Авыл тормышы
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Фахрутдинова Алена Ришатовна

Мин шәһәрдә туып үскән бер кызчык. Әмма мин үземне авылсыз күз алдына китерә алмыйм. Әнием мине кечкенәдән авылга, әбиләргә кунакка кайтара иде. Авылда үз гомерендә бер генә тапкыр булган кеше дә андагы эшнең тавык чүпләп бетергесез икәнен күз алдына китерә торгандыр. Мин сезгә үземнең туганым, җизниебез турында язып үтәсем килә.

   Һөнәр сайлау-җаваплы адым. Минем җизни терлекче һөнәрен сайлаганда бу сүзләр турында уйланып карады микән? Әйе,  ул минем гади терлекче, ләкин  үз һөнәренең остасы ул! Кечкенәдән бирле бөтен гомерен колхозда хайваннарны карауга багышлаган. 15 яшьтән үк гаиләдә өлкән бала булу сәбәпле, фермага эшкә төшеп киткән. Иртән савымчылар килгәнче ( ә сез беләсезме, авылда савымчылар эшкэ сәгать 5 тә килгәнен!) ул сыерларны файдалы ризыклар белән тәэмин итә, һәр сыерга исеме белән дәшә. Малны дөрес ашата белү дә бик мөһим нәрсә!            Көндезләрен асларын чистартып, тиресләрен түгә, су эчертә. Кичкелеккә дә савым сыерлары сөтләрне күбрәк бирсен дип печән сала. Җәй  көне хайваннарны көне буе көтүлеккә алып чыга,болыннарда куерып үскән татлы үләннәрне, баллыкайларны ашатып алып кайта. Савымчылар  сыерларны саварга җәй көне болынга чыгалар. Көз җиткәч, салкыннар төшкәч, җизни сыерларны туплап, кечкенә бозаулар ияртеп, яңадан фермага әйләнеп кайта.  Әйтүе генә җиңел, көне буе эссе һавада көтү көтеп кара әле син! Ә минем җизни бер дә зарланмый! Үз эшен бик яратып башкара ул! Колхоз рәисе  минем җизнине яшьләргә үрнәк итеп куя, гел мактап туя алмый!

Шәһәр кешеләре  терлекче һөнәре барлыгын ишетеп кенә белергә мөмкин булса, мин аны үз күзләрем белән күреп, тоеп яшим. Әйе, җиңел һөнәр дип әйтә алмыйм, үз авырлыклары бар. Җизни өчен яз да, кыш та, җәй дә, көз дә бер, аның өчен ял көне дигән төшенчәләр юк. Сыерлар бит календарь буенча яшәмиләр. Аларны вакытында ашатырга, хәтта юындырырга кирәк. Җизни савымчылар белән беррәттән малларны щеткалап юарга елга буена алып чыга. Җизниебез шәһәргә килсә, гел телендә сыерлары, җанлы кеше кебек аларны сагына башлый, гомумән әйткәндә, алар сыерлар белән бер дөньяны тәшкил итә.

   Салкын кыш җиткәч тә җизнигә эш җитәрлек. Ул ферма абзарларын тәртипкә китерә, төзәтәсе җирләрен төзәтә. Югары уку йортларын бетермәсә дә, ул үз һөнәрен белеп, җиренә җиткереп эшли, практикага кайткан студентларга үзенең алтын киңәшлшрен бирүче Зур Остаз булып тора. Җизниебез өлкән яшьтә булуына карамастан, гәзит-журналлардан укып белемен тулыландыру өстендә эшли, бер кирәкмәсә бер кирәге чыгар ди. Мин үземнең җизнием белән гел горурланып яшим!

 Менә яфракларны саргайтып табигатьтә көз урнашып килә. Ә мин һаман авылдамын, бер дә шәһәргә китәсем килми. Юллардан ашлык төягән машиналар чаба. Муллык көзе җир өстенә канатын җәя. Безнең күрше бабай-комбайнчы. Ул комбайнда эшли. Ул болай дип безгә сөйли: көз җиткәч җирне сөрәләр, арыш чәчәләр, бераздан кап-кара басу ямь-яшел уҗым белән каплана. Ул кыш көне өшеми икән, кар юрганы астында йоклый, ди. Яз җиткәч, аны тырмалыйлар, ә уҗым ямь-яшел була. Көз җиткәч, арышлар зур булып үсәләр, өлгерәләр. Менә шуларны урырга берничә комбайн төшә. Арыш басуы шундый биек була, кеше җилкәсеннән. Мәче койрыгы төсле башаклары иелеп тора. Комбайннар акрын гына арыш башакларын уралар. Арыш басуы дулкынланып тора. Аның өстендә болытларның күләгәсе дә аермачык күренә икән!!! Комбайннар бер-бер артлы тезелеп уруларын дәвам итәләр. Комбайн кабинасында эссе була, әмма авыл кешесе андый гына авырлыкларга түзәргә күнеккән инде. Басу да кошлар сайрый да, кыштыр-кыштыр арышлар сөйләшәләр. Арышлар тере кебек. Җил туктаганда да селкенәләр.Кыштыр-кыштыр киләләр. Кыштыр-кыштыр килеп нидер көйли, нидер җырлаган кебек булалар арышлар. Их, аңласаң иде алар телен! Күрше бабаем сөйләгән бер шигырь  искә төште:

Әй, кызыгам бабаемдай

Комбайнчы булырга.

Гөрләп үскән игеннәрне

Урырга да урырга.

Бабаемның эшләгәнен

Чыгам карап торырга.

Ә хәзергә кирәк миңа

Укырга да укырга.

Ә Бикчәнтәева. Кызыл йолдыз, Казан,1991,33б.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, авыл җирендә әллә нинди кызыклы һөнәр ияләре яши, алар турында көне буе сөйләп тә бетерә торган түгел! Алар үз һөнәренең осталары!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл insha.docx15.07 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".

Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Авыл тормышы

Авыл тормышы.презентация...