Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (8 класс) на тему

Максат: 1. Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмовның

                    тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

                    2. Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту,

                   белем дәрәҗәләрен сынау;

                    3. Габдрахман Әпсәләмов иҗатына карата

                    укучыларда кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.pslmov.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты

(8 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән ачык дәреснең план конспекты)

   

   

                                                                                                                                                                 

Максат: 1. Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмовның

                    тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

                    2. Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту,

                   белем дәрәҗәләрен сынау;

                    3. Габдрахман Әпсәләмов иҗатына карата

                    укучыларда кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Г.Әпсәләмов портреты, китапларын-

                         нан күргәзмә, Муса Җәлилнең тормыш юлы

                         һәм иҗаты буенча тест сораулары, кроссворд,                        

                         проектор.

Дәрес барышы

I  Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II Актуальләштерү.

Узган дәрес материалын искә төшерү.

  • Укучылар, без сезнең белән татар халкының батыр, курку белмәс кыю йөрәкле улы, үлемсез шагыйре Муса Җәлил иҗатын өйрәндек. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, иншалар яздык. Бүгенге дәрестә үткәннәргә йомгак ясап тест эшлибез.(Һәр укучыга тест сораулары өләшенә).
  1. Тест сораулары

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест сораулары.

1. Муса Җәлил кайчан туа?

а) 9 май 1945 ел;

б) 26 апрель 1886 ел;

в) 22 июнь 1941 ел;

г) 15 февраль 1906 ел.

2. Муса Җәлил туган авыл

а) Мостафа;        

б) Оренбург;

в) Казан;

г) Кушлавыч.

3. М.Җәлилнең иң беренче шигыре басылып чыккан газета?

а) “Кызыл йолдыз”;

б) “Олугъ Төркстан”;

в) “Безнең юл”;

г) “Фикер”.

4. М.Җәлилнең беренче шигырьләр җыентыгы:

а) “Барабыз”;

б) “Шигырьләр һәм поэмалар”;

в) “Тупчы анты”;

г) “Шигырьләр”.

5. М.Җәлил кайсы урында әсирлеккә эләгә?

а) Берлин;

б) Белоруссия;

в) Көнбатыш Украина;

г) Волхов фронты.

6. Бу юллар кайсы шигырьдән?

“Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип...”

а) “Төрмәдә төш”;

б) “Дуска”;

в) “Бер үгет”;

г) “Кичер, илем!”

7. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы?

а) Л.Фәттахов;

б) Б.Урманче;

в) Х.Якупов;

г) В.Маликов.

8. М.Җәлил төрмәдә кайсы язучы белән бергә утырган?

а) Ләбиб Лерон;

б) Габдулла Тукай;

в) Абдулла Алиш;

г) Кол Гали.

9. “Бакчачы” шигырендәге бакча үстерүче картка ничә яшь?

а) 20;

б) 90;

в) 95;

г) 100.

10. Муса Җәлил кайчан үлә?

а) 13 июль 1941 ел;

б) 25 август 1944 ел;

в) 12 февраль 1944 ел;

г) 26 июнь 1942 ел.

   Тест сорауларының җаваплары проектордан (1 нче слайд) күрсәтелә. Һәр укучы үз эшен тикшереп бәяли. (2 нче слайд)

2. Укучыларның өйдә “Нәрсә соң ул батырлык?” дигән сорауга язып килгән фикерләре тыңлана.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Укучыларны Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
  • Бөек Ватан сугышы еллары башлангач татар язучылары һәм шагыйрьләре каләм белән генә түгел, ә корал тотып дошманга каршы сугышка киттеләр. (Сугышта катнашучы язучыларның фоторәсемнәре проектор аша күрсәтелә (3 нче слайд)).

“Габдрахман Әпсәләмов Газинурларны дзотка барган җиреннән тотып алып үзенең әсәрләренә алып керде шикелле. Сугышчыларның кайнар эзләреннән йөреп иҗат иткән әсәрләр... Батырлык. Батырлык төрлечә. Сугышчы батырлыгы. Иҗатта батырлык. Муса Җәлилдә икесе дә кушылган. Муса Җәлилдән соң зарлану, ыңгырашу ничектер уңайсыз. Габдрахман Әпсәләмовның гомеренең соңгы минутына чаклы бер бармак белән машинкада әсәрен язуы батырлык түгелмени? Үзе батырлыкка чакырган кеше. Безнең әдәбиятта батырлык традициясен татар солдатлары һәм халык тудырган. Язучылар укучыларны шул рухта тәрбияли һәм үзләре шул батырлыкны кабатлый,”- дип яза Сибгат Хәким. (4 нче слайд)  Бүгенге дәрестә без сезнең белән татар әдәбиятында тирән эз калдырган язучыларыбызның берсе - Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. (5 нче слайд)

   Әдип (6 нчы слайд) 1911 нче елның 28 нче декабрендә элекке Пенза губернасының Краснослободск өязе (хәзерге Мордовия Республикасының Рыбкино районы) Иске Аллагол авылында дөньяга килә. Әнисе Зөһрә һәм әтисе Сафа абый алты бала тәрбияләп үстерәләр, Габдрахман исә иң олысы була. (7 нче слайд)

   Гади авыл малае үзенең киләчәктә зур шәхес буласын уена да китерә алмый әле. Ул әле дөньяда язучы дигән затлар барлыгын да белми. Ишле татар гаиләсендә үскән бик тәртипле, тырыш, гадәттән тыш тыйнак кына бер бала гына әле ул. Туган як табигатенә балаларча гашыйк, шул як халыкларының

җырларын, моңнарын тыңлап, әкият-бәетләрен ишетеп үскән яшүсмер ул. Мишәр халкының туй йолалары, кыз елату, килен төшерү һ. б. үзенчәлекле җырлар, такмаклар аның күңеленә шул чакларда мәңге онытылмаслык булып кереп кала.

   Туган авылы Иске Аллагол аша олы базар юлы үтә. Тирә-як авылларга йөреп, көнлекче булып эшләгән рус крестьяннары шул юлдан узып йөриләр. Аларның талгын, моңлы җыр авазлары үзләре күренмәс булгач та шәфәкъ нурында коенган кичке һавада озак яңгырап тора әле. Истәлекләренең берсендә  Габдрахман ага бик тәэсирле итеп шул турыда яза: ( бер укучы укый)

“Русча беребез бер сүз белми, әмма җыр күңелләрнең әллә кай җирләрен кузгата. Шул безгә яңа, аңлашылмый торган җырга ияреп каядыр китәсе дә китәсе килә.

Куркыта да. Мин бу җәүһәрләрне — җырларны бала чактан хәтсез

үзләштердем. Көлтә алып кайтканда, тирес түккәндә яки ерак кырга сабанга барганда, арба дыңгырдавына кушылып, һаман шул очсыз-кырыйсыз җырны сузасың.

   Хәзер ачык итеп әйтә алам: халык иҗаты, халык җырлары минем язучы булып китүемдә зур роль уйнады”.

   Укытучы: Булачак язучы Әпсәләмовның күңеленә иҗат оеткысы салган икенче бер орлык - әнисе ягыннан туган тиешле абыйсы Ибраһим солдатның сугыш турындагы истәлекләредер, мөгаен. (бер укучы укый).

   “Мин аның хәтсез солдат хикәяләрен онытылып тыңлыйм. Ул бер башласа тоташтан берничәшәр сәгать туктамый сөйли. Ниләр, ниләр генә кичермәгән Ибраһим солдат башлары! Ул үзенең сөйләве белән минем исемне-акылымны китәрә иде. Ничек гади генә сүзләр белән бөтен бер сугыш картинасын тудырырга кирәк? Мин ул яткан окопларда ятам, ул йөргән аралашу юлларыннан йөрим, мылтык, пулемет, туп тавышларын ишетәм кебек, солдатлар белән бергә атакага барам, «ура!» кычкырам, аннары тау-таш араларына чыгып китәм. Күрәсең, ул таулы җирләрдә хезмәт иткән, аның телендә «таш-тау» сүзе бик еш кабатлана иде...

   Фронтта күргәннәр миңа “Ак төннәр”, “Алтын Йолдыз”. “Газинур” романнарын язарга материал бирделәр. Үзем бөтенләй яңа шартларда сугышта булгач, күрәсең. Карт солдатның тылсымлы хикәяләре минем йөрәгемдә яңадан чәчәк аттылар”,- дип искә ала Г.Әпсәләмов инде танылган язучы булгач.

   Укытучы: Шулай да яшүсмернең күңелендә иҗат чаткылары чынлап торып җемелди башлауга Мәскәүгә килеп, башкаланың Н.Нариманов исемендәге татар урта мәктәбендә укый башлавы сәбәп була. Шушында укыганда Һ.Такташ. М.Галәү, Ә.Фәйзи, М.Җәлил (“Октябрь баласы” журналы ред.) ләр белән очраша, таныша.

   Мәктәпне тәмамлаганнан соң Җәлил киңәше белән М.Горький исемендәге Әдәбият институтына (татарлардан беренче булып) укырга керә. (8 нче слайд)   Аны тәмамлаганнан соң Казанга кайта. Ләкин аңа Казанда озак тору насыйп булмый, сугыш башланып китә.  (9 нчы слайд)  Сугышта да ул язу эшеннән тукталмый. “Совет әдәбияты” журналында аның хикәяләре, очерклары басылып чыга. Шулай ук сугыш елларында Ерак Көнчыгыш фронты газеталарында эшли, ә сугыштан соң “Дружба народов” журналының редколлегия әгъзасы була. (10 нчы слайд)    Фашист Германиясе капитуляцияләнгәннән соң солдатлар өйләренә кайтарыла башлагач та әле Габдрахман Әпсәләмовка хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы сугышта дәвам итәргә туры килә.

   Казанга ул 1946 нчы елның язында гына эләгә. Илгә исән-сау кайтуы өчен Г.Әпсәләмов сугыш кырларында үлеп калган каләмдәшләре алдында үзен бурычлы саный. Алар яза алмаган әсәрләрне дә язарга тиеш дип уйлый ул. Аның бер-бер артлы хикәяләре, повестьлары, романнары языла тора һәм татар язучылары арасында иң күп укылган язучы булып таныла.

   Г.Әпсәләмовның документальлеккә корылган сугыш хикәяләрендә нык ихтыярлы, куркусыз кешеләр, актык тамчы канына хәтле фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшүче геройлар үзәккә куела. Аның әсәрләренең нигезендә тормыштан алынган факт ята. Күп санлы очерклар гына түгел, “Газинур”, “Мәңгелек кеше” романнары да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп язылган. “Алтын Йолдыз”. “Сүнмәс утлар”, “Ак чәчәкләр” романнары шулай ук реаль тормышта булган вакыйгалар тәэсирендә иҗат ителә.

   1951 нче елда “Газинур” романын яза.(Китапны һәм 11 нче слайдны күрсәтү, әсәрнең төп герое турында мәгълүмат бирү).

   Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүгенге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 нче елда аның Казан кешеләре турында “Сүнмәс утлар” романы басылып чыга. Бу роман өчен Г.Әпсәләмовка Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Аннан соң “Ак чәчәкләр”, “Агыла болыт” әсәрләре языла. (12-15 нче слайд)

   Г.Әпсәләмов, озакка сузылган авырудан соң, 1979 нчы елның 7 нче февралендә Казан шәһәрендә вафат була. (16-17 нче слайд)

 

    2.Дәреслектән Г.Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында бирелгән язманы уку (95-96 нчы битләр).

3. Проектор аша күрсәтелгән даталарны дәфтәрләргә аңлатып язу. (18 нче слайд)

1911 нче елның 28 нче октябрендә

1941-1945 нче елларда

1958 нче елда

1979 нчы елның 7 нче февралендә

Язманы тикшерү (19 нчы слайд)

4. Укучылардан Х.Туфанның Г.Әпсәләмовка багышлап язылган шигырен укыту.

IV Белем күнекмәләрне ныгыту.

Г.Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне кабатлап кроссворд чишү.

Кроссворд сораулары. (20 нче слайд)

  1. Г.Әпсәләмов туган шәһәрнең исеме Иске ...
  2. Әтисенең исеме.
  3. Әдәбият институтын тәмамлаганнан соң әдипне үзенә сыендырган шәһәр.
  4. Г.Әпсәләмовның язучы булып китүенә йогынты ясаган шагыйрьнең фамилиясе.
  5. Әдипнең эшен дәвам иттерүче оныгының исеме.
  6. Г.Әпсәләмовка Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен китергән әсәр – “Сүнмәс ...”
  7. Әнисенең исеме.

Кроссвордны дөрес чишсәгез, Г.Әпсәләмовның бер героеның исеме килеп чыгар. Дөреслекне тикшерү (21 нче слайд)

5.

1.

А

А

4.

л

7.

л

3.

Җ

ь

З

л

2.

К

ә

б

ө

а

С

а

л

и

6.

һ

Г

а

з

и

н

у

р

о

ф

а

л

а

т

ә

л

а

н

л

а

р

V Дәресне йомгаклау.

1) Нәтиҗә ясау.

2) Билгеләр кую.

3) Өй эше.

95-96 нчы битләр укырга.

Габдрахман Әпсәләмовның түбән сыйныфларда өйрәнелгән әсәрләрен искә төшереп килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән фильмына презентация

Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән фильмына презентация...

Г.Ибраһмовның "Алмачуар" хикәясе буенча тест

Г.Ибраһмовның "Алмачуар" хикәясе буенча тест....