

5.   Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы.

 Н.М. Хәсәнова, В.Г. Факиева. Яр Чаллы. 2009.


9 сыйныф өчен

татар әдәбиятыннан

эш программасына

кушымта:

Агымдагы тикшерү өчен укучыларның белемнәрен тикшерү өчен бәяләү чаралары

(зачет сораулары)

Зачет сораулары, 9 сыйныф, рус төркеме

  1. “ Без Татарстанда яшибез” темасы буенча сөйлә;
  • Татарстан Республикасы турында сөйлә;
  • Татар музыка сәнгате турында сөйлә;
  • Татар театры турында сөйлә;
  1. “Мәктәп тормышы”темасы буенча сөйлә.
  • Беренче татар китабы турында сөйлә;
  • М Мәһдиевның “Колаямбу плантациядә эшли” дигән хикәясенең эчтәлеген сөйлә;
  • Л. Ихсанованың “Бер маҗара” дигән хикәясенең эчтәлеген сөйлә;
  1. “Һөнәр сайлау” темасы буенча сөйлә
  • Яраткан һөнәрең турында сөйлә;
  • Р.Вәлиева турында сөйлә;
  • Һөнәр турында нинди мәкальләр беләсең?
  1. “Татар халык аваз иҗаты” темасы буенча сөйлә.
  • “Алтын алмалар” дигән татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйлә;
  • Татар халык җырлары  турында сөйлә;
  • “Зирәк карт” дигән татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйлә.
  1.  “Өлкәннәр һәм без” темасы буенча сөйлә.
  • С.Хәким “Әнкәй” дигән шигырен яттан сөйлә;
  • Н.Әхмәдиевнең “Ана”  дигән хикәясенең эчтәлеген  сөйлә;
  • Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре турында сөйлә.
  1. “Минем дусларым” темасы буенча   сөйлә.
  • Минем  дустым дигән темага сөйлә;
  • Г.Шәрәфинең “Күнелләрдә гөл үсә”дигән хикәясенең эчтәлеген сөйлә;
  • Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” дигән хикәясенең эчтәлеген сөйлә.
  1.  “Табигать һәм без” темасы буенча   сөйлә.
  • Табигать турында сөйлә;
  • М. Гафуриның “Кыр казы” дигән хикәясенең өзегенең эчтәлеген сөйлә;
  • Табигатьне саклау проблемасы ни өчен мөһим? дигән сорауга җавап бир.
  1.  “Мин һәм минем яшьтәшләрем”темасы буенча сөйлә.
  • “Беренче хисләр - саф хисләр” дигән  җөмләне” ничек аңлыйсың?
  • “Ак сирень” дигән хикәя өзегенең эчтәлеген сөйлә (И.Гази);
  • “Ике кояшым бар, Илсөя” дигән хикәя өзегенең эчтәлеген сөйлә (Ф. Яруллин).
  1. “Сәламәтлек- зур байлык ”темасы буенча сөйлә.
  • Сәламәтлек темасына сөйлә;
  • Дөньякүләм танылган спортчылар һәм Татарстанның атаклы спортчылары;
  • Мин спорт яратам дигән  темага сөйлә.
  1. “Беркем  дә, бернәрсә  дә  онытылмый” темасы буенча сөйлә.
  • Бөек Ватан сугышы турында сөйлә;
  • Татарстанның Советлар Союзы геройлары турында сөйлә;
  • М. Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” дигән әсәр өзегенең эчтәлеген сөйләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по физической культуре для учащихся 1-4 классов по 3-часовой программе В.И.Ляха "Физическая культура.1-4 классы."

В соответствии с Концепцией структуры и содержания в области физической культуры предметом обучения в начальной школе является двигательная деятельность с общеразв...

Рабочая программа по татарскому языку в 1ом классе для русскоязычной группы

Рабочая программа разработана на основании ФГОС. Расчитана для русскоязычной группы. В программе содержится календарно-тематическое планирование....

Пояснительная записка к рабочей программе по предмету "искусство" для учащихся 8,9 классов по программе Г. П. Сергеевой, И. Э. Кашековой, Е. Д. Критской «Музыка 1-7 классы. Искусство 8-9 классы"

Рабочая программа соответствует  Федеральному компоненту государственных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования (утверждённого приказом Министерств...

Рабочая программа по английскому языку для учащихся 2-4 классов.Рабочая программа ориентирована на использование учебно-методического комплекта «Spotlight» для 2,3,4 классов общеобразовательных учреждений издательства « Просвещение / Ваулина Ю.Е., Эванс

Программа направлена на формирование личностных, метапредметных и предметных результатов, реализацию системно-деятельностного подхода в организации образовательного процесса как отражение требований Ф...

Рабочая программа по английскому языку для учащихся 10-11 классов . Рабочая программа ориентирована на использование учебно-методического комплекта «Spotlight» для 10-11 классов общеобразовательных учреждений издательства « Просвещение/ Ваулина Ю.Е., Эв

Рабочая программа конкретизирует содержание тем (разделов, глав), дает примерное распределение учебных часов по темам (разделам, главам) и рекомендуемую последовательность изучения тем (разделов, глав...

Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям) 1 класс

Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям)...