Парлы сүзләр
методическая разработка (6 класс) на тему

Укытучы.Исәнмесез, балалар!(1 нче слайд)

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, диләр. Әйдәгез әле,бер - беребезне яңа көн белән котлыйк.

 Укучылар.

-    Яңа көндә “5” леләр генә алыйк!

-     Көнебез тыныч үтсен!

-     Әти – әниләребезне сөендерик!

-     Яңа көндә яхшылыклар гына эшлик!

Укытучы. Укучылар,дәресебез яхшы килеп чыксын өчен, безгә нәрсә кирәк?

Укучылар. Игътибарлы булу, үзара ярдәмләшү,  уйлый белү, зирәклек. (2 нче слайд)

Укытучы. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Ни өчен килешәсез?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon parly_suzlr.fgos_.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Парлы сүзләр

Дәрес тибы:  яңа белемнәр үзләштерү

Дидактик максат: парлы сүзләрне өйрәнү, аларның ясалу һәм язылу үзенчәлекләрен үзләштерү өчен җирлек тудыру.

Үстерелешле максат: фикерләүнең фәнни һәм иҗади  төрләрен, барлык формаларын даими кулланышка кую.

Тәрбияви максат: ата-анага карата миһербанлык, игътибар тәрбияләү өчен җирлек тудыру.

Кулланылган белем чыганаклары:

“Рус телендә (тулы) гомуми белем бирү өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Ф. Ф. Харисов, К.С.Фатхуллова,  Ч.М. Харисова, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011).

Эш программалары, 2011

“Татар теле”.  3 нче сыйныф, Ф.Ф.Харисов,  Ч.М. Харисова, “Мәгариф” нәшрияты, 2009. (“Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен”).

Укытучылар өчен методик кулланма. “Мәгариф” нәшрияты , 2008;

“Парлы сүзләр” таблицасы (Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова);

 Таратма карточкалар, компьютер презентациясе.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1.Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы:

Укытучы.Исәнмесез, балалар!(1 нче слайд)

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, диләр. Әйдәгез әле,бер - беребезне яңа көн белән котлыйк.

 Укучылар.

  • Яңа көндә “5” леләр генә алыйк!
  • Көнебез тыныч үтсен!
  • Әти – әниләребезне сөендерик!
  • Яңа көндә яхшылыклар гына эшлик!

Укытучы. Укучылар,дәресебез яхшы килеп чыксын өчен, безгә нәрсә кирәк?

Укучылар. Игътибарлы булу, үзара ярдәмләшү,  уйлый белү, зирәклек. (2 нче слайд)

Укытучы. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Ни өчен килешәсез?

(УУД ) Шәхси, коммуникатив.        

1. Өй эшләренә анализ.

Укытучы. Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

Укучылар.Кушма сүзләр.

Укытучы. Өй эшен тикшерәбез. Биремне укыгыз. (3 нче слайд)

(Биремне укыйлар.)        

Ә хәзер парларда эшлибез, моның өчен парларда эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез. (4 нче слайд.)

  1. Иптәшеңә ярдәм ит.
  2. Һәрберебез катнашырга тиеш.
  3. Берәү әйтә, иптәшең тыңлый.
  4. Аңламасаң сора.

Үзеңнең килешмәвеңне тыныч кына белдер.        

2. Актуальләштерү.

Укытучы. Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла? Кагыйдәне искә төшерик.

Укучылар.Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала һәм һәрвакыт кушылып языла.(5 нче слайд.)

Матур язу күнегүе.

Укытучы. Дөрес итеп утырыгыз. Дәфтәрләрне авыш итеп куегыз. Числоны языгыз, тема өчен буш юл калдырыгыз, тактадагы сүзләрне ике баганага бүлеп  күчереп языгыз.(6 нчы слайд)

Укытучы. Бүлеп, язып буламы?

Укучылар. Булмый.

Укытучы. Ни өчен?

Укучылар. Нинди билгеләренә карап бүләргә икәнлеген белмибез.

Укытучы. Арагыздан ничек бүләргә кирәклекне белүче юкмы?

Укучылар. Монда без өйрәнгән кушма сүзләр бар. Алар - сабантуй, шифаханә, остаханә, көньяк, аккош сүзләре. (7 нче слайд.)Аларны беренче баганага язабыз. Калганнарын икенче баганага язабыз.(Укучылар дәфтәрләрдә язалар.) 

Укытучы. Ханә – фарсы теленнән алынган, өй, йорт, бина мәгънәсен белдерә. Элек шифаханәне- санаторий, остаханәне мастерской дип йөрткәннәр.

Укытучы. Икенче баганадагы сүзләрне ничек яздыгыз? (Укучылар фикере тыңлана)

(УУД) Коммуникатив, регулятив, танып белү.

3. Уку мәсьәләсен кую   ситуациясе  

Укучылар. Дөрес яза белмибез.

Укытучы. Без сезнең белән нәрсә өйрәнергә тиеш?

Укучылар. Бу сүзләрне дөрес итеп укый һәм яза белергә тиешбез.

Укытучы.Димәк, бездә кечкенә генә каршылык барлыкка килде, беркем бу сүзләрне ничек аталганын, язылгынын, укылганын белми. Әйдәгез, бергәләп чишеп карыйк. Сез әзерме?

(УУД) Шәхси, танып белү.        

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1нче проблемалы бирем.

Көтелгән нәтиҗә:

Укытучы. Бу сүзләрне сез ничек яздыгыз? (Укучылар фикере тыңлана)

Укытучы. Әйдәгез,кагыйдә чыгарыйк әле.

  1. Сызыкча аша язылалар.
  2. Ике сүзнең кушылуыннан барлыкка киләләр.
  3. Бер мәгънә белдерәләр.
  4. Я мәгънәдәш, я аваздаш, я каршыдаш сүзләрне теркәү юлы белән ясала.
  5. Парлап урнашканнар.
  6. Басым беренче сүзгә төшә.(8 нче слайд.)

Укытучы.Димәк, болар нинди сүзләр?

Укучылар.Парлы сүзләр. (9 нчы слайд).

Укытучы.Дәресебезнең темасы - “Парлы сүзләр”.

Укытучы. Без чыгарган  нәтиҗәнең дөреслеген кагыйдәне укып тикшерик. (Дәреслектән кагыйдәне укыйлар.)(10 нчы слайд.)

Үзбәя өчен критерий:

-кемнең фикере таблица белән тәңгәл килә – “5”

-кем шул фикерне мисаллар белән ныгытмаган,үзенә “4”куя

-фикере өлешчә – “3”

2нче проблемалы бирем.

Көтелгән нәтиҗә:

Дәреслек белән эш.

  1. 137 нче күнегүне бергә телдән башкаралар.

У-чы. Биремне укыгыз.(Укучылар үзлектән укыйлар)(11 нче слайд)

     У-чы. Бирем аңлашыламы? Җөмләләрне чылбырлап укыйбыз, парлы сүзләрне табабыз һәм язылышын аңлатабыз.(Бергә тикшерәләр)

  1. Парларда 138 нче күнегүне дәфтәрләргә язып эшлиләр.(12 нче слайд)

У-чы. Хәзер без парларда 138 нче күнегүне язып эшлибез.

У-чы.Биремне укыгыз.(Укучылар биремне укыйлар.)

У-чы. Бирем аңлашыламы? Бер- берегезгә аңлатыгыз.(Бер укучы биремне аңлата)

(Тәрҗемә итәләр һәм язалар, өч җөмлә төзиләр.)

У-чы. Күнегүне эшләгәндә, кыенлыклар тудымы? Яңа сораулар тумадымы? Бер- берегезнең эшләрен тикшерегез.

(Дөреслеген тикшерәләр.)

У-чы. Ә хәзер слайдка карап, узегезнең эшегезнең дөреслеген тикшерегез. (13 нче  слайд)

(УУД) Коммуникатив, танып белү, регулятив, шәхси

Үзбәя өчен критерий:

-биремне тулысынча эшләсә – “5”

-парлы сүзләр барысы да табылмаган – “4”

--парлы сүзләр барысы да табылмаган һәм язылышында хата бар – “3”

3нче проблемалы бирем.

Көтелгән нәтиҗә:Үтелгәннәрне ныгыту максатыннан сүзлек диктанты яздыру һәм таблицага нигезләнеп дөрес язылышын тикшерү

Үзбәя өчен критерий:

-хатасызларга – “5”

-ике хаталы эшкә – “4”

- өч һәм аннан да артык булса – “3”

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

Укытучы.Без сезнең белән бүген нинди максат куйган идек? (Җавап )

Укытучы.Куйган максатка ирештекме? ? (Җавап )

Укытучы.Нинди юл белән ирештек? (Җавап )

Укытучы.Нинди нәтиҗәгә ирештек? (Җавап )

Укытучы.Бу сүзләрне кайда кулланабыз? (Җавап )

Укытучы.Нәрсәне яхшы эшләдек? (Җавап)

Укытучы.Нәрсә кыен булды? (Җавап)

Укытучы.Хәзер үзегезнең дәрестәге эшегезне бәяләгез. Слайдтагы схемага карап, үзегезгә бәя куегыз.(20 нче слайд)

Үзбәя.(Укучылар үз эшләренә гомуми бәя бирәләр.)

өч бирем дә “5”ле булса – “5”ле

икесе  “4”ле булса – “4”

берсе “4”ле,калганнары “3”ле булса – “3”

3. Өйгә тәкъдим ителгән эшләр 

Укытучы. Мин сезгә өй эшен 3 вариантта  бирәм. Үзегезнең теләгегез буенча бер вариантын сайлап үтәгез.

     1)   1 нче вариант. Әсәрләрдән, газета – журналлардан парлы сүзләр кергән биш җөмлә язалар.

  1. 2 нче вариант. Карточкада язылган сүзләр белән диалог төзиләр.
  2. 3 нче вариант.  Карточкада язылган сүзләр белән хикәя язалар.

(УУД) Шәхси, коммуникатив, регулятив,танып белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Парлы сүзләр

Предмет: Татар теле Дәреснең темасы : “Парлы сүзләр”Дәреснең максаты: Укучыларны парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны урынлы ку...

Презентация на тему "Парлы сүзләр"

Презентация на тему «Парлы сүзләр» для 4 класса по татарскому языку   по программе Р.З. Хайдаровой...

Кушма һәм парлы сүзләр.

3 сыйныф өчен татар теле дәресе эшкәртмәсе,теманы ныгыту дәресе...

Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы

Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел, татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче, һ...

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...

Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект...