Тартым алмашлыклары
план-конспект урока (6 класс) на тему

Татар теле дәресе язгы каникуллардан соң, 2 нче апрельдә үткәрелде. Дәрес Рахимовның үстерелешле укыту технологияләренә нигезләнеп корылды. Компьютер, сәламәтлекне саклау технологияләре дә кулланылды. Предметара – рус теле грамматикасы, татар әдәбияты белән бәйләнеш булдырылды. Мотивлаштыру максатыннан дәрестә мәшһүр галим-педагог Р. Фәхреддиннең гыйбарәләре кулланылды. Укуга омтылыш, тәрбияле булу теләге уятылды. Дәрестә уку максаты укучылардан билгеләнде. Һәр этапта бурычлар билгеләнде, нәтиҗә ясалды, белемнәр тирәнәйтелде, үзбәя куелды. Дәрестә схема-модуль төзетелде. Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү алымнары кулланылды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема : Тартым алмашлыклары

(Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “16 нчы урта мәктәп” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Сыйныф: 6Б

Максат: Тартым алмашлыклары турында төшенчә бирү. Аларны җөмләдән таба белү, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру. Фикерләү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйльлекләрен, сөйләм телләрен  үстерү. Укуга,  теләк, белемле, туган җиргә лаеклы кешеләр булып үсү хисләре уяту.

Бурыч: Уку эшчәнлеген хезмәттәшлек принцибына таянып, Рахимовның үстерелешле укыту технологияләренә, компьютер, сәламәтлекне саклау технологияләренә нигезләнеп оештыру. Предметара  - рус теле грамматикасы, татар әдәбияты белән бәйләнеш булдыру.

Җиһазлау: компьютер, интернет ресурслар:  видео-дәрес язмасы “Тартым алмашлыклары”, “Алмашлык”, “Тартым алмашлыклары”модуле, цитаталардан торган презентация, Р. Фәйзуллин портреты, “Бәяләү картасы”, сүзлекләр.

Дәреслек: Максимов Н.В. Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) – Казан: Мәгариф, 2010.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Дәресне Р. Фәхреддин сүзләре белән башлау:  “Гыйлемнән артык - байлык , наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр” (Р.Фәхреддин) (1 нче слайд)
  • Фикер алышу. Нәтиҗә: белем – ул байлык, шуңа күрә безгә тырышып укырга кирәк.
  1. Белемнәрне тигезләү.
  • Без нинди сүз төркемен үтәбез? (Алмашлык)
  • Алмашлык турында без нәрсәләр беләбез? 3-4 җөмлә белән белгәннәрегезне схема рәвешендә күрсәтегез. (Укучылар схема төзиләр. Җаваплар тыңлана.)
  • 2-3 слайдлар аша  “Алмашлык” турындагы белемнәр тагын бер кабатлана:

Алмашлык

  • Мөстәкыйль сүз төркеме
  • Исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алмаштырып килә
  • Ясалышы ягыннан: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә була
  • Җөмләдә теләсә кайсы җөмлә кисәге булып килә ала
  • Мәгънәләре ягыннан төркемчәләре җидәү: зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык
  1. Уку максатын кую ситуациясе
  • Без кайсы төркемчәдә тукталдык? Шулай итеп, без бүген дәрестә нинди тема үтәбез? (Теманы тактага язып кую)
  • Дәресебезнең максаты нинди?( Максатны укучылардан әйттерү)
  1. Уку максатын чишү.
  1. Дәреслектәге 260 нчы күнегү, 151 бит.
  • Биремне укыгыз. Бу күнегүдә без нишләргә тиеш? (Уку максатын билгеләү)
  • Күнегүдә нинди алмашлыклар кулланылган? Киресенчә куеп укысак, нинди алмашлык килеп чыга?  (Берничәсен капма-каршы куеп язу, чагыштыру, нәтиҗә ясау: тартым алмашлыклары ничек ясалган? Дәреслектәге кагыйдәне уку, кабатлау. )
  • Рус телендә притяжательные местоимения ничек бирелгән? (Чагыштыру, нәтиҗә ясау)
  1. Интернет аша “Тартым алмашлыклары” (Дамир Гани) видеоязмасын карау. Сорау кую:
  • Тартым алмашлыклары тагын нинди алмашлыклардан ясала? (Нәтиҗә)
  1. Укучылар үзләре төрле алмашлыклардан 3-4  тартым алмашлыгы ясап язалар. Алар белән җөмләләр төзеп язалар, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклыйлар. (Нәтиҗә. Үзбәя. )
  2.  Парларда эшләү. 3-4 репликадан торган диалог төзеп сөйләшү. (Үзбәя)
  3. Физминут. (Презентация “Күзләр өчен күнегүләр” )
  1. Белемнәрне ныгыту.
  1. Дәреслектәге 261 нче күнегүне үтәү.  
  • 1нче өзек авторы Р.Файзуллин турында татар әдәбиятында алган белемнәрне искә төшерү. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу. (4 слайд)
  • Биремне уку. Уку максатын билгеләү.
  • Күнегүне язып эшләү. Тартым алмашлыкларының нинди җөмлә кисәге булып килүе турында нәтиҗә ясау.
  • Тартым алмашлыклары турында бергәләп терәк схема төзү.( 5 нче слайд.) Үзбәя.

Тартым алмашлыклары

-Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә
        -Башка төр алмашлыкларга –ныкы, -неке (-еке) кушымчалары ялганып ясала

         -Җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә
       - Килеш, сан белән төрләнә

  1. Белемнәрне тикшерү. Тестлар чишү.

1) Алмашлык сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) исемне ачыклый;

б) предметның кемнеке икәнен белдерә;

в) исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.

2) Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?

а) 6

б) 4

в) 5

3)Теләсә кем, үз,  бернинди, барлык, тавышсыз-тынсыз. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.

а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә алмашлыклар;

 б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы алмашлыклар;

в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.

4) Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:

а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

б)  билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;

в) билгесезлек, билгеләү,  юклык, алмашлыклары.

г) билгеләү, билгесезлек , юклык.

5)Язылышы хаталы булган рәтне табарга:

а) нинди дә булса, ниндидер, болай;

б) андый-мондый, барлык, теләсә кем;

в) һәр вакыт, кайсы дыр,  һич кайчан да.

6) Зат алмашлыклары ничәү?

а) 5

б) 6

в) 7

7)Тартым   алмашлыклары нәрсәне белдерә?

а) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;

б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;

в) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.

  1. Өй эше бирү(6 нчы слайд):

1) Р.Фәйзуллин шигырьләреннән өзекләр язып алырга, алмашлыкларны табарга, төркемчәләрен күрсәтергә.

2) Алмашлыклар кулланып, “Язгы каникуллар” дигән инша язарга

  1. Рефлекция. Бәяләү.
  1. Бәяләү карталарына үзбәя кую. Дәрескә гомуми билге кую.

Бәяләү картасы

Эш төрләре

Укучының үзбәясе

Укытучы билгесе

Өй эше

Яңа материалны үзләштерү

Җөмләләр төзү

Диалог төзү

Күнегүләрне эшләү

Дәрестәге активлылык

Контроль эш

Гомуми билге

  • Дәрестә нинди уку максатын чиштек? Нәрсәләр белдек?
  • Дәрескә үзегезгә билге куегыз. Ни өчен шундый билге куйдыгыз?
  • Укытучы бәясе. Йомгаклау.
  1. Дәресне Р.Фәхреддин сүзләре белән тәмамлау:
  •  “ Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр...”(Р.Фәхреддин)
  •  Әдәпле, тәрбияле, тәүфикълы  булыгыз! Рәхмәт, сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тартым алмашлыклары (Дәрескә презента ция .) Т өзүче: Мингазова Илсия Ракиповна

Слайд 2

Гыйлемнән артык – байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр. Ризаэддин Фәхреддин

Слайд 3

Алмашлык - мөстәкыйл ь сүз төркеме - исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә - ясалышы ягыннан: 1. тамыр: мин, ул, кем, үз... 2. ясалма: ниндидер, кемнеке, барлык... 3. кушма: бернинди, һичкем... 4. парлы: теге-бу, андый-мондый... 5. тезмә: әллә ни, теләсә кем...

Слайд 4

- җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә ала - мәг ъ нә ягыннан төркемчәләре: 1. Зат: мин, син, без 2. Тартым: минеке, синеке, үзебезнеке, кемнеке 3. Күрсәтү: бу,теге,шул,шундый 4. Сорау: кем, ничек, нинди 5. Билгеләү: үз, һәр, барлык 6. Билгесезлек: кемдер, нәрсәдер, әллә нинди,әллә кайда 7. Юклык: беркем, һичнәрсә, берни, һичкая

Слайд 5

Синеке – илнеке Бу таулар да синеке . Елгалар да, таллар да, Кышкы ап-ак бураннар да, Җәйге алсу таңнар да, Күргән, ишеткән, тойган Һәммә нәрсә синеке . Ә үзең син кемнеке ? Ә син Туган җирнеке! Сөенечләр китерсәң дә, Көенечләр китерсәң дә - Барсы газиз илнеке. Равил Фәйзуллин

Слайд 6

Тартым алмашлыклары -Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә -Башка төр алмашлыкларга –ныкы, -неке (-еке) кушымчалары ялганып ясала -Җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә - Килеш, сан белән төрләнә

Слайд 7

Өй эше: - Р. Фәйзуллин шигыр ь ләреннән өзекләр язып алу, алмашлыкларны табып, төркемчәләрен күрсәтү - Төрле алмашлыклар кулланып, “Язгы каникуллар” дигән темага кечкенә инша язарга

Слайд 8

“ Алтыннан да кыйммәтле , оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр ...” Р.Фәхреддин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф

6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

план-конспект урока "Тартым алмашлыклары"

Данный материал содержит план-конспект урока для русскоязычных учащихся по разделу морфология - местоимение, а именно притяжательные местоимения....

Тартым алмашлыклары

Презентация...