Проектная работа на тему "Великий путь Р.Фахретдина"
проект (6, 7, 8 класс) на тему

Гимадиева Гузель Самигулловна

Укучылар белэн әдәбият дәресендә Р.Фахретдиннең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү

http://rtwiki.iteach.ru/index.php/Учебный_проект Великий_путь Р.Фахретддина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie.docx15.63 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбе

8А сыйныф укучысы

Хуснуллин Денис

Татар теле һәм әдәбият укытучысы

 Гимадиева Гүзәл Сәмигулла кызы

Якташыбыз  тормышы  һәм бүгенге көндә Риза Фәхретдиннең әдәбиятта һәм җәмгыяттә тоткан урыны.

           Татар халкының тарихында күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Риза Фәхретдиннең иҗади һәм фәнни мирасы гаять купкырлы.Киң эрудицияле,бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәтләр иҗат иткән олпат шәхес буларак, Риза Фәхретдин XIX йөз азагы XX йөз башында татар тарихи әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше һәм мәдәниятендә үзәк урыннарының берсен биләп торучы асыл зат. Ул бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышланган. Гомере буена халык куңеленә армый-талмый якты нурлар чәчеп яшәгән мәшһүрләрдән мәшһүр татар галиме,бөтен барлыгы,меңнәрчә тамырлары белән татар җире, татар рухы белән бәйләнгән зыялы,укымышлы нәсел вәкиле. Танылган педагог та,журналист та, Шәрык белгече дә,философ та, бөек Ислам динебезнең акыллы тәшвикатьчесе дә һәм сакчысы да Ризаэтдин Фәхретдин.

        Аның изге максаты – күзләребезне ачу,пәйгамбәребезнең Раббыбыз юлына хикмәт һәм күркәм үгет белән чакыруын истә тотып – халкыбызны якты, азат томышка ихлас өндәү, гасырлар дәвамында килгән йокыдан уяту, Шәрык халкына эчкерсез киңәшләр бирү булган. Исламның акыл һәм гаделлек нигезләренә корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Фәхретдин халыкны ислам аркылы нурландыруда,үз-үзебезне танып белүдә һәм тәрбияләудә күргән.

           Риза Фәхретдин дин эшлеклесе һәм дин белгече.Ул Ислам дине өйрәтүләренең мәгьнәсенә һәм асыл сыйфатларына төшенеп эш иткән. “Р.Фәхретдинов, – дип билгеләгән Ә.Хөйри, - дингә – кешелек җәмгыяте яши башлаганнан алып, әдәп , әхлак, Шәфкать,Изгелек, Гаделлек,Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кунуннар тупланмасы итеп карый. Бу аның дин әһеле икәнен кабат исбат итә”, дип язган.

           Р.Фәхретдин диннең кешегә тәэсир итү көчен яхшы аңлап, аның тәрбияви моментларын турыдан-туры дөньяви гамәлгә яраклаштырып кулланган. Төрки халкын берләштергән дин берлеге һәм аерым халыкның милли мәнфәгатьләре аның хезмәтләрендә гармоник рәвештә үрелеп бирелгәне күренә.

          Риза Фәхретдин СССР кул астында яшәүче мөселманнарның сонгы, ирекле мөфтие дә була. Аның мөфти булып эшләгән дәвере илебездә большевиклар хакимлек иткән иң авыр чорга, Совет хөкүмәтенең Ислам диненә каршы вәхшиләрчә һөҗүм ясаган вакытларына туры килгән. Динебезгә,милли мәдәниятебезгә ясаган һөҗүмнәргә каршы көрәшеп, ул Кремльнең динебезгә азатлык бирүен таләп иткән. Шулай итеп ул иң куркыныч шартларда да милләт тарафыннан йөкләнгән вазифаны дәвам итеп, большевикларны кайбер ташламалар ясарга да мәҗбүр иткән зат. Мондый кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Әле алай гына да түгел, аны мөфтиләрнең мөфтие дип атарга кирәк. Риза хәзрәт халыкара масштабтагы киң карашлы шәхес. Диния нәзәрәте дәрәҗәсен бик югары күтәрүгә ирешкән ул. Бәтен мәселман дөньясын үзенә мөкиббән иттергән кеше булган Риза Фәхретдин. 1962 елда Мәккәдә Бөтендөньяда мөселманнар җыена СССРдан бер төркем дин кардәшләре белән барган. Аны конгресс рәистәше итеп сайлаганнар. Бу бик зур дәрәҗә. Саф гарәп телендә конгресс эшен алып барган,мөселманнар тормышы, ислам тарихы турында күләмле чыгыш ясаган. Бу – Р.Фәхретдиннең чыгышы, тәрбиясе, даирәсе, вазыйфалары һәм, гомумән, бөтен рухы белән мөселман, төрки-татар кешесе икәнен исбатлый. Шулай да ул башка диндәге һәм кавемдәге инсаннарга хөрмәт белән караган. Христиан диненең башка күренекле шәхесләре хакында да мәкаләләр язган, аларның иҗатлары белән танышкан һәм үзенең укучыларына да җиткергән.

        Риза хәзрәт халкыбызның мәдәниятен үстерүдә, милли үзлегебезне саклап калуда гаять зур хезмәт күрсәткән бөекләребезнең берсе булган. Галим-философ, мәшһүр исламият белгече буларак аның даны русия шәркында генә түгел, бөтен дөньяга таралган.

          Бүгенге көндә Риза Фәхретдин әкренләп кайта бара, аның хезмәтләре, әсәрләре белән кызыксынучылар арта, шәһәребездә олуг шәхесебез исемен йөртүче татар гимназиясе бар. Әлмәттән ерак түгел асыл затыбызның туган җире – Кичучат авылы, ул авылда Риза Фәхретдин исемендәге музей-йорт бүгенге көндә дә кунаклар кабул итә. Шушылар Риза Фәхретдиннең хезмәтләрен саклаучы, алга таба аның иҗатын тагы да тирәнрәк өйрәнүче, димәк ул зат мәңге яшәр, мәңге онытылмас, мәңге күңелләрдә калыр. Риза хәзрәтебезнең тәҗрибәсе, хезмәтләре, иҗаты белән танышсак, аларны тормышыбызда куллансак, бүгенге көннең күп кенә проблемаларын хәл итәргә һәм күп кенә хаталарыны булдырмаска ярдәм итәр иде дип уйлыйм.

          Без, Әлмәт шәһәренең 16 урта мәктәп татар теле һәм әдәбияты укучылары укытучылар ярдәме белән,Риза Фәхретдиннең тәрҗемәи хәленә багышлап проект эш эшләдек, сездә бу эш белән таныша аласыз.

          http://rtwiki.iteach.ru/index.php/Учебный_проект Великий_путь Р.Фахретддина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль внеклассной работы по истории через проектную и исследовательскую деятельность - путь к становлению самодостаточной личности.

Данный творческий отчёт представлен на педагогическом совете с целью обобщения опыта работы по данному направлению....

Презентация к проектной работе на тему: "ФУТБОЛ - ПУТЬ К ЗДОРОВЬЮ!" (2 класс)

Презентация к проектной работе на тему: "ФУТБОЛ - ПУТЬ К ЗДОРОВЬЮ!" (2 класс)...

Визитная карточка. Творческая проектная работа "Пути создания имиджа"

Творческая проектная работа "Пути создания имиджа" получила специальный приз в II Конкурсе научно-технических и творческих проектов государственных образовательных учреждений города Москвы д...

Проектная работа "Воспитание добра через сказку у детей с ОВЗ путем вовлечения в проектную деятельность"

Сказка!!! Как много значит это слово человеку, помнящему свое детство. Сразу перед любым читателем встают памятные образы любимых  сказочных героев. Если это золотая рыбка - то она щедро награжда...

Проектная работа "Путь к Олимпу"

Проектная работа выполнена учащимися 5 класса для первоклассников. Включает в себя сценарий спортивного праздника, презентации по истории Олимпийских игр и нестандартные игровые задания с использовани...

Проектная работа Тема: «Глобальные проблемы человечества и пути их решения»

Тема проектной работы актуальна, так как глобальные проблемы имеют общечеловеческий характер, затрагивают интересы человечества в целом и каждого отдельного человека практически в любой точке планеты....

Тезисы проектной работы «Северный морской путь: история создания атомного ледокольного флота России, перспективы развития»

Актуальность работы: Северный морской путь - один из наиболее перспективных и активно развивающихся проектов России за последние несколько лет. Создание методического пособия «Северный морской п...